Тема урока: Места Казани связанные именем Тукая
видеоурок (11 класс) по теме

 

Есть существенные отличия в методике преподавания татарского языка в татарских школах и в русских. В русских школах знания приобретаются практически с нуля. На первый план при обучении татарскому языку как неродному, выдвигается коммуникативное обучение через диалоговые тексты. Но одной диалоговой речи недостаточно, поэтому мы используем на своих уроках презентации, чтобы заинтересовать учеников материалом, который хотим им преподнести. Таким образом, в легкой , непринужденной форме диалога, сопровождаемые показом слайдов приобретаются навыки разговорной речи и легко заучиваются, запоминаются слова.

         Тема урока: Места Казани связанные с именем Тукая (урок- экскурсия)

Цель урока: показать учащимся единство и братство, уважение друг к другу народов живущих в республике.

         Я считаю что этот урок будет полезен учителям татарского языка и литературы , так как при разработке этого урока  учитывались наглядности, использованы авторские видеоматериалы, озвучивание учащимися эпизодов в презентации. Этот материал может быть использован при проведении классных часов, уроков по этой теме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon metodicheskiy_material_tukay.doc67 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Тукай эзләре буйлап

Дәреснең максатлары:

  1. укучыларның эзлекле фикерләү сәләтен үстерү; балаларны татарча актив аралашуга тарту һәм аралашуга омтылышны арттыру;

2.  Казанда Г.Тукай исеме белән бәйле урыннар белән танышу;

3.  Балаларга татар hәм рус телләренең бөеклеген төшендерү,

халыкның мәдәни казанышлары нигезендә укучыларның милли үзаңын үстерү, татар һәм рус халкының күптәннән килгән дуслыгын, бердәмлеген төшендерү.

Дәрес тибы.  Белемнәрне гомумиләштерү.

Дәрес төре. Дәрес –презентация

Материал:  Ибраһим Нуруллин “Кырлай авылыннан шагыйрь”әсәре

“Татар теле” Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова, 11 нче сыйныф.

“Мәгариф” журналы, 2003 ел.

Җиhазлау: Г.Тукай, А. Пушкин, М.Лермонтов портретлары. Плакат- эпиграфлар (ике телдә дә)

Г.Тукай “Шигъре Лермонтов вә Пушкин- олуг саф диңгез ул”;

Г.Тукай “Образцами мне Пушкин и Лермонтов служат”.                  

“Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай- өч йолдыз ул”              

Г.Тукай, А. Пушкин җыентыклары.Укучылар белән Казанның Тукай белән бәйле урыннарына барып, бу дәрес алдыннан презентация төзелә.

                                               

Дәрес барышы:

1.Оештыру моменты

Хак тәгалә әмре белән җиргә

Раушан йолдыз иңде

Бу сәгатьтә Кушлавычта

Дөньяга бер шагыйрь килде

Әйе, Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев ел фасылының иң матур чагы- яз аенда дөньяга килгән “Бала вакыты- ятимлек, яшьлек чагы үгилек. Бөтен гомере- бишектән үлгәнчегә кадәр- бәхетсезлек юлы. Г.Тукайның бөтен тормыш юлын без аның “Исемдә калганнар” әсәре буенча укып беләбез.

II Яңа белем күнекмәләрен булдыру

        Әйдәгез әле укучылар бүген Казанның Тукай белән бәйле урыннарын тагын бер тапкыр урап кайтыйк.

        Сәяхәтебезне Ирек мәйданыннан башлыйк әле. Без Муса Җәлил исемендәге татар Дәүләт Опера hәм балет театры янында. Г.Тукай hәйкәленә карап торабыз. Шушы hәйкәл янында ел саен 26 нчы апрельдә, Г.Тукайның туган көнендә шигырь бәйрәме үтә.Ә опера театырының икенче ягында бөек рус шагыйре А.С.Пушкинга hәйкәл куелган. Бу ике hәйкәлнең бергә торуы очраклы гына түгел. Г.Тукай рус классында да укып, рус әдәбияты белән таныша hәм Пушкин, Лермонтов, Толстой әсәрләре белән рухланып, зур иҗатка аяк баса. Тукайның мондый юллары бар:

Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам

Әкрен- әкрен генә югарыга үрләп барам

Димәк укучылар, Пушкин үз иҗаты белән рус әдәбиятына нигез сала, ә татар әдәбияты Тукайдан башлана.

        Ә хәзер без Пушкин урамы буйлап Тукай мәйданына төшәрбез. Анда нинди биналар бар икән? Укучылар әйтә: “Татарстан” кунакханәсе, “Балалар дөньясы” универмагы hәм дә Г.Тукайга hәйкәл. Ул 1958 елда куелган.

        Инде юл аша чыгып аз гына аска төшеп Татарстан урамы 8 нче йорт янында тукталыйк. Анда мемориаль такта.

        1нче укучы укый:

Бу бинада 1911- 1915 нче елларда татар театрына нигез салучы Габдулла Кариев эшләгән.

        Укытучы:

Биредә “Сәйяр” труппасы үзенең спектакльләрен күрсәткән. Тукай артистлар белән аралашып яшәгән.

Тагын бер квартал аска төшәбез. Ниhаять Тукай урамына да килеп җиттек. Ул юкка гына бөек шагыйрь исемен йөртми. Бу урам шагыйрьнең журналистик хезмәте белән бәйле. Тукай нинди газетада эшләгән әле укучылар? Әйе, “Әльислах”. (хәзерге Тукай урамы 63 йорт). Шушы йортта күренекле язучы, Тукайның якын дусты Ф.Әмирхан газетаның редакторы булган. 

Тукай кинотеатрыннан ерак түгел бик матур бина бар. Укучылар, бу нинди бина? Әйе, Г.Тукай музее. Г.Тукай музее 1986 нчы елның 11 июнендә ачылды. Музейда шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән бәйле бик күп экспонатлар, документлар, китаплар саклана.

        Экскурсиябез ахырында без кабат шәhәр үзәгенә кайтабыз. Бу юллардан Тукай җәяү узгандыр. К.Нәҗми, Н.Островский урамнары чатында ике катлы бина бар, бу революциягә кадәр Клячкин больницасы булган (хәзер ГИДУВ кафедрасы).

1913 нче елның 15 апрелендә шушы больницада Г.Тукайның гомере өзелә. Якты дөньяда 27 ел гына яшәп, иҗат итсә дә аның әсәрләрен халык үз итте, яратты, ярата  hәм яратачак.

Укучылар без Г.Тукайның биографиясе белән таныш, ягез әле сөйләп үтик.

Укучы сөйли:

Г.Тукай 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә Кушлавыч авылында дөньяга килә. Габдуллага 5 ай тулганда аның әтисе үлә. Сабый бала Шәрифә карчыкка асрамага бирелә. Саснага кияүгә киткән әнисе Габдулланы үз янына алдыра. Ләкин аның әнисе үлеп китә. Бу вакытта Габдуллага 3 яшь тугыз ай гына була. Дүрт яше дә тулмаган баланы Өчилегә- әнисенең атасына озаталар. Ләкин ул бу гаиләгә сыймаган. Шулай итеп, баланы Казанга озаталар. “Асрамага бала бирәм, кем ала?” Ямщик печән базарында әнә шулай кычкырып йөри. Аны яңа бистәдәге Мөхәммәтвәли исемле сәүдәгәр алып китә. Бу – бишенче гаилә. Ләкин анда 2 ел чамасы торгач Габдулланы алган кешеләр авырый башлый hәм малайны яңадан Өчилегә җибәрәләр.

        2 нче укучы:

Өчиледән Габдулланы Кырлай кешесе Сәгъди абый алып китә. Кырлайның табигате бик матур була. Аның алдагы тормышында, язучы булып китүендә бу авылның роле зур була.

        Аннан Габдулланы Җаектагы апасы белән җизнәсенә Уральскига алып китәләр. Аны анда “Мотыгия” мәдрәсәсенә укырга бирәләр. Ул мәдрәсә каршында оешкан рус классына да укырга йөри. Рус поэзиясен өйрәнә. Пушкин, Лермонтов, Кольцов әсәрләрен укый.

        1907 нче елда ул Казанга кайта, hәм үзенең берсеннән- берсе матур шигырьләрен иҗат итә.

        1913 нче елның 15 апрелендә Г.Тукай дөньядан китә.

III Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

        Укытучы:

Укучылар бүгенге дәрес сезгә бик күп мәглүматлар биргәндер дип беләм. Хәзер бүгенге дәрес буенча мин сезгә сораулар бирәм, ә сез җавап бирерсез.

  1. Казанда Г.Тукай исеме белән бәйле нинди урыннарны белдек?

(Ирек мәданы, Тукай мәйданы, Тукай hәйкале, Тукай музее, Тукай урамы, Тукай кинотеатры).

  1. Тукай, Пушкин  hәйкәлләре кайларда урнашкан?

(Муса Җәлил исемендәге опера hәм балет театры янында. Шәhәр үзәгендә, балалар дөньясы кибете янында.)

  1. Татарстанда шигырь бәйрәме ни өчен 26 апрельдә үткәрелә?

(Тукайның туган көне).

  1. Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе кемнәргә бирелә? hәм сез кемнәрне беләсез?
  2. Казанда Тукай музее кайчан ачылган?

(1986 елның 11 июнь).

6. Тукай музее тагын кайда бар?

     (Кырлайда)

7. Аның нинди әсәрләрен беләсез?

8. А.С.Пушкинның нинди әсәрләрен беләсез?

Укучылар сез Г.Тукай исеме белән бәйле урыннарны, аның биографиясен, музейлары, әсәрләре турында күп нәрсәләр беләсез. Тукайның “Су анасы” әсәрен чагылдырган скульптура Бауман урамында урнаштырылган.

Тукай яшәсә, татар халкы яшәр. Әйе Тукай гомере язлар белән яши. Яздан аерып булмый, Тукайны!

Г.Тукайның “Туган тел” җыры тыңлана.

IV Йомгаклау

ТЕСТ

1.Тукай мәйданында Г. Тукайга һәйкәл куелган ел:

   А) 1980

   Б) 1958

   В) 1913

2. Тукай аралашкан артистлар труппасының исеме:

    А) Идел

  Б) Сәйяр

  В) Казан

3. “Әльислах” газетасының редакторы:

    А) Ф.Әмирхан

    Б)  Г.Ибраһимов

    В) Г. Тукай

4. Шигырь бәйрәме үткәрелә:

   А) Г. Камал театры янында

   Б)  Г.Тукай һәйкәле янында

   В) Г. Тукай музеенда

5. Г.Тукай туган авыл:

    А) Кырлай

    Б) Кушлавыч

    В) Яшел Үзән

6. Г.Тукай рус классына кайда укырга керә?

    А) Казанда

    Б) Уральскийда

    В) Мәскәүдә

7. Г.Тукай һәйкәле кайда урнашкан?

    А) Кремль янында

    Б) Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры

         Янында

    В) Бауман урамында

Дәреснең максатында күрсәтелгән төп төшенчәләр үзләштерелүе билгеләнә.

Өй эше Г.Тукайның 1 шигырен ятларга

Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект урока по РСВ и ФП с ученицей 1 класса. Тема: 1.Речевой материал, связанный с организацией занятий. Выполнение поручений. Части тела и лица . 2. Правило орфоэпии. Звуки: К, Х, Р.

В конспекте предложены упражнения и  задания для автоматизации звуков к и х, постановки звука р, тренировки в соблюдении орфоэпического правила: оглушение звонкого согласного звука г на конце сло...

10 класс. Урок систематизации и обобщения знаний, умений и навыков. Тема урока: «Правописание падежных окончаний имен существительных».

Методическая цель урока:  показ приемов работы по совершенствованию навыков правописания падежных окончаний имен существительных с использованием информационно-коммуникационных технологий. Работ...

Урок письма и развития речи в 9 классе коррекционной школы VIII вида. Тема урока: «Обобщение знаний об имени числительном»

Конспект урока письма и развития речи в 9 классе коррекционной школы VIII вида. Тема урока: «Обобщение знаний об имени числительном»Тем...

Открытый урок по теме "Однородные члены предложения, связанные сочинительными союзами, и пунктуация при них"

Данный урок проведен в форме игры. Урок в нетрадиционной форме нацелен на лучшее закрепление сочинительных союзов. Уважительное отношение к одноклассникам помогает воспитать прослушивание монологическ...

Проект "Памятные места России, связанные с именем А.С.Пушкина"

Имя А.С. Пушкина известно каждому из нас с самого раннего детства. Его стихи, сказки сначала нам читают взрослые, а потом уже каждый открывает для себя все новые и новые страницы творческой биографии ...