Кушма җөмлә төрләре (презентация)
презентация к уроку (9 класс)

Шарапова Рамиля Мударисовна

Максат:

1.Кушма җөмлә төрләре турында мәгълүмат бирү;

2. Укучыларның анализ ясау, гомумиләштерү, мөстәкыйль фикерләүләренә ирешү;

3.Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kushma_zhoml_torlreprezentatsiya.pptx89.19 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Кушма җөмлә төрләре

Слайд 2

Максат : 1 . Кушма җөмлә төрләре турында мәгълүмат бирү ; 2.Укучыларның анализ ясау , гомумиләштерү , мөстәкыйль фикерләүләренә ирешү ; 3 . Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү .

Слайд 3

Өй эшен тикшерү 1.Сорауларга җавап бирү: а) Кушма җөмлә дип нинди җөмлә атала? б) Ул ничә җөмләдән тора? ? 2 . “Беренче укытучым” дигән темага мини- сочинениеләрне тапшыру.

Слайд 4

Проблемалы ситуа ц ия булдыру. Уку мәс ь әләсен кую ? Кыңгырау шалтырады, дәрес башланды. Кыңгырау шалтырагач, дәрес башланды. Кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр нинди чаралар ярдәмендә бәйләнә?

Слайд 5

Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Дәрес темасын ачыклау

Слайд 6

Кушма җөмлә , бәйләнеш төренә карап , тезмә кушма һәм иярченле кушма җөмләләргә бүленә . Мәсәлән : Алтын черемәс , тимер тузмас .( мәкаль )- тезмә кушма җөмлә Күзләре ачык булса да , ул дөм сукыр иде . ( Ә.Еники )- иярченле кушма җөмлә

Слайд 7

Бәйләүче чаралардан чыгып , кушма җөмлә нинди төрләргә бүленә ?

Слайд 8

Үрнәккә нигезләнеп , тезмә кушма һәм иярченле кушма җөмләләр төзергә: - Син әйтмәдең, мин ишетмәдем. (тезмә кушма җөмлә); - Син әйтмәгәнгә , мин ишетмәдем. (иярченле кушма җөмлә);

Слайд 9

“Хәрәм малның хәере юк” текстын сәнгатьле укырга һәм иярченле кушма җөмләне табарга , иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чараны күрсәтергә: Минем абыем, ВДВ да хезмәт итеп кайткач, мили ция гә эшкә урнашты. Ул көннәр буе машиналар хәрәкәтен күзәтә, юл кагыйдәләрен бозганнарны кисәтә. Араларында акча бирергә теләүчеләр дә була икән. Илфат абый машина йөртүчеләргә хәрәмнең нәрсә икәнлеген җентекләп аңлаткан. Кайберәүләр аны сынап карарга теләгәннәр. Минем абый сынатамы соң? Аның кебек гадел, әдәпле, тәрбияле егетләр күбрәк булса, илдә яшәве күпкә тыныч, рәхәт булыр иде дип уйлыйм. Кешеләргә бу турыда күбрәк аңлатырга кирәк. Юл читенә куелган рекламаларга “Хәрәм малның хәере юк!” дип язарга киңәш итәр идем.

Слайд 10

Өй эше 1. Кагыйдәне өйрәнергә; 2. “Хәрәм малның хәере юк” дигән мәкальне сез ничек аңлыйсыз? Кушма җөмлә төрләрен кулланып языгыз.

Слайд 11

Сез бик акыллы, эшчән, тәрбияле һәм шәфкат ь ле балалар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация.Кушма җөмләләр.

Кушма җөмләләр темасын өйрәнерү....

Иярчен кушма җөмлә (презентация)

Укучыларның иярченле кушма җөмлә турындагы белемнәрен ныгыту, системалаштыру, схема төзү күнекмәләрен булдыру , эзлекле фикер йөртү сәләтен формалаштыру;   Әхлак һәм әдәп тәрбиясе бирү, җава...

"Кушма җөмлә" темасына презентация

"Кушма җөмлә" темасына презентация (9 сыйныф)...

"Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә" темасына презентация

"Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә" темасына презентация...

кушма сүзләр презентация

кушма сүзләр дәресе рус сыйныфында татар балаларының 5 сыйныфы өчен үткәрелде...

Кушма җөмлә турында төшенчә. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.

7 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....