Географиядән дәрес эшкәртмәләре
план-конспект урока по географии на тему

ХАЙРУЛЛИНА ГУЛЬНАРА ИЛЬМАСОВНА

-          Укучыларның аңнарында белемгә ихтыяҗ, омтылыш тудыру, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, сәләтләрен үстерү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстанның географик урыны һәм климаты

       

 Максатлар : 1) Белем бирү  максаты. Татарстанның географик урыны һәм климаты  

                             белән танышу, «климат типлары» төшенчәсен ныгыту .

                        2) Күнекмәләрне үстерү максаты. Географик төшенчәләрне ныгыту,              

                            карталар белән эшләү күнекмәләрен үстерү .

                        3)Тәрбияви максат. Туган якка, илебезгә мәхәббәт, табигатькә сакчыл            

                            караш тәрбияләү

         Җиһазлар: Россиянең климатик картасы, Татарстанның физик картасы, слайдлар,  

                              атласлар.

         Дәрес барышы:

I  Оештыру өлеше.

          II  Өйгә эшне фронталь тикшерү.

Слайдта кабатлау өчен терминнар: уртача пояс, уртача континенталь,  континенталь,  кискен континенталь, муссонлы климат, дымлылык коэффициенты, циклоннар, антициклоннар, атмосфера фронтлары.

Сораулар:

- Россиянең климат поясларын әйтегез.

-Аларның кайсылары төп, кайсылары күчеш пояслары ?

-Уртача пояс климат типларын санагыз. Һәрберсенең Россиянең кайсы өлеше өчен хас икәнен ачыклагыз. (Соңыннан җаваплар слайд буенча тикшерелә).

III Яңа материал белән танышу. Слайдта:

                                                                                Балыкка – су,

                                                                      Кошка – һава,

                                                                      Хайваннарга – урман,

                                                                      Дала, тау кирәк.

                                                                      Кешегә исә – Ватан.

                                           Табигатьне саклау – туган илеңне саклау ул.

                                                                                                                                М. Пришвин      

Рус язучысы Михаил Пришвин бу сүзләрен мин бүгенге дәреснең эпиграфы итеп алдым. Укучылар, әйдәгез әле бу сүзләргә тукталып китик. (Укучылар белән бу юлларның мәгънәсе турында кечкенә генә әңгәмә).

Укучылар, без сезнең белән Россия климаты белән танышуны дәвам итәбез. Бүгенге дәрестә без Татарстан климаты белән танышырбыз. Климат формалашуга белгәнегезчә төрле факторлар тәэсир итә. Аларның иң әһәмиятлеләреннән берсе географик урын. Шуңа күрә башта Татарстанның географик урынын ачыклап китәрбез. Һәр бала дөньяга килгәч, әти-әнисе аңа исем бирә. Кеше гомере буенча шул исемне йөртә. Кеше шулай ук үзенең туган җире, Туган иле белән дә тыгыз бәйләнгән. Безнең Туган – ил Татарстан. Ул Россия картасында әллә ни зур урын алып тормый. Шулай да аның озынлыгы төньяктан көньякка 280 км, ә көнбатыштан көнчыгышка 400 км. Формасы буенча турыпочмаклыкны  хәтерләтә. Мәйданы буенча Татастан Европаның Бельгия, Нидерланд, Швецария кебек илләреннән зуррак. Республикабызның мәркәзе Казан шәһәре. Хәзер республика бунча сәяхәт үткәреп алыйк. Татарстанны түбәндәге план буенча тасвирларбыз .

1 . Географик урыны – илнең кайсы өлешендә урнашкан?

2 . Рельеф үзенчәлекләре, файдалы казылмалары.

3 . Климат үзенчәлекләре.

4 . Елгалары.

Географик урыны (информация  слайдта):

Карта буенча  бирем: Татарстан Россиянең кайсы өлешендә урнашкан?

(Татарсан Республикасы Көнчыгыш Европа тигезлегенең көньяк-көнчыгыш чигендә     урнашкан, мәйданы 68 квадрат километр. Республика территориясе т.к.нең 54 һәм  т.к.нең 56 градусларында, кч.оз.ның 48 һәм 53 градусларында урнашкан).

Атластагы Россиянең федертив төзелеш картасы буенча республикабызның күршеләрен ачыклагыз. Мәгьлүматны дәфтәргә язып. (Татарстан төньяктан Марий-Эль Республикасы,     Киров өлкәсе, Удмуртия Республикасы белән, көньяктан Ульянов Самара, Оренбург өлкәләре белән, көнбатыштан Чувашия Республикасы, көнчыгыштан Башкортстан Республикасы белән чиктәш).

Татарстанның физик картасын куланып, республиканың кырый нокталарын  билгеләгез.

Төньяк кырый ноктасы

Балтач районы Югары Сәрдек авылыннан төньяктарак

Координаталары : т .к . нең 56 градус 39 минут

Көньяк кырый ноктасы

Баулы районы Хансвер авылыннан көньяктарак

Координаталары : т. к . нең 53 градусы 58 минуты

Көнбатыш кырый ноктасы

Чүпрәле районы Татар Бизднә авылы янында

Координаталары : көнч . оз . ның 47 градусы 15 минуты

Көнчыгыш кырый ноктасы

Актаныш районы Тыңламас авылыннан көнчыгыштарак

Координаталары : көнч . оз . 57 градус 18 минуты

Мәгълүматны тикшерү өчен таблица слайдта .

IV.Физкультминутка .

Укучылар күнегүләр ясый. Шул вакытта кыска гына мәгълүмат:

Телевизор каршысына утырганда без беребез дә шул моментта тулы бер чирләр бәйләме алуыбыз турында уйламыйбыз. Тикшерүләр күрсәткәнчә 51% ирләр, 46%  хатын-кызлар тәүлек дәвамында өзлексез 6 сәгатьтән артык утыралар, 14-17 яшьлек үсмерләр 8 сәгать утыралар. Мондый озак утырып тору сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый. Кешенең гәүдә авырлыгы арта. Матдәләр алмашы бозыла. Йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килә. Бәхеткә каршы моны җиңел генә булдырмый калырга була. Моның өчен сәгать дәвамында аягүрә басарга һәм берничә минут хәрәкәтләнергә генә кирәк. Шулай булгач сәламәлек үз кулыбызда.

Мәгълүматларны дәфтәргә язып алганнан соң укучылар чыгышлары тыңлана.

 Сүз укучыларга бирелә. (Укучылар үзләре әзерләгән чыгышлары буенча сөйлиләр)

Татарстанның рельефы.

        Республика калкулыклы тигезлеккә урнашкан. Иң түбән урыннары Идел елгасы буйлары, ә иң биеге – республиканың көньяк-көнчыгыш районнарындагы Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы. Республиканың иң биек ноктасы  диңгез өсте тигезлегеннән 382 м, иң  түбән ноктасы диңгез өсте тигезлегеннән 53 м. Иделнең уң ягыннан Идел буе калкулыгы килеп терәлә. Республиканың урта өлешләре нигездә тигезлекле.

Территориясенең өслеге күп санлы ерымнар белән телгәләнгән. Ерымнар шәһәр эчендә дә, авыл җирләрендә дә очрый. Бу күренеш авыл хуҗалыгы эшләрен башкарганда күп кыенлыклар китереп чыгара. Ерымнар җир асты сулары  эшчәнлеге, кар-яңгыр, җил эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килә. Кайбер ерымнарның тирәнлеге унар метрга, озынлыгы берничә км га җитә. Ерымнар тирәнәймәсен өчен, аларның кырыйларына агачлар утыртырга кирәк.

Татарстанның файдалы казылмалары.

          Татарстан республикасы файдалы казылмаларга бай. Аның территориясендә 20 дән артык төр файдалы казылма табылган. Алар арасында иң әһәмиятлесе – Идел-Урал нефть-газ провинциясенә кергән нефть чыганаклары. Иң зур билгеле уникаль чыганаклар көньяк-көнчыгышта (Ромашкино, Яңа Елховой, Баулы, Шөгер һәм төньяк-көнчыгышта.

Бездә торф һәм ташкүмер запаслары бар. Тукай һәм Минзәлә районнарында зур булмаган көрән күмер ятмалары табылган. Известьташ, доломит, гипс, табигый битум, гравий һәм башка төзелеш материалларының бай ятмалары зур сәнәгати әһәмияткә ия. Аерым-аерым фосфорит, бакырлы комташ, минераль сулар, шифалы балчык чыганаклары бар.  

Республикада берничә минераль чыганак бар. Иж  чыганагы базасында «Ижминводы» санаториясе урнашкан .

Татарстан климаты үзенчәлекләре .

Безнең республика уртача поясның уртача континенталь климат тибында урнашкан. Шуңа күрә республиканың климаты кеше һәм хайваннар өчен уңайлы.

Җәйге уртача температура  +19 градус. Кайвакыт температура +30 дан югары күтәрелә. Җәйге аяз көннәр иген, яшелчә, җиләк-җимеш өлгерү өчен җитәрлек. Кышын температура  шактый түбәнәя. Январьның уртача температурасы -13,5 -14,5 градус. Салкын кышларда -32-34 градус. Мул булып кар ява. Карның кышкы запаслары иген үстерүгә ярдәм итә.

Безнең республикада явым-төшемнәрнең күп өлеше җәй һәм көз айларында була. Бары тик 1/3 өлеш явым-төшемнәр генә кышка һәм яз айларына туры килә. Тулаем республикада   уртача еллык явым-төшем 400 дән 500 ммга кадәр тибрәлә. Суның уртача парга әйләнүе 550-570 мм га җитә. Вегетация чоры якынча 170 тәүлек.

Татарстанның елгалары.

        Татарстанны дүрт елга республикасы дип йөртәләр. Бу нинди елгалар икән? Татарстан   аркылы Идел, Кама һәм аның ике кушылдыгы Агыйдел һәм Вятка елгалары. Алар барысы да суднолар йөрешле.  Элек-электән үк республиканы Урал, Урта Азия, Кавказ белән бәйләгәннәр. Алардан башка территория буенча 500 ләп елга һәм инешләр ага. Сез аларның кайсыларын беләсез? Бәлки җырлар ишеткәнегез бардыр? (Ык, Мишә, Иж, Зәй...). Идел елгасының Татарстан территорриясендәге озынлыгы 180 км. Аны татар халкы яратып Иделкәем дип йөртә. Кама белән кушылгач ул куәтле елгага әйләнә. Куйбышев сусаклагычы төзелгәч, Кама тамагындагы суның биеклеге 10-12 м га күтәрелде. Монда Иделнең киңлеге 40 км га җитә, ә Казан янында 5-6 км. Идел ярында Казан, Яшел Үзән, Болгар, Тәтеш шәһәрләре урнашкан.

Кама – икенче эре елга. Аның икенче атамасы (Чулман). Казаннан 80 км түбәнрәк ул Иделгә кушыла. Ул аның иң зур кушылдыгы. Безнең республикада Каманың озынлыгы 380 км. Аның кушылдыклары Агыйдел һәм Вятка. Кама ярында Чистай, Алабуга, Яр Чаллы,            Менделеевск урнашкан. Чаллыдан өстәрәк Түбән Кама сусаклагычы төзелгән.

    Каманың сулъяк кушылдыгы Агыйдел (Белая), уңъяк кушылдыгы  Вятка (Нокърат).

Күптән түгел генә республикада 10 меңнән артык күл бар иде. Куйбышев сусаклагычы төзелгәч, аларның күпчелеге су астында калды. Түбән Кама ГЭСы төзелгәннән соң Ык,     Агыйдел елга тугайларындагы күлләр су астында калды.

Республикада эре күлләр юк. Казан үзәгендәге Кабан күле генә шактый зур. Халык телендә Кабан күлендәге хан хәзинәләре турында риваять-легендалар саклана. Күлнең сере бүгенге көнгә кадәр ачылмаган.

Укучылар, менә без республика буенча сәяхәттә булдык. Безнең республика нинди        табигый ресурсларга ия булганын карап киттек. Бу ресурсларны саклау безнең бурычыбыз. Сезгә бер шигырь (слайдта) укып үтәсем килә.

 Ана сүзе.

                                 Урманнарга, улым, балтасыз бар

Үзең белән алма шырпы да.

Урманнарга, улым, пычкысыз бар.

Табигатьне салма куркуга.

Шул вакытта сиңа бер җәнлек тә

Сискәнеп һәм өркеп карамас.

Туган күрер һәрбер җан иясе,

Рәхмәт кенә әйтер һәр агач.

Бу сүзләрнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Әйдәгез әле җавап биреп карагыз. Табигатьне саклауның нинди юлларын тәкъдим итәр идегез?  (Укучылар белән әңгәмә).

Безнең республиканың уникаль табигый объектлары 1960 нчы елда нигез салынган Идел-Кама тыюлыгында саклана. 1991 нче елда «Түбән Кама» милли паркы булдырылды. Милли парк нәрсә ул?  (Милли парклар – ял һәм туризм өчен кулланыла торган махсус саклана торган территорияләр). Бу парк кайда урнашкан? Сезнең анда булганыгыз бармы? Дәрескә йомгак ясап

Иртән иртүк тору белән,

Тәртипкә керт син үзеңне-

Һәм соңлама, тәртипкә керт

Җир Анаңны – газизеңне!

Өйгә эш: дәфтәрдәге язмаларны кулланып, контурлы картада Татарстан чикләрен һәм кырый нокталарын билгеләгез.



Предварительный просмотр:

Тема. Африканың эчке сулары

Максатлары:

1. Африка елга-күлләренең төп үзенчәлекләрен күрсәтү; климатка һәм рельефка бәйлелеген раслау.

2. Африка илләрендә яшәүче халыклар өчен эчке суларның әһәмиятен күрсәтү.

3. Өйрәнелгән терминнарны (елга, елга бассейны, күлләр, агымлы - агымсыз, тозлы - төче күлләр һ.б.) искә төшерү һәм куллану.

4. Төче суны куллануга сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау. Африканың физик карталары, атлас, контурлы карталар, таблица "Африка сулары", видеофильм "Африка елгалары һәм күлләре", компьютер һәм компакт-диск "География - 7 кл."

Дәрес төре. Яңа теманы үзләштерү.

Дәрес тибы. Катнаш.

Методы. Аңлатмалы - иллюстратив.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше. Дәфтәр, атлас, контурлы карталарны барлау.

II. Белемнәрне актуальләштерү. Тактаның бер өлешендә таяну таблицасы эленә

Климат                елга

Режимы  әһәмияте  проблемасы

Рельеф                күлләр

Укучыларга телдән сораулар бирелә.

1. Африка кайсы климатик поясларда урнашкан?

2. Экваториаль һәм тропик климатик пояслар нинди үзлекләргә ия?

3. Бу материкта нинди басым пояслары формалашкан?

4. Явым-төшем кайда күбрәк, кайда әзрәк ява, ни өчен?

Терминнарны кабатлап чыгу һәм карталардан күрсәтеп бару:

- Елга, күл.

- Кушылдыклары.

- Елганың башы, койган урыны.

- Елга бассейны, субүләр.

- Агымлы, агымсыз күлләр.

- Төче һәм тозлы күлләр.

Ш. Яңа белемнәр формалаштыру

1. Елгалар. Атлантик, һинд океаны бассейнына кергән елгаларны, аларның юнәлешләрен эчке агым елгаларын картадан күрсәтү.

2. Елгалар режимының климатка һәм рельефка бәйлелеген аңлату.

3-4 минут "Африка елгалары" турында видеофильм карау

Фильм буенча сораулар:

- Таулы өлешләрдә елгалар ничек ага?

- Ни өчен Конго елгасын иң күп сулы елга дип әйтәләр?

- Кайсы елга җәй көне нык җәелә?

Практик эш. Контурлы карталарга елга кушылдыклары исемнәрен язып кую.

Күлләр. Күлләр иңкүлекләренең ничек барлыкка килүе турында сөйләү.

Укучыларның алдан әзерләнгән материалларын тыңлау:

- Виктория.

- Танганьика.

- Чад.

- Ньяс.

Контурлы карталарда исемнәрен язып кую.

Компьютер белән эш. 3-4 кеше эшли. Контурлы картада елга, күл исемнәрен язып кую, тест сорауларына җавап бирү.

Әңгәмә. Елга - күлләрнең әһәмияте нәрсәдә? (укучылар билгели).

- Кешеләр куллану өчен төче су чыганагы.

- Су юлы белән йөк ташу.

- Балыкчылык белән шөгыльләнү.

- Авыл хуҗалыгы җирләрен сугару.

- Гидроэлектростанцияләр төзү.

Елга-күлләрнең табигатькә йогынтысы нинди? (укучылар билгели һәм җавап бирә).

Төп проблемаларның барлыкка килүе:

- Урманнарны күпләп кисү нәтиҗәсендә грунт суларының тирәнгә китүе.

- Төче суның җитәрлек булмавы һәм тигез бүленмәве.

- Суларның пычрануы.

Тест

1. Африка елгаларының туенуы,

а) Яңгыр белән

b) Кар сулары белән

с) Катнаш.

2. Нил елгасы кайсы океан бассейнына керә?

а) Һинд

b) Атлантик

с) Эчке агым.

3. Кайсы күл агымсыз?

а) Чад

b) Виктория

с) Таганьика.

4. Африканың иң зур шарлавыгы кайсы елгада урнашкан?

а) Нил.

b) Конго

с) Замбези.

5. Кайсы елга күп сулылыгы белән җир шарында икенче урында тора?

а) Нил

b) Конго

с) Нигер.

Йомгаклау һәм бәяләү.

1. Елгаларның режимы климатка бәйлеме?

2. Рельеф елгаларның агымына ничек тәэсир итә?

3. Африка эчке суларының халык эшчәнлегендә әһәмияте нинди?

4. Африка өчен "Төче су" проблемасын ничек хәл итәргә? Сезнең фикерләр нинди?

Өй эше. Дәреслек, 105-108 нче битләр, план буенча бер елгага характеристика бирергә, контурлы картада калган елга-күлләрне билгеләп, язып чыгарга.



Предварительный просмотр:

7 сыйныф География

Дәрес темасы:  Тын океан.

Дәреснең максаты һәм бурычлары:

  • Укучыларның океаннар турындагы белемнәрен тирәнәйтү;
  • Укучыларны Тын океан турында яңа мәгълүматлар белән таныштыру;
  • Укучыларның аңнарында белемгә ихтыяҗ, омтылыш тудыру, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, сәләтләрен үстерү.

Дәрес тибы: яңа дәрес материалын  өйрәнү.

Дәрес методы: аңлатмалы әңгәмә, өлешчә эзләнү, мөстәкыйль эш.

Җиһазлау: океаннар картасы, атлас, контурлы карта, компьютер, СD      

                     “География 7 класс”.

        Дәрес барышы.        

I Оештыру өлеше.

  • Исәнмесез, укучылар! Класста барыгыз да бармы? Дәрескә кирәкле уку әсбапларын, дәфтәрләрегезне, контурлы карталарыгызны, атласларыгызны, көндәлекләрегезне, дәреслекләрегезне барлагыз.

II Актульләштерү.

Максат: укучыларны  яңа дәрес материалын кабул итәргә әзерләү.

  • Укучылар, 6 сыйныфта без сезнең белән “Гидросфера” темасын үткәндә океаннар турында сөйләшкән идек. Шушы белемнәрне искә төшерү өчен сезгә тест сораулары бирелә (тактада 1 слайд күрсәтелә). Сезгә тиз генә шушы сорауларга җавап сайлап алырга кирәк булыр.

Укучылар мөстәкыйль рәвештә эшлиләр.

Тест сораулары:

1) Җирдә ничә океан бар?

       А) 3; Б) 5; В) 4; Г) 6

 2) Океанның бер өлеше булып тора.

       А) материк; Б) диңгез; В) утрау; Г) күл

 3) Дөньядагы иң зур култык.

      А) Бискайя; В) Персид В) Бенгалия.

 4) Мәйданы буенча иң зур океан.

     А) Тын океан; Б) Төньяк Боз океаны; В) Һинд океаны; Г) Атлантик океан

- Ә хәзер тикшерәбез. Дөрес җаваплар 4, диңгез, Бенгалия, Тын океан. (Сорауларга җавап биргәндә укытучы ялгышларны төзәтә)

III Яңа материалны аңлату.

Максат:  укучыларны Тын океан турында яңа мәгълүматлар белән таныштыру.

  •  Менә без бүген Тын океан турында сөйләшәбез дә инде. Игътибар белән тыңлагыз, дәрес ахырында биремнәр булачак, аларга җавап бирергә туры киләчәк. Тын океан – мәйданы ягыннан иң зур, иң тирән һәм иң борынгы океан. Аның төп үзенчәлекләре – зур тирәнлекләр, Җир кабыгының бик еш хәрәкәткә килүе, төбендә бик күп вулканнар булу, суларында бик күп җылылык саклавы, органик дөньясының гаҗәеп күптөрлелеге.

1) Тын океан турында гомуми мәгълүматлар (тактада 2 слайд)

  • Ә хәзер мин сезне Тын океанның гомуми мәгълүматлары белән таныштырам (Сөйләү барышында картадан тиешле урыннар, объектлар күрсәтелә).  
  • Мәйданы – 178,6 млн км2;
  • Суының күләме – 710,36 млн км3;
  • Тирәнлекләре: а) таралган – 3500-6000м;

                           б) уртача – 3980 м;

                           в) иң тирән – 11022м (Мария чоңгылы).

- Укучылар, Тын океанның иң тирән урыны – ул Бөтендөнья океанының иң тирән урыны булып санала.

      - Су өслегенең уртача температурасы + 18,10С;

      - Уртача тозлылык – 36,5%0;

      - Гадәти су күтәрелеше – 2-3,5 м булса, иң биек су күтәрелеше 12 м га җитә.

      - Океанда 16 казанлык, 6 су асты тау сыртлары, 6000 м дан тирәнрәк 14 иңкүлек, 13 диңгез бар.

Йомгаклау: (сорау) – укучылар, шушы  мәгълүматлардан чыгып сезнеңчә Тын океан нинди океан?

Картадан Тын океанның территориясе һәм иң тирән Мария чоңгылы күрсәтелә.

2) Физик-географик урыны.

Максат: - океанның физик-географик урынына характеристика бирү.

  • Ә хәзер, укучылар, Тын океанның физик-географик урынына характеристика бирик (әңгәмә формасында бара). Океан экваторга карата ничек урнашкан? Экватор Тын океанны икегә бүлеп үтә, океан Төньяк һәм Көньяк ярымшарларда урнашкан. Башлангыч меридианга карата торышы. Башлангыч меридиан Тын океанны кисеп үтми, шулай да аңа капма-каршы 1800лы меридианның ике ягында да урнашкан. Димәк Тын океан Кч. Һәм Кб. Ярымшарларда да  урнашкан. Тын океан ничә материк ярларын юа? Евразия, Австралия, К.һәм Т. Америка һәм Антарктида материкларының ярларын юа (картадан күрсәтелә).  
  • Укчылар, игътибар белән картага карагыз әле. Тын океан экватор янында бигрәк тә киң, шуңа күрә аның өске сулары – иң җылы сулар. Океанның көнчыгышында яр сызыклары аз кискәләнгән, берничә ярымутрау һәм култык аерылып тора (картадан күрсәтелә). Көнбатышта ярлар нык кискәләнгән. Монда диңгезләр күп (картадан күрсәтеп чыгарга).

3) Океанны өйрәнү тарихы.

Максат: - укучыларның диңгез сәяхәтчеләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү.

  • Укучылар, сез нинди диңгез сәяхәтчеләрен беләсез? (Магеллан, Колумб, Кусто, Кук, Лазарев һ.б.) Бик яхшы. Ә хәзер әйдәгез компьютердан Тын океанны өйрәнүчеләр турында мәгълүматлар тыңлыйбыз (CD “География 7 класс”)

Ныгыту: - димәк, Тын океанны кемнәр өйрәнгәннәр? (Магеллан, Кук, Крузенштерн, Лисянский, Лазарев, Макаров, Челленджер).

                  - Ә кем Тын океанга исем биргән? (Ф.Магеллан үзенең сәяхәтләре вакытында К. Американың бер бугазыннан Тын океанга килеп чыга. Ул вакытта Кояш чыгып килә торган була. Ә океан төне буе дәһшәтле дулап тынган була. Океан Магелланны тын хәлендә каршылый. Шуңа күрә Магеллан аңа Тын океан дип исем бирә).

    - Ә хәзер, укучылар, физкульт минут үткәрәбез (Диңгез шавы музыкасы астында укучылар хәрәкәтләнәләр).

Максат: - балаларның сәламәтлекләрен ныгыту, акыл эшчәнлекләрен арттыру.

4) Табигатенең үзенчәлекләре.

Максат: -  Тын океанның гадәти булмаган табигате белән таныштыру,          

                  белемнәрен тирәнәйтү.

  - Ә хәзер, укучылар, Тын океан  табигатенең үзенчәлекләре белән танышып китик. Океан төбенең рельефы катлаулы. Анда 10 меңнән артык аерым су асты таулары бар, алар нигездә вулкан атылудан барлыкка килгән (тактада 3 слайд). Тын океан яткан литосфера плитасы үз чикләрендә башка плиталар белән тәэсир итешә. Бу хәрәкәтләр җир тетрәүләр һәм вулкан атулар китереп чыгара (тактада 4 слайд). Океанның климаты төрле-төрле. Төньяк поляр поястан тыш, барлык климат поясларында да ята. Экватор өлкәсендә 2000 мм га кадәр явым-төшем була. Төньяк өлеше көньяк өлешенә караганда җылырак, чөнки Тын океан салкын Т.Боз океаныннан коры җир һәм су асты сыртлары белән саклана. Тын океан планета океаннары арасында иң тынычсызы һәм дәһшәтлесе.  Океанның к.б. өлешендә еш кына – тайфуннар була (тактада 5 слайд). 30 м га кадәр җиткән иң биек дулкыннар океанның төньягында һәм көньягында билгеләнә. Тын океан агымнары аларның Бөтендөнья океанындагы гомуми схемасы белән ярашкан (тактада 6 слайд). Океанның төньяк өлешендә дә, көньяк өлешендә дә өске суларының боҗра сыман хәрәкәтләре барлыкка килә (Картадан аларның юнәлешләрен күрсәтергә һәм җылы, салкын агымнарның исемнәрен әйтергә).

- Тын океанның органик дөньясы үзенең гаҗәеп бай булуы, үсемлек һәм хайван төрләренең бик күплеге белән аерылып тора (компьютердан океанның органик дөньясын карау).

IV Ныгыту.

Максат: - дәрестә алган белемнәрен ныгыту, укучыларның күрү хәтерен яхшырту.

- Бу максаттан чыгып укучыларга к/карталардан эш бирелә.

- Укучылар, ә хәзер к/карталарыгызны алыгыз (тактада 7 слайд). Слайдтагы обьектларны  к\карталарыгызда билгеләгез, әлеге  обьектның кайда урнашуларын хәтерегездә калдырыгыз (укучыларның мөстәкыйль эшләүләрен тәэмин итү).

- (рәт араларында йөреп чыгып укучыларның эшләү дәрәҗәләрен күзәтәм, кемнең ничек үзләштерүен үз дәфтәремә билгелим).

V  Йомгаклау.

Максат: - укучылар хәтеренең  мөмкинлекләрен тикшерү, хәтерләрен          

                 яхшыртырга булышу.

- Яхшы, укучылар! Өлгергән хәтлесен билгеләгез, өлгермәгәнен өйләрегездә билгеләп бетерерсез. Дәресне йомгаклап сездән  шуны сорыйсым килә: Тын океан башка океаннардан нәрсәсе белән аерыла? (Территориясе, тирәнлеге, географик урыны, климаты, органик дөньясы белән аерыла). Сәяхәтчеләрдән кемнәрне истә калдырдыгыз? (Крузенштерн, Лазарев, Лисянский).

- Шулай итеп Тын океанның исеме җисеменә туры киләме? (Юк). Әйе, бу океан дөньядагы иң зур, иң тирән, иң дәһшәтле, иң борынгы океан.

- Ә хәзер билгеләр куябыз (Дәрестә актив катнашуларыннан чыгып билгеләр куела).

VI Өйгә эш.

Максат: - укучыларны үзлектән эшләргә өйрәтү, фәнгә кызыксыну уяту, иҗади    

                  сәләтләрен үстерү.

- Көндәлекләрне ачтык, өйгә эш язабыз. 84-85нче битләрдәге “Океанда хуҗалык эшчәнлеге төрләре” дигән бүлекне укыйсыз һәм 85 нче биттәге 3 нче сорауга җавап бирәсез. Телдән. К.\картага билгеләп бетермәгән обьектларны билгеләп бетерәсез, киләсе дәрестә картадан күрсәтәсез.

- Индивидуаль биремнәр: яхшырак укучыларга “Әгәр мин сәяхәтче булсам...” дигән темага кыскача хикәя язарга, калганнарга океан төбенең табигатен рәсемдә сурәтләргә (рәсем ясарга).

Вакыт калса: - компьютерда “обьектларны тиешле урынга куй” дигән биремне эшләргә (CD “География 7 класс”).

Кулланылган әдәбият:

1) “География материков и океанов” 7 класс автор: Г.Н. Элькин. Санкт-Петербург «Паритет» 2006.

2) Л.И.Сәүбәнова, Ә.С.Тайсин  География “Тестлар 6,7 класс”. “Мәгариф” нәшрияты 2002.

3) “Мәгариф” журналы төпләмәләре.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 класста географиядән эш программасы

Үрнәк программага нигезләнеп эшләнгән программа. Классның үзенчәлекләренә карап үзгәрешләр кертелгән. Татарстан географиясенә урын бирелгән....

Географиядән дәрестән тыш чара эшкәртмәсе. "Күп белергә теләсәң"

Әлеге кичә  эшкәртмәсе 6-7 нче сыйныф укучылары өчен төзелде....

Географиядән класстан тыш чара

табигатькә гуманлы мөнәсәбәт, тереклек өчен җаваплылык хисе тәрбияләү...

Географиядән дәрес эшкәртмәләре

табигатькә карата экологик һәм эстетик тәрбия бирү....