татар теле дәресе "Күчтәнәч"
план-конспект урока (5 класс) на тему

Сыйныф сәгатьләрендә кулланып була. Әдәплелек дәресе санала."Күчтәнәч" тапшыруы нигезендә төзелгән.Презентациясе бар.Ахырдан бүләккә мультфильм да күрсәтелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kuchtnch.doc428.5 КБ

Предварительный просмотр:

Нурлат шәһәре 1нче урта мәктәбе

 Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Рәхмәтуллина Гүзәл Талип кызы

тәҗрибәсеннән


Тема: Тәмле тел-җан азыгы

Максат:

1.Әдәплелек,инсафлылык,кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.

2.Тел байлыгын үстерү.

3.Монологик сөйләмне үзләштерү.

4.Әдәплелек мәсьәләләрен чишә белү.

5.Этикет кагыйдәләрен өйрәнү.

Җиһаз:

“Әссәламегаләйкем”көе(фонограмма)

“Көч һәм рух тамырлары”-5-11нче сыйныфлар өченхрестоматия.-Казан:Мәгариф 2000ел(Р.З.Биктиме-

Рова. З.З.Сафиуллина.)

“Көч һәм рух тамырлары”-Әдәплелек дәресләре:1-3 нче сыйныфлар өчен хрестоматия.-Казан:

Мәгариф,2000ел.

Плакатлар.Татар әбисе костюмы.”Күчтәнәч” тапшыруы декорациясе.

Мультимедия проекторы.Компьютер.Презентация.


Оештыру моменты

(Класс “Күчтәнәч” тапшыруындагы кебек бизәлгән.

Плакатлар эленгән.Укытучы татар әбисе булып киенеп керә.)

Әби:

-Исәнмесез,кадерле балакайларым!Мине таныйсызмы?Мин “Күчтәнәч”

тапшыруыннан сезгә кунак булып килдем.

(Укучылар басып исәнләшәләр.)

Әби:

-Ә зур.олы кешеләр белән ничек исәнләшәләр икән,бәбкәчләрем?

(Җаваплар.Әссәламегаләйкем)

-Әйдәгез,әле шуның турында җыр да беләбез бит без.Җырлап үтик әле

Бергәләп.

Җыр.Госман Садә сүзл-ре.” Әссәламегаләйкем”.Хор белән.

Төп өлеш

Әби:

-Бик рәхмәт,балакайларым,нык әйбәт булды. Матур иттереп җырлый да беләсез икән. Матур иттереп җырлый,тәмле итеп сөйли белсәң,

Бигрәк рәхәт инде ул.Ә нәрсә соң ул “тәмле сүз”? Әйдә әле,Фирүзә,            

Сөйләп китсен моның турында.

(Ә.Бикчәнтаева.”Тәмле сүз”.Эчтәлеген укучы сөйли.)

Әби:

-Менә аңладык инде“тәмле сүз” нәрсә икәнен.Ә сез нинди тәмле сүзләр

Беләсез?

(Укучыларның  җаваплары.) Укытучы презентациядән  матур сүзләр күрсәтә.

Әби:

-Иртә белән торабыз да әти-әниләребезгә шул матур сүзләрне әйтергә онытабыз.

Ә менә Раиф әти-әнисенә беркайчан да тәмле сүзен кызганмый.

(Р.Миңнуллин.”Хәерле иртә” шигырен укучы сөйли.)

Әби:

-Укучылар,язылган мәкальләргә карагыз әле.Укып чык,зинһар,Адилә.

“Әдәп башы-тел”.-дигән.Бу нәрсәне аңлата?(Тәмле телле кеше әдәпле була.)

_Ә нинди кеше соң ул әдәпле кеше?Яле ,Камилә,сөйләп күрсәт әле безгә.

(“Әдәпле кеше нинди була?”Укучы сөйләме.)

Әби:

-Менә сез күп мәртәбә циркларга,театрларга,концертларга йөрисез.Ә анда үзегезне матур тотасызмы? Рузиләгә сүз бирик әле.

(Театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре. Укучы сөйләме.)

Әби:

-Әдәпле кеше әти-әнисенә  дә ихтирамлы.Андый гаиләләргә баргач,без сокланып  

туя алмыйбыз.Раил, шуның турында сөйләп кит әле.

(Әти-әни,туганнар,олыларга хөрмәт.Хрестоматия.  Укучы сөйләме.)

Әби:

-И,балакайларым,талчыгып та киттегез бугай.Әйдәгез әле,әзрәк быннарны селкетеп алыйк.

Физкультминутка   


(Балалар татар бию көенә татарча бииләр.)

Әби:

-Укучылар, сез әле яшьләр.Укыйсыз,башыгыз да яхшы эшли.Математикадан да мәсьәләләр чишә беләсез.Ә бит әдәплелек мәсьәләләре дә була.Аларны чишә  алырсызмы икән?

(Хрестоматия.13нче бит. Әдәплелек турында  мәсьәләләр.Әби укый.Балалар фикер алышалар.Укытучы булышлык итә.)

Әби:

-Бик әйбәт,бик яхшы,рәхмәт төшкереләрем! Димәк сез әдәплелек мәсьәләләре дә чишәргә өйрәндегез.Ә өйгә бирелгән эшне үтәдегезме?

(Өй эше төрле ситуацияләрдә диалоглар куллану.Күбрәк әдәпле ,матур сүзләр кертеп төзергә.)

Өй эшен тикшерү.

(Балалар диалогларын сөйлиләр.Укытучы төзәтә,бәяли.)

Йомгаклау.

Әби:

-Менә әйбәт булды,бәбкәчләрем!Сез бик тәмле телле икәнсез.Миңа бик ошады-

гыз.Шуның өчен сезгә үземнең күчтәнәчләремне бирәм.Зур үсегез!Ә хәзергә хушыгыз! Минем башка мәктәптәге балаларны да тәмле телле булырга өйрәтә-

 сем бар.Сау булыгыз!

(Презентация кирәкле урыннарда күрсәтелеп барыла.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 нчысыйныфта татар теле дәресе "Татар теле диалектлары"

Безнең татар теле бай һәм нык үскән камил тел. Ул өч диалекттан тора. Диалекталь сүзләр - татар теленең байлыгы, бизәге. Шушы өч туркем төрле сөйләшләргә бүленә. Һәр сөйләш үзенчә матур. Безнең сөйләш...

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  методик берләшмәсендә ясаган чыгыш.  "Татар теле һәм әдәбиятын  укытуда  актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе"....

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...