Экология Земли
классный час по естествознанию

Минниярова Лилия Борисовна

Ссылка на презентацию по теме: Экология Земли
https://disk.yandex.ru/d/th40IzAUBvMuyw

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл https://disk.yandex.ru/d/th40IzAUBvMuyw27.39 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Г.Тукай ис. Мөслим гомуми урта белем бирү мәктәбе”

Җир –Ананың йөзе көлеп торсын!

 (11нче сыйныф укучылары өчен тәрбия сәгате эшкәртмәсе)

Төзеде:  Татарстан Республикасы Мөслим

 районы Габдулла Тукай исемендәге

Мөслим гомуми урта мәктәбенең

 1 нче категорияле  укытучысы

Миңниярова Лилия Борис кызы

Максат:1.Укучыларда экологик культура нигезләрен формалаштыру.

2.Укучыларны җирлегебездә генә түгел, ә бөтен  планетада барлыкка килгән экологик проблемалар белән таныштыру һәм аларны чишүдә актив катнашу теләге үстерү.

Көтелгән нәтиҗәләр

Метапредмет нәтиҗәләре

Танып-белү күнекмәсе: укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль  рәвештә  оештыра белү; мөстәкыйль рәвештә теманы, куелган проблеманы ачу, фикер йөртү; дөрес нәтиҗә һәм йомгак ясый белү; экологик фикерләүне формалаштыру һәм үстерү, танып-белү күнекмәләрен формалаштыру.  

Регулятив күнекмә:теләсә нинди эшчәнлектә проблеманы аерып ала, аның чишелеш юлларын билгели һәм мөстәкыйль хәл итә белү күнекмәләрен формалаштыру.  

Коммуникатив күнекмә: укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлектә катнаша, яшьтәшләре белән төркемгә берләшә, индивидуаль һәм төркемдә эшли белү күнекмәсен формалаштыру.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: үз Ватаныңны ярату хисе тәрбияләү; туган якның табигатен, яшәгән тирәлегеңне көчтән килгәнчә саклау, чистарту ихтыяҗы булдыру.

Җиһазлау: компьютер, интерактив такта, презентация.

Сыйныф сәгате барышы.

  1. Психологик уңай халәт тудыру.

Сыйныф җитәкчесе: Хәерле көн, укучылар! Сезне күрүемә бик шатмын. Бер-беребезгә хәерле эш сәгате теләп, елмаю бүләк итик.

  1. Тәрбия сәгате мәсьәләсен кую.

Сыйныф җитәкчесе: Бүгенге тәрбия сәгатен Энҗе Авзалованың “Бу гүзәллек яшәрме?” исемле шигыре белән башлап җибәрәсем килә (Слайд 1).

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Челтерәп аккан чишмәләрем

Нигә кипкән?

 

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Сандугачлы талкайларны

Кемнәр кискән?

 

Табигатьне кемнәр шулай

Әрәм иткән?

Кешеләрдә миһербанлык

Кая киткән?

 

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Бу гүзәллек, бу Җир шары

Яшәр микән?

Димәк, укучылар, без бүген сезнең белән нинди темага сүз алып барачакбыз?

Укучы: Без бүген дәрестә Җир шары экологиясе турында фикер алышачакбыз.

Сыйныф җитәкчесе:  Без сезнең белән бүген “Җир –Ананың йөзе көлеп торсын!” дигән темага , ягъни Җир шары экологиясе турында сөйләшербез.

Җир шары ул – безнең уртак йортыбыз. Ул матур, уникаль һәм кабатланмас. Галимнәр фикеренчә, Җир шары әллә кайчан, моннан 4,5 миллиард ел элек барлыкка килгән һәм гүзәл планетабызның тагын шулкадәр гомере калган (2 нче слайд)

Кеше - табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Ул табигатьтән башка бер генә көн дә, бер генә сәгать тә, бер генә минут та яши алмый. Аңа су, һава, азык -төлек, җылылык һәм яктылык кирәк. Шуңа күрә табигатькә мөнәсәбәт, кешеләргә мөнәсәбәт кебек үк, гуманлы, шәфкатьле булырга тиеш. Кеше табигатькә уңай һәм тискәре йогынты ясый ала. "Үз артыңнан якты эзеңне калдыр" диелә татар халык мәкалендә. Бу мәкальне сез ничек аңлыйсыз? (3 нче слайд).

Укучы:  Мәкаль кешенең уртак эшкә нинди өлеш керткәнен, аны башка кешеләр ничек  итеп хәтерләгәнен аңлата.

Сыйныф җитәкчесе: Танылган язучылар әдәбиятта, рәссамнар- сәнгатьтә, сәясәтчеләр - тарихта үз эзләрен калдыралар. Һәрбер кеше үз эзен калдыра. Безне чолгап алган барлык кешеләр планетабызда үз эзен сала. Ләкин без үзебез калдырган эзләр белән һәрвакыт горурлана алабызмы?(4 нче слайд )

Сыйныф җитәкчесе: Укучылар, сезгә мондый  ямьсез күренешләр белән очрашырга туры килгәне бармы? Чүпкә баткан су буйларын, урман-кырларны күргәч, сездә нинди фикерләр туа? Укучыларның фикерләре тыңланыла.

Сыйныф җитәкчесе:Әлбәттә, мондый ямьсез күренешләр белән даими очрашып торабыз һәм тирә-юнебезне чистарту, яшелләндерү өмәләрендә ел саен катнашып киләбез. Кешелек үсешенең заманча стратегиясе хәзерге һәм киләчәк буыннарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән.Барлык кешеләр дә тормышларын яхшыртырга омтылалар. Кешелекнең үсеше Җир анага ни дәрәҗәдә зыян сала? Бүгенге көндә бөтен кешелек өчен бик зур проблема бар –киләчәк  буын өчен табигатебезне ничек сакларга?Укучылар,Җир шарында нинди экологик проблемалар барлыкка килде? Укучыларның фикерләре тыңланыла.

Сыйныф җитәкчесе: Экологик проблемаларның беренчесе: урманнарның мәйданы кими. Урман — агаччыл үсемлекләр белән капланган Җир йөзенең бер өлеше. Урманнар коры җирнең 27%, 3,4 млрд. га мәйданын биләп тора, 30 проценты — ылыслы, 70 проценты яфраклы агачлардан тора.(5 нче слайд )

Урманнарның мәйданы кими! һәр ел саен җир йөзеннән якынча 11 млн. га урман юкка чыга. Бу урманны яңарту масштабларыннан ун тапкыр артык. Ни өчен урманнарыбызның мәйданы кими, укучылар? Сәбәпләрен санагыз әле? (Укучыларның фикерләре тыңланыла)

Сыйныф җитәкчесе: Моңа сәбәпче булып кешеләрнең урманны тәртипсез рәвештә кисүе, урман янгыннары тора.”Планетаның үпкәләре” шулай юкка чыга.

Кеше үз гомерендә 10 төп агач утыртырга тиеш. Ә сезнең агач утыртканыгыз бармы? Яңа утырткан агачны ничек тәрбияләп үстерергә кирәклеген беләсезме? Укучыларның фикерләре тыңланыла.

-“Агачның тамырларына балта чабып, яфрагы белән дус булма” дигән әйтемне сез ничек аңлыйсыз? Укучыларның фикерләре тыңланыла.

Сыйныф җитәкчесе: Җир шарында барлыкка килгән икенче экологик проблема- һаваның пычрануы. (6 нчы слайд )Укучылар, нинди сәбәпләр  һаваның пычрануына китерә?

Укучы: Завод-фабрикалар бүлеп чыгарган агулы матдәләр һаваның пычрануына сәбәпче булып тора.

Сыйныф җитәкчесе: Һаваның пычрануы кеше сәламәтлегенә нинди зыян сала?

Укучы: Һаваның пычрануы кешенең сулыш алу органнарына зыян сала. Елдан-ел астма, үпкә авыруы белән авыручылар арта. Һаваның пычрануы кеше сәламәтлегенә генә түгел, ә агачлар, үсемлекләр, сулыклар, хайваннар өчен дә зыянлы. Үсемлекләр дә сулый. Үсемлекләр начар үсә башлый. Һава чисталыгы нормадан түбән булган районнарда үскән яшелчә, җиләк-җимешләрне ашарга ярамый. Бу районнарда кешеләр үпкә рагы кебек авырудан күбрәк үләләр. (6 нчы слайд)

Сыйныф җитәкчесе: Җир шарында барлыкка килгән  экологик проблемаларның берсе- туфракның пычрануы! Укучылар, туфракның пычрану сәбәпләрен санап китегез әле(7 нче слайд).

Укучы: ашламалар һәм химик матдәләр куллану, ягулык калдыкларының туфракка эләгүе; тиешле булмаган урыннарга чүп чыгару; радиация корылмалары эшчәнлеге.

Сыйныф җитәкчесе: Елгаларыбызның пычрануы-төп экологик проблемаларның чираттагысы булып тора.

Бервакыт галимнәр шәһәрдән ерак булмаган бер елганың төбен тикшергәннәр. Алар 5 км лы участокта 14 зур тимер-бетон плитә, 16 зур торба, 34 рельс кисәге, 43 утсүндергеч, 18 пычкы, 31 балта, 112 чана, 108 котелок тапканнар. Чәйнек, кәстрүл, 36 таба, 27 үтүк, 2486 шешә, 2214 консерв банкасы һәм тагын бик күп чүп-чар су төбендә яткан. (9 нчы слайд)

 

Кеше көн саен 150 литр су тота. Куллану өчен яраклы төче су җирдә нибары  2 процент тәшкил итә, шуның 3/4-се Арктика һәм Антарктида бозларына туры килә.

Елгалар! Бу Җир шарының зәңгәр артерияләре. Бүген күп күлләр һәм елгалар Балык зиратына әверелде. Себер районнарында елгалар нефть үткәргечләр аркасында пычрана (10, 11 нче слайдлар).

Экологлар чаң кага. Океаннар өслегендә барлыкка килгән гаять зур нефть таплары, агулы елга буйларында яткан балык үләксәләре, шәһәр янындагы сулыкларда йөзеп йөрүче  мазутка баткан  кыр үрдәкләрен күреп күңел сыкрый.  Татар халкында “Кул пычранса, су белән юарсың; су пычранса, ни белән юарсың?” дигән әйтем бар. Кызганыч, елдан-ел Җир шарында  эчәргә яраклы су запасы кими бара.  

Кеше һәм табигать-ул бер гаилә. Табигатьтә барысы да бер-берсенә бәйле. Табигатьне саклау-безнең бурыч !

Тормыш-көнкүреш калдыклары кәгазь, полиэтилен пакетлар чересен өчен күпме вакыт кирәк икәнен беләсезме?

Ташлап калдырган кәгазь чересен  өчен 2 ел, консерв банкасына 90 ел, пакетка -200 ел, пыяла таралсын өчен 1000 ел кирәк! (12 нче слайд)  

Укучылар, кулланылган  көнкүреш калдыкларын аермыйча, чүпкә түгәргә ярыймы? Без аны ничә төргә аерып җыярга һәм тапшырырга тиешбез?

        Укучы: Көнкүреш калдыкларын сортка аерып җыярга кирәк. Кәгазьне макулатурага тапшырырга була. Пластик һәм пыяла шешәләрне кире эшкәртеп кулланырга мөмкин.

        Сыйныф җитәкчесе: Табигатьне саклау максатыннан Халыкара һәм Дөньякүләм табигать көннәре билгеләп үтелә.(13 нче слайд)

22 нче март – Су көне

1нче апрель – Кошлар көне

22 нче апрель – Җир көне

5 нче июнь – Әйләнә-тирәне саклау көне

26нчы сентябрь – Диңгез көне

4 нче октябрь – Хайваннарны саклау көне.

Әлбәттә, без табигатьне бу көннәрне генә түгел, ә һәрвакыт сакларга тиеш.

  1. Иҗади остаханә (14 нче слайд).

Сыйныф җитәкчесе: Укучылар, тирә-як мохитне саклау өчен сез нәрсәләр эшли аласыз?  

Әйдәгез безнең планетабызны бизик. Сезнең өстәлләрдә чәчәкләр. Сез иҗтимагый тирәлекне тәртипкә китерү өчен нәрсәләр эшләргә тәкъдим итәрсез. Шул турыда алдыбызда яткан чәчәкләргә язабыз, укыйбыз  һәм тактадагы җир рәсеменә ябыштырабыз.Укучылар фикерләрен чәчәкләргә язалар һәм үз фикерләре белән классташларын таныштыралар. 

  1. Рефлексия.

Сыйныф җитәкчесе: Бүгенге сөйләшү сезне кызыксындырдымы? Сезне нинди фактлар гаҗәпләндерде? Сыйныф сәгате материаллары белән танышканнан соң сездә нинди тәэсир калды?

Җаваплар:  Куркыныч хисе. Кешеләр экологик проблемаларны күрер һәм һәлакәтне туктатыр өчен барысын да эшләр дип ышанабыз.

Сыйныф җитәкчесе: Экология! Экологик һәлакәт. Бу сүз, сүзтезмәне без еш кына телевизордан ишетәбез. РФ Президенты В.Путин фикеренчә, “экология турындагы мәсьәләне беренче урынга куярга кирәк, чөнки безнең сәламәтлегебез, балаларыбызның киләчәге шуңа бәйле”. Һәм мин сезне, табигатькә аңлы, җаваплы карарга чакырам. Аны саклауга үз өлешегезне кертегез. Планетабыз авырый! Без аны дәваларга тиеш!

 Зәңгәр күк, яшел чирәм, ягымлы кояш, җылы яңгыр, ак кар һәм җил-һәммәсе дә бер генә. Җир шары безгә бик зур булып тоела. Ләкин аңа космостан карасаң,ул зур түгел. Без табигатьне өйрәнергә һәм сакларга тиеш. Аның матурлыгы безнең кулда!

Кулланылган әдәбият:

  1. “ТОП-8 экологических проблем земли нашего времени”.  https://xn----stbmju3c.xn--p1ai/a224466-top-ekologicheskih-problem.html
  2. “Экология Земли – отражение экологии души”.  http://lse-ikb.com/activities/blog/177-ekologiya-zemli-otrazhenie-ekologii-dushi
  3. “Муслюмовский район (Проект "Прекрасный Татарстан")” https://www.youtube.com/watch?v=lnoi4ho0V-4


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

внеклассное мероприятие по экологии "День Земли"- краеведческий материал

Цели: - привлечь внимание зрителей и участников мероприятия  к       проблемам окружающей среды; - показать связь живых организмов с окружающей средой; - прививат...

Внеклассное мероприятие "Глобальные проблемы экологии Земли"

Особенность внеклассного мероприятия заключается в применении технологии проведения круглого стола. Использование большого количества наглядных материалов и дополнительной информации. Каждый ученик на...

Сценарий урока по экологии, посвященного Дню Земли. «Мы должны сохранить Землю для потомков»

Внеклассное мероприяти  к проведению "Дня Земли" 22 апреля. Для учащихся 5-9 классов...

Классный час по экологии "Земля - наш общий дом"

Разработка классного часа "Земля - наш общий дом". Урок-викторина....

Методическая разработка интегрированного урока «Наш дом – Земля. Экология Земли – глобальная проблема человечества»

Методическая разработка интегрированного урока по биологии и географии, в рамках темы "Глобальные проблемы человечества". основным элементом структуры и содержания урока является документальный фильм....

Положение о проведении недели экологии "Земля наш дом"

Неделя экологии "Земля наш дом", была проведени 2017 г. В организации данного мероприятия активно принемали участие как дети так и взрослые....

Конспект классного часа «Экология Земли»

Целью данного урока является углубление и расширение знаний по состоянию окружающей среды и экологическим проблемам общества....