4 нче сыйныфта татар теле һәм инглиз теленнән Квест-уен
план-конспект на тему

Гильмутдинова Гулия Фаргатовна

рус телле укучылар өчен чит тел буларак бирелгән татар теле һәм инглиз теленнән үткәрелгән Квест-уен план-конспекты. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_koshlar.docx32.31 КБ

Предварительный просмотр:

 4 нче сыйныфта татар теле һәм инглиз теленнән

Квест-уен

Укытучылар: Гильмутдинова Гөлия Фәргать кызы, Мингалиева Элвира Рамил кызы, Казань шәһәре МББУ СОШ № 170 


Тема: «Канатлы дусларыбыз. The birds»
 
Максатлар: 
1. Кошлар турында мәгълүмат бирү. «Канатлы дусларыбыз. The birds» темасын өйрәнү барышында 4 нче сыйныф укучыларының коммуникатив компетенцияләрен формалаштыру.

2. Логик фикер йөртүне үстерү; хәзерге заман хикәя фигыльне сөйләмдә активлаштыру, бу төр фигыльне кулланып, кошлар турында әңгәмә кору күнекмәләре булдыру.

3. Канатлы дусларыбызга карата игътибарлы, сакчыл караш, хөрмәт тәрбияләү.
Бурычлар: 
Шәхси:
 1. Уучыларда шәхси сыйфатлар: җавап биргәндә уз-узеңә ышаныч, төрле ситуацияләрдән чыга белү, күзаллау. 2. Укучыларның әйләнә-тирә табигатькә карата кызыксынуларын арттыру. 3. Безнең якта яшәүче кошлар турында укучыларның информационн компетенцияләрен формалаштыру.
Метапредмет: 1. Интеллектуаль сәләтләрен үстерү (уйлау, игътибарлылык, хәтердә калдыру, зирәклек, тапкырлык). 2. Монологик  сөйләмне үстерү.

Предмет: 1. Сөйләм компетенциясе: 1. Сөйләм эшчәнлегенң төп төрләрендә коммуникатив белем һәм күнекмәләрне ныгыту–сөйләшү. 2. Тел  компетенциясе: сөйләмнең лексик («Канатлы дусларыбыз. The birds »темасы буенча лексиканы куллану) һәм грамматик (хәзерге заман) якларын ныгыту. 3. Социаль-мәдәни компетенция: танышу. 4. Компенсатор компетенция: теманы аңлау өчен аудио-күрсәтмәлелек һәм рәсемнәр куллану. 5. Танып белү компетенциясе: рәсемнәр һәм җөмләләргә таянып, грамматик биремнәр үтәү эшчәнлегендә универсаль уку-укыту гамәлләрен формалаштыру.

Дәреснең тибы: катнаш, уен 

Җиһазлау : компьютер, интерактив мультимедия такта, карточкалар (командаларда эшләү өчен).
Көтелгән нәтиҗәләр: Икетеллелек коммуникатив компетенцияләре кысаларында дәрес ахырына укучыларда «Канатлы дусларыбыз. The birds» темасы буенча сөйләмдә исемнәрне куллануны активлаштыруны формалаштыру, хәзерге заман хикәя фигыльне дөрес куллану кагыйдәләрен актуальләштерү. Алар үзләренең аудирование күнекмәләрен камилләштерә алалар, кошларның көнкүреше белән танышалар, бездә кышлаучы кошларга ничек булышырга мөмкин булуын әйтә алалар.

Дәрес этаплары

Максатлар

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

УУГ

1.Оештыру моменты

Укучының мотивациясен үстерү

- Исәнмесез! Хәерле көн!
Хәерле иртә, агачлар,
Хәерле иртә, кошлар,
Хәерле иртә, табигать,
Хәерле иртә, дуслар!

Good morning, children.

- I’m glad to see you. Sit down, please.

We want to begin our lesson with some sounds. And you will try to guess what the theme of our lesson.

-Yes, you are right.

Фонетик зарядка

Ә хэзер, балалар, минем арттан кабатлагыз.

(Посмотрите на доску. А сейчас я читаю, а вы повторяете за мной все вместе).

[к], [г] – Бу авазлар белән без нинди кош исеменәре беләбез?

карга

[к], [г], [э] - кугэрчен

[а], [о] – аккош

My turn:

[r], [ǝu] – crow

[Λ], [v] – dove

[k], [ei] – crane

Ике телдә дә охшаш авазлар бар. Ннди авалар икән ул?

[æ], [w]

Very good, children.

Do you hear the word quest? (искать, производить поиск и).

Җүген без дәрестә квест-уеныны юл тотабыз. Беренче бүлмә.(Сегодня на уроке мы с вами отправимся на игру-квест.

Итак, первая комната.)

-Good morning, teacher!

- The birds. Кошлар.

-Шәхси УУГ (кирәкле психологик микроклимат тудыру);

- Регулятив УУГ (максатка ярашлы күнекмәләр формалаштыру);

-Танып белү УУГ (кирәкле информацияне таба һәм таный белү);

-Коммуникатив УУГ (гомуми сорауларга җавап бирү белүне формалаштыру)

2. “Кошлар” темасы буенча яңа тема аңлату

“Кошлар” темасы буенча укучыларны яңа лексик материал белән таныштыру.

Икенче булмәгә керер өчен, без шушы сузләрне искә төшерергә тиешбез.

Сезгә бер-бер артлы такта янына чыгып, бу сузләрне язарга кирәк була.

Барысын да дөрес итеп исегезгэ тошерсәгез, сезнең командагыз 8 балл җыя ала.

Молодцы! Бик яхшы! Ә хәзер балларны саныйбыз.

And now we’ll try to guess and remember this words in English.

Crow (ворон),  Woodpecker (дятел),  Sparrow (воробей),  Dove (голубь),  Crane (журавль),  Swan (лебедь).

-Very good, children.

-And now let’s check how you’ve remembered this words. You should write them to your sheets and then check to each other.

-Very good, children.

Well done. I’m very glad that you remembered these words.

-Well done, children.

Укучылар такта янына чыгып сүзләр язалар (кайсы команда тизрәк һәм дөрес яза ала)

Күгәрчен, сыерчык, тукран, аккош, карга, чыпчык, торна, сандугач.

- Регулятив УУГ (проблеманы чишү күнекмәләрен формалаштыру, нинди тема өйрәнәбез, модельләштерү, контроль, бәяләү);

-Танып белү УУГ ( кирәкле информацияне таба һәм таный белү , материалны беренчел ныгыту);

-Коммуникатив УУГ (телдән фронталь сорау алу,  гомуми сорауларга җавап бирү белүне формалаштыру )

3. Яңа материалны ныгыту

Яңа лексик материалны практик кулланылышта ныгыту

Ә әзер без өченче бүлмәгә керәбез. Анда сезгә бирелгән сүзләрдән татар телендә һәм инглиз телендә җөмләләр төзеп язарга кирәк була. Җөмләләр гади түгел, ә сорау-табышмак формасында. Җөмләләрне дөрес итеп язабыз һәм дөрес җаапны табабыз. Җаваплар ике телдә һәм берничә булырга мөмкин

1. Бу кош бөҗәк һәм җим ашый.

2. Бу кош җылы якка китми.

Җаваплар: күгәрчен, тукран, карга, чыпчык...

1. The bird is eating an insect.

2. The bird is not flying to the south.

Answer:  DOVE – КҮГӘРЧЕН

CRANE – ТОРНА

WOODPECKER – ТУКРАН

CROW – КАРГА

SPARROW – ЧЫПЧЫК

SWAN – АККОШ

- Регулятив УУГ ( максатка ярашлы күнекмәләр формалаштыру , коллектив һәм индивидуаль форма(бер-береңне һәм үз-үзеңне бәяләү);

-Танып белү УУГ ( кирәкле информацияне таба һәм таный белү ,  грамматик материалны язма сөйләмдә ныгыту);

-Коммуникатив УУГ ( телдән фронталь сорау алу ,  гомуми сорауларга җавап бирү белүне формалаштыру ).

 

4. Материал белән практик эш

Өйрәнелгән материалны гомумиләштереп кабатлау, өй эше бирү.

Укучылар, ниһаять, без бүлмәләрне үтеп, табигатькә, кошлар янына килеп чыктык. Ә хәзер әйдәгез,  уйлап карыйк әле: без бүген төрле кошларны өйрәндек. Алар барысы да җылы якка китәме? Ә нинди кошлар җылы якка китми, бездә кала? Ә без аларга булыша алабызмы? Ничек итеп булышабыз?

Молодцы! Бик яхшы!

 Без бүген нәрсә турында сөйләштек? Сезгә дәрес ошадымы? Нәрсә ошады? Авыр булдымы? Нәрсә авыр булды? Нәрсә җиңел булды?

Әйдәгез, квест-уенда нинди команда ничә балл җыйды икән?! Җиңүче командага “5” билгесе, ә катнашучы командага “4” билгесе куябыз һәм бүләкләр бирәбез.

Ә хәзер өй эше язабыз: 2 төрле өй эше бирелә, шуның берсен сайлап алабыз : 1) татар һәм инглиз телендә өйрәнелгән сүзләр белән текст төзеп язу (4-5 җөмлә), 2)  татар һәм инглиз шул сүзләр белән 4 юллык шигырь язу

- Юк.

-  Күгәрчен, тукран, карга, чыпчык

- Әйе, булышабыз.

- Җимлекләр ясыйбыз, кошларга җим, ярма, солы, бодай, май бирәбез, аларга тимибез...

-Рәхмәт!

-Кошлар турында.

-Әйе, ошады. (Укучыларның җаваплары тыңлана)

- Регулятив УУГ (прогноз, бәяләү)

-Танып белү УУГ (укучыларны бәяләү, анализ, гомумиләштерү; рефлексия (үзбәяләү)

-Коммуникатив УУГ ( сорауларга җавап бирү белүне формалаштыру ,  өй эше бирү).






По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Казан- Татарстанның башкаласы" 6нчы сыйныфта татар теле дәресе

6нчы сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән рус балаларына татар теле дәресе...

"Сүзләр иленә сәяхәт".5 нче сыйныфта татар теле дәресе.

  Лексика темасын йомгаклауга 5 нче сыйныфта татар теле дәресе.Синоним,антоним, омонимнарны кабатлау....

2 нче сыйныфта татар теле дәресе. Тема - "Без зат алмашлыгы"

"Без зат алмашлыгы" темасын кызыклы итеп үткәрү максатыннан, сезгә презентация тәкъдим итәм....