Контроль һәм лаборатор эшләрне бәяләү критерийлары.
статья по физике по теме

Контроль һәм лаборатор эшләрне бәяләү критерийлары.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Укучының эшен бәяләү32.5 КБ

Предварительный просмотр:

Лаборатор һәм практик эшне бәяләү

«5» билгесе куела әгәр укучы:

  1. Эшне тулы күләмдә тәҗрибәләрне һәм үлчәүләрне тиешле эзлеклелектә эшләсә.
  2. Кирәкле приборларны үзлектән һәм  рациональ сайлап алса, әзерләсә, нәтиҗәләрне исәпләгәндә төгәллеккә ирешү юлларын белеп кулланса.
  3. Тапшырылган отчетында төгәл һәм аккурат язса, исәпләүләрне , сызымнарны дөрес эшләп, эшкә нәтиҗә ясаса.
  4. Куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәсә.

«4» билгесе куела , әгәр  «5» өчен бөтен пунктлар үтәлеп, ләкин:

  1. Тәҗрибә үткәрүдә төгәллеккә ирешү өчен эш алып барылмаса.
  2. Яки бер яки ике төгәлсезлек, тупас булмаган хата китсә.

 «3» билгесе куела, әгәр эш тулысынча эшләнмәсә, ләкин шулай да дөрес нәтиҗәләргә үлчәү эшләре башкарылган, яки тәҗрибә барышында түбәндәге хаталар җибәрелгән:

  1. Тәҗрибәдә үлчәүләр нәтиҗәдә бик зур хаталар китәрлек шартларда эшләнгән.
  2. Яки отчетта икедән дә артык булмаган хата җибәрелгән.  (зурлык үлчәү берәмлегендә, исәпләүдә, графикта, таблицада, схемада, һ.б.ш.

«2» билгесе куела, әгәр:

  1. Эшнең башкарылган күләме ахырда дөрес нәтиҗәләрне исәпләр өчен җитәрлек түгел.
  2. Тәҗрибә, үлчәүләр, исәпләүләр, күзәтүләр дөрес башкарылмаган.

        

Контроль һәм мөстәкыйль эшләрне бәяләү

«5» билгесе куела әгәр укучы:

Хатасыз эшләгән, яки бер генә тупас булмаган хата җибәргән.

«4» билгесе куела әгәр эш тулы, ләкин:

  1. Бер генә тупас хата.
  2. Ике тупас булмаган хата.

«3» билгесе куела әгәр, укучы эшнең яртысын дөрес эшләгән яки :

  1. Ике- өчтән дә артык булмаган тупас хата.
  2. Хата юк, ләкин 4-5 зур булмаган җитешсезлек.
  3. Или при отсутствии ошибок, но при наличии четырех-пяти недочетов.

«2» билгесе куела, хата һәм җитешсезлекләр “3” куярлык чиктән үтеп китсә, яки эшнең яртысыннан азрагы эшләнәгн.