План урока
материал (6 класс) по теме

Алия Бурганетдинова

План урока

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_baryshy.docx17.89 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес барышы.

Башлам

1.Исәнләшү:-Исәнмесез,хәерле көн,укучылар!

-Исәнмесез,хәерле көн!

-Хәлләрегез ничек?

-Бик яхшы.

2.Дежур укучы белән әңгәмә:

-Укучылар,бүген сыйныфта кем дежур?

-Бүген сыйныфта мин дежур.

-Бүген сыйныфта барыгыз да бармы?

-Әйе,сыйныфта барлык укучылар да бар.

Актуальләштерү

-Укучылар,әйдәгез урамдагы һава торышын күзәтеп алыйк әле.Әйтегез әле,бүген көн матурмы?

-Әйе,көн матур.

-Көн җиллеме бүген?

-Җилсез.

-Игътибар итик әле,күктә кояш бармы?

-Әйе,бүген көн кояшлы.

-Бик әйбәт.Укучылар,әйдәгез искә төшереп алыйк әле,кояшлы,җилсез,матур дигән сүзләр безнең нинди сорауга җавап бирәләр икән?һәм ул нинди сүз төркеме була?

-Матур,кояшлы,җилсез дигән сүзләр нинди?дигән сорауга җавап бирәләр һәм сыйфат дигән сүз төркеменә керәләр.

-Бик дөрес.Ә сыйфат ул русча ничек дип атала?Рус һәм чуваш телләрендә ул бармы?(2 нче слайд белән эшләү).

-Сыйфат ул русча прилагательное була,рус һәм чуваш телләрендә дә сыйфатлар бар.

-Бик дөрес,укучылар. Бер-ике мисал да әйтеп китик әле:

-Яхшы,ягымлы,әйбәт.

Яңа белем-мәгълүмат бирү

-Укучылар,1 нче слайдка күз салыйк әле,безнең дәресебезнең темасы нинди икән?

-Сыйфат.

-Бик дөрес.Дәфтәребезне ачып числоны һәм теманы язып куябыз.Ә хәзер 3 нче слайдка күз салабыз.(язылганны эшлибез).Сыйфатлар,күргәнегезчә,асыл һәм нисбигә,ясалышы ягыннан алты төргә,дәрәҗәсе ягыннан 4 төрлегә бүленә.Иң беренче итеп без сыйфатларны дәрәҗә ягыннан карап китәрбез. (4 нче,5 нче слайдлар)

Предметның сыйфат белән белдерелгән билгесе төрле формада булырга мөмкин. Сыйфатларның кайберләре бер предметтагы билгенең башка предметтагы билгеләргә караганда артык, ә кайберләре ким булуын белдерә. Шуннан чыгып, асыл сыйфатларның гади, чагыштыру, артыклык һәм кимлек дәрәҗәләре була.

 Гади дәрәҗәдәге сыйфат предметның гадәти билгесен белдерә.(Биек тау, матур йорт)

        Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфат бер предметтагы билгенең , башка предметтагы билгегә караганда чагыштырмача артык булуын белдерүче рак-рәк кушымчасы ярдәмендә ясала: биек-биегрәк.

        Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат бер предметтагы билгенең башка шундый ук предметтагы билгедән бик күпкә артык икәнлеген белдерә. Артыклык дәрәҗәсе төрлечә формалаша:1) сыйфатның кабатланып килгән беренче авазына яки иҗегенә п яки м авазлары өстәлә: ап-ак, ямь-яшел. 2) иң, җете, үтә кебек кисәкчәләр ярдәмендә: иң зур, иң биек.

        Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфат предметтагы билгенең гадәттәгедән бераз ким булуын белдерә. –гылт –гелт, -кылт –келт, сыл-сел-су кушымчалары ярдәмендә формалаша. –(кызыл, күксел).

        Истә тотарга!  Тартыкка беткән    сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә куеп әйткәндә, кушымча алдыннан ы, е авазлары ишетелә, ләкин язуда күрсәтелми : тар-рак.

        Кимлек дәрәҗәләре кушымчалары ялганганда, кайбер сыйфатларның соңгы бер-ике авазы кыскара: яшел - яшькелт.

рак-рәк кушымчалары ялганганда (к) (къ) (п) авазлары үзләренең яңгырау парлары белән чиратлашалар  биек - биегрәк, ак - аграк.Ә хәзер сыйфатларның асыл һәм нисби төргә бүленешен карыйк.Әгәр сыйфатны артыклык,кимлек,чагыштыру дәрәҗәләренә куеп карап,ул аларның кушымчасын алса,димәк андый сыйфат асыл була.Әгәр сыйфатны берничек тә дәрәҗә формасына куеп булмаса ул нисби була.Бу,укучылар,рус һәм чуваш телләрендә дә нәкъ шулай.Әйдәгез,мисаллар китереп карыйк әле,язгы дигән сыйфатны алыйк.Язгырак, бик язгы дип әйтсәк дөрес буламы?Юк,әлбәттә.Ә менә тәмле дигән сыйфат бик җиңел генә артыклык һәм чагыштыру дәрәҗәсе кушымчалары белән төрләнә.Үз мисалларыгызны әйтә аласызмы?

-Әйе.Мәсәлән,чибәр,күркәм,яхшы-бу     асылсыйфатлар.Җәйге,грамматик ,рухи- нисби сыйфатлар.

-Бик дөрес.Хәзер ясалышы ягыннан төрләрен карап чыгабыз.

Сыйфатлар ясалышы ягыннан 6 төргә бүленә,9 нчы слайдка карыйбыз һәм язып алабыз.(Һәр төрне язганда үз мисалыбызны язып барабыз.)Язып бетердегезме?

-Әйе.

-Бик яхшы.Хәзер сыйфатларның аермалы һәм охшаш якларын карап чыгыйк әле.(11 нче,12нче слайдлар белән эшлибез.)

Ныгыту

әзер без сезнең белән алган белемнәребезне ныгыту максатыннан слайдтагы биремнәрне башкарып алырбыз.(6нчы,8 нче,10 нчы слайдлар белән эшләү)Эшлибез һәм тикшереп чыгабыз.Хәзер ручкаларыбызны куябыз һәм аудиотекст тыңлыйбыз,андагы сыйфатларны истә калдырып соңыннан әйтәбез.Балалар,текст нәрсә турында булды?

-Бу текстта балалар мәктәпкә килүләренә шатлануларын белдерделәр.

-Текстта сыйфатлар бар идеме?Нинчә сыйфат таптыгыз?

-Текстта сыйфатлар бар иде һәм алар түбәндәгеләр: матур,шатлыклы,чәчәкле,күңелле.

-Бик дөрес әйттегез,укучылар.Хәзер исә ике төркемгә бүленәбез дә, телдән 3-4 сыйфат кертеп, кечкенә генә хикәя төзеп сөйлибез.(2-3 укучының хикәясе тыңланыла.) Хәзер без күнегүләр эшләрбез.(1 нче,2нче,3нче күнегүләр эшләнелә һәм тикшерелә.)

Йомгак       

1.Кабатлау.-Укучылар,сыйфат гомумән алганда нинди сүз төркеме ул?

Аңа хас сыйфатларны,үзенчәлекләрне санап чыгыгыз әле.Охшаш һәм аермалы якларны күрсәтегез.Җавабыгызны мисаллар ярдәмендә ныгытыгыз.(13 нче слайд).

2.Билгеләр кую.Көндәлекләр белән эшләү.

3.Өй эше бирү.-Укучылар искә төшерик әле,без кайда, нинди төбәктә яшибез?

-Без Татарстан Республикасының Табар Черкене авылында яшибез.

-Бик дөрес.Мин ышанам,сез үз районыгыз һәм авылыгызны яратасыз һәм аның белән горурланасыздыр.13 нче слайдта күргәнегезчә,сезгә өй эше инша язып килергә.Иншагызда район  ү  

зәге турында да,туып-үскән авылыгыз турында да яза аласыз.Тема буенча аңлашылмаган сораулар бармы?

-Юк,барысы да аңлашылды.

-Дәрес бетте,чыгарга мөмкин.Сау булыгыз!

-Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разнообразие растений. Урок биологии в 6 классе. (план урока)

Урок биологии в 6 классе по изучению многообразия растений....

План урока "Свойство углов треугольника" (1 урок). 5класс

На уроке в 5 классе для освоения новой темы используется проблемная ситуация через выполнение практических заданий.(УМК под редакцией И.И.Зубаревой  и  А.Г. Мордковича)...

ПЛАН УРОКА (Экономическая социализация 10 класс) Тема урока: Умение вести переговоры

Курс преподавание "Экономической социализации" в основной школе -интегрированный курс, информационно насыщенный мультипредметными связями,включающими и жизненный опыт старших школьников и ранее приобр...

Сценарный план урока Тема «Уроки нравственности в рассказе В. Г. Распутина «Уроки французского».

     На уроках литературы мне интересно работать с детьми над изучением произведений художественной литературы, героями которых являются их сверстники, оказавшиеся в условиях нра...

План урока русского языка в 8 классе с казахским языком обучения. Тема урока:"Сложные прилагательные"

Урок построен на основе групповых форм организации учебной деятельности, с применением критериального оценивания...

план урока по теме "Умножение" 5 класс, урок №2

План содержит технологическую карту по ФГОС, конспект урока и презентацию....

План конспект урока. Требования к плану урока.

План конспект урока математики. Требования к плану урока.Система планирования урока включает:-годовое и полугодовое планирование;-тематическое планирование;-поурочное планирование.Необходимо уделять б...


 

Комментарии

Алия Бурганетдинова

Ход урока