Урок татарского языка
план-конспект урока (7 класс) по теме

Мифтахова Римма Ильгизовна

Обобщающий урок татарского языка для русскоязычной группы по теме "Татарстан"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon otkrytyy_urok_po_tatarskomu_yazyku.doc55.5 КБ

Предварительный просмотр:

Максат:

  1. Өйрәнелгән сүзләрне, сүзтезмәләрне кабатлау, аларны куллану күнекмәләрен камилләштерү. Татарстан турында өйрәнелгән материалны йомгаклап кабатлау, үзләштерүне барлау. “Татарстан –бәйсез республика” хикәясен аңлауны барлау, сорау бирә белү, ишетеп аңлау күнекмәләрен камилләштерү.
  2. Укучыларның диалогик, монологик сөйләм телен, язу күнекмәләрен үстерү.
  3. Туган илебезгә мәхәббәт, соклану, горурлык кебекхисләр; кызыксынучанлык, максатчанлык, бердәмлек, теләктәшлек кебексыйфатлар тәрбияләү; Татарстанның тирә-юнен танып беләне арттыру.

Дәресне җиһазлау:

 7нче сыйныфлар өчен дәреслек, тактада Татарстан картасы, Казанның  истәлекле урыннарын чагылдырган рәсемнәр, кроссворд, тактада язылган шәһәр исемнәре, С.Фәтхетдинов башкаруында “Мин яратам сине, Татарстан”җыры, Татарстан шәһәрләре турында презентация.

                                         План-конспект

  1. Оештыру моменты
  1. Исәнләшү

-Исәнмесез, балалар! (Исәнмесез!)

       2) Шигырь әйттерү

          - Сез дәрестә тырышып эшләргә әзерме? (Әйе, әзер)

         - Татар телен өйрәнү кирәкме? (Әйе, кирәк!)

        - Ни өчен?

       - (Татарча да яхшы бел,

           Русча да яхшы бел –

          Икесе дә безнең өчен

          Иң кирәкле затлы тел.)

  1. Кизү белән сөйләшү
  1. Утырыгыз. Болай күңелле эшләсәгез, бик шәп булыр. Бүген кайсыгыз кизү? (Бүген мин кизү)
  2. Бүген ничәсе, атнаның кайсы көне? (Бүген ундәртенче май, чәршәмбе)
  3. Бүген һава нинди? (Бүген һава җылы. Көн матур, кояшлы. Яңгыр яумый. Җил юк.)
  4. Сыйныфта барысы да бармы? (Әйе, сыйныфта барысы да бар.)
  1. Дәрес темасы һәм максаты белән таныштыру
  1. Бүгенге дәресебездә без туган илебез – татарстан турында барлык белгәннәребезне кабатлап китәрбез. “Татарстан- бәйсез республика” хикәясен өйрәнүне тәмамларбыз.

  1. Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү

Өй эшен тикшерү

  1. Укучылар, узган дәрестә без сезнең белән “Татарстан – бәйсез республика” хикәясен өйрәндек һәм бүгенгә сез аны яхшылап өйрәнергә, сәнгатьле укырга әзерләнергә тиеш идегез. Ягез, чылбырлап укып китик әле. (Хикәя чылбырлап укып чыгыла)
  2. Укуыгыз яхшы, кайберәүләрнеке хәтта бик яхшы. Ә хикәяне аңлый алдыгызмы икән, минем сорауларыма җавап биреп карагыз әле. (Укытучы хикәя буенча сораулар бирә, дөрес җаваплар хор белән кабатлана)
  3. Татарстан кайчан бәйсезлек алды? (1991)
  4. Татарстанга кайсы илләрдән делегаөияләр килде? (Америка, Англия, Германия, Польша Һ.б.)
  5. Ни өчен чит илләр Татарстан белән кызыксыналар? (Чөнки Татарстан – бай ил. Аның промышленносте, авыл хуҗалыгы нык үскән. Нефтҗ тә табыла.)
  6. Казанга чит илдән яшьләр киләме? Ни өчен? (Әйе. Татарстанга яшьләр белем алу өчен килә.)
  7. Бик яхшы җаваплар бирдегез. Хикәяне аңлагансыз. Ә кайсыгыз хикәяне кыска гына итеп сөйли ала? (Берәр укучы хикәянең эчтәлеген сөйли.)
  1. Дәрес материалы буенча эш

1)Татарстан турында белгәннәрне уен рәвешендә тикшерү.

- Сез әйтеп киттегез инде, Татарстанга чит илләрдән күп кенә кунаклар килә. Әлбәттә,алар Татарстан турында күбрәк белергә телиләр. Хәзер без “Чит ил кунаклары” уенын уйнап алабыз. 1нче рәт – төрле илләрдән килгән кунаклар, алар сораулар бирәрләр,2нче,3нче рәтләр –Татарстан кешеләре сорауларга җавап бирәләр. Башладык.

- Татарстан кайда урнашкан? ( Татарстан Идел буеның төньягында  урнашкан. Көнбатышта ул Чуваш һәм Марий Эль республикалары, төньякта- Киров өлкәсе һәм Удмуртия,  көнчыгышта- Башкорстан, көньякта- Самара, Оренбург, Ульяновск өлкәләре белән чиктәш.) (Бу сорауга укучы карта янында җавап бирә)

-Татарстанда нинди елгалар ага? (Татарстан аша 4 зур елга- Кама,Идел, Агыйдел, Нократ-Һәм 500ләп кечкенә елга ага (Казанка, Ык, Зәй Һ.б.))

-Татарстан мөстәкыль республикамы? (Әйе,Татарстан мөстәкыль республика. Аның үз байрагы, гербы, гимны бар.)

-Татарстанның байрагы нинди? (Татарстанның байрагында 3төс- яшел, ак,кызыл.Яшел төс –яшьлек билгесе,ак- тынычлык, кызыл-яшәү тантанасы.)

-Татарстан гербы нинди? (Татарстан гербында канатлы ак барс сурәтләнгән. Аның авторы Риф Фәхретдинов)

-Байрак һәм гимның авторлары кем? (Байрак авторы-Тавил Хаҗиәхмәтов, гимнныкы-Рөстәм Яхин.)

-Бик яхшы. Сораулар да,җаваплар да дөрес, тулы бирелде.Шушы урында бераз туктап алыйк.

2) Татарстан турында шигырь юллары тыңлау.

-Саша һәм Владик шигырь юллары өйрәнеп килгәннәр.Сез аларны яхшылап тыңлагыз һәм “Шигырьләр нәрсә турында?” соравына җавап бирергә әзерләнегез.

Идел ярларына нурлар сибеп,

Матур булып ата бездә таң.

Таң шикелле якты туган илем,

Бәхет биргән җирем – Татарстан.

                                       (Г. Зәйнашева.)

Нурлы җирем минем, моңлы җирем,

Яшә мәңге тыныч балкышларда!

Чәчәк исе килсен җилләреңнән,

Аклык кына булсын ак кышлардан.

                                        (Н.Касыймов)

3)Диалогик сөйләм үстерү

-Рәхмәт, малайлар. Я,нәрсә турында бу шигырьләр? (туган ил, Татарстан, аны ярату, аның табигате турында.)

-Бик дөрес. Хәзер сез Татарстанның табигате  турында үзара сөйләшәсез,ягъни диалог төзисез. Татарстанда нинди җәнлекләр,кошларны еш очратырга була, урманнарында нинди агачлар,үләннәр, чәчәкләр,куаклар үсә- шуның турында сорашыгыз.

(Бер диалог тыңлана .) Үрнәк:

  1. Гафу итегез, сез Казаннан бит?
  2. Әйе.
  3.  Мин Саша. Америкадан.
  4. Мин Сережа. Танышуыбызга  шатмын.
  5. Мин дә. Минем Татарстан табигате турында беләсем килә.
  6. О, Татарстан табигате бик бай. Бездә урманнар да, далалар да бар. Урманнарда каен, усак, имән, өрәнге агачлары үсә.
  7. Нинди җәндекләрне күреп була?
  8.  Бүре, төлке, куян, поши, керпене еш очратырга була.
  9. Рәхмәт. Матур диалог, хаталар да юк диярлек.

4)Казан турында белем һәм күнекмәләрне барлау, камилләштерү

а) кроссворд чишү

- Без инде Татарстанның табигате, символикасы, картадагы урыны турында сөйләштек, ләкин бер мөһим әйбер турында искә дә алмадык. Әйдәгез әле, кроссвордны чишик, ул безгә ярдәм итәр. Биредә Татарстанның районнары язылырга тиеш һәм аерып куелган шакмакларда безгә кирәкле сүз килеп чыгар.

 

       

1 А КСУБАЙ                            

2 МАМАДЫШ

3 АЗНАКАЙ

           4 ТУКАЙ

5 ӘТНӘ

1.Беренче иҗегем төс, икенчесе- эчемлек, өченчесе - күп акчалы кеше.

2. Беренче дүрт хәрефем – русча “әни” сүзенә туры килә.

3. Әлмәткә бик якын булган район.

4. Бөек татар шагыйре белән бер үк исемдәге район.

5. “Ә” хәрефенә районнар икәү генә, берсе – Әлмәт, монсы - ...

  1. Нинди сүз килеп чыкты? (Казан)

б) аудирование  (Казан турында сөйләү). Аңлауны “Ромашка” уены белән тикшерү.

- Димәк, без Казан шәһәре турында сөйләшәбез. Моның өчен “Ромашка” уены уйныйбыз һәм сыйныфтагы иң батырларның белемен сыныйбыз. Бу ромашканың һәр таҗында бер сорау, таҗны алган кеше,  аңа җавап бирергә тиеш.

Таҗларда:

1)   Казан нинди шәһәр? (Казан – Татарстанның башкаласы, борынгы шәһәр. 2005нче елда аның меңьеллыгын  билгеләп.)

2)   Казан кайда урнашкан? Ул зурмы? (Казан Идел елгасы буена урнашкан. Анда миллионнан артык кеше яши.)

3)   Казанда истәлекле урыннар бармы? (Әйе, алар бик күп. Иң яхшылары – Кол Шәриф мәчете, Казан Кремле һәм аның бик матур Сөембикә манарасы. Ул 7 катлы, биеклеге 58м. Шулай ук Мәрҗәни мәчете, Азимов мәчете, Сынлы сәнгать музее, Спас манарасы  һәм б.)

4)  Казанда нинди ял итү урыннары бар? (М.Җ. исемендәге опера һәм балет театры, Г.Камал исемендәге драма театры, Сынлы сәнгать музее, Г.Тукай, Б.Урманче, С.Сәйдәшев музейлары).

в)  Казан турында хикәя төзеп сөйләү (монологик сөйләмне үстерү).

 - Батырларыбыз чыннан да белемле икән. Ләкин сез барыгыз да Казан  турында беләсез бит. Ягез әле, хикәя төзеп карагыз (1-2 укучының хикәясе тыңлана)

5) Язу күнекмәләрен камилләштерү.

- Балалар, без инде Казаннаң зур, матур шәһәр, илебезнең башкаласы икәнен белдек. Ә бит Татарстанда башка шәһәрләр дә шактый. Шуларны искә төшерү өчен язмача күнегү эшләп китик.

Дәфтәрегезгә бүгенге числоны һәм теманы язып куегыз. Тактада шәһәр исемнәре язылган, дөресрәге, язылып бетмәгән, җитмәсә, барысы да Татарстан шәһәрләре түгел. Сез дәфтәрегезгә, төшеп калган хәрефләрне куеп, бара тик Татарстан шәһәрләрне генә язып куерга тиешсез. (Дәфтәрдә эшлиләр. Бер укучы такта янында эшли.)

-Димәк, яңадан Татарстаның шәһәрләрен әйтеп чыгыйк. ( хор белән.)

Тактада:  ...лм...т, Б...г..лм... , М...ск...ү, Т...т...ш, Ч... лл..., Ист...нб...л, Н..рл..т, Б...а, Ор...нб...г.

-Татарстанда тагын нинди шәһәрләр бар? (Чистай,Зәй,Зеленодольск, Ниңнекамск.)

5.ЙОМГАКЛАУ.

1)  Нәтиҗә ясау

     - Балалар, без бүген нәрсә турында искә төшереп сөйләштек?

 (Татарстан, аның символикасы, табигате, шәһәрләре, атаклы кешеләре турында.)

     - Сез бүгенге очрашудан нәрсәләр белеп китәсез? Татарстан турында хикәя төзеп сөйләп карагыз әле. (1-2 укучының хикәясе тыңлана.)

2) Җыр җырлап дәресне тәмамлау

 - Рәхмәт, бик матур хикәяләр килеп чыкты. Һәм дәрестә катнашуыгызга карап, сез мондый билгеләргә лаек. (Билгеләр әйтелә .) Ә хәзер, әйтегез әле: сез Татарстанны – туган илебезне яратасызмы? (Әйе, яратабыз!) Шул мәхәббәтебезне җыр җырлап белдерик әле.(“Мин яратам сине ,Татарстан” җыры җырлана.)

- Рәхмәт, балалар. Бүгенге дәресебез тәмам. Сау булыгыз.      

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Применение инновационных технологий для развития коммуникативных способностей у русскоязычных учащихся на уроках татарского языка и литературы

В последние годы все чаще поднимается вопрос о применении новых технологий в средней школе. Это не  только технические средства, но и методы преподавания, новый подход к процессу обучения...

Использование новых информационных технологий на уроках татарского языка

Я считаю, что презентация - это самый оптимальный вариант изложения учебного материала на каждом этапе урока. В процессе обучения я регулярно применяюмультимедийный проектор. Использование доски позво...

«Употребление модальных глаголов в речи с использованием лексики по теме “Одежда» Интегрированный урок (татарский язык, английский язык)

Интегрированный урок (татарский, английский язык) для русскоязычных учащихся "Употребление модальных глаголов в речи с использованием в лексики по теме "Одежда", 7 класс.Цели урока:- обобщить все ранн...

Конспект урока татарского языка на тему " Ө хәрефе" во 2 классе (татарская группа).

2 В сыйныфында “Ө хәрефе” дигән темага дәрес. Укыту процессында укучыларны тәрбияләү юллары, аларга белемнәрне бирү, ул белемнәрне тикшерү һәм ныгыту юллары, укучыларның акыл көчләрен һәм сәләтләрен ү...

Презентация урока татарского языка на тему "Ө хәрефе" (татарская группа), 2 класс

Тема: Ө хәрефе. Максат:1. [ө] авазының әйтелешенә һәм язылышына өйрәтү.2. Ө хәрефләре кергән сүзләрне уку һәм язу күнекмәләрен камилләштерү.3. Активлык хисен тәрбияләү. Җиһазлау: компьютер, ...