Г. Тукай иҗатында тел-сурәтләү чаралары
творческая работа учащихся (9 класс) по теме

Бу фәнни - тикшеренү эше - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатын тирәнтен өйрәнү өчен ярдәмлек.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nauchnaya_rabota_g.tukay_.doc73.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы

Шуганка урта гомуми белем бирү мәктәбе

Габдулла Тукайның тууына 125-еллыкка багышланган

Республикакүләм фәнни-практик конференция

                Фәнни-тикшеренү эше

Габдулла Тукай әсәрләренең

тел-стиль үзенчәлекләре (кабатлаулар)

Автор: Мөслим муниципаль районы Шуганка урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Бәдретдинова Айсылу Рафаэль кызы

Фәнни җитәкче: Шуганка урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтҗанова Эльвира Фәрәсәт кызы

Шуганка-2011


ЭЧТӘЛЕК

Кереш.........................................................................................................................3

Г.Тукай әсәрләренең тел-стиль үзенчәлекләре................................................6

Йомгаклау..............................................................................................................11

Кулланылган әдәбият исемлеге........................................................................12

                                                                     

КЕРЕШ

Юк,  үлмәде,  Тукай!

Халык исән —

Алмаш буын килә буыннарга.

һәрберсендә синең аваз яши,

Даһилыгың ирешер гасырларга.

Бу юлларны күренекле француз язучысы Луи Арагон иҗат иткән. Еллар үткән саен, Тукай иҗатының кадере арта гына. Әйе, бөек Тукай үзен тудырган халыкның рухи мәдәниятеннән аерылгысыз каләм остасы булды, үз халкының иҗат даһилыгын мәңгеләштереп калдырды. Алай гына да түгел, шагыйрьнең мирасы бер милләт байлыгы гына булып калмады, бик күп халыкның уртак хәзинәсенә әверелде. Шагыйрь Михаил Луконин сүзләре белән әйткәндә, Тукай «дөнья поэзиясе күгенә... эре һәм якты йолдыз булып менде» [2,19 б.].

Поэзия күгенең шушы эре һәм якты йолдызы «ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, ачлык лар, авылдан-авылга күчеп йөрүләр...» эчендә 27 ел яшәп, бары тик сигез ел иҗат итәргә өлгергән. Шушы аз гына вакыт эчендә дә ул унике мең юл шигырь, 50 — 60 басма табакка якын проза әсәре язган. Аның мирасы — лирик шигырьләр дә, поэмалар да, шигъри әкиятләр дә, хикәяләр дә, фельетон да, төрле темаларга язылган мәкаләләр дә...  Бу күптөрле иҗатның буеннан-буена халыкка хезмәт итү идеяләре сузылып бара. Шуның өчен дә халык Тукайны, иҗатының беренче көннәреннән башлап, үз шагыйре итеп таныды; аның вакытсыз үлеме халык кайгысына әверелде.

«Әдәбият һәрнәрсәдән элек әдәби булсын, художество бирсен, җанлы тасвир бирсен. Тормышның (яки хыялның) матур дөньяларын, кайгы-шатлыкларын коры сүз белән, салкын вәгазь белән, үгет белән түгел, бәлки җанлы күренешләр, тере вакыйгаларны тасвирлау белән ачып бирсен», — дигән иде Г.Ибраһимов [4, 18 6.]. Вакыйгаларны җанлы тасвирлауның,  образлылыкның уңай үрнәкләрен без бөек Тукаебыз иҗатында күпләп таба алабыз. Фәнни-тикшеренү эшебездә нәкъ менә шуларга: Тукай әсәрләрендә тел-стилистик чараларының кулланылышына аерым тукталырга булдык. Гомумән алганда, Г.Тукай — иҗаты иң күп өйрәнелгән шагыйрьләрнең берсе. Аның һәр әсәре аерым-аерым игътибарга алынган. Ләкин әсәрләрендәге тел-стилистик чаралары аерым гына өйрәнелгән язмаларны таба алмадык. Бәлки шул сәбәпледер, аларны мөмкин кадәр бергә тупларга кирәк, дигән фикергә килдек.

һәм югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, тикшеренү эшенең актуальлеге: Габдулла Тукай әсәрләренең тел-стиль үзенчәлекләре бүгенге көнгә кадәр тиешенчә ачылып бетмәве белән билгеләнә.

Фәнни-тикшеренү эшенең максаты - шагыйрьнең шигырьләрен һәм аларның тел-стиль үзенчәлекләрен өйрәнү.

Күрсәтелгән максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар куелды:

  1. Габдулла Тукайның шигырьләрен уку һәм анализлау.;
  2. Стилистик чараларны аерып алу һәм төркемләү;
  3. Тикшеренү эшенә нәтиҗәләр ясау.

Фәнни-тикшеренү эшендә, тикшерү материалы булып, шагыйрьнең шигырьләре тупланган “Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр” җыентыгы, Хәйруллин И.К. җитәкчелегендә нәшер ителгән “Ил корабьш җил сөрә: XX йөз башы татар поэзиясе” җыентыгы,  Әминова  В.Р.,   Заһидуллина  Д.Ф.  тарафыннан төзелгән “Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге”  хезмәт итә.

Методологик нигезе. Г.Тукайның 27 шигыренә, Раилә Гыйниятуллинаның “Мәгариф” журналының 2011 нче ел №4 санында басылган "Г.Тукай әсәрләрендә тел-сурәтләү чаралары (троплар)" исемле мәкаләсенә нигезләнеп эшләнде.

Тикшеренү методлары. Методларны сайлау тикшеренү материалының спецификасы һәм тикшеренү эшенең максаты белән билгеләнә. Тикшеренүнең төп методы - шигырьне анализлау методы, үз эченә материалны өйрәнү, гомумиләштерү, интерпретацияләү, класси фикацияләү ысулларын ала.

Тикшеренү эшенең фәнни-практик әһәмияте хәзерге татар әдәбияты өчен мөһим булган тикшеренү нәтиҗәләрендә. Габдулла Тукайның иҗатын анализлау татар милләтенең язмышын, телен тирәнрәк өйрәнергә мөмкинлек бирә.

Фәнни-тикшеренү эшенең структурасы кереш, төп өлеш, йомгаклау һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән гыйбарәт.


ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ ТЕЛ - СТИЛЬ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ (КАБАТЛАУЛАР)

Стилистик чаралар, поэтик синтаксис - сүзләрнең фразага һәм җөмләгә оешу үзенчәлекләренә нигезләнгән сурәтләү чаралары. Әдәбият белемендә аларны дүрт төркемгә аеру кабул ителгән: кабатлауга нигезләнгән чаралар; сүзләрнең сөйләмдә гадәти булмаган тәртибеннән хасил булган чаралар; мәгънә каршылыгы барлыкка китерүче чаралар; автор ихтыярын чагылдыручы чаралар. Беренче төркемгә керә торган, әдәбиятта иң күп очраучы чара - кабатлау - әдәби әсәрдә сүзләр, гыйбарәләр, җөмләләр һәм кисәкләрнең, нинди дә булса кагыйдәгә нигезләнмичә, ирекле кабатлануы ул. Кабатлау әсәрнең тәэсирлеген, андагы мәгънәви һәм хисси кыйммәтне көчәйтү, язучы теләгән урыннарга укучының игътибарын юнәлтү, яңгыраш-аһәң гармониясен тудыру кебек вазифаларны башкара [1, 178 б.].

Г.Тукай да, кабатлауларның төрле формаларын кулланып, күренешләрне сурәтләүдә ачыклыкка ирешә.

Шагыйрь әсәрләрендә кабатлауларның иң таралган һәм күп кулланыла торган рәдиф, эпифора, анафора, рефрен, градация һәм аплификация кебек төрләренә еш мөрәҗәгать итә.

Рәдиф (гар. иярчен) - рифма хасил итүче гыйбарәнең бер сүзе тезмә саен кабатлану. [1, 179 б.]

"Кысса да фәкыйрьлекләр, ятимлекләр мине,

Изсә дә үз илләремнән хур вә кимлекләр мине,..

Бәрсә дә дулкыннарың, һич алмады, гаркъ итмәде,

Алды дүрт ягымны ялкын, якмады, харкъ итмәде..." ("Теләнче"), [3, 147 б.].

Бу мисалда беренче ике тезмәдәге ятимлекләр мине / хур вә кимлекләр мине рифмасындагы мине; өченче-дүртенче тезмәдәге гаркъ итмәде / харкъ итмәде рифмасындагы итмәде сүзләре рәдиф була. Ул аеруча XX гасырга кадәрге һәм гасыр башы шигъриятендә еш очрый. Урта гасырларда канунчылыкның бер шарты булып тора. Һәм Г.Тукай поэзиясендә бу алымга бик күп мисаллар очратырга мөмкин. Мәсәлән, "'Ләззәт вә тәм нәрсәдә?" шигырендә:

"Тик фәкать милләткә хезмәткә мәхәббәт бәндә бар, -

Бәнчә, бунда, ямь дә бар, ләззәт тә бардыр, тәм дә бар!." [4, 13 б.].

"Алтынга каршы" шигырендә ал һәм иде рәдифләре шигырьнең һәр юлы саен кулланылган:

"И Тәгалә! җир йөзеннән алчы бу алтынны ал,

Яндыручы бу мөкаддәс җирне - бу ялкынны ал!.." [4, 29 б.].

"Куш мәләкләргә: җиһанны тазартсыннар иде,

Барча алтынны, җыеп, дүзәхкә атсыннар иде...'" [4, 29 б. ].

Шигырьнең һәр строфасында яки билгеле бер урынында кабатланып килүче тезмәне рефрен (фр. кушымта) дип атыйлар [1, 179 б.].

Мәсәлән, "Алла яратсын өчен" шигырендә Алла яратсын өчен тезмәсе юл саен кабатлана:

"Без дә бер кешедәй дус булыйк, Алла яратсын өчен;

Эрелек, төче теллелекне ташлыйк, Алла яратсын өчен..." [3, 182 б.].

"Ник бик тиз беттең син, Дума,

Ник җир-ирек алмадың? -

Ах син, Дума, Дума, Дума,

Эшләгән эшең бума!”  ("Государственная думага"), [ 4, 27 б.].

Бу мисалдан күренгәнчә, шигырьнең өченче-дүртенче юллары һәр строфада кабатлана. Кайчак, бигрәк тә җырларда, рефрен булып килгән тезмә үлчәү ягыннан төп текстан аерыла. "Государственная думага" шигыре моның ачык мисалы. "Бумы" сүзе "Дума" белән рифмалаштыру өчен "бума" рәвешендә кулланылган.

"Хатирәи "Бакырган"" шигырендә:

"Тапкан бунлар җиңел һөнәр:

Көн дә ашка бара унар;

Ярлы-зарлы димәк, тунар, -

Бән егьламый, кем егъласын...”  [3, 83 б.];

"Бәйрәм бүген" шигырендә:

"Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу? - Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген\" [3, 204 б.].

Соңгы юлдагы "Бән егьламый, кем егьласын", "бәйрәм бүген, бәйрәм бүген" тезмәләре рефрен була.

Габдулла Тукайның шигырьләрен уку барышында, амплификация (лат. киңәю), плеоназм (гр. артыклык) - мәгънә ягыннан охшаш сүзләр, дәлилләрне, төшенчәләрне күп куллану, күпсүзлелек - кебек чарага мисаллар күрергә мөмкин.[1, 179 б.] Шагыйрь бу алым ярдәмендә бик мөһим сүз-гыйбарәләрне аерып куя. Мәсәлән, Сәгыйть Рәмиевнең "Уку" шигыреннән үзгәртелгән "Йокы" шигырендә йокы сүзе кабатлана. Моның белән ул татарларның "йоклауларын", милләтне саклап калу өчен бернәрсә дә эшләнмәвен күрсәтергә тели:

"Дәүләт, бәхет биргән йокы,

Милек, тәхет биргән йокы,

Безгә кирәк илла йокы,

Йокы, йокы, йокы..." [4, 138 б.]

Бу шигырьне баскан "Яшен" газетасы (1908, 3 сентябрь) язганча, "әгәр дә йокы шулкадәр яхшы эш булса иде, безнең татарлар күптән алга киткән булыр иде". Шуңа күрә Г.Тукай, югарыда әйтелгән шигыренә җавап итеп, марш рәвешендә язылган "Тартар кошы сайрый" шигырендә милләтне уянырга чакыра һәм "Тора татар!" тезмәсен куллана:

"Тора татар! Тора татар\

Уйкудан тиз тора татар;

Тора! Тора, тора татар,

Баш күтәргән бар татар! " [4, 134 б.]

Мәсәлән, "Хур кызына" шигырендә плеоназм кызга булган мөнәсәбәтен белдерү өчен хезмәт итә:

"Гүзәл син, матурсың син, матурсың;

Матурларның матурыннан матурсың..." [4, 56 б.].

"Кардан ак, сөттән дә аграк, актан ак

Падишаһ ачты "Мөнафис"нам канат..." ("Олугъ юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре") [4, 36 б.].

Бер-берсенә мәгънә ягыннан якын торган сүзләр яки сүзтезмәләр кабатланып килеп эмоциональ яңгырашны я көчәйтә, я көчсезләндерә ала. Бу әдәбият белемендә градация дип атала [1, 179 б.].  Г.Тукай үзенең «Су анасы» дигән әсәрендә лирик геройның ашыгуын тагын дә кискенрәк күрсәтү өчен градациягә мөрәҗәгать итә:

«Күрмимен алны вә артны, и чабам мин, и чабам;

Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам»[3, 60 б.].                                                                     

"Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр" дигән шигырендә түбәндәге юллар белән мәдрәсәдәге авыр тормышны тасвирлый:

"Кибеп беттек,

саргайдык без,

корып беттек таяклардай..."[ 4, 22 б.].

"Шүрәле" әсәрендә:

"Иртәгәсен шүрәлеләр бу фәкыйрьне тиргиләр:

-   Син җүләрсең, син котырган, син тилергәнсең, - диләр... "[3,59б.].

Әдәбият кабатлауга нигезләнгән бик күп стилистик чаралар белән эш итә. Аларның кайберләре, мәсәлән анафора, эпифора һ.б., фонетик чаралар буларак та билгеләнә. Беренчесе текст башында бер үк аваз, сүз, сүзтезмәләрнең кабатлануы. Ә икенчесе шигырь юллары, сүзтезмә, җөмләләр ахырында бер үк сүзләрнең кабатлануы. Шагыйрь иҗатында боларга да мисаллар очратырга мөмкин. Мәсәлән, "Көзге җилләр" шигырендә җылый сүзе эпифора:

"Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил җылый;

Җил җыламый, ач үлемнең куркусыннан ил җылый..." [3, 141 б.].        

"Син булсаң!" шигырендә булмасаң сүзе эпифора:

"И матур! Мин янмас идем - яндыручы булмасаң;

Таммас иде җиргә яшьләр - тамдыручы булмасаң!.." [4, 56 б.].

"Дөньяда торыйммы? - дип киңәшләшкән дустыма" шигырендә яхшы сүзе эпифора:

"Үл! Туфрак бул, кайт аслыңа, - аслың яхшы;

Хәнҗәр берлән күкрәгеңә каедың яхшы..." [ 4,79 б.].

Г.Тукай эпифора ярдәмендә мәгънәви тирәнлеге белән аерылып торган әһәмиятле сүз-гыйбарәне билгели, калкытып куя, аның яңадан-яңа төсмерләрен ачыклауга мөмкинлек тудыра.

"Олугъ юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре" шигырендә дип һәм без сүзләре:

"һәр күренгәндә шимальдән ак болыт,

Без көтеп тордык өмидләр, шат булып, –

Дип аны: падишаһ һәм тәхтедер,

Дип: шушында без татарның бәхтедер,

Дип: гариб башларга энҗүләр төшәр,

Мәңге михнәт, мәңге рәнҗүләр кичәр..."

"һич бетәрме тарихи бу бергәлек? -

Без туган бер җепкә бергә теркәлеп.

Без сугышта юлбарыстан көчлебез,

Без тынычта аттан артык эшлибез..." [4, 36 б.];

"Эш беткәч уйнарга ярый" шигырендә шунда аңгар тезмәсе:

"Шунда аңгар бик матурлап елмаеп көлде Кояш,

Шунда аңгар кып-кызыл, зур алма бирде Алмагач;

Шунда аңгар шатланып сайрап җибәрде Сандугач,

Шунда аңгар баш иделәр бакчада һәрбер агач..." [3, 46 б.];

Болар барысы да анафора булалар. Шагыйрь бу алым ярдәмендә иң әһәмиятле сүз, гыйбарә, фикер аерып чыгара.

Г.Тукай үзенең иҗатында, күренгәнчә, стилистик чаралардан иркен файдаланган. Аның әсәрләренең халык тарафыннан яратылып укылуының төп сәбәбе, безнеңчә, менә шушы тел-сурәтләү чараларындадыр да әле.


ЙОМГАК

Без үткәргән тикшеренүләрдән күренгәнчә, Г.Тукай әсәрләрендә кабатлауларның иң таралганы рәдифләр булды. Моңа мисалларны тагын "Милләтчеләр", "Сибгатуллин", "Яз галәмәтләре", "Дусларга бер сүз" һәм башка шигырьләрендә күрергә мөмкин. Бу күренеш Урта гасырларда канунчылыкның бер шарты булып торуы белән аңлатыла.

Тупланган мәгълүматлар түбәндәгеләрне раслый: шагыйрь кабатлауларның башка алымнарын да уңышлы гына куллана. Боларга дәлилләрне, тәкъдим ителгән мисаллардан кала, түбәндәге шигырьләрдә дә күрергә мөмкин:

  1. Градация алымына: "Алтынга каршы", "һәр ялтыранган алтын түгел", "Сөткә төшкән тычкан", "Пар ат", "Теләнче"дә очратырга мөмкин.
  2. Эпифора һәм анафоралар: "Гыйлемнең бакчасында күңел ачып йөрик...", "Государственная Думага", "Кичке азан" кебек әсәрләрендә дә бар.
  3. Амплификация, плеоназмнарны "Олугь юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре", "Үз-үземә" исемле шигырьләрендә очрый.

Чыгышымны мондый сүзләр белән тәмамлар идем: ул—исән вакытында ук халык күңелендә үзенә бер аерым урын алган бөек шагыйрь. Халык аны азатлык, мәгърифәт җырчысы итеп яратты. Ул шигърият телен хезмәт ияләренә якынайтты, әдәбиятны үз заманының  иң үткен, иң авыр мәсьәләләрен һәм ихтыяҗларын хәл итүгә юнәлтте. Аның иҗатын мәктәпләрдә, югары уку йортларында өйрәнәләр, аның шигырьләренә язылган җырлар һәр өйдә яңгырый, аның турында хикәя, повесть, поэма һәм пьесалар языла, иҗатын өйрәнүгә дистәләрчә диссертация, йөзләрчә мәкалә һәм монография багышлана, театрларга аның исеме бирелә. Татар халкының бөтен мәдәни тормышы Тукай исеме һәм иҗаты белән сугарылган. Алай гына да түгел, Тукай —татар халкын дөнья күләмендә таны кта илче хезмәтен үтәүче дә. Тукай халкыбыз күңелендә!

ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

  1. Әминова  В.Р.,   Заһидуллина  Д.Ф.   Әдәбият  белеме   сүзлеге:   Терминнар   һәм төшенчәләр сүзлеге/ В.Р. Әминова, Д.Ф. Заһидуллина. - Казан: Мәгариф, 2007. —240 бит.
  2.  Гыйниятуллина Р.  Г.Тукай әсәрләрендә тел-сурәтләү чаралары // «Мәгариф» журналы. — 2011. — № 4.
  3.   Тукай Г. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында  истәлекләр/Г.Тукай. — Казан: Татарстан Республикасы "Хәтер" нәшрияты (ТаРИХ), 2002. - 511 б.
  4.  Хәйруллин И.К., Миңнуллин Р.М., Галимуллин Ф.Г. Ил корабьш җил сөрә: XX йөз башы татар поэзиясе / И.К. Хәйруллин, Р.М. Миңнуллин, Ф.Г. Галимуллин. – Казан :  Мәгариф, 2001. - 208 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТУКАЙ ИҖАТЫНДА ТИҢДӘШ КИСӘКЛӘР (Г.Тукайның тууына 126 ел ) Дәрес-презентация милли-региональ компонентларга нигезләнеп үткәрелә

              1.Тукай иҗатына нигезләнеп,тиңдәш кисәкләрне гомумиләштереп             ...

Г.Тукай иҗатында хатын-кыз образы

Татар әдәбиятының һәр чорында хатын-кызлар турында сөйләүче әсәрләрне  очратырга мөмкин. XIX гасырда сәяси-иҗтимагый үзгәрешләр нәтиҗәсендә ...

ТУКАЙ ИҖАТЫНДА ТИҢДӘШ КИСӘКЛӘР (Г.Тукайның тууына 125 ел ) Дәрес-презентация милли-региональ компонентларга нигезләнеп үткәрелә.

Тукай иҗатына нигезләнеп,тиңдәш кисәкләрне гомумиләштереп   кабатлау, белем күнекмәләрен камилләштерү, системага салу,   практикада куллану...

Габдулла Тукай иҗатында экология темасы

Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Ул - кешенең сәламәтлек, туклану,гомумән, яшәеш чыганагы. Табигать дигәч, иң беренче чиратта, калын яшел урманнар, саф сулы чишмәләр, бай тарихлы елга...

Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы. Тукай иҗатында алмашлыклар.

Максат. 1. Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы турында мәгълүмат бирү.2. Иҗади фикер эшчәнлеген үстерү.3. Г. Тукай иҗатына карата кызыксыну һәм тәрбияләү.Җиһазлау: компьютер, карточкалар, тест, татар т...

ҺӘР СҮЗНЕҢ ҮЗ УРЫНЫ БАР (Ф. Яруллин иҗатында тел-сурәтләү чаралары)

Теманың  актуальлелеге: телдән сөйләү тиз фикерләүне, кыска гына арада тиешле сүзне табуны сорый. Әгәр кешенең сүз байлыгы җитәрлек түгел , ярлы икән, аның уй-хисләрен аңлатырга сүзл...

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ИҖАТЫНДА МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ

Тукай дигәндә – татар халкы күздә тотылса, татарлар дип әйтүгә – Габдулла Тукай дигән исем күңелгә килә. Тукай шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да. Чөнки ул, чын...