Урман пәһлеваннары. КВН
методическая разработка по экологии (7 класс)

Максат: 1) Агачлар турында белемнәрне киңәйту, тере организмнар арасындагы үзара бәйләнешләрне төшендерү. 2) танып- белу активлыкларын, кызыксынучанлыкларын, мөстәкыйльлекләрен үстерү. 3) Экологик яктан тәрбия бирү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

ӘТНӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СИБГАТ ХӘКИМ ИСЕМЕНДӘГЕ КҮЛЛЕ КИМЕ ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

КВН

      Урман пәһлеваннары.

                  ( интеллектуаль уен)

Эшне башкаручы:

Әтнә муниципаль районы

Сибгат  Хәким исемендәге

Күлле-Киме төп мәктәбенең

биология укытучысы

Паутова Гүзәл Габделнур кызы

                                                2022 ел,  ноябрь

 Максат: 1) Агачлар турында белемнәрне киңәйту, тере организмнар арасындагы үзара бәйләнешләрне төшендерү. 2) танып- белу активлыкларын, кызыксынучанлыкларын, мөстәкыйльлекләрен үстерү. 3) Экологик яктан тәрбия бирү.

Материаллар: агач ботаклары, гербарий материаллары, агачлар сурәтләнгән рәсемнәр, Шишкин картинасы «Нарат урманы», агачлар турында язылган китаплар күргәзмәсе.

Шаяннар-тапкырлар мәҗлесенә (ШТМ) укучылар алдан ук 2 командага «Имәннәр» һәм «Kaеннар»га бүленә. Катнашучылар эмблемалар, жырлар, шигырь, девиз, каршы як команда өчен 1 сорау әзерлиләр.

ШТМ барышы Кереш өлеш

Агачларны «урман пәһлеваннары», «планетабының яшел үпкәләре» дип тә атыйлар. Аларнын безнен тормышыбызда әһәмияте бик зур. Дендрология—ботаниканың агачларны өйрәнә торган бүлеге.

Без узебезне чолгап алган деньяның агачлары турында барысын да беләбезме икән? Бүгенге дәрестән тыш эшчәнлегебез безгә бик күп кызыклы фәнни мәгълүматлар алырга ярдәм итәр. Уенда алтышар укучыдан торган 2 команда катнаша: «Имәннәр», «Каеннар». Бу бәйгедә  укучылар арасында агачлар турында иң күп белүче, иң зирэк, иң житез команда ачыкланачак.

Бәйге түбәндэге тәртиптә бара. Алып баручы бәйрәмне башлый, жюри әгьзалары белән таныштыра.

Командалар бер-берсен сәламли, девизлар әйтелә, жюрига эмблемаларның зурайтып эшләнгән варианты тапшырыла. Һәp команда үз исемен җыр, шигырь белән исбатлый. 

Ылыслы агачлар дөньясы буенча сораулар. Һәp команда чираттан үзенә бирелгән сорауларга жавап бирә.

1.Кышка ылысын коеп бетеруче агач. Ылыслары йомшак, күркәләре жәенке түгәрәк (карагай).

2.Латинчадан тәржемә иткәндә бу агач «кыя» дигәнне аңлата. Анын тамырлары чыршыныкыннан 12 тапкыр озынрак, орлыклары 22- 23 айда өлгерә. Ылыслары 2-3 ел яши. Яктылык ярата (нарат).

3.Ылыслары 5-7 елдан алышына, аннан ин яхшы Амати, Страдивари скрипкалары ясыйлар (Чыршы)

  1. Бу агачнын ылыслары 10-12 ел яши. Күркәләре шәм шикелле югарыга карап тора (Ак чыршы).
  2. Урман винограды дип нинди ылыслы куакны атыйлар? (Артыш.)
  3. Карандашны нинди агачтан ясыйлар? (Кедр.)
  4. Парфюмериядэ нинди агачнын ылысыннан файдаланалар? (Пихта.)
  5. Бу ылыслы агачнын чикләвекләре бик тәмле? (Кедр.)
  6. Нарат агачының төбендә нинди гөмбәләр үсә? (Майлы гөмбә, җирән гөмбә.)
  7. Бу агач газларга бик сизгер. Аеруча сөрем газы зарарлы. Шәһәрләрдә бу агачлар бик начар үсәләр, ылыслары сирәгәя, ботаклары корый. (Нарат.)
  8. Үзагачыннан кәгазь, ясалма ефәк алалар. (Чыршы.)
  9. Ылыслылар һавага микробларны үтеруче нинди матдә бүлеп чыгаралар? (Фитонцидлар.)
  1. Чыршы нараттан нәрсә белән аерыла? (Ылысларыныц төзелеше, урнашуы, күркәсе, тамыр төзелеше, яктылык,күләгә яратуы һ.б)

  1. Ылыслыларнын орлыклары белэн нинди кошлар туклана? (Эрбет чыпчыгы, чукыр.)

Яфраклы агачлар турындагы сораулар.

  1. 2000 ел яшәүче агач. Көчне гәүдәләндерә. Аның ботакларыннан ясалган венок белән кыю сугышчыларны бүләкләгәннәр. Борынгы славяннар аны сихри көчкэ ия дип санаганнар, яшен алласы Перун белән бәйләгәннәр.

(Имән.)

  1. Кәүсәсе ак, составында төс бируче бетулин дигән матдә бар. Агачнын кәүсәсе һәрвакыт салкынча. (Каен.)
  2. Үзагачында «сөтле сыекча» бар, ул каучуклы. Яфрагына корткычлар тими. Бу агачнын «елавы» яңгырга. (өрәңге.)

Яфраклары йөрәк формасында. Орлыкларында канатчыклар бар. Зур агач чәчәк ату чорында 12 кг кадәр бал бирә.

(Юкә.)

  1. Үзагачы бик йомшак, тиз чери, 80-100 ел гына яши. Яфрагы гына тугел, көзен ботаклары да коела. Яфрак ярганчы чәчәк ата. Төбеннән үсенте бирми.

(Усак.)

  1. Пионер агачлар, ин беренчеләрдән булып буш җирләрдә үсеп чыгалар. (Каен, зирек.)
  1. Нинди агач яхшы яна? (Нарат, каен, өрәңге.)
  1. Аз жылылык бирүче агачлар? (Усак, юкә.)
  2. Елга ярларын ишелудән нинди агач саклый? (Тал.)
  1. Нинди агачнын үзагачыннан машина детальләре ясыйлар? (Миләш, имэн, өрәңге, карагай.)
  1. Бик тә сыгылмалы, нык, йомшак үзагачлы агач. (Тал.)
  2. Нинди агачтан фанера ясыйлар. (Тополь, усак.)
  3. Чаңгыны нинди агачтан ясыйлар? (Каен.)
  4. Нинди агачлардан кисмәкләр ясыйлар? (Имән, усак, зирек.)
  5. Бу агачнын анасы мамык кою аркасында күп кешедә аллергия авырулары килеп чыга.

(Тополь.)

  1. Ин яхшы тузан суыргыч

агач, балта белән аны чабуы авыр, хәтга балта утмәсләнә. Киселгэн агач кипкәндә дә ярылмый. Суга чыдам. (Карама.)

  1. Хамелеон агач, киселгән урында үзагачның төсе үзгәрә. Яфраклары караңгы яшел төстә.

(Зирек.)

  1. Канада гербындагы агач яфрагы. (өрәңге.)
  2. Каен, усак, топольнең чәчәк төркеме ничек атала? (Алка.)
  3. Бу агач 3 тапкыр матур була. Язын чэчэк атканда, көзен жимеш биргәндә, кышын карабүреклэр җимешенә килгәндә. Жимешләре шикәр авыруына каршы чара буларак файдаланыла. (Миләш.)
  4. Яфраклары жилгә аеруча сизгер. Ике өйле агач. Атасының алкасы кызыл төстә, анасыныкы яшел төстә була. (Усак.)

Жюри әгъзалары тулаем уен нәтиҗәләрен, кайсы команда күпме очко җыйганын саный. Һәм нинди команда алга чыкканын игълан итә.

Бүләкләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урман яшәү чыганагы

Урман яшәү чыганагы (кичә):...

Кышкы урман.

Гарәфи Хәсәнов иҗаты аша балаларда кышкы урманның серле көчен күрсәтү....

Экологик кичә "Урман -зур байлык".

Кичәнең әһәмияте:1.Табигатьнең  кеше тормышында әһәмиятен ачу.2.Табигатькә сакчыл , аңлы караш, экологик культура тәрбияләү.3. Күзәтүчәнлекне, үз фикереңне кыю әйтә алу, чагыштыру күнекмәләрен үс...

Шигырь "Бәлки урман беләдер..."

Стихотворение  про лес....

Урок тат.литературы в 9 классе "Урман бай ул..."

Урок тат.литературы в 9 классе "Урман бай ул..."...

Урман шатлыклары3класс

Табигать байлыгы...