Эколгогические мероприятия
методическая разработка по экологии по теме

Вагизова Фарида Гибадулловна

Можете найтти материалы для проведения экологических мероприятии на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhir_kone_stsenarie.docx23.27 КБ
Microsoft Office document icon ekologik_eruditsion.doc1.67 МБ

Предварительный просмотр:

Сәхнә бизәлеше: арткы фонда Кояш һәм йолдызлы күк йөзе, аз гына ара калдырып өстәл өстендә җир шары макеты- глобус урнаштырыла. Җир шарын матур итеп чәчәкләр белән бизәргә мөмкин. Бәйрәм башланганчы Җир шарын - бизәлгән, "Бәйрәмнәр котлы булсын!" дип язылган ширма белән "яшереп " куярга тәгъдим ителә.

Матур, дәртле музыка астында алып баручы чыга.

А.б. Хәерле иртә кадерле дусар! Бүгенге матур, якты, кояшлы иртәдә сезне сәләмләвемә мин бик шат. Бүген бәйрәм, бик зур бәйрәм, бәйрәмнәр котлы булсын! Бүенге җыелуыбызның максаты да шул бәйрәм уңаеннан бит. Нинди бәйрәм дисезме?! Менә анысына сез миңа җавап бирәсез инде... Безнең һәрберебезнең үзенеке генә булган бәйрәме бар бит... Я, бу нинди бәйрәм ... (җаваплар тыңлана). Әйе, әйе бик дөрес - туган көн бәйрәме. Без дә бүген туган көн бәйрәменә җыелдык. Кемнең туган көне дисезме?!... Ә-ә-ә, кем икәнен, табышмакка җавап бирә алсагыз белерсез..."Үзе зур, түгәрәк - йөзә Кояш тирәләп"... {җавапларны тыңлгач). Булырдыгыз, бик дөрес - бу чынлап та Җир шары. Бүген безнең гүзәл планетабыз - Җиребезнең көне диеп билгеләп үтелә.

Ә туган көн бәйрәмендә гадәттә без нинди уен уйнап алабыз әле?!... Әйе, "Аккалач уены". Әйдәгез без дә бергәләшеп Җир шарыбыз өчен бу уенны уйнап алабыз.

Сәхнә артындагы катнашучы балалар чыгып бергәләшеп уйныйлар. Уен "Ак калач " - Җир шары туган көненә пешердек без ак калач, Менә шундый биек тә, менә шундый тәбәнәк, Менә шундый киңлектә, менә шундый тарлыкта... Җир шары, Җир шары, чәчәк ат син тик бары, Җир шары, Җир шары, чәчәк ат син тик бары.

А.б. Кап-караңгы космик киңлекләрдә Ниндидер бер көчкә буйсынып Меңнәрчә ел йөри планетабыз Иркен Галактика буйлатып

Әйләнә, тулгана зәңгәр шар

Билгеле бит аның кыйтгасы

Яшәтә, сак кына иркәләп

Өстендә тереклек дөньясын.

Чынлап та иксез, чиксез космик киңлекләрдә йөзүче искиткеч күркәм, матур, гүзәл ич безнең туган өебез - зәңгәр планетабыз. Туган көн бүләге итеп бер матур җыр җырлап үтик әле дуслар.

"Гүзәл җирем" -11 "б" сыйныф укучылары башкара

Сөмбел: Туган җирем минем, гүзәл җирем Җанга якын иркен һавасы. Туган җирем минем, гүзәл җирем Синдә минем йөрәгемнең дәвасы.


Расых: Туган җирем минем, гүзәл җирем Гүзәллегең санап чыккысыз. Үзгә матурлыкка ия булган Киңлекләрең очсыз - кырыйсыз.

Бергәрәк: Елга-күлләр, диңгез - океаннар, Биек таулар, чиксез далалар, Урман кырлар, чүлләр, тундралар... Гүзәллегеңне генә арттыралар...

А.б. Чыннан да безнең җиребездә нинди генә матур, гүзәл урыннар юк. Күреп хәйран калырлык, сокланып тел шартлатырлык үзгә урыннар бик күп...

Укучылар шигырь сөйләгән вакытта, бу табигый территориягә хас булган плакатлар тотып чыгалар (слайдлар формасында да күрсәтү мөмкин.)

Төньяк балкышын күрергә, Боланнарда җилдерергә. Килегез безгә кунакка Кунакка - тунд(ы)рага.

Бездәгедәй мәгърур матурлык Кайда бар тагын, кайда?

 Горур чыршы, карагайлар Үсә бары тик тайгада.

Яфраклар леперди, үзара серләшә,

 Гөлчәчәк, сөмбелләр үсәләр янәшә.

Күбәләк, коңгызлар, сайраша кошчыклар

-Бары тик, тик монда –

Яфраклы агачлы урманда.

Алга, артка, уңга, сулга карасаң да -Иксез-чиксез тигезлекләр җәйрәп ята. Кылган шаулый, чү, син тыңла, Мең авазлы гүзәл җирем - бу бит дала.

Җилләр уйный, бөтерелә, Акырын атлап дөя килә. Җиргә ятып агач үсә -Кайнар комлы иркен чүлдә.

Гаҗәп төрле хайваннар һәм үсемлекләр Бу тирәдә күпләп - күпләп урнашканнар. Дымлы, җылы, эссе, рәхәт монда -Экваториаль урманнарда.


А.б. Гүзәл, искиткеч матур шул безнең газиз туган җиребез. Шул матурлыкка, төрлелеккә куанып, шатланып яшик, кадерләрен белик.

8О8 - позывнойлары ишетелә. А.б. аптырап калгандай була.

А.б. (балаларга) Ниндидер тавышлар ишетелә бугай, сез ишетәсезме?!

Позывной фонында тавыш ишетелә: Әй, сез җир кешеләре! Ишетәсезме мине, мин Орион йолдызлыгыннан, сезгә эндәшәм, хәбәр җибәрәм... Җир елый.., ишетәсезме.., Җир планетасы елый..., Җирегезгә куркыныч яный... Сак булыгыз, җир кешеләре, сак булыгыз... -гыз... -гыз...

А.б. Чү, бу ни булды инде тагын нинди Орион.., нинди куркыныч... Мин берни дә аңламыйм...

Ямьсез, шомлы музыка тавышына ыҗгырып торып "җил-давыл" килеп керә.

Җил:(ямьсез тавыш белән) Ха-ха-ха... Җиребез гүзәл, матур дисезме... мактанасызмы... Бу матурлыкны юкка чыгару минем өчен берни тормый... Чөнки минем көчемне арттыруда сез кешеләр үзегез үк миңа ярдәм итәсез, көч бирәсез... Ха-ха-ха...(чыга)

Яңгыр: Ә мин яңгыр, кислоталы яңгыр Шифалыдыр дип, мине көтәсез... Тамчыларым тоташ агу гына минем Ә сез, шуны да бит белмисез... Ха-ха-ха...

Парник эффекты: Ә мин Җирне шундый-шундый яратам, туңа-өши күрмәсен тагын дип, аны җылы тун белән каплыйм, җылытам...("СО-2" дип язылган пленка белән җир шарын төреп куя да чыга.)

Вируслар җырлап керәләр: (Бременские музыканты мультфильмыннан -"Разбойникларның (башкисәрләр) беренче җыры» көенә.)

Әйтәләр безне явыз дип,

Син ышанма, ышанма!

Пычраклыкны яратабыз

Яшибез Җир шарында

Ой-ля-ля, ой-ля-ля, яшибез Җир шарында Ой-ля-ля, ой-ля-ля оп-ля...

Төрле чир таратабыз без

Инфекция һәм спидлар.

Безнең дуслар Җир шарында -

Нитратлар һәм нитритлар

Ой-ля-ля, ой-ля-ля, нитратлар һәм нитритлар

Ой-ля-ля, ой-ля-ля оп-ля...

Барлык кара көчләр бергә йөгерешеп чыгалар да : Кешеләр сез бит үзегез гаепле, ха-ха-ха.. үзегез гаепле., (йөгереп чыгып китәләр)

"Кызыл китап" керә: Әйе, кешенең саксыз эш итүе, табигать законнарына каршы килүе нәтиҗәсендә бик күп, бик күп тереклек ияләре бетү, юкка чыгу алдында тора. Алар һәрберсе гүзәл җиребезнең бер өлеше, бер кисәкчеге бит.

Бу акыта "Кызыл китап " ка кергән тереклек ияләре рәсемнәрен -плакатлар тоткан балалар алгы планга үтәләр( слайдлар итеп күрсәтргә дә мөмкин).

"Кара китап" керә: Ә күпме төр үсемлек һәм хайваннар турында "бар иделәр" диеп сөйлибез. Аларның юкка чыгуына чынлап та кешеләр сез үзегез гаепле бит.

Матәм маршы астында җир йөзеннән юкка чыккан тереклек ияләренең рәсемнәрен тотып укучылар үтәләр.

Алгы планга костюмнар кигән түбән сыйныф укучылары чыгып басалар.

          Чәчәк: Җирдә сезнең өчен диеп

               Без бит гөлләр - үсәбез.

Явыз куллар, өзмәгезче!

Шулай без гел үсәрбез.

             Агач: Урмандагы агачларны

                    Калдырыгыз, кисмәгез!

Урмансыз калгач кешеләр

Я, әйтегез, нишләрсез?!

              Кош: Табигатькә һәр көн шулай

                    Гел зыян китерсәгез,

Сайрар кошларны да әгәр

Үтереп бетерсәгез...

             Тигр: Табигать бетсә әгәр дә –

                    Кешелек тә бит бетә.

Шуңа күрә уйла ныклап

Алда сине ни көтә?!

Бу вакытта акырын гына зур сыйныф укучылары да чыгалар.

Саклагыз җир тереклеген, Табигатен саклагыз!

Җирдә яшисегез килсә Кануннарны ятлагыз!

Саклагыз җирнең язларын-

Чәчәкле бәйләмнәрен.

Балан, шомырт, сиреннәрен -Җирнең гөл бәйләмнәрен

Саклагыз болын өстендә Язда тургай тавышын,

Чуер ташлы, көмеш чыңлы

Салкын чишмә агышын

Саклагыз кырмыска күчен.

Төклетураның йортын.

Чәчәкләрне назлап очкан

Нечкә билле бал кортын

Саклагыз имәннәр җырын

Урманнарның шаулавын

Океаннарның, диңгезләрнең

Тыныч кына сулавын.

Саклагыз Җирнең энҗедәй

Ап-ак карлы кышларын.

Кышларын да туган җирен

Ташламаган кошларын.

Җир-ана: Мин - Җир ана!

Бар җиһанның анасы.

Сезгә дәшәм.

Сезгә әйтәм

Тыңлагыз табигать патшасын!

Сак бул син, әй, Кеше, сак бул син,

Саклый күр табигать бакчасын!

Онытма! Җир - ана бер генә

Кадерләрен аның бел генә

Дәвала аның бар ярасын

Соң бит син үзең дә

Шул табигать баласы"

Хор: Кеше! Соңлый күрмә!

Акылыңа кил!

Яңгырый экологик набат

Кеше! Уйлан кабат кабат!


Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"

Цель данного мероприятия в занимательной форме  показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...

Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"

Цель данного мероприятия в занимательной форме  показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...

Методическая разработка уроков и внеклассного мероприятия «Проектная деятельность учащихся на уроках развития речи и внеклассном мероприятии по теме «Русские народные промыслы»

Проектная деятельность – один из лучших способов для совмещения современных информационных технологий, личностно-ориентированного обучения и самостоятельной работы учащихся. Главное – продумать ...

Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту. Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту.

Аннотацияк учебно-методическим  разработкам внеклассных мероприятий  по физической культуре с использованием нестандартного оборудования. 1....

Спортивно-познавательное мероприятие «В МИРЕ ЖИВОТНЫХ» Спортивно-познавательное мероприятие «В МИРЕ ЖИВОТНЫХ» спортивно-познавательное мероприятие "В мире животных"

тетрализованное музыкальное спортивно - познавательное меропирятие для детей 6-9 лет в процессе мероприятия задействованы дети-артисты, ведущий, музыкальное мопорвождение, жюри. Цели и задачи мероприя...

Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник).

-соединить спортивно-оздоровительную работу с патриотическим воспитанием   школьников   -развивать у детей мотивацию к занятию спортом   - формирование спортивных к...