Мастер класс
методическая разработка по теме

Бурганова Римма Нурмухаметовна

 

Мастер классның үзенчәлеге шунда катнашучылар биредә “ ачыш” көтә.

Девизы “ Әгәр барлык кеше бер төрле уйлый икән, димәк беркем дә уйламый”

Традицион дәрес,  заманча үстерелешле дәрестән нәрсә белән аерылып тора?

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tradicion_dres.docx30.44 КБ

Предварительный просмотр:

  Мастер классның үзенчәлеге шунда катнашучылар биредә “ ачыш” көтә.

Девизы “ Әгәр барлык кеше бер төрле уйлый икән, димәк беркем дә уйламый”

Традицион дәрес,  заманча үстерелешле дәрестән нәрсә белән аерылып тора?

Традицион модель

Үстерелешле система

Укытуның максаты

белем, күнекмә,осталык формалаштыру

функциональ грамоталы шәхес үстерү, ягъни белем,  күнекмә, осталык ярдәмендә төрле тормыш мәсьәләләрен чишүгә сәләтле һәм әзер шәхес тәрбияләү.

Катнашучылар

укытучы- белем бирүче

укучы- әйтелгәнне үтәүче

укытучы- танып-белү процессын оештыручы

укучы- эзләнүче

Эш ысулы

ятлау, истә калдыру укытуда традицион методлар

яңа белем ачу, танып белүдә эзләнүле эшчәнлек

педагогик технологияләр

Бәяләү системасы

билге укытучы тарафыннан гына куела

бәяләүдә өч дәрәҗәле якын килү

мәҗбүри минимум-программа таләпләре

-индивидуаль максимум.

Үзбәя, рефлексия.

Укытучы һәм укучы аралашуы

укучының укытучыга буйсынуына нигезләнгән формаль аралашу

хезмәттәшлек, укучы фикере югары бәяләнә

Дәрестә эш оештыру

фронталь

фронталь  һәм коллектив эш ,

парлы, төркемнәрдә эш.

Инструментлар

такта,акбур

күрсәтмә материал

дидактик материал

журнал

өстәмә әдәбият

интерактив такта, ноутбук

электрон плакат

электрон тренажор

электрон журнал

интернет

                                 Үстерелешле дәрес структурасы

  1. Алдагы эш нәтиҗәләрен тикшерү
  2. Яңа материалны презентацияләү
  3. Укытучы җитәкчелегендә практика
  4. Бәйсез мөстәкыйль практика
  5. Эш нәтиҗәләренә үзконтроль, үзбәя
  6. Йомгак ясау
  7. Өй эшен билгеләү
  8. Махсус кабатлау
  9. Укучыларның белемнәрен тикшерү.

                 Газиз Мөхәмәтшинның “ Ак песи” хикәясенә анализ

Максат 1) укучыларны матур әдәбият әсәрләре дөньясына алып керү,

             2) укучының уйлау, фикерләү, хикәяне анализлау сәләтен үстерү,

            3) игелекле, шәфкатьле булырга өндәү.

Материал Уку китабы 1 класс

Җиһаз карточкалар, презентация

Әсәргә анализ ясау.

  1. Катнашучыларны табу.
  2. Әйберләрнең сыйфатын билгеләү.
  3. Күренеш,хәрәкәт сыйфатларның, персонажларның гамәлләрен, эшләрен табу
  4. Укыганны кыскартып сөйләү, катнашучыларның узара бәйләнешен табу.
  5. Автор әйтергә теләгән фикерне табу.( тәрбия)

                           “Аңла мине” уены

Ул сөйләшә белми, ләкин бик хәрәкәтчән, әле үзе тырмый да. Төннәрен ауга йөри, күп йокларга да ярата.Сыйпасаң мыр-мыр килә. (песи)

                                  “Ак песи” хикәясе  (өзек)

   Төзүче абыйлар һәм апалар урамда биш катлы бик матур йорт җиткерделәр. Шул матур йортның беренче подъездына өч малай, өч кыз күченеп килде. Алар, бик тиз танышып, дуслашып киттеләр. Кыш көннәрен дә, яз көннәрен дә, җәй көннәрен дә гел бергә уйнап үткәрделәр.    

  .......

-Туңып беткәнсең бит. Әйдә, безгә керәбез, пескәй.

                                                                                                             ( Газиз Мөхәммәтшин)

Бирем № 1   Өзекне укып чык.

Бирем № 2 Сорауларга җавап бир.

  1. Барлыгы ничә бала күченеп килгән?           _________
  2. Балалар кайсы ел фасылларында бергә уйнаганнар?

________________________________________________

  1. Төзелгән йорт ничә катлы? _____________________
  2. Тагы бу йортка өч кат өстәсәләр, йорт ничә катлы булыр?____________
  3. Алар нинди җан иясен күрделәр?  _____________

Бирем №3

                                                   1 төркем                                                                          

Малай исемнәре яз                                 Тоташтыр                                  иҗеккә бүл

____________

                                                  песи                          кем?                          төзүчеләр

____________

                                                  кыз                          нәрсә?

____________

           Песигә нинди исемнәр кушар идегез?

                   

                         

                                                           2 төркем

Кыз исемнәре яз                терек булмаган табигатьне                       юлдан-юлга күчеп      

_____________                  белдерүче сүзнең астына сыз                  була торган сүзне тап              

_____________                  

                                                песи   балалар  шәһәр                       апа    абыйлар   урам

___________

         Ә сез песинең күңелен ничек күтәрә алыр идегез?

           

                   

          Бирем №4

      Балаларга туры килә торган сыйфатларны тоташтырыгыз.

әдәпле

игелекле

ерткыч

ярдәмчел                              өч малай, өч кыз

кансыз

мәрхәмәтле

рәхимсез

яхшы

                   

   

                           Хикәянең мәгънәсен табу.

-Хикәядәге балалар нинди?

-Ни өчен яхшылык эшләү зур шатлык, бәхет соң ул?

Яхшылык эшләсәң, үзеңә дә яхшылык булып кайтыр.

Бу киңәшне автор кемгә бирде?( Безгә) Авторның киңәшен, хикәянең мәгънәсен табучы кем?  (“Мин” ди укучы)  Димәк,  автор белән беррәттән укучы үзе дә катнаша.

Автор ни әйтергә теләгән?  “ Яхшы балалар булып үсегез, гел яхшылык кына эшләгез!”     “ Изге күңелле, мәрхәмәтле булыгыз!” - дип әйтергә теләгән автор.

Автор әйтергә теләгән фикерне укучылар тарафыннан табу әсәрнең мәгънәсен табу дигән сүз .

                                      “Акыл штурмы”

  1. Песиләр яхшы аучылар.( Әйе, песиләр яхшы аучылар.)
  2. Аның исеме Акбай?
  3. Песи чисталык яратучы җан иясеме?
  4. Ул сөйләшә беләме?
  5. Алар юлбарыска ошаганнармы?
  6. Ул йокларга яратамы?
  7. Бу сүз бер иҗекле әйе ме?
  8. Мәчеләр төрле төстә була әйе ме?

Хикәя ни өчен “ Ак песи” дип аталды икән?

  Рефлекция. Көтелгән өметләр акландымы? Дәрес сезгә ошадымы?

 Иң матур гөмбәләрнең берсе мухомор. Аны, безнеңчә, чебен гөмбәсе дип йөртәләр. Кызыл эшләпәсендә ак таплар бар, шул билгеләре буенча аны җиңел генә башкалардан аерып була. Кеше өчен бу куркыныч гөмбә, аны ашарга ярамый. Әгәр Кеше аны ашаса, ул исерек кебек әйләнгәләп йөри башлый. Элек чебеннәрне үтерү өчен аның суын кулланганнар. Шуннан аның исеме дә килеп чыккан- чебен гөмбәсе. Ул хайваннарга кайбер чирләрдан арынырга ярдәм итә. Мәсьәлән, аны пошилар ашый.

Поганка гөмбәсе- иң агулы гөмбәләрдән санала. Кеше аны ашаса үлә. Ул аксыл төстә, аягы нечкә, озын. Астарак түгәрәк боҗра кигертелгән кебек өлеше бар. Эшләпәсе яшькелт ак булып та торырга мөмкин. Иске гөмбәләрдән черек бәрәңге исе килеп тора. Аларны гөмбәчеләр шампиньоннар, яшел төстәге сыроежкалар белән бутарга мөмкин. Шулай аерырга кирәк: шампиньоннарның эшләпәсе алсу төстә, ә сыроежкаларның аякларында түгәрәк боҗралары юк.

Свинушка гөмбәсе безнең урманнарда киң таралган. Бигрәк тә коры елларда алар искиткеч күп була. Бик күп еллар аларны ашарга яраклы дип санадылар. Алар бик үк тәмле гөмбәләр түгел. Газеталарда кешеләрнен бу гөмбә белән агуланулары турында язылгач, бу гөмбәләргә ышаныч кимеде. Чынлап та, әгәр аларны чамасыз күп куллансаң, кеше үләргә дә мөмкин. Кайбер кешеләрнең организмына гына бу гөмбә килешә. Шулай булгач, үзеңнең тормышыңны куркыныч астына куймаска кирәк.

Тирес гөмбәләре яңгырдан соң бик күп булып чыга. Аларны ферма янындагы тиресләрдә, көтүлекләрдә, тиресле бакчаларда очратырга мөмкин. Алар берничә сәгатьтә үсеп чыгалар һәм шулай тиз юкка да чыгалар. Алар кара төстә булалар. Шуңа күрәдер ахыры, аны бездә ашамыйлар, җыймыйлар. Шулай ук тирестә төрле начар матдәләр, ашлама калдыклары да булырга мөмкин. Ащамасаң яхшырак булыр. Ә чит илләрдә аны кулланалар.

Опяталар күксел-сары төстәге гөмбәләр. Аяклары бик озын түгел, ә астан боҗрасыман түгәрәкләре бар. Аны тозлап та, киптереп тә, кыздырып та ашап була. Ул иң тәмле гөмбәләрдән санала. Агачларда үскән опяталар куркыныч, аларны ашамаска кирәк. Алар үскән чагында агачның кәүсәсен җимерәләр, бу вакытта агулаучы матдә бүленеп чыга. Кызыгы шул, агачның бирешәсе килми, ул сумала бүлеп чыгарып гөмбәнең үсешен капламакчы була, ләкин күпчелек очракта гөмбә җиңә.

Каен һәм усак гөмбәләре бер төркемгә керә. Каен гөмбәсенең эшләпәсе күк, ә усак гөмбәсенең кызгылт төстә. Аның аягы зәңгәрсу булып та тора. Бу гөмбәләрне себер урманнарында, тундрада күп диләр. Киптергәндә алар кара төскә керә, шунлыктан аларны күбрәк кыздырып ашыйлар.

Ак гөмбә ул, гөмбәчеләрнең хыялындагы гөмбә. Ул бик тәмле, итле гөмбә, аны киптереп тә, тозлап та була. Аннан хуш ис килеп тора. Бүтән гөмбәләр киптергәндә каралалар, ә бу гөмбә төсен үзгәртми. Шуңа күрә аның исемен ак гөмбә дип атаганнар. Ә чынлыкта аның эшләпәсе караңгы кызгылт, аягы аксыл сары. Һәр елны да ак гөмбә мул уңыш бирми. Ак гөмбәнең двойниклары бар. Ул имән гөмбәсе белән охшаш. Имән гөмбәсенең эшләпәсен сындыргач, эче зәңгәрсу була. Шуның белән аерып була.

Әтәч гөмбәсе- төлке төсендәге гөмбә. Шуңа күрә аны русча « лисичка» дип йөртәләр. Аның эшләпәсе дә, аягы да бер төстә. Бу гөмбә бервакытта да бозылган булмый. Искеләре корый яки череп юкка чыга. Ул бик тәмле гөмбәләрдән санала. Очраганда без аны рәхәтләнеп җыярбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»    Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»  Цель: познакомить педагогов с опытом эффективного взаимодействия классного руковод...

Мастер - класс "Рыбки", Мастер-класс"Лесовичок из сосновых шишек"

quot;Рыбки"-Техника выполнения - срезы из веток березы.Проводился мастер - класс для педагогов технологии и дополнительного образования."Лесовичок"- работа с природным материалм....

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR» Тема: «Проведение Мастер-класса по выполнению вечерней прически » .

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR»Тема:  «Проведение Мастер-класса по выполнению  вечерней прически »Цель:     Дать учащимся возможность...

Мастер -класс "Представление участника Всероссийского конкурса мастер-класса учителя родного (татарского) языка и литературы «Туган тел» "

Яруллина Гульшат Минасхатовна  имеет высшее образование, закончила  Арское педагогическое училище в 1995г., Набережночелнинский  государственный педагогический институт в 2003 г. Стаж р...

Авторская дополнительная программа мастер-класса «Педагог-мастер» для учителей технологии – слушателей курсов повышения квалификации. Тема мастер-класса: «Социальная направленность практической деятельности учащихся»

 Изучение данного курса предусматривает ролевую игру с использованием современных технологий креативного решения проблем, изготовление изделий, предложенных учителем на мастер-классе, ...