Класстан тыш чаралар
методическая разработка на тему

Класстан тыш эштә куллану өчен материаллар

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zirklr_bygese.pptx903.66 КБ
Файл songy_zvonok.docx27.44 КБ
Файл chygarylysh_kichse.docx22.94 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

« Зирәкләр » бәйгесе ТА М ЧЫ-ШОУ

Слайд 2

I тур «Тел чарлау »

Слайд 3

II тур Игътибарлылык бәйгесе « Капитаннар алга »

Слайд 5

Сез – булдыклы капитаннар , Сезнең янда зирәкләр . Зирәклектә бөтен хикмәт – Андыйлар бик кирәкләр . “ Сынатма , капитан!”

Слайд 6

III тур « Алга, алга, алга! » Кем? Нәрсә?

Слайд 7

IV тур « Кем күбрәк? » Карлыгачлар

Слайд 8

V тур « Табышмак әйтәм, җавап көтәм »

Слайд 9

VI тур « Кем тапкыр? »

Слайд 10

VI I тур “ Саннар кергән сүз уйла ” 6 н Т 10 100 ек 100 ем 1 вакыт 3 почмак

Слайд 11

Игьтибарыгыз өчен зур рәхмәт !



Предварительный просмотр:

Соңгы кыңгырау 2013 ел

Алып баручы. Ямьле май иртәсен күреп

Күңелләр канатланды.

Бүген бездә бәйрәм дуслар

Укулар тәмамланды.

Алып баручы. Бәйрәм белән барыгызны

Котлыйбыз дуслар!

Безне дә бит котлар өчен

Кайтканнар кошлар.

Алып баручы. Соңгы кыңгырау бәйрәме.

Бүген мәктәптә.

Дәртле җырлар яңгырыйлар

Һәрбер тарафка.

5. Алып баручы. Хәерле  көн, хөрмәтле кунаклар, ата – аналар, укытучылар һәм укучылар!  Иске Урыссу урта мәктәбенең 2013 нче ел чыгарылышына багышланган кичәбезне башлыйбыз.

Алып баручы. Уку бетте. Дәфтәрдә нокта. Сау бул инде, мәктәп, хуш инде! Яшьлек дәрте сездә ташып тора. Алдыгызда ачык юл инде!

Алып баручы. Бүгенге бәйрәмгә хөрмәт белән быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларын укыткан укытучылар, лаеклы елда булган укытучылар чакырылды.

Алып баручы. Мәктәбебез бүген канат ярган кошчыкларын олы тормыш юлына озата. Гыйлем әнкәләре кочагыннан алар белем, тәрбия алып, көч туплап, очар канатларын ныгытып зур сәфәргә юл алалар

4 алып баручы. Кыңгырау чыңы унберләрне

Дәшә соңгы дәрескә.

Ягез дуслар каршы алыйк

Кул чабып һәр шәхескә.

вальс

 (көй яңгырый. Укучылар керә)

Быел мәктәпне  12   укучы  2  егет һәм 10 кыз тәмамлый

  1. Мухаметов Раил Илһам улы
  2. Садыкова ГөлназИлкам кызы
  3. АхмароваГульданияИрековна
  4. Хамитова Роза Ильнуровна
  5. ГалиеваАйсылуРенатовна
  6. МуртазинаГульназКамилевна
  7. Юсупова Лейла Булатовна
  8. Марданшина Розалия Альбертовна
  9. Хабирова Алина Ильшатовна
  10. Нафикова АделяРадиковна
  11. Марданова Эльвира Назиповна
  12. ФайзуллинРаильРавилевич

Алып баручы: Кадерле унберенче сыйныф укучылары! Сез мәктәптә унбер ел уку дәверендә меңнәрчә тапкыр кыңгырау авазы ишеттегез, ә бүген яңгырый торганы берсенә дә охшамаган. Аның бүгенге тавышы моңлы да, шатлыклы да. Сезнең тәүге тапкыр зур тормышка аяк басуыгызны хәбәр итә ул. Әмма кайда гына булсагыз да туган җирне, туган йортны, туган мәктәпне онытмагыз! Күңелегезгә кереп калачак бу минутлар шуны исегезгә төшереп торсын.

Мәктәп еллары һәр кешенең тормышында иң истәлекле, иң бәхетле еллар булып истә кала. Сез дә бу елларны сагыну хисләре белән искә алырсыз. Мәктәп – зур коллектив ул! Аны мәктәп директоры җитәкли. Ул – тирән белемле укытучы да, мәктәпнең җитәкчебез да. Котлау өчен сүзне мәктәп директоры Галиева Айгөл Анәс кызына бирәбез.

Сүз район вәкилләренә бирелә.

Алып баручы. Ә хәзер сүз унберенчеләргә.

4 укучы. Әти - әнием белән җитәкләшеп беренче мәртәбә мәктәпкә килдем. Нинди бәхетле, шатлыклы, әйтеп бетергесез куанычлы көн иде бу! Мәктәп бусагасын атлаганда шатлык, куаныч хисләре белән беррәттән, күңелемне ниндидер дулкынлану, курку хисләре дә биләп алган иде. Күрәсең, кечкенә балага бу зур һәм таныш булмаган мәктәп чит булып тоелгандыр.

Хәтеремдә: унөчбөртек без

Авызларыбызачык,

Әлифба, парта, ашханә-

Бөтенеседәкызык.

Укытучыапабызга

Карыйбыз без йотлыгып,

Җаваплар да әлләничек

Чыгабезнеңтотлыгып.

 Курку, шикләнү, шөбһәләр

Шатлыкһәмсөенүләр

Төшемәгенәкергәнкүк

Һич юкка көенүләр.

Алып баручы. 2002 нче елның 1 нче сентябрен хәтерлисезме икән? Сез бу көнне иң беренче тапкыр мәктәпкә килдегез. Янәшәгездә кулыгыздан җитәкләгән әниләрегез. Мәктәп бусагасын атлап керү белән мөләем елмаеп каршы алган беренче укытучыгыз. Болар барсы да ун ел элекбулган.  Ниндибулдыкикәндисезме? Әнәкарагызәле, бәлки, үзегезнетанырсыз.

1 сыйныф укучылары чыгышы. Бүләкләр тапшыралар

  1. Исәнмесез минем нәни дуслар

Хуш килдегез, рәхим итегез.

Кулга тотып белем ачкычларын

Я, әйдәгез, түрдән үтегез!

Бу якты йорт – сезнең бәхет өчен

Бу китаплар сезгә нур чәчсен

Эчләрендә булган гүзәл сүзләр

Иптәш булып сезгә эндәшсен.

Укыгыз сез, гөрләп, мәктәпләрдә

Нур балкысын сезнең йөзләрдә

Сез бәхетле һәм иң сөеклеләр

Безнең бөек илебездә.

1 сыйныфка бүләк тапшыралар

5 укучы. Әле кайчан гына без 1 сыйныфка укырга кергән идек. әйе, ул вакытта барысы да безнең өчен беренче иде: беренче укытучы, беренче кыңгырау, беренче хәрефләр, беренче “5” леләр. Белем иленә сәяхәтне без сезнең белән башладык Наиля Имамовна. Наиля Имамовна сезне сәхнәгә чакырабыз. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә! Без сезгә сокланабыз һәм сезнең хезмәтегезгә баш иябез.

6 укучы. Кайгыларда юатучы,

Безнең өчен ут йотучы,

Гаделлеккә өйрәтүче,

Рәхмәт сиңа, Укытучым!

(Сүз башлангыч сыйныф укытучысына бирелә)

5 укучы.Менә дәрескә чакырып кыңгырау чылтырый. Ишектән салмак кына атлап, укытучыбыз керә. Хөрмәтле укытучыларыбыз! Мәктәптә эшләү дәверендә тормышыгызда үтә җаваплы да, авыр да, кызыклы да көннәрегез санап бетергесез күп булгандыр. Сез күпме кеше күңеленә изгелек орлыклары, җуелмас эз һәм сукмак салгансыздыр. Карасаң, бүген дә йөзегездә шул ук мөлаемлык, шул ук чибәрлек, шул ук очкын чәчеп торган күзләр.

  1. Кайчан гына бу көн еракта

Килеп җитмәс кебе тоелды.

Күңелемә мәктәп балачактан

Китмәс өчен кереп уелды

Бүгенгедәй күз алдымда тора

Очар коштай йөргән чакларым

Сумка тотым сабак укырга дип

Борма сукмак буйлап атлавым

  1. Баш очыннан ак болытлар ага

Ак болытлар безнең балачак

Балачакка кире кайтып булмый

Алар шулай ап-ак калачак

Ак болытлар безнең балачак

  1. Чәчәк тотып әле бүген генә

Килгән кебек сиңа мәктәбем

Инде менә сезгә укытучылар

Сау булыгыз диеп әйтәмен

  1. Унбер ел сизелмәгән  үтеп  тә киткән

Бу мәктәптә без хуҗалар түгел бүтән

Бу залларда булырбыз тик кунак кына

Шаярмабыз элеккечә утырырбыз тыйнак кына.

  1. Узып китте унбер елыбыз

Ямансу да бүген, читен дә,

Шатлыгыбыз безнең әллә ничек

Ватылган да төсле бөтен дә

  1. Эй, мәктәбем, үстердең син безне

Бирдең белем

Чәчәк атты синдә яшьлегем

Әй мәктәбем җитте китәр көнем

Йөрәгемдә ярсу хис минем

  1. Артта калды дәрес калдырулар

Шактый- шактый шуклык- шаярулар

Гашыйк булып утта янулар

Укып килми оятка калулар

  1. Артта калды хәзер дәрес аңлатулар,

«Линейкагасоңга калдым”- диеп борчылулар

Дежур тору, “тамак ачты,”- диеп

Ашханәгә дөп-дөп чабулар

  1. Өркә курка сынауга барулар

Тәнәфестә тузан туздырулар

Тактагы акбур язулар

Артта болар, әмма алда көтэ

Безне зур сынаулар, имтиханнар

Бергә: Классташлар, сезне сагынулар

34)        Укытучым минем сүнмәс назым,

Якты язым, балачакларым

Без гөмергә әнкәм белән бергә

 Күңелебездә Сезне сакларбыз.

35)        Тормышыбызның тәүге сукмагында

Шат елмаеп каршы алдыгыз

Канат куеп якты хыялларга

Олы юлга озатып калдыгыз.

37)        Укытучы яшен сорамыйлар

Аның инде билгеле

Сентябрьдә ел да җиде аңа

Июнь җитсә ел да унҗиде

38)        Мәктәптәге белем көннәрендә

Беренчеләр белән килә дә,

Тәмамлагач соңгы кыңгырауда

Унберенчеләргә иярә.

39)        Эш коралың гади акбур гына

Бик катлаулы, ләкин тирәлек

Унике бала – димәк, унике пар күз

Җавап көтә сезгә  төбәлеп

40)        Тормыш сукмагыннан үткән чакта

Барыр юллар сикәлтәсез булсын

Хезмәтенә күрә хөрмәт белән

Сезнең урын һәрчак түрдә булсын

41)        Теләнгән теләкләр сезне

Саклап йөртсен озак еллар

Сездәй әйбәт кешеләр белән

Очраштырып торсын юллар

42)        Ел да шулай очар кошлар кебек

Озатып кала мәктәп изге йорт

Сабый чактай эзләп бер килербез

Онытма син мәктәп безне көт

43)        Моңаймагыз әле укытучылар

Сагынып сезгә килербез

Урау юллар узып булса да

Сезнең хәлегезне белербез

44)        Хуш мәктәбем, дуслар, остазларым

Балачагым, яшьлек, мәхәббәт

Барлык хисләр монда ихлас һәм чын

Бөтенесе өчен мең рәхмәт

45)        11 ел буе безгә белем биргән, тәрбияләгән укытучыларыбыз! Безнең кечкенә генә бүләгебезне сезгә булган ихтирамыбыз, хөрмәтебез дип кабул итегез. Сезнең хәтерегездә шундый матурлар, шаяннар, тапкырлар, булганнар булып калсак иде.

Җыр “Укытучыма”

7 укучы. Без шулай ук бүген 11 ел буена безне тәмле – тәмле ризыклар ашатучы ачык йөзле повар апаларыбыз, чисталыкны тәэмин һәм таләп итүче җыештыручы апаларга,китапханәче апалар, шәфкать туташлары, кыш буе суыкта туңып утырмасыннар, мәктәп җылы булсын дип үзләрнең тәмле йокыларын бүлеп безгә хезмәт иткән кочегар абыйларыбызга үзебезнең чын күңелебездән чыккан иң җылы, зур рәхмәтләребезне әйтәбез. Кылган изгелекләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын.

Киң күңел, юмартлык өчен

        Кояш белән сезне тиңлибез.

    Шатлык белән тулы, куанычлы

    Озын гомер сезгә телибез.

    Безнең өчен күпме тырыштыгыз сез

    Уйладыгыз безнең өчен дә,

   Онытмабыз сезне һичбер вакыт

   Рәхмәт сезгә барысы өчен дә.

Икенче алып баручы.Хөрмәтле укытучыларыбыз!Мәктәптә эшләү дәверендә тормышыгызда үтә җаваплы да,кызыклы да көннәрегез санап бетергесез күп булгандыр.Сез күпме кеше күңеленә изгелек орлыклары,җуелмас эз һәм сукмак салгансыз. Карасаң, бүген дә йөзегездә шул ук мөлаемлык, шул ук чибәрлек, шул ук очкын чәчеп торган күзләр.

9 укучы. Безнең тормышыбыз, тәртибебез, укуыбыз өчен янып – көеп йөрүче, һәр адымыбызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы икенче әниебез – класс җитәкчебез        (____________________________________________________________________).

Хөрмәтле укытучыбыз! Мәктәп елларында сез безнең яныбызда көн дә булдыгыз: кирәк чакта терәк, кирәк чакта язгы җылы җилдән йомшак, ә кирәк икән, кышкы салкыннардай кырыс та була белдегез. Сез безгә җил – яңгыр тидермичә, безне үз балагыздай якын күреп ярдәм кулыгызны суздыгыз. Сез безнең киңәшчебез, ә кайвакыт сердәшчебез дә булдыгыз. Без һәрвакыт сезнең акыллы киңәшләрегезне, үгет – нәсихәтләрегезне исебездән чыгармабыз. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә! Зульфия Фәһим кызын сәхнәгә чакырабыз.

Класс җитәкчесе чыгышы.

Мәктәптә укытучыларыбыз белем нигезләрен төшендерсә, өйдә әти-әниләребез икенче мөгаллимнәребез булды. Алар безнең белән укыды, санады,омумән, мәктәп тормышы белән яшәделәр.

Хөрмәтле әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз! Сез безне җил-яңгырлар тидермичә сау-сәламәт итеп үстердегез, тәрбияләдегез. Без сезнең каршыда гомеребез буенча бурычлы. Сезгә бездән бары тик куанычлы хәбәрләр генә ирешсә иде.

Безне кеше итү өчен

Китте бөтен көчегез.

Шуңа да сез безнең өчен

Алтынга тиң кешесез.

Сез булганда без дә бәхетлебез,

Бөтен яме сездә дөн-яның.

Сәламәтлек, тигез тормыш,

Бәхет тели ул һәм кызларың.

Без юлларга чыктык кына,

Күңелдә якты теләк

Иң дөрес,иң матур юлны

Сайлашырга Сез кирәк.

Алда көрәшләрдә дә булыр,

Югалып калсак кинәт-

Егылганда тотынырга,

Көч бирергә Сез кирәк.

Сүнгән чакта өметебез,

Калмаган чакта терәк

Күз яшьләрен сертә- сертә

Юатырга Сез кирәк.

Боекмас өчен күңелләр

Кимсенмәс өчен йөрәк-

Сез кирәк әти- әниләр,

Бергә. Безгә һәрчак Сез кирәк!

  Әти-әни, тагын озак еллар

      Яшәгез сез тату, сәламәт.

     Безне тәрбияләп үстердегез

 Чын күңелдән сезгә зур рәхмәт.

.Җыр: “Минем кадерлеләрем”  ( Укучы кыз башкара).

Сау бул, мәктәп

Безне юл көтә

Канат үст ергән бөркетләр

Оядан китә

Хуш, мәктәбем

Сау бул, укытучым

Сау бул, мәктәп- туган оябыз

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы

МБББУ «Иске Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе”

 

11 сыйныф укучыларының “Соңгы кыңгырау” бәйрәме сценарие

                                                                                Төзеде: Гыймаева З.Ф.,

                                                                                1категорияле татар теле

                                                                                һәм әдәбияты укытучысы



Предварительный просмотр:

МБББУ “Иске Урыссу гомуми урта белем җирү мәктәбе”

“Чыгарылыш кичәсе”

Төзеде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Гыймаева Зөлфия Фәһим кызы

  1. Менә без дә үсеп җиттек

Бар иде балачаклар

Уйнамагач үпкәләгән

Уенчыклар, курчаклар

  1. Балачагым, җәйге йомшак җилдәй

Битләремне назлап сөясең

Шаян гына хушлашасың үзең

– Дәү булдың ич, китәм , диясең

  1. Наилә апа!

Әлифбаның хәрефләре аша

Сукмак салдык яшәү серенә.

Әнкәемдәй иң кадерле кеше-

Укытучым- күңел түрендә.

4.Зөлфия апа!

Туган телнең бөеклеген

Сез безгә өйрәттегез.

Әдәби әсәрләр аша

Тормышны аңлаттыгыз

5.Рус телен без өйрәнәбез-

ЕГЭ мәҗбүри, чөнки.

Айгөл апа, артык борчып,

Туйдырганбыздыр, бәлки.

Тик шулай да сабыр гына

Аңлаттыгыз барсын да.

Өметегезне акладык

Дирекция каршында

6. Илгизә апаа!

Иртәни торсам, уйларымда йөртәм,

Ятсам төшләремә керәсең.

Эх син, биология

Бик катлаулы булдың күрәсең.

7.Дания апа !

Чит  илгә чыгып китсәк тә

Без югалып калмабыз

Heillo,  Good-bye сүзләрен

Инглизчә яхшы беләбез

Белмәсәк тә бүтәнен.

8.Информатика дәресләре

Ул замана таләбе.

Комп-ютерны белми торып

Юк яшәүнең әмале.

Разия апа, сезнең ярдәм белән

Без шуңарга төшендек.

Киләчәктә яшәр өчен

Комп-ютерга тартылдык

9. Роза апа, тарих фәнен аңлаулары

Ай-һай җиңел түгел ул

Тарихтагы хәлләрне дә

Мең кат үзгәрттеләр шул.

Томаннар эчендә тарих

Томаннар адаштыра.

Җавап биргән чакта шуңа да

Барысын да буташтырам

10. математика фәненнән

Зинфира апа укыта.

Мәс-әлә чишелешенең

Иң дөресен аңлата.

ЕГЭ дан без курыкмадык

Яныбызда сез барда

Медал-лек булмаса да

Үзебез җыйган балл анда

11.физика серләрен ачтык

Мәүлидә апа сезнең белән

Н-ютонның өч законын һәркөн

Төшләремдә мин күрәм

12. Җыр дәресләрендә өйрәндек җырларга

Бар дөн-яның яме турында

Дамира апа белән җырлау үзе бәхет

Пианино булса янында.

13. Рүзил Ринатович!

Физкул-тура безнең өчен

иң яраткан фән бит ул

Ярышларда җиңү яулау

Безнең өчен дан бит ул

14. Илшат абый!

Дөн-я картасына карап

Барысын да табабыз.

Географияне белгәч

Беркайчан югалмабыз.

15. Илдус абый!

Хезмәттә дә сынатмабыз,

Алдынгылар рәтендә,

Хезмәт фәне серләрен

                         Сез өйрәткәнгә күрә.

15. Хуш, мәктәбем, дуслар, остазларым

Балачагым, яш-лек, мәхәббәт.

Барлык хисләр монда ихлас һәм чын

Бөтенесе өчен мең рәхмәт.

“Сау бул, мәктәп”

16. Хөрмәтле әти - әниләр!

Җирдә кояш нуры балкыгандай,

Сез балкыйсыз безнең күңелдә.

Тормышыбыз Сезнең белән матур,

Рәхмәтебез Сезгә мәңгегә

Укытучы:

Хөрмәтле ата – аналар! Сизәсезме, әле яңа гына “ыггы” дип көлеп яткан нарасыегыз үсеп җитте. Тормышның мәшәкатьле, ыгы – зыгылы, җаваплы, авыр да, күңелле дә юлына чыгып басты.

Укучылар, һәрбер кешенең ышанычлы таянычы, әлбәттә, аның әти-әниләредер. Сезнең дә бүген матур киемнәрдән, сәламәт булып, елмаеп, мәктәпне уңышлы тәмамлап безнең алда соклангыч булып басып торуыгызның да төп сәбәпчеләре – ата-аналар. Сүзне аларга бирик.

Укучылар. Укучылар дип әйтү сезгә никтер сәер дә тоела. Инде сез оядан очарга әзерләнгән кошларны хәтерләтәсез. Бөркеттәй батыр, саескандай хәйләкәр, ябалактай сизгер, әтәч кебек кыю булыгыз! Егетләргә 70 төрле һөнәр дә аз булуын онытмагыз, башка уку йортларына урнашкач та, үзегезнең туган мәктәпкә юлыгызны суытмагыз. Хәерле юл сезгә!!!

Инде, ниһаять, сокландыргыч мизгелләр дә килеп җитте. Шәхсән мәктәбебез директоры ________________________кулыннан аттестат алу – зур бәхет. Сүзне мәктәп директорына бирәбез

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы

МБББУ «Иске Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе”

11нче сыйныф укучыларының саубуллашу кичәсе

Төзеде: Гыймаева З.Ф.,1категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г. Тукай иҗатында тел-сурәтләү чаралары

Бу фәнни - тикшеренү эше - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатын тирәнтен өйрәнү өчен ярдәмлек....

Доклад на тему: "Сыйныфтан тыш чаралар аша татар теленә һәм әдәбиятка карата кызыксыну уяту"

Балаларда татар теленә карата сыйныфтан тыш ярдәмендә кызыксыну уяту  өстендә эшләү....

ҺӘР СҮЗНЕҢ ҮЗ УРЫНЫ БАР (Ф. Яруллин иҗатында тел-сурәтләү чаралары)

Теманың  актуальлелеге: телдән сөйләү тиз фикерләүне, кыска гына арада тиешле сүзне табуны сорый. Әгәр кешенең сүз байлыгы җитәрлек түгел , ярлы икән, аның уй-хисләрен аңлатырга сүзл...

Сыйныфтан тыш чаралар."Җырлы, моңлы халкым" исемле әдәби-музыкаль кичәгә сценарий

Бу материал татар теле Һәм әдәбияты атналыкларында үткәрү өчен бик җайлы.Моның белән без мәктәптә укучылар арасыннан талантлы балаларны сәхнәгә алып чыга алыр идек....

Класстан тыш чаралар.

Г.Тукай турында "Тамчы-шоу"....

Класстан тыш чаралар

Класстан тыш чаралар эшкәртмэлэре...