ҺӘР СҮЗНЕҢ ҮЗ УРЫНЫ БАР (Ф. Яруллин иҗатында тел-сурәтләү чаралары)
творческая работа учащихся по теме

 

  Теманың  актуальлелеге: телдән сөйләү тиз фикерләүне, кыска гына арада тиешле сүзне табуны сорый. Әгәр кешенең сүз байлыгы җитәрлек түгел , ярлы икән, аның уй-хисләрен аңлатырга сүзләре табылмый. Бик күп туры килми торган сүзләр, пауза-тукталышлар килеп чыга. Димәк, безгә матур әдәбиятны укып,сүз байлыгын арттырырга кирәк.

Матур әдәбият теле–образлы тел. Анда сурәтләү чаралары аша һәр язучының сөйләм үзенчәлеге күренә. Автор кулланган чаралар, алымнар җыелмасы  язучының дөньяга карашын, иҗат ысулының юнәлешен дә билгели. Язучы сүзләрне билгеле бер максат белән сайлап ала, урнаштыра. Шуңа да сүзнең мәгънәлелеген, тәэсирлеген, синонимнарын, антонимнарын табу сүз белән эшләүнең бер төре булып тора.

       “...суга салып эретелгән шикәр тәмен суны эчеп карамыйча белеп булмаган кебек, Фәнис Яруллин әкиятләренең  тирән катламнарына  да укый-укый, уйлана-уйлана гына төшенәсең”,- ди Әнвәр Хуҗиәхмәтов[Яруллин Ф.Г.Сайланма әсәрләр 2002:8.]

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл npk_vagizova_6_syynyf.docx23.43 КБ

Предварительный просмотр:

ҺӘР  СҮЗНЕҢ ҮЗ  УРЫНЫ  БАР

(Ф. Яруллин иҗатында тел-сурәтләү чаралары)

Эчтәлек

Кереш........................................................................................................................3

I бүлек......................

II бүлек...................................................14

Йомгаклау...............................................................................................................20

Әдәбият исемлеге..................................................................................................21

  Теманың  актуальлелеге: телдән сөйләү тиз фикерләүне, кыска гына арада тиешле сүзне табуны сорый. Әгәр кешенең сүз байлыгы җитәрлек түгел , ярлы икән, аның уй-хисләрен аңлатырга сүзләре табылмый. Бик күп туры килми торган сүзләр, пауза-тукталышлар килеп чыга. Димәк, безгә матур әдәбиятны укып,сүз байлыгын арттырырга кирәк.

Матур әдәбият теле–образлы тел. Анда сурәтләү чаралары аша һәр язучының сөйләм үзенчәлеге күренә. Автор кулланган чаралар, алымнар җыелмасы  язучының дөньяга карашын, иҗат ысулының юнәлешен дә билгели. Язучы сүзләрне билгеле бер максат белән сайлап ала, урнаштыра. Шуңа да сүзнең мәгънәлелеген, тәэсирлеген, синонимнарын, антонимнарын табу сүз белән эшләүнең бер төре булып тора.

       “...суга салып эретелгән шикәр тәмен суны эчеп карамыйча белеп булмаган кебек, Фәнис Яруллин әкиятләренең  тирән катламнарына  да укый-укый, уйлана-уйлана гына төшенәсең”,- ди Әнвәр Хуҗиәхмәтов[Яруллин Ф.Г.Сайланма әсәрләр 2002:8.]

.     Мин әдипнең әсәрләрен укыганнан соң, менә шул тирән  катламнар -энҗе-мәрҗәннәрен табып, аның  ни дәрәҗәдә сүзгә бай булуына ышандым.

    Эш барышында  шуңа игътибар иттем: Ф. Яруллинның әсәрләрендә күчерелмә мәгънәдәге сүзләрнең саны бихисап. Шуларның кайберләренә генә тукталып үтәм. Тимерҗан үзе: ”Йомшакка  ятсам,  янбашым  кабара”, дип,  идәндә  сәләмә тун ябынып йоклый, имеш. (“Аксак Тимер”) 2. Җилбикә  көннәр буе җил куган, Йокыбану йокы симерткән. (“Убырлы карчык хәйләсе”)

    Нәтиҗә: Ф. Яруллин үзенең әсәрләрендә  күчерелмә мәгънәдәге  сүзләрне кулланып, образлылыкны, эмоциональлекне, мәгънә төсмерләрен  ачып     биргән.

      Белгәнебезчә, метафора  күренешләрнең охшашлыгына яки каршылыгына  нигезләнгән  яшерен  чагыштыру.  Фәнис абый әсәрләреннән мисаллар:

1. Күзкәйләрем ут минем,

   Карашларым ук минем.

   Кияү чыкмас дигән кайгы

   Башымда да юк минем. (“Убырлы  карчык хәйләсе”)

2. Сыйракларың салам синең,

    Чәчең-башың пумала.

    Пумалаңа көтү-көтү

    Үрмәкүчләр урала,-дип җыр сузган йокыбану. (“Убырлы  карчык хәйләсе”)

      Нәтиҗә: язучы метафора  ярдәмендә кешенең төс-кыяфәтен образлы  итеп  күз алдына  китерә. Күпмедер дәрәҗәдә  чагыштыру, охшату арттырыбрак та бирелә.

 Ф. Яруллин  үзенең  әсәрләрендә  синонимнарның иң кулаен  сайлап алган. 1. - Әй, сөйкемле Ай, матур Ай ,  -дигән Айсылу, - әз генә түз. Мин хәзер ... -Кыз бөркәнеп чыккан шәлен иңеннән алып  ыргыткан  да йөзә белмәгәнен онытып суга ташланган. (“Зәңгәр күлдә ай коена”)

Нәтиҗә: автор синонимнарны  кешенең хис-кичерешләрен көчәйтү, образларның  тышкы кыяфәтен төгәлрәк  бирү өчен кулланган. Бер үк сүзне кабатламыйча, мәгънәдәш сүзләр тапкан.

 Эпитет (грекча “ачыклагыч”, “өстәмә дигән мәгънәдәге грек сүзеннән) –ачыклагыч сүз.Ф.Яруллин әсәрләрендә эпитетларның төрле сүз төркемнәреннән ясалганнарын куллана.Аның иҗатында исем,сыйфат,рәвеш эпитетларын очратырга була. Мәсәлән:

1.Биек ярлар, текә таулар кирәк-

  Үҗәтләнеп өскә менәр өчен.

  Алсу таңнар, зифа таллар кирәк-

  Яшерен серебезне сөйләр өчен.

(“Бөтенесе кирәк”)

2. Бөтерелә-бөтерелә очтык

   Таныш түгел карурманнар  аша,

   Күкләр гизеп йөрдек,

  Болытларның ак мендәренә.

(“Изүләрне ачып бара идем...”)

   Нәтиҗә: әдип иҗатында табигать  образы еш кулланыла. Ул матурлыкны кеше белән  табигатьнең гармониясе аша сурәтли. Аның фикеренчә, кеше һәм табигать бербөтен. Шушы бөтенлек  азая башласа, күңел байлыгы  да ярлылана. Менә шул  күңел байлыгын тулыландыру өчен  язучы  табигать образларын яратып куллана. Табигать төрле  халәттә, төрле төстә булган кебек,  кешенең хис-кичерешләренең дә катлаулы яки тирәнгә яшеренгән икәнлеген күрсәтә.

       Фразеологик  әйтемнәр- халкыбызның күңел энҗеләре. Ф. Яруллинның иҗатында алар чиксез  кулланылган. Моңа дәлил түбәндәге мисаллар:

1. Андагы  матурлыкны, андагы  байлыкны  күрсәң,  хәйран  калып шунда ук телдән язасың. (“Яз кайда кышлый?”)2. Аю өеннән тамак туйдырып чыкканчы, урманның  ярты  халкы  аксап беткән. (”Урман әкияте.”)  

Нәтиҗә: Ф. Яруллин  әсәрләрендә фразеологик әйтелмәләрне телне баету, сөйләмгә  җанлылык, сурәтлелек (образлылык)  бирү өчен кулланган.

     Язучының әсәрләрен укыганда, аның сүз байлыгына, тәмле теленә сокланып туеп булмый. Аның бер генә  җөмләсендә дә берничә төрле энҗе бөртеге табып була. Миңем күңелемдә иң истә калган бер әсәрендәге  (“Җигангир”  исемле  әкияте) бер генә җөмләне сөйләгәннәргә өстәп, мисал итеп китерәсем килә.

1. Кем белә, бәлки аның Җангире дә туган авылы өстеннән урап китәдер, бәлки инде, шифалы тамчы булып иген кырларына сеңгәндер, ә бәлки, әле генә кефегеннән үлән арасына сикереп төшкән тамчы шулдыр.  Кем белә... 

Бу юлларда эпитет та, сынландыру да, рефрен –җөмләнең кабатланып килүе дә бар. Минемчә, кабатлау юлы белән, автор укучыны уйландыруга  да этәрә, бер үк вакытта хиснең көчен дә арттыруга  ирешә.

   Нәтиҗә:  эзләнүләр нәтиҗәсендә шуны билгеләргә мөмкин: Ф.Яруллинның иң киң кулланылган лексик сурәтләү чаралары: метонимия, антонимнар, ә стилисик бизәкләрнең бик бай өлешен  (аеруча проза әсәрләрендә) фразеология тәшкил итә. Әлеге тотрыклы сүзтезмәләр телне баеталар, татар теленең милли  үзенчәлеген күрсәтеп торалар. Аның иҗаты татар теленең  никадәр камил, матур булуын күрсәтә. Күп кенә язучыларыбызга үрнәк булып тора.  

Әдәбият

1. Заһидуллина  Д.Ф. Татар әдәбияты: Теория.Тарих / Гыйләҗев Т.Ш., , Закирҗанов Ә.М., Заһидуллина Д.Ф.-Казан: Мәгариф,2004. -247 б.

2.Заһидуллина  Д.Ф.Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы:Метод.кулланма. -Казан: Мәгариф,2000.-335б.

3. Ибраһимов С.М., Ф.С Сафиуллина  .Практик стилистика.6-7-сыйныфлар өчен күнегүләр җыентыгы.-1977.-143 б.

4.Татар теле: Мавыктыргыч  лексикология. Минзәлә педагогия колледжының рус телендә сөйләшүче 1 курс студентларына татар теле укыту.Взаимосвязанное обучение русскому и татарскому языкам в 5 классе:Укытучыларның авторлык хезмәтләре. Казан: Мәгариф, 2001.-221 б.

5.Хәкимова С.Г. Фәнис Яруллин:Тормыш һәм иҗат батырлыгы.Казан, “Идел-Пресс”, 2007.-192.

6. Юсупов Р.А.  Икетеллелек һәм сөйләм  культурасы:Укытучылар өчен ярдәмлек.-Казан:Тат.кит. нәшр, 1987.-214 б.

7. Яруллин  Ф. Г.Зәңгәр күлдә ай коена: Әкиятләр.-Казан: Татар. кит. нәшр.,1990.-272 б.

8. . Яруллин Ф.Күңел яктысы.Шигырәр,поэма.-Казан:Татар.кит. нәшр.,2003-384б.

9. Яруллин Ф.Г.Сайланма  әсәрләр.-Казан:Татарстан Республикасы    

     “Хәтер” нәшрияты, 2002.-255 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г. Тукай иҗатында тел-сурәтләү чаралары

Бу фәнни - тикшеренү эше - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатын тирәнтен өйрәнү өчен ярдәмлек....

Доклад на тему: "Сыйныфтан тыш чаралар аша татар теленә һәм әдәбиятка карата кызыксыну уяту"

Балаларда татар теленә карата сыйныфтан тыш ярдәмендә кызыксыну уяту  өстендә эшләү....

Сыйныфтан тыш чаралар."Җырлы, моңлы халкым" исемле әдәби-музыкаль кичәгә сценарий

Бу материал татар теле Һәм әдәбияты атналыкларында үткәрү өчен бик җайлы.Моның белән без мәктәптә укучылар арасыннан талантлы балаларны сәхнәгә алып чыга алыр идек....

Сыйныфтан тыш чаралар

Бу бүлеккә сыйныфтан тыш чаралар үрнәкләрен урнаштырам....

Класстан тыш чаралар.

Г.Тукай турында "Тамчы-шоу"....