Г. Тукай иҗатында педагогик карашлар
статья на тему

Арсланова Зульфия Замиловна

Бу хезмәттә бөек шагыйребез Г. Тукайның педагогика өлкәсендәге эшчәнлеге чагылыш тапкан.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay_izhatynda_pedagogik_karashlar.docx22.96 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Шәйморза урта гомуми белем бирү мәктәбе

   

Габдулла Тукай иҗатында педагогик карашларның чагылышы

                                                                               

                                                                                Эшләде: татар теле һәм әдәбияты    

                                                                                  укытучысы Арсланова З.Җ.

                                     

                                                       2016 нчы ел

ХХ йөз башы әдәбияты дигәндә, иң беренче күз алдына сөекле шагыйребез Габдулла Тукай килеп баса. Рус әдәбиятының үсешенә А. С. Пушкин зур йогынты ясаган булса, татар әдәбиятында Тукай –  шундый рольне үтәгән бөек шәхес.

Г. Тукай халкыбызның бөек шагыйре, әдәби тәнкыйтьче генә түгел, ә мөгаллим дә. Татар халкы арасында мәгърифәтчелек таратуда, яңа тип мәктәпләр булдыру өчен көрәштә, туган телебездә төрле дәреслекләр һәм уку китаплары төзүдә аның хезмәтләре гаҗәеп зур. Яшь буынга белем һәм  тәрбия бирү методлары, максатлары һәм чаралары Г. Тукайның махсус язылган педагогик хезмәтләрендә һәм публицистик мәкаләләрендә генә түгел, ә бөтен әдәби мирасында киң чагылыш тапкан.

Г.Тукай әдәбиятны балалар тәрбияләүдә иң көчле корал дип саный. Ул сүзнең бөек көченә, аны бары тик урынлы куллана белергә генә кирәклегенә нык ышана. Шагыйрь үзе дә сүздән оста файдалана. Аның балалар өчен язган барлык әсәрләре дә тәрбия һәм белем бирүгә юнәлтелгән. Шагыйрь үз әсәрләрендә, авырлыклардан курыкмаучы, хезмәт ярата торган кеше генә чын мәгънәсендә бәхетле була, дигән фикерне алга сөрә. Аның мондый карашлары аеруча «Япон хикәясе» әсәрендә тирән чагылыш таба. Әдип  “Эш”, “Эш беткәч, уйнарга ярый”, “Арба, чана, ат”, “Эшкә өндәү”, “Кызыклы шәкерт”  шигырьләрендә дә хезмәткә мәхәббәтне кече яшьтән үк тәрбияләргә кирәклеген әйтә, ялкаулыкны, җиңел тормыш эзләп йөрүчеләрне тәнкыйть итә. “Сабыйга”, “Мәктәптә”, “Имтияз алган бала”, “Иртә” һәм башка әсәрләрендә белемле булырга чакыра. “Бала белән Күбәләк”, “Кошчык”, “Бичара куян”, “Фатыйма белән Сандугач”, “Кошларга” шигырләре табигатькә, андагы кош-корт һәм җәнлекләргә карата мәрхәмәтле булырга өйрәтә. «Шүрәле», «Су анасы» кебек әсәрләрендә ул шүрәле, су анасы, җен, убыр кебек затлар аша балаларда әхлаклылык, игелеклелек сыйфатларын тәрбияләргә омтыла.
Габдулла Тукай дөньяви тәрбия һәм белем бирү яклы була, балаларны яңа европача мәктәпләрдә укытырга өнди. Шагыйрь иске татар мәдрәсәләренә каршы чыга, татар мәктәпләрендә реформа үткәрүне таләп итә. Ул мәдрәсәләрдәге тәртипләрне, укыту системасын кискен тәнкыйтьли.[3:115]Тукай укучыларны бу мәктәпләрдән китәргә өнди. Мәсәлән,  “Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни сөйли?” (1907) шигырендә ул хәзрәтләрнең наданлыгын, мәдрәсәдә ныклап урнашкан укыту системасын фаш итә:

Күп яттык без

Мәдрәсәдә,

Аңламадык

Бер нәрсә дә;

Селкәнмәдек

Таш төсле без,

Җилбер-җилбер

Җил бәрсә дә. [5:27]
         Г. Тукай шактый әсәрләрендә белем алуның кирәклеген, ләкин мәгърифәткә юлның авыр булуын әйтә. Мәсәлән, “Шәкерт, яки бер очрашу” (1906) шигырендә мескен шәкерт сурәтләнә. Киемнәре теткәләнеп беткән, шул сәбәпле кышкы салкында туңган мескен шәкертне Тукай ярлылыгыннан оялмаска, белем үрләрен яуларга өнди, син дә бервакыт бар дөньяга билгеле булырсың дип өметләндерә:

Оялма бу киемнең тишек булуыннан,

Катаңның каткан һәм кыйшык булуыннан.

Очып төш тә балалык бишегеннән,

Ябыш — аерылма мәктәп ишегеннән.

“И каләм!”(1906) шигыре дә милләтне авыр хәлдән чыгару юлы буларак, укуга, белем алуга, белемлелекнең кыйммәтен аңлау, төшендерүгә юнәлтелгән:

Чакырып яз укырга, уку кыйммәтен тәкъдир ит;

Наданлыкның начарлыгын, аңлат агу икәнен,

– дип каләмгә мөрәҗәгать итә автор. Белемлелек – наданлык, кыйммәт – агу кебек антитезалар лирик геройның наданлыкка тискәре мөнәсәбәтен көчәйтеп киләләр.[2:174]

Г. Тукай әдәбиятның, сәнгатьле сүзнең халык массасын тәрбияләүдә әһәмиятле чара булуын яхшы аңлый. Ул дөньяви тәрбия бирү ягында тора,  Европа тибындагы милли, шулай ук катнаш мәктәпләр (реаль училищелар, гимназияләр) булуын күрергә тели, иске татар мәдрәсәләре һәм мәктәпләре программаларын, анда укытуның торышын һәм аларның укытучыларын тәнкыйтьли. «Мәктәп вә школа» (1912) шигырендә шагыйрь рус мәктәбен татар мәктәбе белән чагыштыра һәм: «Школада — тормыш, мәктәптә — дин»,— дигән фикер әйтә.

Тукай киләчәк буынга баглаган өметләрен һәм балаларга тиешле тәрбия бирергә  кирәк дигән фикерне “Татар кызларына” (1906), “Китап” (1909), “Гомер юлына керүчеләргә” (1910) кебек шигырьләрендә дә үткәрә. Соңгы шигырендә ул болай дип яза:

Әгәр кайчак гомер сахраларында мин гизеп арсам,

Гомер юлында бер мәүкыйф ясап алмакны уйлансам,

Итәм дәрхаль тәвәкъкыф мин сабыйлык хатиратында,

Очам мәктәп таба нурлы тәхаттырлар канатында.

Күңелдән сагынам «тоткын»лыгымны, мәктәбемне мин,

«Нигә соң үстем инде һәм нигә «дәү» булдым инде, дим.

Нигә, дим, изге мәктәптән, сабый чаклардан айрылдым?

Нигә мин кечкенә Апуш түгел, зуп-зур Тукай булдым?

Тукай якты дөньядан киткәнгә дә бер гасырдан артык вакыт узды. Бу чор эчендә җәмгыятьтә, безнең тормышыбызда күп нәрсә үзгәрде. Әмма бөек Тукай, аның әсәрләре ике гасыр аралыгында да заманча яңгырый, заман белән бергә яши.

Шулай итеп, Габдулла Тукай – татарларны бөтен дөньяга таныткан шагыйрь генә түгел, ә киләчәк буынны тәрбияләүгә тиешле әһәмият биргән, балаларны тәрбияләүгә зур өлеш керткән педагог та. Балалар бакчасыннан ук тәрбия һәм белем бирүдә Тукай әсәрләрен куллансак, беркайчан да оттырмабыз һәм акыллы, әхлаклы, мәгърифәтле, милли җанлы балалар тәрбияләрбез.

 

Кулланылган әдәбият

  1. Заһидуллина Д. Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2000. – 335б.

2. Татар әдәбияты: Теория. Тарих/ Д. Ф. Заһидуллина, Ә. М. Закирҗанов, Т. Ш. Гыйләҗев, Н. М. Йосыпова. – Казан: Мәгариф, 2006. – 319б.

3. Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. 3 том. ХХ гасыр башы. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1986. – 599б.

4. Тукай Г. Әсәрләр биш томда.4 том. - Казан, Тат. кит. нәшр., 1985. – 345б.

5. Тукай Г. Шигырьләр, әкиятләр, поэмалар. – Казан: Тат.кит.нәшр.,1990.—253б.

6. Хисамов Н. Ш. Татар шагыйрьләре. – Казан: Тат.кит.нәшр.,2012.—287б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г. Тукай иҗатында тел-сурәтләү чаралары

Бу фәнни - тикшеренү эше - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатын тирәнтен өйрәнү өчен ярдәмлек....

ТУКАЙ ИҖАТЫНДА ТИҢДӘШ КИСӘКЛӘР (Г.Тукайның тууына 126 ел ) Дәрес-презентация милли-региональ компонентларга нигезләнеп үткәрелә

              1.Тукай иҗатына нигезләнеп,тиңдәш кисәкләрне гомумиләштереп             ...

Г.Тукай иҗатында хатын-кыз образы

Татар әдәбиятының һәр чорында хатын-кызлар турында сөйләүче әсәрләрне  очратырга мөмкин. XIX гасырда сәяси-иҗтимагый үзгәрешләр нәтиҗәсендә ...

ТУКАЙ ИҖАТЫНДА ТИҢДӘШ КИСӘКЛӘР (Г.Тукайның тууына 125 ел ) Дәрес-презентация милли-региональ компонентларга нигезләнеп үткәрелә.

Тукай иҗатына нигезләнеп,тиңдәш кисәкләрне гомумиләштереп   кабатлау, белем күнекмәләрен камилләштерү, системага салу,   практикада куллану...

Габдулла Тукай иҗатында экология темасы

Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Ул - кешенең сәламәтлек, туклану,гомумән, яшәеш чыганагы. Табигать дигәч, иң беренче чиратта, калын яшел урманнар, саф сулы чишмәләр, бай тарихлы елга...

Галимҗан Барудиның педагогик карашлары

Без  зур үзгәрешләр чорында яшибез. Мәгариф өлкәсендә реформалар үткәрү кирәклеген вакыт үзе таләп итә. XXI гасырда яңача белем, яңача мәктәп, яңача дәресләр алып бару турында сүз еш алып барыла....

статьи "Р.Фәхреддиннең педагогик карашлары"

Р.Фәхреддиннең иҗаты күпкырлы эшчәнлегенә күз салганда, аның кайсы өлкәгә ныграк игътибар итүен дә күрсәтүе кыен.Ул бер үк дәрәҗәдә тарихчы да,журналист та,педагог та.Бу өлкәләрнең һәркайсында ул тирә...