“Кошлар безнең дусларыбыз”
материал по биологии (8 класс)
Белем бирү максаты:
- балаларның күчмә кошлар һәм кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен арттыру;
- кошларның төрлелеген күзаллау.
Үстерү бурычы:
- балаларның логик фикерләүләрен, сөйләм телен үстерү;
- танып белү эшчәнлеген үстерү.
Тәрбия бурычы: кошларга һәм аларның тормышына сакчыл караш тәрбияләү.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 52 КБ |
Предварительный просмотр:
“Кошлар безнең дусларыбыз”
8 сыйныфта укучы сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен.
Биология фәненнән беренче апрель - кошлар көненә багышланган дәрес планы).
Максаты: Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның кошлар турындагы белемнәрен ныгыту.
Белем бирү максаты:
- балаларның күчмә кошлар һәм кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен арттыру;
- кошларның төрлелеген күзаллау.
Үстерү бурычы:
- балаларның логик фикерләүләрен, сөйләм телен үстерү;
- танып белү эшчәнлеген үстерү.
Тәрбия бурычы: кошларга һәм аларның тормышына сакчыл караш тәрбияләү.
Укытучы: Исәнмесез, укучылар. Бүгенге дәресебезне кошлар көненә багышлыйбыз. «Халыкара кошлар көне ел саен 1 апрельдә билгеләп үтелә торган экологик бәйрәм. СССРда рәсми рәвештә 1926нчы елдан башлап бәйрәм ителә, Россиядә 1994нче елда яңадан торгызыла. Россия Федерациясендә билгеләп үтелә торган кошларга багышланган иң танылган бәйрәм булып тора. Җирдә барлыгы 100 миллиард чамасы кош яши. Татарстанда җәй көннәрендә 200ләп, кышын 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин.
Укытучы: Шулай итеп, дәресебезне табышмаклар белән башлап җибәрәбез.
1. Дөньядагы иң зур кош? (Африка страусы)
2. Җәй шакылдый бу чүкеч, кыш шакылдый бу чүкеч, ничек чыдый бу чүкеч. (Тукран)
3. Дөньядагы иң кечкенә кош? (Колибри)
5. Кыш көне бала чыгаручы кош? (Клест)
6. Нинди кош үз йомыркасын төрле ояларга салып калдырып йөри? (Күке)
7. Кошлар нинди ике төркемнәргә бүленәләр? (Кышлаучы һәм күчмә)
8. Кошларны өйрәнәче фән ничек дип атала? (Орниталогия)
9. Нинди кошлар йомырка салмый?(Ата.)
Укытучы: Афәрин, укучылар. Сезнең каршыгызда кош исемнәре язылган биремнәр ята. Аларны “кышлаучы” һәм “күчмә” кошлар төркемнәренә дөрес итеп бүләргә кирәк. Моның өчен сезгә өч минут вакыт бирелә.
Кош исемнәре:
-Карга, чәүкә,чыпчык, суер, күгәрчен, тукран, кызылтүш, песнәк, ябалак,саескан, кара карга, сыерчык, торна, күке, карлыгач, аккош, лачын, сандугач, челән. Кызылтүш һәм песнәк безгә кышларга килә.
Кошларның дөрес бүленеше таблицада
Кышлаучы кошлар: | Күчмә кошлар: |
-Карга, песнәк, чәүкә,чыпчык, суер, күгәрчен,ябалак. тукран, кызылтүш, саескан. -Кызылтүш һәм песнәк безгә кышларга килә. | кара карга, сыерчык, торна, күке, карлыгач, аккош, лачын, сандугач, челән |
Укытучы: тактага зур хәрефләр белән “КАРЛЫГАЧ” сүзен элеп куя.
Бирем: Кем бирелгән кош исеменнән күбрәк сүз яза. Биремне үтәү өчен ике минут вакыт бирелә. Соңыннан балалар чиратлашып җавапларны әйтәләр.
Балалар: КАР. ЧАГА. РАК. АГАЧ. КЫЛ. АКЫЛ. АЧ......
Укытучы: Һәрбер рәткә бирем бирелә. Биремнәрдә кошлар рәсемнәре. Аларның бу төркемдә кайсысы артык икәнен аерырга.
Беренче рәткә бирем: Сыерчык, песнэк, чыпчык
Балалар: Сыерчык артык
Икенче рәткә бирем: Козгын, лачын, ябалак
Балалар: Ябалак артык
Өченче рәткә бирем: Аккош, үрдәк, сандугач
Балалар: Сандугач артык
Дүртенче рәткә бирем: Тукран, карга, суер
Балалар: Карга артык
Укытучы: Афәрин, укучылар, булдырасыз. Ә хәзер һәрбер укучыга ике минут эчендә өч иҗектән торган кош исемнәрен язарга.
Балалар: Күгәрчен, саескан, ябалак, акчарлак, карлыгач һәм башкалар.
Укытучы: Бирелгән вариантларда бу кошларның нәрсә белән туклануы дөрес бирелгәнме? Балалар укытучы белән берлектә бу сорауга кошларның азык тупланмаларының дөреслеген тикшерәләр.
(Хаталы варианты)
Карабүрек агач һәм куак кайрыларындагы бөҗәкләр белән туклана, җимлеккә дә бик рәхәтләнеп очып килә.
Песнәк көнбагыш, кабак, карбыз орлыклары белән туклана.
Чыпчык ярма, төрле орлыклар, ипи валчыкларын яратып ашый.
Миләш чыпчыгы яшелчә кабыклары һәм теләсә нинди азык калдыклары белән туклана.
Ала карга миләш һәм балан җимешләре белән туклана.
(Дөрес варианты)
Карабүрек көнбагыш, кабак, карбыз орлыклары белән туклана.
Песнәк агач һәм куак каерыларындагы бөҗәкләр белән туклана, җимлеккә дә бик рәхәтләнеп очып килә.
Чыпчык ярма, төрле орлыклар, ипи валчыкларын яратып ашый.
Миләш чыпчыгы миләш һәм балан җимешләре белән туклана.
Ала карга яшелчә кабыклары һәм теләсә нинди азык калдыклары белән туклана.
Укытучы:
Балалар, сезнең каршыгызда җимлек. Күргәнегезчә, аның янында кошлар рәсемнәре. Сез рәсемдәге кошлар арасыннан Татарстанда яшәуче кошларны сайлап алырга тиешсез.
Рәсемнәрдә карлыгач, чәүкә, сыерчык, чыпчык, кугәрчен, киви кошы, дүдәк, карга, саескан бирелгән.
Йомгаклау:
Видеофильм күрсәтелә. Эчтэлеге: урманда үз - үзенне тоту кагыйдәләре чагылдырылган.
Укытучы: Ә хәзер алдагы биремнәрдән, шулай ук видеофильмның эчтәлегеннән чыгып, урманны саклау буенча үз фикерләрегезне, парта өстенә куелган ак битләргә рәсем итеп төшерәбез.
(Укучылар рәсем ясыйлар. Музыка яңгырый.Дәрес ахырында билгеләр куела).
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Кошлар - безнең дусларыбыз.
Кошларга багышланган кичә....

"Кошлар-безнең дусларыбыз"-кичә
Мәктәбебездә Кошлар көне һәр елны һәм төрле формаларда (КВН, брейнг-ринг,монтаж, зәлидә һ.б.) үткәрелә. Кичәдә төп катнашучылар 7 нче сыйныф укучылары, чөнки кошлар 7 сыйныфта өйрәнелә.Кошлар көненә х...
Кошлар- безнең дусларыбыз
Башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары өчен дәрес планы...
Кошлар- безнең дусларыбыз
Башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары өчен дәрес планы...
Кошлар- безнең дусларыбыз
Башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары өчен дәрес планы...

«Кошлар безнең дусларыбыз.»
Сценарий на тему "Кошлар безнең дусларыбыз" для использования во внеклассной работе...

