Мастер-класс: "Күз күременең гаҗәеп эффектлары" . 11 класс
материал по физике (11 класс) на тему

Лотфуллин Надир Вакифович

Представлены разные эффекты для глаз.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon master-klass_fizika_11.doc187.5 КБ

Предварительный просмотр:

Мастер-класс: "Күз күременең гаҗәеп эффектлары" . 11 класс

Максат: 

Практик күнекмәләр һәм  интеллектуаль осталык формалаштыру.

Креатив фикерләү сәләтен үстерү.

Гомумиләштерү һәм системалаштыру сәләтен үстерү, дәлилләү күнекмәләре булдыру.

Җиһазлар:

Биремле карточкалар, фотографияләр,карандаш.

Дәрес барышы:

Актуальләштерү: Бу картинаны бик хәйләкәр рәссам ясаган. Барлык биналар да авышкан. (Карточка таратыла.. Рәсем 1)

Әйдәгез, хәзер рәсемгә кәгаздәге тишектән бер күз белән карыйк. Нәрсә булды?

… стеналар турайды, һәм без урта гасыр замогын күрәбез!

Үзегезнең тәэсирләрегез турында әйтегез.

Көтелгән җавап: (сурәт күләмле.) Нәрсә булды? Без бары бер күз белән билгеле бер ераклыктан карадык..

Ике күз белән күрү бер күз белән күрүдән аерыламы? Ничек дөрес итеп  иллюстрацияләр һәм фотографияләр карарга? Кинотеатрда нинди урын иң яхшы булыр?

Бугенге дәрес безнең шулар хакында.

Кызыклы тәҗрибә:

Тарату материалы

Рәсемне күздән 10 см ераклыкта куярга. Берничә секунд өчендә рәсем аша чиксезлеккә карарга.

Якыннан караганда өч рәсем күренә. Уртада читлектәге мәче. Нинди фикергә килеп була?

Нәтиҗә: Объектка кадәр ераклык нәтиҗәгә йогынты ясый.

Тәҗрибә: Бер күзне йомарга. Сузылган бер кулда вертикаль рәвештә карандаш тотарга, ә икенче кул бармагы белән карандашка тияргә, бармакны бары  горизонталь күчерергә.

Нәтиҗә: Беренче омтылышлар ук максатка ирешү кыен икәнен күрсәтә.

Өстәмә сораулар.

(Бер) Ике күз белән караганда карандаш формасы үзгәрдеме?

(Бер) Ике күз белән караганда карандашка кадәр ераклык үзгәрдеме?

Нәтиҗә: Ике күз белән карау карандашның формасын да, аңа кадәр ераклыкны бәяләргә дә мөмкинлек бирә.

Актуальләштерү: Төзелеше буенча фотоаппарат – зур күз. Безнең бер күзгә күренгән перспектив күренешне фотографик аппарат истә калдыра. Димәк, натурадан караган кебек үк  тәэсир алу өчен фотографияне без ничек карарга тиеш? (фотографияләр таратыла).

Көтелгән нәтиҗә:

1) сурәтне бер күз белән карарга;

2) сурәтне күздән тиешле ераклыкка куярга.

Проблемалы сорау.  Фотографияне нинди ераклыкта тотарга?

Рәсемнән тулы тәэсир алу өчен , аны объектив “күргән” почмак белән карага кирәк , ягъни  предмет зурлыгы Н  натураль зурлык h тан ничә тапкыр кечерәк булса, сурәтнең күздән ераклыгы x  предметның объективтан ераклыгы f тан, шуның кадәр кечерәк булырга тиеш

H/h = x/f

Икенче яктан безнең тамгалауларда

H/h = F/f

F/f= x/f

x=F

Димәк , сурәтне  якынча күзнең фокус ераклыгына куярга кирәк, ягъни  12-15 см ераклыкка, яхшы күрү ераклыгына караганда ике тапкыр кимрәк ераклыкка. Бары тик күрә караучы кешеләр генә фотография белән соклана ала.

Проблемалы сарау: Әлеге эффектны алу өчен нормаль кешеләргә нәрсә кулланырга кирәк?

Көтелгән җаваплар:

Зурайтучы пыяла.

Озын фокуслы фотоаппаратлар.

Фотографияне зурайту.

Актуальләштерү: Кинотеатрларга еш йөрүче кешеләр картиналардан һәрвакыт бертөрле тәэсирләр алмыйлар. Кайбер картиналар рельефлыгы белән аерылып тора, кайберләрендә мондый эффект юк.

Сорау: Сез ничек уйлыйсыз, кинотеатрда сурәтнең рельефлыгы  пленканың сыйфатынамы әллә күзәтүченең утырган урынына бәйлеме?

Көтелгән җаваплар: Иң зур рельефлылык аппарат нинди почмак белән төшергән булса, шундый  почмак белән караганда барлыкка килә.

Кинематографик төшерүләр өчен гадәттә фокус ераклыгы 35, 50, 75, 100 мм булган камералар кулланыла.Лентаның стандарт киңлеге 24 мм.

Чагыштыру табабыз:

Ераклык / картина киңлеге = фокус ераклыгы / лента киңлеге.

Мәсьәлән,  75 мм булганда, картина киңлеген  якынча 3 тапкыр зурайтырга кирәк. Әгәр, картина киңлеге 6 адым булса, улвакытта  иң яхшы урын экраннан 18 адымда һәм картина каршында.

Кайтма бәйләнеш:

Фотография караганда нинди хаталар җибәрәләр?

Лупадан караганда ни өчен фотографияләр рельефлы кебек күренә?

Периодик рәсем буенча өйдә предметка кадәр булган ераклыкның күрү нәтиҗәсенә йогынты ясавын раслагыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»    Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»  Цель: познакомить педагогов с опытом эффективного взаимодействия классного руковод...

Мастер - класс "Рыбки", Мастер-класс"Лесовичок из сосновых шишек"

quot;Рыбки"-Техника выполнения - срезы из веток березы.Проводился мастер - класс для педагогов технологии и дополнительного образования."Лесовичок"- работа с природным материалм....

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR» Тема: «Проведение Мастер-класса по выполнению вечерней прически » .

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR»Тема:  «Проведение Мастер-класса по выполнению  вечерней прически »Цель:     Дать учащимся возможность...

Авторская дополнительная программа мастер-класса «Педагог-мастер» для учителей технологии – слушателей курсов повышения квалификации. Тема мастер-класса: «Социальная направленность практической деятельности учащихся»

 Изучение данного курса предусматривает ролевую игру с использованием современных технологий креативного решения проблем, изготовление изделий, предложенных учителем на мастер-классе, ...

Презентация "Линогравюра"Мастер- класс. Презентация "Линогравюра"Мастер- класс. Мастер- класс подготовлен и и проведен для детей с ОВЗ в Ларьякской коррекционной школе .

Презентация "Линогравюра"Мастер- класс. Мастер- класс подготовлен и  и проведен для детей с ОВЗ в Ларьякской коррекционной школе ....