Класстан тыш чаралар.
методическая разработка (5, 6, 7, 8 класс) на тему

Шәрипова Гүзәл Шәмсимөхәмәт кызы

Г.Тукай турында "Тамчы-шоу".

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon g.tukay_turynda_tamchy-shou.doc38 КБ

Предварительный просмотр:

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган “Тамчы-шоу”интеллектуаль уены. (Рус телле балалар өчен)

          “Туган тел” җыры яңгырый.

      1 нче бала. Бар күңеллелек бөтен дөньяда

      2 нче бала. Бар бер ямь бүген!

                           Нәрсәдән бу?

  1. нче бала. Мин беләм, бәйрәм бүген!

     Бергә.           Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

     Алып баручы. Әйе, укучылар, бүген бәйрәм! Бүген “Тамчы – шоу” интеллектуаль уены. Бу бәйрәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗатына багышлана. Уенда

5,6 нчы сыйныф укучылары катнаша.

          Ә хәзер командалар белән танышабыз  (Һәр команда үзе белән таныштыра: команданың исеме, девизы, Һәр әгъзасы турында кыскача мәгълүмат бирелә).  5 нче сыйныф укучылары, сезнең команданың исеме ничек?

         1 нче команда. Без  - “Шүрәлеләр”,

                                    Акыллы һәм көчлеләр!

                                    Безнең девизыбыз:

                                    “Укырга, тырышырга,

                                    Дуслар булып яшәргә!”

         2 нче команда. Ә без – “Күбәләкләр”,

                                     Зирәкләр һәм җитезләр!

                                     Безнең девизыбыз:

                                     “Укырга, эзләнергә, табарга,

                                     Татау булып яшәргә!”

         Алып баручы. Шулай итеп, ярышны башлыйбыз.

I тур. “Батыр берне, белемле меңне егар”. (Г.Тукайга багышланган сораулар.  Җавапны белгән укучы кызыл түгәрәкне күтәрә).

1. “И туган тел, и матур тел,

     Әткәм - әнкәмнең теле!”

   Бу юлларны кем язган ?

2. Ул кайчан һәм кайда туган?

3. Габдулланың әтисенең исеме?

4. Габдулла Тукайның әнисенең исеме?

5. Г.Тукайның бабасының исеме?

6. Әнисе үлгәннән соң Габдулла кайда яши?

7. Ул тагын кайларда яшәгән?

8. Беренче шигырен ничә яшьтә  яза башлаган ?

9. Казанга ничәнче елны килгән?

10. Ул нинди телләрне яхшы белгән?

11. Г.Тукай ничәнче елда вафат булган?

II тур. Шигърият бакчасында.

  1. “- И Куян, куркак Куян, йомшак Куян...” Әлеге юл нинди шигырьдән китерелгән? (“Бичара Куян”).
  2. Әлли – бәлли итәр бу,

     Мәдрәсәгә китәр бу...

Шигырьне дәвам итәргә.

      (Тырышып сабак укыгач,

       Галим булып җитәр бу).

3. “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырендә бала кемнәр белән сөйләшә? (Кояш, Сандугач, Алмагач).

II I тур. Зирәклекне тикшерү. Номерлар сугылган, Габдулла Тукай турындагы картиналар  күрсәтелә. Аннан соң сораулар бирелә?

  1. 1 нче рәсемдә кечкенә Габдулла нәрсә ашый?
  2. 3 нче рәсемдә. Бәләкәй Апушның кулында нинди эш коралы була?

Музыкаль тәнәфес. 2 бала “Бала белән күбәләк” җырын башкаралар. Берсе күбәләк булып киенгән.

IV тур.  “Чал тарихлы башкалам”.  Тактада Татарстанның күренекле шәхесләренең рәсемнәре күрсәтелә. Башта –йөзнең бер өлеше, дөрес булмаган очракта, йөзнең икенче өлеше ачыла. Әгәр әлеге шәхеснең исеме портрет тулысынча ачылып беткәч әйтелсә, җавап кимрәк балл белән бәяләнә).

 1 нче командага – Р.Миңнуллин, Фәнис Яруллин.

 2 нче командага – Шәүкәт Галиев, Габдулла Тукай.

V тур Тәфтиләү  сүзеннән яңа сүзләр уйлап язалар.

   

V тур. “Кызыклы сораулар”.

1.Галинең дусты кем? (Кәҗә).

2. Шүрәлене хәйләләгән батырның исеме ничек? (Былтыр).

3. Тукай утырып йөргән транспорт төрен атагыз.(Ат).

4. Карак малайны куркыткан хатын кем? (Су анасы).

5. Казый абзыйның эш коралы нәрсә булган? (Талчыбык яки чыбык).

6. Берсе – татар кояшы, берсе – рус кояшы – алар кемнәр? (Г.Тукай, А.С.Пушкин).

VI тур.        Капитаннар бәйгесе.  Мәкальләрне дәвам итәргә.

1 нче командага.

1. Кем эшләми, ... (шул ашамый).

2. Калган эшкә ... (кар ява).

3. Сүзең белән мактанма, ...(эшең белән мактан).

4. Эш беткәч ... (уйнарга ярый).

5. Тырышлык – зурлык, ...(ялкаулык – хурлык).

2 нче командага.

1. Аз сөйлә, ...(күп эшлә).

2. Телләр белгән, ...(илләр гизгән).

3. Тырышкан табар, ...(ташка кадак кагар).

4. Егет кешегә ...(җитмеш төрле һөнәр дә аз).

5. Һөнәрле үлмәс, ...(һөнәрсез көн күрмәс).

Йомгаклау. Бәйгегә нәтиҗә ясау. Жюри бәйгегә нәтиҗә чыгарган арада музыкаль пауза. Укучылар башкаруында “Туган тел” җыры.

                                                                                 Шәрипова Гүзәл Шәмсимөхәмәт кызы,      

                                                                                 Теләче районы Шармыш төп мәктәбенең        

                                                                                  татар теле һәм әдәбияты укытучысы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г. Тукай иҗатында тел-сурәтләү чаралары

Бу фәнни - тикшеренү эше - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатын тирәнтен өйрәнү өчен ярдәмлек....

Доклад на тему: "Сыйныфтан тыш чаралар аша татар теленә һәм әдәбиятка карата кызыксыну уяту"

Балаларда татар теленә карата сыйныфтан тыш ярдәмендә кызыксыну уяту  өстендә эшләү....

ҺӘР СҮЗНЕҢ ҮЗ УРЫНЫ БАР (Ф. Яруллин иҗатында тел-сурәтләү чаралары)

Теманың  актуальлелеге: телдән сөйләү тиз фикерләүне, кыска гына арада тиешле сүзне табуны сорый. Әгәр кешенең сүз байлыгы җитәрлек түгел , ярлы икән, аның уй-хисләрен аңлатырга сүзл...

Сыйныфтан тыш чаралар."Җырлы, моңлы халкым" исемле әдәби-музыкаль кичәгә сценарий

Бу материал татар теле Һәм әдәбияты атналыкларында үткәрү өчен бик җайлы.Моның белән без мәктәптә укучылар арасыннан талантлы балаларны сәхнәгә алып чыга алыр идек....

Класстан тыш чаралар

Класстан тыш чаралар эшкәртмэлэре...

Класстан тыш чаралар

Класстан тыш эштә куллану өчен материаллар...