Кушма җөмлә төрләре.
план-конспект урока (9 класс)

Шарапова Рамиля Мударисовна

Максат:

1.Кушма җөмлә төрләре турында мәгълүмат бирү;

2. Укучыларның анализ ясау, гомумиләштерү, мөстәкыйль фикерләүләренә ирешү;

3.Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kushma_zhoml_torlre.9_syynyf.docx16.24 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Кушма җөмлә төрләре.

Максат:

1.Кушма җөмлә төрләре турында мәгълүмат бирү;

2. Укучыларның анализ ясау, гомумиләштерү, мөстәкыйль фикерләүләренә ирешү;

3.Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.

Дәреснең тибы: Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.

Җиһазлау: Дәреслек, презентация, күнегүләр җыентыгы.

Дәрес барышы

  1. Оештыру.Мотивлаштыру.

   Исәнләшү.Унай психологик халәт булдыру.

  1. Өй эшен тикшерү.

1.Сорауларга җавап бирү:

а) Кушма җөмлә дип нинди җөмлә атала?

б) Ул ничә җөмләдән тора?

               2. Беренче укытучым” дигән темага мини- сочинениеләрне тапшыру.

  1. Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую.
  1. Җөмләләрне укырга һәм аермасын табарга.
  2. Кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр нинди чаралар ярдәмендә бәйләнә? Шуннан чыгып, дәрескә уку мәсьәләсен (УМ) формалаштыру.

                                                          ?

Кыңгырау шалтырады, дәрес башланды.

Кыңгырау шалтырагач, дәрес башланды.

  1. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Дәрес темасын ачыклау.
  2. Яңа белемнәрне үзләштерү.

1. Кагыйдәне уку;

2. Бәйләүче чаралардан чыгып, кушма җөмлә нинди төрләргә бүленә? (тезмә кушма җөмлә, иярченле кушма җөмлә)

3. Үрнәккә нигезләнеп, тезмә кушма һәм иярченле кушма җөмләләр төзергә;

а) Син әйтмәдең, мин ишетмәдем. (тезмә кушма җөмлә);

б) Син әйтмәгәнгә, мин ишетмәдем (иярченле кушма җөмлә);

  1. Материалны ныгыту.

“Хәрәм малның хәере юк” текстын сәнгатьле укырга һәм иярченле

кушма җөмләне табарга, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чараны күрсәтергә;

  1. Өй эше.

1. Кагыйдәне өйрәнергә;

              2.  “Хәрәм малның хәере юк” дигән мәкальне сез ничек аңлыйсыз?

                  Кушма җөмлә төрләрен кулланып языгыз.

      VIII.    Рефлексия. Бәя.Үзбәя.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кушма исем хәбәрләр. Кабатлау. 6 сыйныф (рус төркеме)

Тема: Кушма исем хәбәрләр. Кабатлау. 6 сыйныф (рус төркеме) Максат: Исем хәбәр төрләрен аерырга өйрәтү; телдән аралашу күнекмәләрен камилләштерү; табигатькә сакчыл караш т...

Синтетик иярченле кушма жомлэлэр

8 класста татар теле дэресеннэн дэрес эшкэртмэсе...

Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.8 класста татар теле дәресе.

Тема: Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.Максат: Укучыларның иярченле кушма җөмлә турындагы белемнәрен ныгыту, системалаштыру, схема төз күнекмәләрен булдыру. Әдәп һәм әхлак тәрбиясе бирү, җавапл...

"Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре" - 9сыйныфта татар теленнән ачык дәрес.

Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре   9  сыйныфта татар теле  дәресе   I.          Дәреснең максатлары.Укучыларның и...

Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау дәресе. (9 класс)

Бу -  рус мәктәбенең 9 нчы сыйныфының татар төркемендә үткәрелгән дәрес. Татар теле – гаять бай тел. Шуның өчен дә мин халык авыз иҗаты әсәрен куллану аша укучыларга  телебезнең  байлыг...

Презентация.Кушма җөмләләр.

Кушма җөмләләр темасын өйрәнерү....