Класстан тыш чаралар
учебно-методический материал на тему

Класстан тыш чаралар эшкәртмэлэре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Сабантуй40.42 КБ
PDF icon Башваткыч131.09 КБ
PDF icon Тамчы-шоу213.91 КБ
PDF icon Тәрҗемә ит82.59 КБ

Предварительный просмотр:

1.  Исәнмесез дуслар,исәнмесез,

Исәнмесез картлар,яшьтәшләр

Исәнмесез хезмәт батырлары,

Исәнмесез якын иптәшләр!

2.  Хәерле көн сезгә,хәерле көн,

Хөерле көн дуслар,туганнар.

Хәерле көн сезгэ дөнья йөген,

Йөкләп барган ирләр,оланнар.

1.  Хәерле көн төз хатыннар

Дөнья курке-изге аналар.

Хәерле көн сезгэ эшчән кызлар,

Жир бизәге алсу чәчкәләр.

2.  Хәерле көн күңел күзкәегез,

Көн кояштай аяз саф булсын.

Хәйлә,мәкер,Бәла,ялганнардан,

Җаныгыз пакъ,азат,шат булсын.

1.  Хәерле көн имин аланлыкта,

Гөрләп үтсен Сабантуегыз.

Сезнең тырышлыктан куәт алып,

Балкып торсын,матур булсын

Хәрбер көнегез.

2.  Барыгыз да безнең күңел гөлен,

Сәлам сүзен кабул итегез.

Тәбрик сәламеннән зур дәрт алып,

Канатлансын сезнең хисегез.

1.   Хөрмәтле авылдашлар,кайткан кунаклар барыгызны да Сабантуе мәйданына чакырабыз.Сабан туе мәйданына Рәхим итегез!

2.   Саумы,олуг Бәйрәм,

Саумы,Сабан туе!

Көтеп алдык сине,

Сагынып ел буе.

1.   Туган җирем «гүзәл җирем Байсар

Кырларына бәйрәм төсе кергән

Шушы кырлар хезмәт батырларны

Илгә тәрбияләп үстергән.

2.   Сабантуе-ул тынычлык туе

Даны янгрый аның җырларда

Шушы бәйрәмнән дә  күңеллерәк

Бәйрәм юктыр кебек беркайда.

1.   Бәйрәм итә бүген

Татарстан иле.

Исә дөнья буйлап,

Сабан туе жиле.

2.  Данлы Сабантуенын хормәтле кунаклары! Ерак жирдән бәйрәмгә дип килгән кадерле туганнарыбыз,якташларыбыз,кардәшләребез! Тирә-як авыллардан килгән күршеләребез! Авылыбызның хормәтле өлкәннәре,дәртле яшь-жилкенчәкләре,бик куркәм бала-чагалары!

…Сабантуй бәйрәмен әзерләгән комиссия исеменнән бүгенге Милли бәйрәмебезне ачык дип игълан итәм!Котлы булсын Сабантуй! Рәхим итегез!

1.  Сабантуй бәйрәмен үткәрудә фатиха биру очен авылыбызнын указлы мулласы                                  хэзрэткэ суз бирелэ.

     1.   Ярыш корэш башланмаган,

      Сыналмаган ир биле                                                        

      Ә Сабантуйның беренче

      Батырлары билгеле.

       2.  Ул бит безнен авылдашлар

       Жыелган эшчән халык  

       Алар-чын хезмәт батыры

       Аларны-бүген данлыйк!  

      1.    Сабантуйның хезмәте

       Кызыгы шунда икән

       Тәкә тоткан кыр батыры

       Мәйданны гашыйк иткән.

2.   Энә белән кое казыгандай

  Авыр хезмәт икмәк үстерү

  Йокыларны йота урып-жыю

  Тир көчеңне суыра,жир сөрү.

       

  1.   Игенче ул кырдан аерылгысыз

  Анын очен туфрак сөйгән яр.

  Шатландыра,кайчак борчый да ул,

  Жирнең үзенә генә хас халкы бар.

 2.    Игенченең рухын ега алмый

  Жил,давыллар,яңгыр,корылык

  Аның баһадирдай чыдамлыгы

  Табигатькә каршы торырлык.

  1.   Юмарт синең жирең,әй Байсарым,

  Шуңа татлы ахры икмәгең

  Баһадирлар сиңа җан өргәндер

  Мондый уңыш тумый тикмәгә.

  2.   Сабан сөргән,иген иккән халык,

  Көнен төнгә ялгап эш белән.

  Яшәү ямен тапкан хезмәтендә,

  Малын тапкан хәләл көч белән.

 1.    Игенчеләр күпме тир түгәләр

  Һәр бөртеге өчен аларның

  Ашауларын онытып буразнада

  Үткәрәләр күпме таңнарын.

  2.   Һәр башакны саклап кала алар

  Жил давыллар ярсып килгәндә

  Шулар иккән икмәк,бөртеген дә

  Төшермәгез аның идәнгә.

 1.   Онытмагыз аның алтыннардан

  Күп тапкырлар кыйммәт икәнен

  Бәрәкәте белән тотыгыз сез,

  Табындагы арыш икмәген.

2.  Колхозыбыз хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котлау,кыр батырларын тәбрикләү өчен сүз хужалыгыбыз директоры Салихжанов Рәүхәт Салихжан улына бирелә./флаг күтәрелә/

Авыл юбилярларын котлау, бүләкләү.

1.  Сабантуе-безнең көтеп алган зур милли бәйрәмебез.Аның бик борынгыга киткән тамырлары бар.Шуңа күрә ул,буыннардан буыннарга күчеп яши,һаман яшь,һаман матур булып кала бирә.Ул  дөньяга игенченең мул уңыш алу теләкләрен илаһи көчләргә житкерү йолаларына бәйләнештә озын гомерле булып туган,Чөнки игенчелекнен гомере озын.

 

2.  Туган тел-газиз жырлар кебек,бу бәйрәм дә гасырлар буе халкыбызның рухи бердәмлеген ныгыткан,иң авыр чакларда кунелен күтәргән,шатландырган,юаткан.Күкләрдән көч алгандай дәртләндергән,уен-жырын,көч-куәтен,баһадирларын урамнарга, мәйданнарга чыгарган.

1..Сабантуй-ул безнең өчен елга бер килә торган күңел ачу көннәре генә түгел,узган сабантуйлар хатирәсе,яңа сабантуйларны көтеп алу хисләре күңелләрдә гомер буе тылсымлы бер көч булып яши. Бу көч безне туган авылыбызга алып кайта,туган як һавасын күкрәк тутырып суларга чакырып тора.Бу көч безнең туганлык-дуслык бакчабызны ал чәчәкләр белән бизи.

2. Туганнар,кунаклар!Капкалар,ишекләр ачык!Олы бәйрәмебезгә рәхим итегез,түргә узыгыз!Сый- нигмәттән авыз итегез!Көрәш-ярышларга керегез!Уеннан,жырыннан өлешсез калмагыз.бүген бәйрәм,бүген туй-рәхим итегез!

  1. Хөрмәтле ил картлары, аксакаллар, апалар, абыйлар, туганнар, авылыбыз кунаклары.Халкыбызның онытылмас,матур традицияләренә  әйләнгән Сабантуй бәйрәмен дәвам итәбез.Рөхсәт итегез төрле халык спорт уеннарында ярышучы батыр көрәшчеләрне гадел хокем итуче судьялар составы белән таныштырып китәбез:      
  2. список укыла.

 

Без кайсы төр ярышка кайсы судья хөкем чыгара танышып үттек.Бу аларны узләренә тапшырылган вазифаны төгәл һәм гадел башкарырлар дип ышанып калабыз.

1.Җырлары һәм гармуннары белән

   Сабантуйлар килде әйләнеп.

   Ап-ак һәйкәл гүя калып чыккан:

   Авыл саен-сөлге бәйләме.

2.Тамаша кыл,кһңел ач син бүген,

  Биеп жибәр,әйдә,булмаса!

  Болынлыкны яшел постау итеп,

  Табын кора туган-тумача.

1.Сабантуе олы җыен

   Борынгыдан калган йола.

   Уен-көлке,дәртле гармун,

   Күңелләр моңга тула.  

2. Сабантуенда уеннар күп була,

    төрле була.

    Уеннарсыз Сабантуйлар

    Булмаган кебек була.

1. Жилдәй җитез егетләрне

    Чабышка чакырабыз.

    Буләкләрнең иң яхшысын

    Аларга тапшырабыз.

2.  Шәрран ачык күңел бакчалары

Хөсетлек юк,юктыр ялган уй.

Җанны,рухны,йөрәк тибешләрен

Бергә тоташтыра Сабантуй.

1.  Бу бит безнең Ватан дия-дия,

Шатланыйк без, уйныйк,гөрләшик

Татарларым!

Сабантуйда сыман

Яшәүдә дә мәңге берләшик.

Сабантуе-шаулы хезмәт туе,

Ул татарның гомер юлдашы.

Халык белән бәйрәм итә бүген,

Татар Президенты-ил башы.

Сабантуй мэйданына яшь корэшчелэрне,балаларны чакырабыз.

                                                ЙӨГЕРУ.

 Авылыбызнын ин чыдам хэм ин житез егетлэрен__________

чакырымга йогеру ярышына чакырабыз.Ярышта катнашырга телэуче иптэшлэрне,стартка чакырабыз,Рэхим итегез!

Жилдэн житез егетлэрне,

Чабышка чакырабыз.

Булэклэрнен ин яхшысын

Аларга калдырабыз.

Билгелэнгэн ара ерак тугел

Лэкин кирэк бик тиз утэргэ.

Хэм булэккэ ия булу очен.

Ин беренче килеп житэргэ.

Чабышчыга тэвэкэллек кенэ аз,

Эгэр килсэ алга чыгасын.

Билгелэнгэн юлнын барышында

Аякларын инде чыдасын.

Менэ тагын ачылды бер тамаша.

Эшлэр хэйран,карасан куз камаша.

Карты-яше,кыз кыркыны оелеп,

Коч сынаша,йогереп,шау гор килеп.

                         

                       Капчык киеп йогеру.

Житезрэклэр чыга алга

Юлны тузан урап ала.

Э кемнэр мэйданда кала,

Капчык киеп йогереп ала.

 

Кемнэр сон ул мэйданда,

Карагыз эле кара,

Капчык киеп аякка

Кемнэр йогерэ анда?

Кемнэр олгер,кемнэр житез,

Бар да монда килегез.

Эйдэ карыйк ярышып,

Капчык киеп чабышып.

Капчык киеп йогеру бик куп коч сорый..Эгэр кем дэ булса шул сыйфатларны сынап карарга тели мэйданга рэхим итегез!

Ерак китэ алмыйлар

Капчыктагы абыйлар

Аптырагач тыраклап та

Мукэлэп тэ карыйлар.

Бер дэ йори алмыйлар,

Сакал чыккан сабыйлар.

                           

АТ ЧАБЫШЫ.

 Сабантуе.Ат чабышы.

 Кешелэр котэ юрап.

 Кыза бэхэс: «Кайсы узар-

 Кайсы малай,кайсы ат?!»

Алтын тоякларны атларны

Сагынып коткэн Сон буе.

Аргамаклар биеп тора,

Сэфэр чыга Сабантуе.

Иртэгесен Сабантуе

Мэйдан шау-гор килеп тора.

Ин кызыгы шунда анын

Сабантуе  ат чаптыра.

                               

ЮРТАК

Тэгэрмэч остендэ жокей

Жиллэр сызгырып кала.

Жиллэрне дэ очып узган,

Юртак бэйгесен кара.

Э хэзер халкыбызнын борынгы заманнан безнен коннэргэ кадэр сакланып килгэн Сабантуй бэйрэменен традицион ярышларынын берсе ат чабышы башлана.Ярышта катнашырга телэучелэрнен мэйданга утулэре сорала.Ат чабышына катнашырга телэк белдеручелэр тубэндэгелэр:

 Катнашучыларнын исеме, ат кушаматы,авылы эйтелэ.Атлар старт урынына тезелэлэр.

Атлар килэ Чакмагыштан

Актаныштан,Бакалыдан

Канатлысы-жирэн кашка

Ансы Шаран якларыннан.

Чаба атлар урман буйлап,

Тора кояш нуры уйнап.

Алмачуар чыккан алга,

Сарайгырнын ара ерак.

Энэ юллар алда сызлып ята,

Ярыш дэрте ташый атларда.

Хэрбер йорэк шулай ашкына бит,

Жинулэргэ таба чапканда.

Ныграк тот егет тезгененне,

Тулпар атын юлдан чыкмасын.

Кыюлар турында жырлаганда,

Халык исемен кушып жырласын.

Чабыш атым,канаткаем,

Кешни таннар атканда.

Очкан коштай алдан килер

Сабантуйда чапканда.

Сабантуй солгесе кебек,

Уйный ялы жиллэрдэ.

Биеп тора ялларына,

Асыл солге элгэндэ.

Атлар килэ..Матур атлар килэ,

Оныттырып ботен уйларны.

Э атлары шундый зифа-буйлы,

Э атлары-аккош муенлы.

Гел уенда,хэрчак уенда,

Байсар болыннары буенда.

Хэр ел  шулай Сабантуенда,

Атлар чаба туган ягымда.

Горурлана авылым алар белэн,

Ару белми алар бэйгедэ.

Жину яулый алар тирэ-юньдэ

Хэтта Башкортстан жирендэ.

Жэмэгать басу буеннан,

Атлар килэ чабышып.

Утэлэр тузан туздырып,

Берсен-берсе уздырып.

Бэйгелэрдэ-жилдэн житез,

Тояклардан очкын чэчэлэр.

Ат остендэ килгэн усмерлэрнен,

Ут кабыныр тосле чэченэ.

КАПЧЫК СУГЫШЫ.

Елгыр атлар очты юллар буйлап,

Уныш телик дуслар аларга.

Э хэзер без сезне чакырабыз,

Капчык сугышы ярышын карарга.

Коч сынарга телэгэннэрегезне

Агач атка утырып чабарга.

Эй-хей тиз элдертэлэр атлар!Э белэсезме ат чабарга ойрэну очен ни кирэк.Беренче агач атка атланып анын остеннэн егылмаска ойрэну кирэк.Менэ шунын очен дэ мэйданда ясалган агач атка атланып узенэ курэ бер атка атланып узенэ курэ бер ат чабышына катнаша аласыз.

 Салам тулы   капчык белэн куршен селтэнгэндэ бурэнэ остендэ утырып кала алсагыз килэсе елга ат чабышына да катнаша аласыз.

Эйдэгез сынап карыйк.

Атланып агач атка,

Карамый тирэ-якка.

Кулга тотып капчыклар,

Коч сынаша малайлар.

Кулга тотып капчыклар,

Эй сугышалар картлар.

Шулай инде таза белэк,

Белгэн хонэрен саклар.

Кулга тотканнар асып

Салам тутырган капчык.

Капчык белэн чиратлашып,

Бэрешэлэр шап-та шоп.

Берсе дэу фил хэтле

Берсе безнен Вил хэтле.

Вил хэтлесе фил хэтлесен,

Бэрде екты бик каты.

         

КОРЭШ(балалар)

Сабантуе,Сабантуе,

Шундый кызык,кунелле.

Ник чыкмаска корэшергэ,

Мин сон егет тугелме.

Егылсам да ушым китми,

Булыр еккан чаклар да.

Буген бэйрэм Сабантуе,

Безнен туган якларда.

Батыр калу очен эле,

Мина бераз иртэрэк.

Тик шулай да Сабантуен,

Узем башлап жибэрэм.

Корэшне гадэт буенча нэнилэр башлый

Эйдэгез малайлар бил алышырга.

Солгене ал да курыкмыйча,

Чык син батыр мэйданга.

Синен жингэнне куреп,

Мэйдан калсын хэйранга.

Мэйдан шавын,дуслар алкышларын,

Бер коч итеп жый да белэккэ.

Каршы якны жиргэ егып салып,

Ирешерсен ин зур булэккэ.

Жингилэр биреп жибэргэн,

Бизэкле булэклэрен.

Э егетлэр корэшергэ,

Сызганган белэклэрен.

Жилферди чиккэн солгелэр,

Булэклэр кубебездэ.

Ягез,дуслар,бер корэшик,

Сабантуй буген бездэ.

Сабантуйлар берлэштерэ,

Сабантуйлар корэштерэ.

Жинулэр безгэ ят тугел.-

Шуна да ул Сабантуй.

Солгелэрне жилфердэтэ,

Батырларын жилтерэтэ.

Биетэ дэ,жырлата да,

Колдерэ дэ,елата да.

Шуна да ул Сабантуй!

Корэш кыза мэйдан уртасында,

Дулкынлана халык,кем жинэр.

Корэшчелэр эле бик бирешми,

Чыдасыннар гына солгелэр.

Булсын эйдэ,булсын эйдэ

Шаулап-горлэп торсын эйдэ.

Хаман бэйрэм,хаман туй

Ул бит безнен Сабантуй!.

Мэйдан йорэктэн кысыла,

Ике батыр уртада.

«Ах»итэлми,тын халык,

Эйтерсен тынсыз кала.

Кузэтэ мэйдан:егетлэр

Икесе дэ бик батыр.

Кайсы батыр калыр да

Жину бэхетен татыр.                                                    

                        Корэш ул-бэйрэм узэге,

                        Кузлэрнен явын ала.

                        Батыр шул кондэшен чоеп,

                        Аркасы белэн сала.

             

Сулы чилэклэр белэн йогеру

хатын-кызлар

Безнен кызлар ни генэ эшлэми

Яулар очен егет йорэген.

Энэ алар буген юлга чыккан,

Иннэренэ салып коянтэсен.

Хэм тутырып сулы чилэген.

Буген мэйдан тота авылыбызнын

Унган кызлар,яшь киленнэр.

Бу ярышта сенеллэребезнен

Арымасын иде иннэре.

Ир-егетлэр

Коянтэлэре жилкэдэ,

Чилэклэре чайкала.

Ир-егетлэр су китерэ,

Хатын-кызлар тан кала.

«Матур кызлар суга бара,чылтырый чилэклэре» дип безнен авылда инде   куптэн жырламыйлар.Хэзер инде чишмэ буйларыннан казлар кебек тезелеп судан кайтучы кызларны,киленнэрне бик сирэк очырыйсын.Шулай да бугенге Сабантуенын коянтэ-чилэк кутэреп йогеру ярышларында катнашып узлэренен унганлыкларын жи-

тезлеклэрен курсэтерлек яшь киленнэр,кызлар, апалар куп эле авылыбызда.

  Эйдэгез яшь кызлар,киленнэр,апалар кайсыгыз унганрак,житезрэк коянтэлэрне ингэ салып ярышка рэхим итегез!Ярышта старт сызыгына басалар хэм судья командасы буенча йогерэ башлыйлар. Жинучене билгелэгэндэ чилэклэрне тулылыгы исэпкэ алына.

Чилэклэре тулы сулар белэн

Коянтэсе баса иненэ

Яшь киленнэр,зифа буйлы кызлар,

Омтылалар бар да жинугэ.

Артта калсан чилэк чабышында

Хафалану бер дэ кирэкми.

Коч сынашып кара башкасында,

Югыйсэ бит булэк элэкми?

ЧУЛМЭК ВАТУ.

Хэзер хэр адымын уйлап,санап атлый белгэн апаларны,абыйларны,малайларны «Чулмэк вату» уенына чакырабыз.Эйдэгез кем тогэл атлый хэм тоз суга белэ.Ватыгыз чулмэкне,алыгыз булэкне.

Я,шэп егет,мэ кусэк

Егетлегенне курсэт

Чулмэк вату чуп кенэ,

Ватканым бар куп кенэ.

Чулмэк ватыш кызык уен,

Кем телэп чыга тагын.

Жэллэмэ син,ул чулмэкне,

Туры тисен таягын.

 Эйдэ эйлэндер,болгандыр,

Хэзер Инде кусэк тоттыр.

Чулмэк котэ торгандыр,

Ватыйм,хэер,чулмэк вату онытылгандыр.

                               

Кашыкка йомырка салып йогеру

Кашык кабып йогерэм дип,

Мактанырга  ашыкма.

Син менэ йогереп кара,

Кукэй салып кашыкка

Эйдэгез дуслар ярышка.

Житезлэрнен житезе

Олгерлэрнен олгере.

Китте энэ алдырып,

Кукэйлэрен калдырып.

Йогерэ-чаба малай-шалай

Кашык сабын тешлэгэн.

Кашыкта йомырка бии,

Ничек жиргэ тошмэгэн?!

 

Ул чэчэкле кашыкларга

Нинди асылташ салып.

Узыша теге апалар,

Нигэ шаккаткан халык?

Кашыкнын сабын кабып

Экрен генэ ашыга,

Карап кашык башына

Кешене алга тарткан

Эйтерсен лэ ашкына.

Кашыктан тэгэрэп тошеп

Ватыла йомыркалар.

Хэрбер бэхетсез узышчы

Буш кашык тешлэп кала.

Кайберэулэр авыз ера,

Кайсылары тирэн уйда.

                                       

КОЛГАГА МЕНУ (ЭТЭЧ)

Кайвакытта шулай да була,

Жирдэн эзлэп куктэн табасын.

Баш кутэреп баганага кара,

Купме булэк,кайсын аласын.

Барыгыз да кутэрелеп багана башына карагыз эле.Анда нилэр генэ юк,этэч,солге хэм башкалар.Э аларга ия буллу очен куз бэйлэу дэ,тогэл итеп атлау да кирэк тугел.Бары тик багана башына менеп житэргэ кирэк.

Мэйдан уртасында колга                      Энэ бер малай урмэли,

Жиргэ кадалган сонге                           Юлнын яртысын узган.

Ин остэ жилфердэп тора,                      Куллары аска шуалар,

Кызыл чуклы ак солге.                          Колга,Син аны кызган.

Биеклеккэ бала- чактан                          Ул урелэ тик солгегэ,

Хэрбер кеше ашкына.                            Алсын,курсен,шатлансын.

Лэкин куплэр кире шуа,                        Шул шатлыгы анын мэнге,

Баганасы бик шома.                                Солге булып саклансын.

Колга тора аланда                                

Биегерэк айдан да.

Этэч колга башында,

Кызыктыра барсында.

Тик менэ алмый беркем дэ,

Мин дэ бар шул торкемдэ.

Менэ мина да чират

Менэм,мин дэ бит Ир-ат.

Менеп киттем тиз генэ,

Тиз генэ житез генэ.

Ай-яй биек менгэнмен,

Ничек менэ белгэнмен.

Ничеклэр тошим жиргэ,                   Уч иткэндэй этэч тэ

Куркыта карарга да.                          Ботен кочкэ кычкырып.

Торам шулай килэлми,                     Ычкынды жиргэ очты,

Бер нинди карарга да.                       Йоны гына учымда

Этэч урынына мин,калдым колга очында

Кирэкми этэчегез,кирэкми булэгегез.

Мине алырга гына менегез берэрегез.

     Халкыбызнын ин борынгы ярышларынын берсе булган ат чабышында ин беренче булып                               кушаматлы ат килде.

Ат мэйданга керэ.

Икенче урында                      кушаматлы аты килде.

Оченче урынга                       кушаматлы ат килде.

БУЛЭКЛЭР.

                         

ЗУРЛАР КОРЭШЕ.

Сабантуйнын узэге                      Гайрэтлэнеп чыгам- корэш котэ,

Корэш дип котэ халык.                Батыр егет ура солгеңне.

Батырлар бил алышканны,          Кутэреп ал топтэн корэшчене,

Хэркем карый сокланып.            Шатлансын мэйдан,сына узенне.

Кадерле дуслар!Хэзер Милли бэйрэмебезнен ин кызык,ин матур ярышы-татарча корэш кызып килэ.

Ике батырнын корэше                    Татар хатын-кызларыбыз,

Китэ сэгаттэн артып.                      Эшнен серен белгэннэр.

Тугел уен,юрау кыен,                     Кич утырып жырлар жырлап,

Кайсынын даны балкыр.                Оста чигу чиккэннэр.

Икесендэ осталык,коч,                    Бу солгелэр,эскэтерлэр,

Хэм утэ сабыр халык.                      Тамбур белэн чигелгэн.

Озелмэсме тастымаллар,                 Эллэ Инде ослэренэ

Оермэ-давыл булып.                        Чын чэчэклэр сибелгэн.

Кинэт ботереп алып                         Сортенсэн солге кирэк,

Кукрэгенэ кондэшен                         Корэшсэн солге кирэк.

Курсэ мондый житезлекне               Батырларга Сабантуенда,

Конлэшер иде яшен.                        Бирелгэн солге-булэк.

 

Мэйдан ах итэ сызгыра                    Корэш кыза мэйдан уртасында,

Акылдан шаша хэтта.                       Дулкынлана халык кем жинэр.

Тыныч кына тора кушэп,                 Корэшчелэр эле бил бирмилэр,

Бер читтэ булэк тэкэ.                        Чыдасыннар гына солгелэр.

   Кадерле дуслар! Халкыбызнын онытылмас традициялэренэ тугрылыклы булып,бугенге бэйрэмдэ коч,осталык хэм батырлык курсэтеп Сабантуйнын татарча корэш буенча абсалют бтырлары:

Балалар арасында:

Яшьусмерлэр арасында:

Ирлэр арасында.:

Танышыйк узлэре белэн                   Горурлан-пэхливан ирлэр

Кемнэр атлыйлар ургэ.                      Шактый туган илендэ.

Сабантуе батырлары,                         Бутэкэдэй симез тэкэ,

Рэхим итегез тургэ.                             Батырларнын инендэ.

АРКАН ТАРТУ.

    Халкыбызнын элек-электэн килгэн матур бер гадэте бар.Жир куенына алтын бортеклэрне салгач игеннэр кояшка урелэ башлагач язгы мэшэкатьлэреннэн арынгач жыелып кунел ача ул.

Сабантуе,Сабантуе

Шундый кызык,кунелле.

Ник чыкмаска бау тартырга,

Син сон егет тугелме.

    Безнен бугенге бэйрэмдэ курешеп,коч сынашырга телэучелэрне аркан тарту уенына чакырабыз.Рэхим итегез!

Бердэм басып тогэл ике якка,

Кукрэк тутрып сулыш алыгыз.

Хэм бердэм коч белэн каршы якны,

Узегезгэ тартып алыгыз.

Борын заманнан ук ил картлары,

Коч ул бердэмлектэ дигэннэр.

Бердэмлекнен бу ярышта,

Топ шарт икэнлеген белгэннэр.

Кайберэулэр бигрэк сулпэн куренэ,

Эллэ инде алар ачыккан.

Белэклэргэ яна коч жыелсын,

Авыз итик эйдэ катыктан.

Аркан тарту кумэк корэш,

Бердэмлек,куэт кирэк.

Батырлык дэгъвалый ирлэр,

Аякны жиргэ терэп

КУЛ КОРЭШЕ,

Эйдэ,дускай,кыс кулларны

Корэш остэле такыр.

Кемдэ куэт,жегэр артык,

Сабантуйда шул батыр.

ГЕР КУТЭРУ.

Гасырларнын йоген кутэргэндэ,

Богелмэгэч бер кат сыналгач.

Гер ташларын чойгэн чакта гына,

Бу белэклэр белэм сыгылмас.

    Э хэзер хормэтле авылдашлар,арагыздагы ин кочле егетлэрне гер кутэрергэ чакырабыз.Ярышларнын абсолют  жинучесе хэм Сабантуйнын ин кочле бахадиры исемен алу очен ярышка чакырабыз.

                             Сабантуй флагын тошеру.

   Батырлар Сабантуй флагын тошерэлэр.

Бэйрэмебез тэмам

Мэйдан батырларын

Без курербез тиздэн кырларда

Алар исеме халык моны булып,

Мэнге яшэр безнен кунелдэ.

Хормэтле кунаклар!

Сезне туганнардан туганнарга,дуслардан дусларга кунакка йорулэр котэ.Без эле район Сабантуйларында да очрашырбыз. Бэйрэмнэребез мобэрэк булсын!

Горлэп утте Сабантуе

Табигать кочагында!

Бэйрэмнэн сон туйлар булла

Кунелле шул чагында!

Таныштырды,дуслаштырды

Кавыштырды Сабантуй!

Безнен яшьлек туе булып,

Мэнге истэ калган туй!

Узешчэннэр.

    Кадерле дуслар! Бугенге бэйрэмдэ авылыбызнын узешчэннэре дэ катнаша.Алар Сабантуйга кунелле жырлар ,биюлэр алып килгэннэр.Узешчэн сэнгать кочлэре концертларын башлыйлар.

Эйтерсен лэ безгэ килгэн

Башкала артистлары

Якташлар оста биюгэ

Юмартлар жыр хэм сыйга

Чакыралар безне дуслар

Сэхнэдэн Сабантуйга.

Жырлый дуслар тибрэндереп

Кунеллэрнен кылларын

Ераклардан ишетелсен

Безнен бэйрэм жырлары.

Яланнарда Сабантуйлар горли

Яшь егетлэр суза гармунын

Уйнаклатып жиллэр алып китэ

Еракларга гармуннар монын

Вак-вак атлап биегэн кызлар ялгыш

Йорэгенэ басар кебеклэр

Жаен табып кына сылуларга

Каш сикертеп уза егетлэр

Янгырый болын  кыр остендэ

Тургайдай гармуным койлэре

Шул койне тынлап хич туймыйлар

Тынлыйлар туган як ойлэре.

Уен- колке ,утлы бию-

Сэхнэ генэ чыдасын

Бию коен ишетугэ

Узен сикереп чыгарсын!

Карап тормый ара еракка

Дуслар килгэн безгэ кунака

Дуслык безнен тормыш узэге

Дуслык  безнен тормыш бизэге

ТАТАР –БАШКОРТ ДУСЛЫГЫ.

     Сабантуе-дуслык бэйрэме. Татар халкы белэн бергэ бу туйга башка миллэт халыклары да бэйрэм итэ.Татар сабантуйлары куп миллэтлэрне таныштыра ,кавыштыра.Шулай итеп Сабантуй элек –электэн ук ярышлары белэн генэ тугел ,кунакчылллыгы белэн дэ дан тота.

    Буген безгэ Башкортстаннан да бик куп кунаклар килде.Алар гомер-гомергэ ут куршелэр булганнар,халыкларыбыз бер учактан жылы алган,бэхетле килэчэк турында уйлап тел-логать вэ эхлак алышып яшэгэнннэр.Безне Татарстан хэм Башкортыстан жирлегендэ яшэгэн кешелэрне жиребезнен ызандаш булуы да,теллэребез,культурабыз якынлыгы,э ин мохиме- уткэнебез, бугенгебез хэм килэчэгебезнен гомумилеге берлэштерэ.Безнен теллэребез генэ охшаш тугел кунеллэребез якын,жырларыбыз, моннарыбыз,язмышыбыз уртак.

Сабантуйга рэхим итегез дуслар.

Ике республика чиге

Кошлар оча баш очтан.

Теге якта Татарстан

Бу якта Башкортстан.

Кон дэ иртэн курешэлэр,

Бик якын аралары.

Эйтерсен лэ бер ананын,

Игезэк балалары.

Анлашырга,сойлэшергэ,

Кирэкми тэржемэче.

Ике балага да таныш,

Бэрэнге кэлжемэсе.

Алар бергэ хезмэттэ дэ,

Уенда,колештэ дэ.

Актанышта кайгы булса,

Елыйлар Илештэ дэ.

Теге яктагы сынаулар,

Бу якта практика.

Татарда-башкорт килене,

Башкортта-татарбикэ.

Гореф-гадэт,йолалар да,

Бик охшаш-уртак,димэк.

Уртак малны булешик,дип,

Талашыр бары тинтэк.

Доньяларда яшик эле,

Акыллы булып кына.

Теге яка кунган кошлар,

Безнен якка да куна.

Татарстан,Башкортстан-

Бик якын араларга,

Бер ананын-Туган илнен,

Игезэк балалары.

 Сабантуй турында шигырьлэр.

Сабантуйлар!Бэйрэм хормэтенэ,

Табигат тэ шундый яшэргэн.

Авылдашлар кайткан Сабантуйга,

Авылдашлар кайткан шэхэрдэн.

Сабантуйда барыбыз да тигез,

Барыбыз да Байсар кешесе.

Мин дэ кайттым Сабантуйга диеп,

Сэлам бирэ олы-кечесе.

Кул бирэлэр хэтта булыр иде,

Онытканнар диеп уйласан.

Кочаклапта йортэчэклэр эле,

Тагын бераз Сабантуйласан.

Исэнмесез,жирдэш-якташларым,

Исэнмесез,якын дусларым.

Курешергэ насыйп булган икэн-

Сузам сезгэ жылы учларым.

Киткэннэргэ упкэ белдермэгез,

Мин узем дэ шул ук нэселдэн.

И Туган як! Татлы тош кебек син,

Мэнге чыкмас уем-исемнэн.

Кая гына барып сыенса да,

Сынатмады,алар-сынатмас!

Ат башыдай алтын тапсалар да

Туган жирем гомер онытмас.

Сайрар талын юксынган кош кебек,

Очып кайтыр алар,дэшсэгез.

Кайтканнардан телэк тик бер генэ,

Иман белэн имин яшэгез!

Якташларнын йозе шатлык чэчэ,

Тугайлыкта кыза тамаша.

Жыелганмы монда бар гузэллек,

Тослэреннэн кузлэр камаша.

Яланнарда Сабантуйлар горли,

Бэхетлесе илнен буген мин.

Хэтфэ кебек яшел яланнарда,

Ачып салган халкым кунелен.

Котлы булсын Сабантуе,

Унсын ашлык булып куе.

Сезнен белэн безнен дуслык,

Китсен Гомер-гомер буе.

Сабантуе елга бер кон

Иллэр имин,кунел иркен.

Дуслык йорты,муллык йорты,

Тыныч булсын,безнен ил.

Бу шигырем ап-ак солге булып,

Алларынны синен капласын.

Тан капкасы белэн ачыйк бергэ,

Сабантуйнын бэйрэм капкасын.

Бу шигырьне чиккэн солге итеп

Колга башларына бэйлэ син.

Колгаларга бэрхет бэйлэнмэсен,

Колгаларга бэхет бэйлэнсен.

Бабайларнын моны Иделдэн дер,

Сибелгэн шул татар сибелгэн.

Туган жирен сагынып кайта алар,

Донбаслардан,ерак Себердэн.

Туган якнын чишмэлэре тэмле,

Жиллэренэ хэтле эй тыгыз.

Кардэшлэрем!Кунак булып тугел,

Ботенлэйгэ Инде кайтыгыз.

И гузэл сон безнен Сабантуйлар!

Халкым кебек тыйнак-ягымлы.

Халкым кебек олы кин кунелле,

Халкым кебек дэртле хэм монлы.

Байрак булып куккэ кутэрелгэн,

Сабантуйнын чуар солгесе.

Ат уйнатып йори чабышчылар,

Мэзэк сойли шаян теллесе.

Аксакаллар энэ горур атлап,

Узып бара мэйдан туренэ.

Э малайлар,ин беренче тапкыр,

Кочне сынап билгэ урелэ.

Авызларга кашык кабып кына,

Су ташыйлар,эле кызлары.

Берэулэрнен кузе юл башында,

Жирэн кашка быел узармы.

Яулык белэн кузне бэйлэсэн дэ,

Челперэмэ килер чулмэклэр.

Корэшченен биле кысылганда,

Кысылалар безнен йорэклэр.

Кызлар гына тугел,табигатьтэ,       Яшел чирэм,яшел ястык кебек,    

Аллы-голле яна киемнэн.                  Хозурланып жирдэ ятарлык

Якты кузен олы итеп ачып,           Тэуге шатлык килэ Сабантуйда,

Хэтта кояш жиргэ иелгэн.               Хэм кылына тэуге батырлык.


Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г. Тукай иҗатында тел-сурәтләү чаралары

Бу фәнни - тикшеренү эше - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатын тирәнтен өйрәнү өчен ярдәмлек....

Доклад на тему: "Сыйныфтан тыш чаралар аша татар теленә һәм әдәбиятка карата кызыксыну уяту"

Балаларда татар теленә карата сыйныфтан тыш ярдәмендә кызыксыну уяту  өстендә эшләү....

ҺӘР СҮЗНЕҢ ҮЗ УРЫНЫ БАР (Ф. Яруллин иҗатында тел-сурәтләү чаралары)

Теманың  актуальлелеге: телдән сөйләү тиз фикерләүне, кыска гына арада тиешле сүзне табуны сорый. Әгәр кешенең сүз байлыгы җитәрлек түгел , ярлы икән, аның уй-хисләрен аңлатырга сүзл...

Сыйныфтан тыш чаралар."Җырлы, моңлы халкым" исемле әдәби-музыкаль кичәгә сценарий

Бу материал татар теле Һәм әдәбияты атналыкларында үткәрү өчен бик җайлы.Моның белән без мәктәптә укучылар арасыннан талантлы балаларны сәхнәгә алып чыга алыр идек....

Класстан тыш чаралар.

Г.Тукай турында "Тамчы-шоу"....

Класстан тыш чаралар

Класстан тыш эштә куллану өчен материаллар...