Инглиз телен татар теле белән чагыштырып укыту
учебно-методический материал по английскому языку

Чит телне башка тел белән чагыштырып өйрәнү методикасы күптәннән яшәп килә. Хәзерге тел белеме фәнендә шунысы бәхәссез; чит телне өйрәнгән вакытта телләр узара катлаулы бәйләнешкә керәләр һәм чит телдәге күренешләр туган тел фонында кабул ителәләр. Инглиз телен татар теле белән чагыштырып өйрәнгәндә, укучылар инглиз теле белән татар теле грамматикасының охшаш һәм аермалы якларын табып, нәтиҗәне үзләре чыгаралар. Мондый очракта балалар кызыксынып ике телне өйрәнәләр 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ingliz_telen_tatar_tele_beln_chagyshtyryp_ukytu.docx22.54 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Балык бистәсе муниципаль районы

«Олы Елга урта гомуми белем мәктәбе»

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Шетнево-Тулуш филиалы

Инглиз телен татар теле белән чагыштырып укыту

(эш тәҗрибәсеннән)

Эшне башкарды: Сираева Ләйсән Илшат кызы,

Балык бистәсе муниципаль районы “Олы Елга

гомуми урта белем бирү мәктәбе” ГБМБУ

Шетнево-Тулуш филиалының

инглиз теле укытучысы

2023 нче ел

“ Берәү башка телне өйрәнмәкче булса, башта үз теленең грамматикасын яхшы белсен”

К.Насыйри

Мин К.Насыйри сүзләре белән тулысынча килешәм, чөнки татар мәктәбендә инглиз теле укытучысы булып эшлим. Чыннан да, чит телне өйрәнгәнче, башта үзеңнең туган телеңне – татар телен бик әйбәт белергә кирәк. Мәктәптә эшләү дәверендә мин моның шулай икәненә инандым. Шуңа күрә инглиз телен татар теле белән чагыштырып укытуга зур игътибар итәм. Үз тәҗрибәм белән уртаклашырга телим.

Хәзерге көндә белем сыйфатын үстерү, белем бирү системасын камилләштерүнең төрле юллары бар. Яңа стандартларның төп максаты – шәхес тәрбияләү, аны үстерергә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү. Бүгенге көндә укучылар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә танышалар. Җәмгыятебезгә иҗади фикерли, аралаша белүче белемле гражданнар кирәк. Мәктәпләрдә укучы шәхесенә юнәлдерелгән яңа педагогик технологияләр куллану бу өлкәдә гаять зур ярдәм итә. Шуңа күрә мин укыту-тәрбия процессында инглиз телен татар теле белән чагыштырып өйрәткәндә , заманча технологияләр кулланып, ФДББС шартларына ярашып, укучының танып - белү эшчәнлеген активлаштыру, аралашу күнекмәләрен булдыру һәм үстерү, татар һәм инглиз телләренә мәхәббәт тәрбияләүне төп максатым дип саныйм. Ә моның өчен укытучы мәгълүмати һәм коммуникацион чараларны, дәреснең максат һәм бурычларыннан чыгып, дөрес сайлап ала белергә тиеш.

Телне өйрәнү үзеңнең туган телең белән чагыштырылып башкарылганда, укуыларда кызыксыну уята, активлаштыра, мөстәкыйльлек бирә.

Инглиз телен татар теле белән чагыштырып укыту миңа зур бурычлар йөкли. Шул бурычларны тормышка ашыру өчен, укытучы буларак, миңа күп төрле алым һәм ысуллар кулланырга туры килә.

Башлангыч сыйныфларда укучылар әкият яраталар. Шуны истә тотып,

теге яки бу татарча әкияттәге сүзләрнең инглиз теленә тәрҗемәсен ятлатам. Сыйныфтан тыш чараларда бу әкиятне укучылар белән инглиз телендә сәхнәләштерәбез. Укучылар сәнгатьле итеп чыгыш ясыйлар, чөнки текстны алар үз ана телләрендә аңлап, йөрәкләре аша үткәреп сөйлиләр.

Чит телне башка тел белән чагыштырып өйрәнү методикасы күптәннән яшәп килә. Хәзерге тел белеме фәнендә шунысы бәхәссез: чит телне өйрәнгән вакытта телләр узара катлаулы бәйләнешкә керәләр һәм чит телдәге күренешләр туган тел фонында кабул ителәләр. Инглиз телен татар теле белән чагыштырып өйрәткәндә, укучылар инглиз теле белән татар теле грамматикасының охшаш һәм аермалы якларын табып, нәтиҗәне үзләре чыгаралар. Мондый очракта балалар кызыксынып ике телне өйрәнәләр.

Укучыларым белән инглиз теле алфавитын өйрәнгәндә татар алфавитын күз уңаенда тотабыз: искә төшерәбез, чагыштырабыз. Чагыштырма нәтиҗәне укучылар үзләре ясыйлар.

Инглиз теле алфавитында барлыгы 26 хәреф бар. Шуларның 6 сы сузык аваз, 20 се тартык аваз. Инглиз һәм татар телләренең аваз составын чагыштырып карасак, сузык һәм тартык авазлар арасында охшаш авазлар табарга була. Мәсәлән, сузык авазлардан, үзенең артикуляцион һәм акустик билгеләре бенча, И , Е белән инглиз теленең [ i ], [e] авазлары тулысынча туры киләләр. Шулай ук татар теленең алгы рәт сузыгы Ә белән инглиз телендәге [æ ]сузыгы бик якын торалар. Тартык авазлар арасында үзенең ясалышы белән бик тә охшаш ирен –ирен авазы [w] бар, фарингаль тартык [h] , кече тел тартыгы авазларының әйтелешендә дә охшашлыклар бар.

Ә хәзер татар һәм инглиз телендәге әлеге охшаш авазларга күз салыйк:

[ә] авазы: әни, әти, әби

[æ ]: ham, cat,, fat.

[ө] авазы: өй, көзге, төлке.

[ɜ: ]bird, girl, shirt.

[ң] авазы: яңа,, яңгыр, бәрәңге.

[ ŋ ]: long, morning, song

[җ] авазы: җәй, җил, җиләк,

[ dʒ ] juice, jump, jeans.

[һ] авазы: һәм, һәйкәл, шәһәр.

[һ]: ham, hen, honey.

Инглиз телендә татар теленнән аермалы буларак, килеш төшенчәсе юк. Килеш мәгънәләрен бирү һәм аны чагылдыруның башка формалары кулланыла. Мәсьәлән, әйбернең, предметның иясен, кемнеке икәнен күрсәтә. Ул татар теленең иялек килешенә туры килә. Мәсәлән: Tom’s dog, mother’s dress, Kate’s doll

Томның эте, әнинең күлмәге, Катяның курчагы

Инглиз телендә дә, татар телендә дә сан категориясе бар. Татар телендә исемнәргә күплек санда –лар/-ләр, -нар/-нәр кушымчасы, инглиз телендә s (-es) кушымчасы өстәлә.

Татар телендә сүз ясагыч -чы/-че кушымчасы инглиз телендәге –er/ -or белән туры килә. Мәсьәлән:

writer, singer, worker

Язучы, җырчы, эшче

Инглиз телендә дә татар телендәге кебек сүзләрне кушу ысулы белән ясалган сүзләр бар. Bedroom, classmate, snowman, cүзләре 2 сүздән тора. Йокы бүлмәсе, классташ, кар бабай.

Сүзнең әйтелешендә басым да зур роль уйный. Татар телендә басым соңгы иҗеккә төшә. Ә инглиз телендә, басым беренче яки икенче иҗеккә

төшеп, бу иҗекләр ачык һәм көчле итеп әйтелә. Кайбер сүзләр 2 басымлы да булырга мөмкин. Мәсьәлән, урман – урманнар, лес – леса, Egypt, England – Sahara, Korea; California, seventeen, situation.

Инглиз теле белән чагыштырып, укучылар татар телендәге ялгызлык һәм уртаклык исемнәрнең ике телдә дә булуы һәм ялгызлык исемнәрнең баш хәрефтән язылуын ачыкладылар, түбәндәге нәтиҗәне ясадылар:

1) һәр ике телдә дә кеше исемнәре, фамилияләр баш хәрефтән языла: Булат, Айнур, Ләйлә, Jane, Kate, William;

2) илләр, шәһәр, район атамалары да зур хәрефтән башлана: Мәскәү, Самара, Саба районы, Moscow, Paris, Washington, France, Italy, China, Japan;

3) географик атамалар, елга, күл, диңгез, океан исемнәре дә баш хәрефтән языла: Нил елгасы, Тын океан, Урал таулары, the Nile, the Volga, Himalayas;

4) Газета, журнал исемнәре дә ялгызлык исемнәргә керәләр. Татар теленнән аермалы буларак, куштырнаклар эченә алынмыйлар. The Times, “Ватаным Татарстан” газетасы, “Ялкын” журналы;

Морфологик яктан караганда өйрәнелә торган ике телдә дә ялгызлык исемнәр күплек санда килә алмыйлар. Аерым очракларда сан категориясе кушымчалары ялганса да, алар гади күплекне түгел, башка өстәмә мәгънәләрне белдерәләр.

Татар теле белән инглиз телләре арасында мондый охшаш якларны күпләп дәвам итәргә була. Шулай итеп, ике телне чагыштырып өйрәнү түбәндәге нәтиҗәләрне бирә: татар телле укучыларга инглиз телен өйрәнү шактый җиңелләшә, укучылар чагыштырып, анализ ясарга өйрәнәләр, бу үз чиратында аларның фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итә; укучылар чит телне өйрәнү аша үз телен камилләштерәләр, тиешле сүзне эзлиләр, грамматик төшенчәләрне искә төшерәләр, туган телләрендә алган белемнәрен ныгыталар.

Минемчә, инглиз телен татар теле белән чагыштырып өйрәнүнең тагын бер уңайлы ягы бар. Дәресләрдә инглиз халкының бәйрәмнәрен, гореф - гадәтләрен инглиз халкының бәйрәмнәре белән чагыштырып өйрәтәм. Россиядә үткәрелә торган Яңа ел, Пасха, Раштуа бәйрәмнәре инглизләрнекенә охшаш.

Халык арасында киң таралган ырымнарга ышану татар халкына да, инглиз халкына да хас. Мәсәлән, 13 нче числога туры килгән көн – уңышсыз көн. Көзге ватылу, тоз чәчелү – бәхетсезлеккә. Ат дагасы бәхет китерә һ.б.

Балалар мондый дәресләрдә бик активлар, күп сүзләр белеп калырга омтылалар. Нәтиҗәдә, балаларның сүзлек запасы байый, телгә кызыксыну арта. Укучыларда үз-үзләренә ышаныч уяна, кыенлыклар аша җиңүләргә ирешергә омтылыш туа. Каршылыклар аша уңышларга ирешү укучыны тормыштагы уңышларга әзерли.

Тагын шунысы куанычлы: укучылар иҗадилыкка омтылалар, проект эшенә тартылалар. Проект методы ул - баланың интеллектын, иҗади сәләтен, логик фикерләвен үстерүдә, кызыксынучанлыгын арттыруда нәтиҗәле алымнарның берсе

Тел – тарих та, киләчәк тә... Минем бурычым, балаларга инглиз телен туган тел - татар теле белән чагыштырып өйрәтеп, уңай нәтиҗәләргә ирешүдән, укучыларымның танып - белү эшчәнлеген, активлыгын, зирәклеген арттырудан, телләргә мәхәббәт тәрбияләүдән гыйбарәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрүдә мөһим чара буларак,татар теле грамматикасын рус теле белән чагыштырып укыту тәҗрибәсеннән.

Бу материал шәһәр мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучылары өчен .Татар һәм рус телләрен чагыштырып укыту укучыга да, укытучыга да зур ярдәм итә.Чөнки безнең дәүләт телләребезнең грамматикасы бик о...

4 нче сыйныфта татар теле һәм инглиз теленнән Квест-уен

рус телле укучылар өчен чит тел буларак бирелгән татар теле һәм инглиз теленнән үткәрелгән Квест-уен план-конспекты....

Доклад Тема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе”

ldquo;Биектау 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”ДокладТема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе&rdquo...

Татар теле һәм әдәбиятын укыту концепциясе

Татар теле һәм әдәбиятын укыту концепциясе белән танышу, укытучы эшчәнлегенең төп бурычы булып тора....

Татар теле һәм әдәбиятын укыту концепциясе

концепция белән таныша аласыз...

Татар теле һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсеннән

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда шигырләргә нигезләнгән күнегүләр систнмасы...