Географиядән класстан тыш чара
план-конспект занятия по географии по теме

ХАЙРУЛЛИНА ГУЛЬНАРА ИЛЬМАСОВНА

табигатькә гуманлы мөнәсәбәт, тереклек өчен җаваплылык хисе тәрбияләү;

Скачать:


Предварительный просмотр:

Табигать – тиңсез хәзинә.

(Әдәби-музыкаль кичә)

Җиһазлар: Агач макетлары(каен, имән, юкә, чыршы); Җир анасына-озын күлмәк, зур шәл; кошлар тавышы пластинкасы; магнитафон, компьютер, проектор; дару үләннәре салынган кәрҗин; куак үсентеләре.

Сәхнә урман күренеше ясап бизәлә.

1 а.б. Туган ягым – яшел бишек,

          Ямь-яшел тугайлары.

           Матурлыкка дан җырлыйлар

           Басуда тугайлары.

Синнән башка миңа, туган ягым,

Бу дөньяда тормыш юк сыман.

Җирем-суым-Ватаным,

Минем – Татарстаным!

Җыр:  “Мин яратам сине Татарстан” Р.Рәкыйпов шигыре, Р.Андреев көе.

2 а.б. Әйе, туган якның табигатенә, аның яшел урманнарына, саф сулы бормалы елгаларына, көмештәй күлләренә, челтерәп аккан чишмәләренә багышлап халкыбыз нинди генә җырлар язмаган, шигырьләр чыгармаган.

1 укучы. Әй, сөям мин табигатьнең гүзәл күренешләрен!

                Ялтырап аккан суын, андагы балык йөзешләрен.

                 Ул урман, болыннар, бакчалар, чәчәкләрен,

                 Ул кояш, айны, аларның ямьле нур чәчкәннәрен.

                 Әллә ни сөйли алар, тыңлыйм да мин моңлангалыйм,

                 Тәмле, ләззәтле хыяллар берлә тик уйлангалыйм.

Гыйффәт туташ (Зәһидә Бурнашева)

2 укучы. Матур синең җәйге таңнарың,

                Рәхәт синең язгы җилләрең,

                Шундый ямьле синең җирләрең!

1 а. б. Ял вакытларында без табигать кочагында булырга омтылабыз, аның саф һавасын суларга, аланнарында утырып ял итәргә яратабыз.Әмма ял итәм дип, без һичкенә дә аны пычратырга, үзебездән соң чүп-чар калдырырга тиеш түгелбез. Чөнки табигатькә ташланган кәгазь бары тик 2 елдан соң, калай банка 90 елдан, полиэтилен 200, пыяла 1000 елдан соң гына таркалып юкка чыга.  

(телгә алынган саннар экранга чыгып бара)

3 укучы. Туган ягым минем-туган йортым,

                Шундый иркен синдә сулавы,

                Тау битләрең тулы яшел үлән,

                Челтерәп ага чишмә сулары.

2 а.б.    Чыннан да, табигать кочагында булганда без бөтен мәшәкатьләрне онытып, табигать матурлыгына хозурланып, тын гына урман шаулавын, кошларның сихри моңнарын тыңлыйбыз.

Кошлар тавышы язмасы куела.

Җыр: “Кошларга” татар халык җыры

1 укучы. Урманнарга керәм, хәйран калам,

                Һәр агачның аерым моңы бар.

                Һәрберсенең әле сөйләнмәгән

                Мәхәббәте, яшерен сере бар.

Агачлар сөйләве:

(эранга урман күренеше чыга, аны каен суы агызып торучы малай рәсеме алыштыра)

Имән: (көчле тавыш белән)

            Мин көчле агач, имән,

            Җилләргә, давылларга-

            Берсенә дә баш имәм.

Каен:  Минем исемем – каен,

            Үсәм һәр урман саен.

            Буем зифа һәм озын –

            Ак кәгазь кебек тузым.    

Юкә: Ә мин – юкә исемле,

          Юкә ул чәчәк төсле –

Һәрвакытта хуш исле.

Бал кортлары киләләр

Миңа безелдәп кенә,

Иң тәмле балны җыеп,

Алып китәләр сезгә.

Чыршы: Ә мин – чыршы, беләсез,

               Чыршы булмый инәсез.

                Җәен, еышын яшел мин,

                Арттырам урман ямен.

                 Яңа елда сезгә мин

                 Кунак булып киләмен.

Балалар: Агачлар, зур үсегез!

                 Һәм күп булып үрчегез.

                 Ямь бирегез урамга,

                 Ямь бирегез урманга!

2 укучы: (каен янына килә)

 Зифа каеннарның безгә

Сөйләр сүзе бар бугай.

Тәне тулы җәрәхәте,

Эче тулы зар бугай.

Каен суы, күз яшедәй,

Агыла да агыла.

Алсу сагыш булып тама

Күлмәгенең агына.

Каеннарның болай да бит

Хәтсездер кайгылары.

Әнкәйләрнең ак чәчедәй

Аларның кайгылары.

Шул каеннар безгә карап,

“Их,” – дип үксиләр сыман

Телләре булса моң – зарын

Туктамый сөйләр сыман.

1 а.б. Дуслар, күрәсезме, каен елый.  Кайбер мәрхәмәтсез кешеләр аның суын агызып яралыйлар һәм нәтиҗәдә алар корыйлар. Без моңа һич кенә дә юл куярга тиеш түгел!

Җыр: “Ак каен”З.Ярмәки шигыре, халык көе.

Агачлар: Без үсәбез һәркайда,

 Без кешеләргә файда.

Шуңа күрә агачларны

Сындырмагыз, саклагыз!

Безнең дуслар булыгыз!

Аланнарга, урманнарга

Агачлар утыртыгыз!

2 а.б. Чынлап та, агачлар кешеләргә бик күп файда ясыйлар. Алар безнең һавабызны кислород белән баеталар.Билгеле булганча 1 га урман бер җәйге көндә 220 кг чиста кислород бүлеп чыгара.Агачлар һавадагы зарарлы калдыкларны нейтральләштерәләр, тузаннан чистарталар. Шул ук бер гектар урман елына 50-70 т тузанны фильтрлыйлар һәм аның һавадагы концентрациясен 30-40% ка киметәләр. Шулай ук агачлар безне җилдән, тавыштан саклыйлар һәм төрле микроорганизмнардан саклаучы фитонцидлар ясыйлар. 1 га яфраклы урман тәүлегенә 2 кг, нарат урманы – 5 кг,   артыш урманы   - 30 кг фитонцид бүлеп чыгара.

(Саннар экранга чыга)

1 а.б. Шулай дуслар, табигатьбезне җылыта, ашата-эчертә, киендерә, сәламәтлегебезне саклый. Әгәр без табигатьне өйрәнмәсәк, андагы үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын, аларның файдасын белмәсәк, чәчәкләр, агачлар үстермәсәк, Җир-анабызның гүзәлләген саклый белмәсәк, ул безне гафу итмәс.

3 укучы: (Кипкән үләннәр тутырылган кәрҗин тоткан, экранга дару үләннәре рәсеме чыга, асларына исемнәре язылган)

              Уздык калын урманны,

Болынны, үзәннәрне.

Очраттык без һәр җирдә

Дарулы үләннәрне.

Юлда - бака яфрагы,

Тузганак, ромашкалар.

Сукыр кычыткан, бөтнек,

Җый күп итеп, ташлама!

Ышанмагыз сез, дуслар,

Әрем начар дисәләр

Бабам әйтә: “Әремнән

Дару ясап эчәләр.”

Бабай белән без бүген

Күп итеп үлән җыйдык.

Мәтрүшкәләр, әнисләр

Чормага көчкә сыйды.

Чрмада күләгәдә

Ипләп кенә киптердек.

Ә аннан соң без аны

Әптиккә илтеп бирдек.

2 а.б. Табигатьтә очраган һәр үлән, һәр агачның үзенәгенә хас дәвалау үзлеге барлыгын инде һәркем белә. Алар арасында аеруча файдалылары да күп. Безнең җирлектә үсүче һәм кешеләр тарафыннан киң кулланыла торганнары да бар. Мәсәлән: мәтрүшкә, әрем, үги ана яфрагы, балан, ромашка,бөтнек, миләш, гөлҗимеш, һ.б. Аларны таный өйрәнергә, дөрес җыеп, дөрес киптерә өйрәнү безнең  бурычыбыз. Дару үләннәрен саклагыз.

Җыр: “Мәтрүшкәләр”И.Юзеев шигыре, А.Гыйләҗев көе.

Күренеш: 3-4 малай урманга керәләр, алып баручы әйткән сүзләрне хәрәкәтләнеп күрсәтәләр.

1 а.б. Җәйге кызу көндә 3-4 малай

  Җыелдылар урман куенына.

Җиләк җыеп, яшел чатыр корып,

Уйнадылар көне буена.

Ял иттеләр кичен бергәләшеп,

Учак җылысында кызынып.

Ай карады күктән, ал тасмадай

Ялкын телләренә кызыгып.

Кич җиткәнен күргәч ашыктылар,

Җырлый-җырлый кайтып киттеләр.

Утлы күмер калды, җем-җем итеп,

Йокымсырап яткан учакта.

Алар китте. Шаян җилләр килеп

Күмерләрдән очкын уйнатты.

Шул очкыннан ялкынг тасма ясап

Имән каерысына ут капты.

(Кызыл тасманы болгый-болгый гимнастка керә. Агачларны урап ала-ала бии)

2 а. б. Гөлт кабынды имән бии-бии,

Котырынып ялкын дөрләде.

Болгый-болгый утлы койрыкларын

Ябалдашлар буйлап үрләде.

Ыжгырынып, утлы елан кебек,

Бөтерелде ялкын, уралды..

Гөрләп торган яшел гүзәллектән

Кара көйгән моңсу җир калды.

(Агачлар карала, икенче ягы әйләндереп куела, гимнастка тасманы болгый-болгый чыгып китә.)

1 а. б. Кызганычка каршы мондый күренешләр тормышта еш була. Күпчелек очракта янгыннар кешеләрнең игътибарсызлыгы, җавапсызлыгы аркасында килеп чыга. Ял иткән урыннарда сүнмәгән учак калдыру, тәмәке төпчеге ташлауның ахыры бик аяныч тәмамлана.

2 а.б. Балалар, кешелекне, тереклекне яшәтүче, гаять әһәмиятьле матдә - су бар бит әле. Җирне, һаваны, үсемлек-хайваннарны саклаган кебек, аны да пычратмаска, кадерен белергә кирәк. Безнең авылыбызга терәлеп Сөн елгасы ага. Без анда су коенабыз, балык тотабыз.Чишмәләребездә данлыклы, саф сулы. Аларны сакларга, пычратмаска кирәк. Суны пычрату – бик тә зарарлы.Агулы, пычрак суны эчеп, кеше үзе дә авырый башлый. Су үлсә, кеше үзе дә, тереклек тә үләргә мөмкин.

1 укучы: (экранда Сөн елгасы күренеше, укучы кулына куаклар тоткан, елга янына барып утыра)

Исәнме, Ак инеш!

Аптырап калдың мәллә.

Бу, дип, нинди кунаклар?

Ярыңа утыртырга

Алып килдек куаклар.

Юкса тирә ягыңда

Агачлар бетеп бара,

Сулыклар кибеп бара.

Казларың бөтенләйгә

Очып китсә, нишләрсең?

Балыкларың диңгезгә

Качып китсә, нишләрсең?

Сандугачлар кунарга

Яшел талың калмаса,

Керәшәле ярларга

Ак дулкының какмаса,

Син дә кибеп бетәрсең,

Кешегә үпкәләрсең.

Ә син агарга тиеш,

Ә син чабарга тиеш,

Сабантуйлар каршына

Бары тик ап-ак килеш

Сандугачлы ак инеш.

Җыр:”Ямьле елга Сөн генә”  Җ.Фәйзи көе, Р. Ишморат шигыре.

Җир-ана керә: (озын күлмәктән, башына зур шәл урап бәйләгән)

Сандугач бизсә бакчамнан,

Ят күрсә җиремне торналар,

Нишләрмен кипсәләр күлләрем,

Корыса күңелле урманнар?

Тургайлар очмаса биектә,

Тозланса саф сулы чишмәләр,

Саекса илемдә чишмәләр,

Киләчәк буыннар нишләрләр?

Саф җилләр сыйпасын чәчемнән,

Саф һава аллатсын битемне.

Юлымда чирәмнәр үссенннәр,

Кешеләр, саклагыз җиремне!

Бәхетле бул, кешем, бәхетле бул!

Җир язмышы синең кулыңда.

Мәңге сүнмәс йолдыз булып,

Гөлләр үссен йөргән юлыңда.  (чыга)

2 укучы:

Агачларны сындырмагыз,

Кош оясын туздырмагыз,

Суларны да пычратмагыз,

Пыяла, чүп атмагыз!

Эссе чакта, коры чакта

Урманда ут якмагыз!

Табигать – ул безнең әни,

Табигатьне саклагыз!

Балалар: Безнең иңдә - ил язмышы

Безнең иңдә - Җир шары!

Барсы өчен без җаваплы

Без – Кояшның дуслары!

1 а.б. Әйе, әгәр дә без яхшы эшләр генә эшләсәк, Җир-анабыз да безне онытмас. Җиребез, суыбыз, һавабыз да безнең яхшы эшләребезгә яхшылык белән җавап кайтарыр.

3 укучы: Мәңге яшәсен табигать,

Сабыйлар сау булсыннар.

Күкләребез аяз булсын,

Ипикәйләр уңсыннар!

1 укучы: Шифалы яңгырлар яусын,

                Ачылмасын яралар,

                Табигатьнең сакчылары,

                Сау булыгыз, балалар!

Җыр: “Җырлыйм туган якта”И.Закиров көе, Р. Миңнуллин шигыре.



Предварительный просмотр:

Бөтендөнья Җир көне (экологик кичә)

Экологик кичә эшкәртмәсе. 5-7 класс укучылары белән үткәрергә мөмкин.

Максатлар: -укучыларның экологик белемнәрен тирәнәйтү;

-табигатькә гуманлы мөнәсәбәт, тереклек өчен җаваплылык хисе тәрбияләү;

-табигать кочагында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерү.

Җиһазлау: плакат, табигатьне саклау темасын яктырткан сүзләр, рәсемнәр, экологик конференция материаллары, табигый материаллардан композицияләр.

Салмак кына көй уйный.

(Энҗе Авзалованың “Бу гүзәллек яшәрме?” шигыре белән башлана,  бер укучы яттан сөйли).

               Җир елый ишетәсезме?

               Мин ишетәм!    

               Челтерәп аккан чишмәләрем

               Нигә кипкән?

                             

               Җир елый ишетәсезме?

               Мин ишетәм!

               Сандугачлы талкайларны

               Кемнәр кискән?

               Табигатьне кемнәр шулай

               Әрәм иткән?        

               Кешеләрдә миһербанлылык

               Кая киткән?

               Җир елый ишетәсезме?

               Мин ишетәм!    

               Бу гүзәллек, бу Җир шары

               Яшәр микән?  

               

      Укытучы. Табигатьне саклау -һәр кешенең изге бурычы ул. Шуны искә алып 1994 елның 22нче апреленнән алып бу көн - Бөтендөнья Җир көне дип исәпләнә.

       Безнең планетабыз бик нык пычранган, без зур бер чүплектә яшәгән кебек,  ләкин кешелек әле моны аңлап бетерә алмый. Без бүген Җирдә яшибез, ләкин киләчәк буыннар яши алырмы?(музыка уйнап ала).

     Һава.   Чиста саф һава- табигатьнең иң зур байлыкларыннан берсе. Әгәр Җирдә һава булмаса, анда бар тереклек юкка чыгар иде. Елына атмосферага 5млрд.тонна СО2 бүленеп чыга.Аның нәтиҗәсендә озон катламы юкара,озон тишекләре барлыкка килә. Бу тишекләр аша Җиргә Кояшның ультрашәмәхә нурлары омтыла. Кешеләрдә рак авыруы китереп чыгарырга мөмкин. Кислород Җирдә тагын да ныграк кими, ә кара металлургия һәм химия промышленносте заводларыннан, котельныйлардан, транспоттан чыккан агулы газлар күбәя дә күбәя. Шуңа күрә завод-фабрика торбаларына төтен, көл, зарарлы газларны тоткарлаучы махсус җайланмалар куялар.

     Су. Су- тереклек чыганагы. Безнең организмның 2/3 өлеше судан тора. Бөтен тәнгә туклыклы матдәләр таратучы кан составында да су бар.Тире аша парга әйләнеп, су безнең тән температурасын көйләп тора, ул организмнан зарарлы матдәләрне чыгару өчен дә кирәк. Галимнәр исәпләгән, һәр ел саен сулыкларга шулкадәр күп агулы матдәләр эләгә, алар белән 10 мең товар поездын тутырып булыр иде.Хәтта Арктика суларында да кер порошогы калдыклары табалар.  Кешенең суга ихтыяҗы елдан -ел арта.1942 елда бөтен дөньяда су ихтыҗы  1000 км3 булса; 2000 елда 5000 км3 тәшкил итә.

       Укытучы. Кул пычранса, су белән юарсың, су пычранса, ни белән юарсың? диелә татар халык мәкалендә.

  Р.Фәйзуллинның  “Алтын балык түгел, гади балык сөйләде бик гасабиланып...”шигыре сөйләнелә.

       Укытучы. Әйдәгез, табигатьтә очрый торган ситуацияләрдән чыгу юлын эзлибез.

 Күлдә үрдәкләр яши. Ау сезонында анда күп күләмдә кургаш эләгә, ә ул суны һәм су төбен пычрата. Үрдәкләр таш йотканда, кургаш кисәкләрен дә йоталар, агуланып үләләр. Сез аларга ярдәм итсәгез иде, сулы савыттан кургаш кисәкләрен күзне бәйләгән килеш иелеп алырга кирәк.  

   Утешит.приз.

      Туфрак. Туфрак бик акрын барлыкка килә. Аның өчен йөзләрчә, хәтта меңнәрчә еллар кирәк. Ә менә җимерү, бозу бик тиз. Соңгы 100 елда Җирдә ¼ өлеш уңдырышлы туфрак югалган. Туфрак катламы төрле юллар белән бозыла:

1) файдалы казылмалар тапканда;

2) нефть суыртканда;

 3) ерымнар ясалганда;

 4) җил, су эрозиясе нәтиҗәсендә;

5) туфрак катламын дөрес эшкәртмәгәндә.  

        Урман. Урман белән су- табигать күрке дип әйтә халкыбыз.Урманнарны Җир планетасаның “үпкәсе” диләр. Ләкин хәзер Җирдә пеләшләнү бара яки урманнарның мәйданы кими (плакат буенча).

  а) Җир йөзендәге барлык урманнар ел саен 40 триллион т О2 бүлеп чыгара;

  б) Дөньяда минут саен 2 га урман юкка чыга;

  в) 20 кг макулатура 1 агачны саклап калуга тиң. Ә 1 т.макулатура исә 0,4 га урманны киселүдән саклый;

  г) урманда ташлап калдырылган кәгазь 2 ел таркала, консерва банкасы- 90 ел, полиэтилин-200, пыяла кисәге1000 ел таркалмый ята;

Бер га чыршы урманы 32 т.,  нарат урманы-35, карама-43, ә имән урманы 54 т тузан йота ала.

   Агач-куаклар тузан микъдарын-3, ә зарарлы газ һәм төтен күләмен 2 тапкырга киметә.

   Урманга барган һәм кеше үзенең табигатьтә кунакта икәнен онытмасын иде.    

        Укытучы. Ял минуты.

       Ничә каз?

     Бер-бер артлы казлар бара,

     Уртада атлый берсе.

     Алдагысына ияреп

     Титаклыйлар дүртесе.

     Соңгы казның алдыннан

     Дүрт каз киләдер атлап

     Ничә каз чишмә буена

     Төшеп бара, хисапла.

        Укытучы. Кеше табигатьтә булганда үзенең намусы белән күзгә-күз кала.Ул кеше өчен- бердәнбер контролёр.

         Кичәбезнең 2 нче өлеше “Экология” түгәрәгенә йөрүче укучыларның эшчәнлеге буенча булыр. Алар үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрәләр. Моның өчен без тикшеренү эшләрен алып бардык: табигатькә чыктык, күзәттек,  үлчәдек, исәпләдек. Билгеле бер нәтиҗәләргә килдек. Сезгә җиткерәсе килгән тәкъдимнәребез бар.

Әскәрова Илсинә.  Тема: “Борындык авылының экологик проблемасы”

Хәйруллин Рәзиф. Тема: “Урманнарны саклыйк”

         Э.Авзалова “Белмим, нәрсә белән бетәр”шигыре яңгырый.

Кешеләргә матурлыкны

Сый-хөрмәтне биргән Ходай.

Тик кешеләр табигатькә

Нигә игътибарсыз болай?

Чикләвеге, шомырты да, баланы да-

Санап бетерерлек түгел...

Кешеләрнең табигатькә ерткычлыгын

Гафу итә алмый күңел.

Агачларны таптый, кисә,

Җәнлекләрне атып китә.

Бу кадәре начарлыклар

Белмим, нәрсә белән бетәр?

      Укытучы. Кеше гомере буе табигатьтән файдалана.Табигать кешене ашата, эчертә, киендерә. Аның матурлыгы һәм байлыгы безнең кулда.Табигатьне саклау- безнең бурычыбыз.  Әйдәгез, бергәләп табигать сагына басыйк!

               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класстан тыш чара.Юл йөрү кагыйдәләре.

     “ Исән-имин йөрим дисәң        Бел син юл кагыйдәсен”!...

Класстан тыш чара

Киң колачлы талант иясе (Галимҗан Ибраһимовның  125 еллык юбилеена багышланган   әдәби  викторина) ...

"Язучыны таны" - татар әдәбиятыннан класстан тыш чара.

"Язучыны таны" уены  - татар теле һәм әдәбияты атналыгында үткәрү өчен ачык чара.   Бу класстан тыш чара 5-8 класс укучылары өчен тәкъдим ителә....

Класстан тыш чара "Дәү әни һәм онык"

Өлкәннәр коненә багышланган кичә.   “Дәү әни һәм онык” бәйгесе.Максат:Газиз  дәү әниләргә мәхәббәт,игътибарлы мөнәсәбәт,шәфкатьлелек хисләре, гаилә   традицияләренә ихти...

"Дөнья могҗизалары" класстан тыш чара

"Дөнья могҗизалары" класстан тыш чара...

Җиде-гаҗәеп хикмәтле сан (Класстан-тыш чара)

Математикадан интеллектуаль"Җиде-гаҗәеп хикмәтле сан" укучыларның танып-белү активлыкларын,иҗади фикерләүләрен үстерү максатын куя......