Африка 5 класс дәреснең технологик картасы
тест по географии (5 класс)

Галимуллина Лилия Галимҗан кызы

Технологическая карта по географии на тему: "Африка"  на татарском языке для 5 класса

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tehnologik_arta.docx23.05 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең технологик картасы

Предмет: география

Сыйныф : 5

Укытучы: Галимуллина Лилия Галимҗан кызы, Кукмара  муниципаль районы  “К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе” МБГББУ

Дәреснең темасы: “ Африка буйлап сәяхәт”

Дәреснең тибы: яңа белем үзләштерү дәресе

Дәреснең төре: дәрес- сәяхәт

Дәреснең максаты: Африканың географик урыны, табигатенең үзенчәлекләре, халкы турында өйрәнү

Бурычлар:

Белем бирү бурычлары ( образовательные):

  • Африка  материгы турында өйрәнү;
  • түбәндәге төшенчәләрне үзләштерү- Сүәеш каналы, Сахара,Килиманджаро, Кагера, Нил, Конго, Замбези, Нигер, Виктория,Танганьика, саванна, оазис

Үстерү бурычлары ( развивающие):

  • төрле информация чыганаклары белән эшләүне камилләштерү ( дәреслек, текст, презентация, видеофрагментлар, маршрут бите); күрсәтмә һәм таратма материаллар белән эшли белүне оештыру;
  • логик һәм предметара фикерләүнең үсешен тәэмин итү, танып белергә өйрәнү, иҗади фикер йөртү сәләтен арттыру; сөйләм телен үстерү

Тәрбияви бурычлар( воспитательные):

  • укучыларның аралашу сәләтләрен һәм кызыксынуларын  арттыру; бер- берләрен тыңлый һәм аңлый белү, төркемдә эшләү күнекмәләрен камилләштерү;
  • эстетик һәм әхлакый сыйфатларын үстерү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү

Эш формалары: төркемләп( групповая), индивидуаль , парлы

Эш методлары һәм алымнары: интерактив, проблемалы- эстетик, күрсәтмә- иллюстратив, аңлатма- иллюстратив, өлешчә- эзләнүчән

Төп төшенчәләр: Сүәеш каналы, Сахара,Килиманджаро, Кагера, Нил, Конго, Замбези, Нигер, Виктория,Танганьика, саванна, оазис

Җиһазлау: компьютер, проектор, мультимедияле презентация,  дәреслек Е.М.Домогацких, Э.Л.Введенский, , А.А.Плешаков “География. Географиягә кереш” 5 класс, 2015 нче ел,  видеофрагмент, маршрут картасы,  “Африка” картасы, атласлар, уңыш баскычы, бәяләү бите,  контурлы карталар, смайликлар

Көтелгән нәтиҗәләр:

Шәхси (личностные) :

  • фәнне өйрәнүгә шәхси кызыксыну уяту,
  • укытучының ярдәме һәм консультациясе аша  эш күнекмәләре булдыру; булган күнекмәләрне камилләштерү; үз- үзеңә бәя бирү, үз хатаңны тану, үз фикереңне дәлилли  белү

Танып белү ( познавательные):

  • дәреслектән һәм өстәмә чыганактан дөрес информацияне таба белү,
  • мөстәкыйль рәвештә төп фикерләрне  табу, анализлау һәм гомумиләштерү,
  • нәтиҗә ясый алу, логик фикер йөртә белү, төшенчәләрне билгеләү
  • Африканың урнашкан урынын, табигать үзенчәлекләрен үзләштерү,
  • Африканың географик объектларын  аера,  таный һәм картадан күрсәтә  алу сәләтен булдыру

Регулятив:

      -төрле версияләр тәкъдим итү, прогнозлауга өйрәнү, максатка ирешү өчен төрле ысуллар уйлап таба алу сәләтен булдыру,

     - укучы үзе тәкъдим иткән план буенча уку биремнәрен үти алуга ирешү;

Коммуникатив:

  • төркемдәгеләрнең фикерен тыңлый белү, гомуми бер нәтиҗәгә һәм фикергә килә алу сәләтен үстерү

Предметара:

  • үз сүзләрең белән материалны аңлата алуга ирешү, сөйләм телен үстерү

Дәреснең этаплары

Укытучының эшчәнлеге

Укучыларның эшчәнлеге

Дәресне оештыру өлеше

1мин

(Слайд №1)

Хәерле иртә дип башлыйк көнебезне,

Хәерле иртә дип сәламлик бер- беребезне.

Йокы, ялкаулыкны куып җибәрик,

Чын күңелдән эшкә керешик!

   Хәерле иртә, балалар! Әйдәгез, елмаешып бер- беребезне  һәм килгән кунакларны сәламлик әле.

  Рәхмәт, утырыгыз. Сезгә бүгенге дәресебездә күтәренке кәеф, тапкыр җаваплар, кызыксынучанлык  һәм тирәнтен белем алуыгызны телим.

Сезнең алдыгызда смайликлар ята. Үз кәефегезне шулар аша җиткерик.

Укытучыны, кулга- кул чәбәкләшеп бер- берләрен сәламлиләр һәм килгән кунакларга баш ияләр

Смайликлар белән эш

Белемнәрне актуальләштерү

4 мин

Балалар! Без бүген җирне өйрәнүне дәвам итәбез. ( слайд 2)Әйдәгез, узган дәрестә өйрәнгәннәрне искә төшерик.

Сезнең алдыгызда карточкалар ята. Биреме- төшеп калган сүзләрне куярга.

Ә хәзер бер- берегез белән эшләрегезне алмашыгыз, хаталарын табыгыз. ( Слайд№)

Димәк, Евразия- иң зур материк дигән фикер белән килешәсезме?

Рәхмәт, укучылар.

Карточкалар белән эш.

Эш тәмамлангач, күршедә утыручы партадашына эшләрен тикшертәләр.

Үз фикерләрен әйтәләр.

Дәреснең темасын ачыклау

2,5 мин

Һәр кеше үз гомерендә кайда да булса сәяхәт итү хыялы белән яши. Балалар, ә сез сәяхәт итәргә яратасызмы? Бүген без кызыклы виртуаль сәяхәткә чыгабыз. Безгә юлда адашмас өчен маршрут картасы ярдәмгә килер. Ул һәркемнең өстәлендә ята. Шул картага һәркемгә үз исемен язып куярга киңәш итәм.

Безнең бүгенге дәреснең темасы  сүзсез видеофрагментта  яшерелгән. (видео №1)

( слайд № ). Бүген без нәрсә турында сөйләшербез икән?

Маршрут картасына  теманы язып куябыз.  ( слайд №).

Үз фикерләрен белдерәләр, диалогка керәләр

Маршрут картасына һәр бала үз исемен яза.

Балалар теманы ачыклыйлар.

Теманы маршрут картасына язып куялар.

Проблемалы ситуация кую

(Слайд №)

Африкада салкын була  аламы? Бу сорауга җавапны без дәрес ахырында бирербез.

Дәрескә бурычлар кую һәм эш төрләрен  билгеләү

2мин

Хәзер картага күз салыйк. Без бүгенге дәрестә үзебезгә нинди бурыч куярбыз? Без нәрсәгә ирешергә тиеш?

Укучылар белән бурычларны куялар

Якынча җаваплар:

  • Африканың урнашкан урыны( ГУ)
  • Таулары, рельеф
  • Сулыклары
  • Табигате, хайваннар дөньясы, халкы

Яңа белем үзләштерү-

15мин

1.Әйдәгез, балалар, юлга кузгалыйк. Тик безгә сәяхәтнең маршрутын билгеләү зарур.

Маршрут картасына билгеләп куегыз.Маршрут тактага языла.

Хәзер без төркемнәрдә эшлибез. Төркемдә иң элек һәр баланың вазыйфасын билгеләгез. Һәр төркемгә докладчы( чыгыш ясаучы), фикерләрне теркәп баручы, картадан  күрсәтүче  һәм бәяләүче кирәк булачак.

Карта белән эшлибез. Дәреслек 115нче бит.

Һәр төркем бирем ала: 1нче төркем- Африканың урнашкан урыны, мәйданы, 2нче төркем- Африка ярларын юучы океан һәм диңгезләр, 3нче төркем- сулыклары,  4нче төркем- рельефы, халкы. Җавапларны таблицага тутырабыз.

Ә хәзер җавапларны тыңлыйк.  

Тикшерәбез- таблицалар дөрес тутырылганмы? ( слайд №)

Нәтиҗә ясыйк: төркемдә эш уңышлы булдымы, сез бер- берегезнең фикерләрегез белән килештегезме, уртак фикергә  килә алдыгызмы?Ә хәзер бәяләү битенә үзегезгә билге куегыз.Нәтиҗә

 Инде бераз ял итеп алырга да вакыт җитте.

 Физкульминутка тәкъдим итәм.

2. Инде Африканың табигый зоналарына һәм аларда яшәүче тереклек ияләрен өйрәнүгә  күчик.

Африкада дымлы экваториаль урманнар, саванналар, чүлләр бар.

Үзегезгә бәя. Нәтиҗә.

 

Сәяхәтнең маршрутын билгелиләр.

Һәр төркем докладчы( чыгыш ясаучы), фикерләрне теркәп баручы, картадан күрсәтүче һәм бәяләүче билгели

Карта һәм текст  белән эшлиләр.

Текст белән эш. Һәр төркем үзенә туры килгән төшенчәне өйрәнә . Һәр укучы үз фикерен төркемдә белдерә. Теркәп баручы таблицага җавапларны тутыра.

Һәр төркемнең чыгыш ясаучысы( докладчы) чыгыш ясый, ә калган төркемнең язучылары таблицаны тутырып бара.

Төркемнәр тыңланылгач, бәя бирүчеләр төркемдәге эшкә нәтиҗә ясый

Балалар  физкульминутка ясый

Яңа белемнәрне практикада куллану

10-13мин

  1. Безнең сәяхәтебез дәвам итә. Әйдәгез маршрут битләрендәге биремнәрне эшлик.

1 нче бирем. Җөмләләрнең хатасын тап. (слайд№)

2нче бирем. Контурлы картада эш- Африканың географик объектларын картага төшер

  1. Иҗади бирем.

Маршрут битендә биремнәрне эшлиләр.

Биремнәрне башкаралар

Контурлы карта белән эшлиләр

Иҗади биремне башкаралар.

Фикерләрен белдерәләр.

Өйгә эш бирү, белемнәрне гомумиләштерү

1мин

Өйгә эш. П 22 укырга

Җиңел бирем. 119нчы бит сорауларга җавап табарга.

Уртача авырлыктагы бирем. Африка турында өстәмә материал табарга.

Авыр бирем. 119 нчы бит теориядән практик эшкә(2)

Дәреснең без куйган максатларын искә төшерик. Без максатка ирештекме? Ниләргә ирешә алмадык?

Өйгә эшне тыңлыйлар һәм язалар

Укчылар үз фикерләрен әйтәләр

Рефлексия

3мин

Безнең сәяхәтебез ахырына якынлаша. Без Африка материгы белән танышып чыктык. Ничек уйлыйсыз: Африкада салкын була аламы?

Җөмләләрне дәвам ит.

Мин бүген белдем...

Мин  эшләргә телим...

Миңа авыр булды...

Укчыларның җаваплары тыңлана

Балалар үз фикерләрен дәвам итәләр

Нәтиҗәләр ясау. Бәя кую

2мин

Үзегезгә билгеләр куегыз. Сезнең алда смайликлар ята. Шуларны уңыш баскычына ябыштырыгыз.

Балалар! Дәрестәге эшчәнлегегез өчен зур рәхмәт. Дәрес тәмам. Саубулыгыз!

Укучылар дәрестәге эшчәнлекләрен үзләре бәялиләр


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Сүз ясагыч кушымчалар" темасына үткәрелгән дәреснең технологик картасы

"Сүз ясагыч кушымчалар" темасына үткәрелгән дәреснең технологик картасы...

4 нче А сыйныфында әдәби укудан үткәрелгән дәреснең технологик картасы. Темасы: Яхшылык эшләргә ашыгыйк (И.Газиның “Сиртмәкойрык” әсәре өстендә эш)

Әлеге технологик карта әдәби уку предметыннан 4 нче сыйныфлар өчен И. Газиның "Сиртмәкойрык" әсәре буенча  эшләнде. Анда тирә-юнеңдәге җан ияләренә карата игелекле булу, яхшылык эшләүгә басым яса...

Дәреснең технологик картасы

6 нчы сыйныфлар өчен татар теленнән дәреснең технологик картасы...

Дәреснең технологик картасы

Дәрес укучыларның анализ ясый белү, үзләренең фикерләрен әйтә белү, хисләрен, эмоциональ халәтләрен җиткерә белү күнекмәләрен, шулай ук универсаль уку гамәлләрен формалаштыруга юнәлдерелгән...

Дәреснең технологик картасы “Татлы ашамлыклар, десертлар, татлы эчемлекләр әзерләү технологиясе”

Кешенең туклануында татлы ризыкларның әһәмияте турында күзаллау булдыру.Татлы ашамлык төрләре:цукат, конфет, безе (меренги); десерт төрләре; алкогольcез эчемлекләр: сөтле коктейль, морс, рецепт һәм әз...