статьи "Р.Фәхреддиннең педагогик карашлары"
статья по теме

Р.Фәхреддиннең иҗаты күпкырлы эшчәнлегенә күз салганда, аның кайсы өлкәгә ныграк игътибар итүен дә күрсәтүе кыен.Ул бер үк дәрәҗәдә тарихчы да,журналист та,педагог та.Бу өлкәләрнең һәркайсында ул тирән эз калдырган. Без биредә аның укыту-тәрбия өлкәсенә караган кайбер хезмәтләренә генә тукталабыз.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл r.fhreddin_pedagogik_karashlary.docx19.9 КБ

Предварительный просмотр:

Д.И. Хаева

Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицее.

РИЗА ФӘХРЕТДИННЕҢ ПЕДАГОГИК

КАРАШЛАРЫ

   Риза Фәхретдиновның иҗаты күпкырлы. Эшчәнлегенә күз салганда аның кайсы өлкәгә ныграк игътибар итүен дә күрсәтүе кыен. Ул бер үк дәрәҗәдә тарихчы да, журналист та, педагог та. Бу өлкәләрнең һәркайсында ул тирән эз калдырган. Без биредә аның укыту-тәрбия өлкәсенә караган кайбер  хезмәтләренә  генә  тукталабыз.

    Башта ук шуны әйтик, Р. Фәхретдинов уку-укыту методларын камилләштерүгә күп көч куя. Балаларны тәрбияләү мәсьәләсенә карата (революциягә кадәр мәктәп-мәдрәсәләрдә этика дәресләре укытыла) күпсанлы китаплар яза, дәреслекләр төзи.

    Р. Фәхретдинов, балаларны тугач та тәрбияли башларга кирәк, дигән карашта торган. Шуңа күрә ул иң элек ананы тәрбияләүгә зур әһәмият бирә. Шул максат белән ул «Тәрбияле хатын» һәм «Тәрбияле ана» дигән хезмәтләрен яза. Беренче тапкыр 1898 нче елда нәшер ителгән бу дәреслекләрнең 1909 нчы елга кадәрге чорда Казанда һәм Оренбургта 9 басмасы чыга.

    Әлеге дәреслекләрдә ананың гаиләдәге роле һәм бала тәрбияләүдә аның җәмгыять  алдындагы  җаваплылыгы  бәян  ителә,  шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балаларны тәрбияләү буенча күрсәтмәләр бирелә, төрле холыклы балалар белән эш итүнең ысуллары яктыртыла.

   “Баланы тәрбияләү кара күңеллелек вә катылык белән түгел, бәлки йомшаклык, сабырлык, шәфкатьлелек, аңлылык белән буладыр. Моннан исә баланы тезгенсез хайван кебек, үз иркенә кую кирәклеге аңлашылмасын!... Үзенә зарар белән файданы аера белмәгән бу яшь җан иясен караучысыз тоту - олы хаталыктыр. Бәлки катылык белән йомшаклык уртасында булган гаделлек юлы белән тәрбияләргә кирәк булыр”.[2: 28]

    “Моннан тыш, урынлы - урынсыз шул рәвештә куркытып тәрбияләү сәбәпле,баланың  каны   бозылыр,   активлыгы   вә   тырышлыгы югалыр,   һәртөрле   ихтималларга   юл   бирүгә   вә   һәм хыялларга иярә башлар; ахырында - һичкемгә файдасы булмаган бер куркак булып калыр.

  Шулай   булуга   карамастан,   куркаклык  -  иң   юкка чыгара торган бер холыктыр. Куркак кеше, милләт вә ватаны өчен хезмәт итү түгел, хәтта гаиләсе вә үзе өчен дә хезмәт итә алмас”. [2: 33]

    Китапта чисталыкның, туклану режимының роле, салкын тию авырулары, кием-салым, аяк киеме һ.б.ш. турында киңәшләр, кызыклы фикерләр китерелә. “Сәламәтлек саклау кагыйдәләрен белгән аналар ашау, эчү, кию, салуда файдалы булган нәрсәләрне зарарлыларыннан яхшы аерырлар, шул сәбәпле, башкаларга караганда боларның балалары сәламәт яшәр”. [2: 45]

  “Тәрбияле аналар ачыкмастан элек ашамауны, туймастан элек туктауны балаларына гадәтләндерерләр. Тәрбияле аналар балаларына киемнәрен салкын вә кызудан саклардай рәвеш белән кидерерләр.

     Тоташтан утырып яки ятып тору - никадәр зарарлы булса, йөрү вә эш эшләү - адәм баласы өчен шулкадәр файдалыдыр. Шуның өчен, тәрбияле аналар балаларын йөртерләр, көчләре җиткән кадәр эшләтерләр. Әмма җиде яшендә яки артык булса, аңа намаз укырга өйрәтеп, намаз укыттырырлар. Чөнки намаз укуның тән сәламәтлеге өчен файдасы бардыр”.[2: 96] Ул тәрбия бирүне  кече яшьтән башлауны алга сөрә. Шуңа күрә дә аның кече яшьтәге укучылар өчен язылган «Тәрбияле бала» дигән дәреслеге 1898—1913 нче еллар арасында  11  тапкыр басылып та чыга.

    Өлкәнрәк шәкертләр өчен ул үзенең «Шәкертлек әдәбе» дигән дәреслеген яза. Анда автор әхлак, этика, эстетик тәрбия төшенчәләрен киң яктырта. Яшьләргә һөнәр һәм дуслар сайлау мәсьәләләре буенча да файдалы киңәшләр тәкъдим итә. “Адәм баласының шатлык һәм кайгы вакытларында таяныр урыны — үзенең дусларыдыр. Шуның өчен дусларны үзегезгә туры килә торган кешеләр арасыннан эзләгез”.[1: 30]  Шулай ук күренекле кешеләр тормышыннан гыйбрәтле мисаллар, аларның тәрбия мәсьәләләренә карата әйткән кызыклы фикерләрен китерә. Р. Фәхретдинов карашынча, кеше гомер буе үз-үзен тәрбияләү, камилләштерү белән шөгыльләнергә тиеш.

    Үз-үзеңне тоту һәм тәрбияләү буенча ярдәмлекләрдән тыш, Р. Фәхретдинов ир һәм кыз балалар, шулай ук зурлар өчен махсус уку китаплары — өч кисәктән торган «Нәсыйхәт» дигән дәреслекләр дә төзегән.

  “Тәрбия вә әдәп, ир балалар өчен ни кадәр тиеш булса, кыз балалар өчен бигрәк тә тиештер. Шуның өчен тәрбияле кызлар әдәпле вә инсафлы булып ошамаган гадәтләрдән бик сафланырлар. Бәгъзе бер кимчелек гадәтләр ирләрдә булганда бик зур күренмәсә дә, кыз балаларда бик олуг гаепкә хисап кылыныр. Мәсәлән, кием-салым керле (кара) һәм ертык булмак, ирләр өчен дә гаеп булса да, кыз балалар өчен бигрәк гаеп булыр. Аның өчен пакьлык, тазалык, кызлар өчен бик тиеш нәрсәдер. Үз өсләрен яхшы карамаган вә төзәтмәгән кызлар һәркем каршында тәрбиясез хисап ителер”.[1: 11] Бу дәреслекләр үз заманында бик популяр булган. 1900—1916 нчы еллар арасында, Казанда, Уфада һәм Оренбургта ул китапларның 10 тапкырдан артык басылуы әнә шул хакта сөйли. Болардан тыш, ул укытучы һәм тәрбиячеләр өчен ярдәмлекләр дә язган.

1902 нче һәм 1908 нче елларда ике басмада чыккан «Әдәп тәгълим» һәм «Мөгаллимләргә нәмүнә» (1906)—әнә шундыйлар.

   “Укытучы үзенең һәр уздырган дәресен укучыларның ничек үзләштерүен тикшереп, төрлечә сынап, тәҗрибәләр үткәреп беркетеп барырга тиеш. Һәр фәннең үзенә күрә сынау алымнары бар, шуларны кулланып укучыларның белемен тикшереп карамыйча башка дәрескә күчәргә ярамый”.[3: 25]   Авторның 1902—1914 нче елларда сигез басмада чыккан «Гаилә» дигән китабы да гаиләдә бала тәрбияләү мәсьәләләренә багышланган.

     Р. Фәхретдинов «Шура» журналында (ул аның редакторы була) да үзенең укыту-тәрбия темасына караган байтак кына мәкаләләрен бастыра. Журналда гомуми һәм хосусый методикага, рус һәм чит ил мәктәпләрендәге алдынгы тәҗрибәгә, аерым предметларны өйрәнүгә карата әһәмиятле мәкаләләр  урнаштырып  барылган.

    Мәгариф мәсьәләләре белән беррәттән, Р. Фәхретдинов яшь талантларны үстерүгә дә игътибар иткән. Моны без аның югарыда искә алынган «Шәкертлек әдәбе» дигән дәреслегендә башлап язучыларга киңәшләр бирүеннән дә ачык күрәбез.

Кыскасы, Р. Фәхретдиновның хезмәтләрендә яшь буынны укыту, тәрбияләү мәсьәләләре зур урын алып тора. Ул шул өлкәгә караган 70 тән артык махсус хезмәт язган. Шуларга тагын газета-журналларда басылган мәкаләләрен дә өстәргә мөмкин.

                                     Файдаланылган әдәбият.

1.Фәхреддин Р. Балаларга үгет- нәсыйхәт. – Казан: “Дом печати” нәшрияты. – 2001. – 192 бит.

2.Фәхреддин Р. Гаилә. Тәрбияле ана. Тәрбияле хатын. Казан. Рухи Мәгърифәт Академиясе, 2006. – 123 бит.

3.Фәхреддин Р. Адабе тәгълим. – Казан. Академия познания, 2006.- 168 бит

4. Фәхреддин Р. Гакыйдә. Ислам дине. Әдәп вә әхлак дәресләре. – Казан. Рухи Мәгърифәт Академиясе, 2006. – 112 бит.

5.Хәйри Әнвәр. Ризаэтдин Фәхретдин – педагог. Мәгариф, № 1 - 3, 2005, 58-59 бит.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Статья по теме "ЦЕЛИТЕЛЬНАЯ ПЕДАГОГИКА ПО ОТНОШЕНИЮ К ЛИЧНОСТИ РЕБЁНКА"

Данная статья представляет собой опыт инициатической педегогики, основанной на снятии гносеологической дистанции между художественно-философским произведением и жизненным миром....

Ризаэддин Фәхреддиннең педагогик карашларын укыту-тәрбия эшчәнлегендә куллану.

Мəктəп, андагы укыту-тəрбия процессын Риза Фəхреддиннең бүгенге милли мəгариф өчен дə əһəмиятен югалтмаган педагогик хезмəтлəреннəн башка күз алдына китерү һич тə дөрес булмас иде. Чөнки галимнең өйрə...

Статья "Проблемы личности в педагогике и психологии образовательного процесса"

Общее направление психического развития человека есть всеобщее свойство материи и осознания. Оно характеризуются одновременно тремя свойствами: направленностью и закономерностью происходящих в развива...

Г. Тукай иҗатында педагогик карашлар

Бу хезмәттә бөек шагыйребез Г. Тукайның педагогика өлкәсендәге эшчәнлеге чагылыш тапкан....

Статья по теме "Отрасли педагогики: старые и новые"

Статья по теме "Отрасли педагогики: старые и новые" (в статье предпринята попытка систематизации всевозможных существующих классификаций отраслей педагогики и приведена единая система отраслей педагог...

Галимҗан Барудиның педагогик карашлары

Без  зур үзгәрешләр чорында яшибез. Мәгариф өлкәсендә реформалар үткәрү кирәклеген вакыт үзе таләп итә. XXI гасырда яңача белем, яңача мәктәп, яңача дәресләр алып бару турында сүз еш алып барыла....