Казан - Татарстанның башкаласы
план-конспект урока (6 класс) по теме

"Казан - Татарстанның башкаласы" темасына 6 сыйныфның рус төркемнәрендә ачык дәрес эшкәртмәсе тәкъдим ителгән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл казан.docx805.36 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы: Шарипова Эльвира Ибрагимовна

Татар әдәбияты. 6 сыйныф (рус төркеме)

БСҮ Тема: Казан – Татарстанның башкаласы.

Максат:

1. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телләрен камилләштерү.

2. Туган як темасына караган актив лексиканы үзләштерү.

3. Казан шәһәре турында мәгълүмат бирү.

4. Туган төбәкне ярату, аның белән горурлану хисләрен уяту.

Җиһазлау: дәреслек, презентация, мультимедия, Казан шәһәре турында китаплар, А.Ш.Әсәдуллин, К.С.Фәтхуллова “Татар теле. 6сыйныф”

Дәрес төре: лексик күнекмәләрне камилләштерү.

Дәрес барышы

I Башлам

Исәнмесез, балалар,

Матур үтсен көнегез,

Туган телне – татар телен

Өйрәнергә килдек без!

II Актуальләштерү

        - Бүген безнең балалар гади дәрес кенә түгел, ә үзенә күрә сәяхәт булачак. Без бүген сезнең белән Татарстаныбызның башкаласы Казанга сәяхәт итеп кайтачакбыз, аның хәзерге тормышы белән генә түгел, ә данлы һәм шанлы тарихы белән дә танышырбыз. Ә сәяхәт итәргә миңа сез үзегез ярдәм итәчәксез. Шулай итеп безнең дәресебезнең темасы – “Казан – Татарстанның башкласы.” Әлеге теманы башлаганчы әйдәгез безнең бөек шагыйребез Г.Тукайның Казан каласы турында әйтеән сүзләрен игътибар белән укыйк әле. Ул мәдәният учагы булган Казанны яратып түбәндәге сүзләрне әйткән:

И   Казан!    Дәртле  Казан!

Моңлы  Казан!   Нурлы  Казан!

        - Ә ни өчен шагыйрь Казанны шундый матур сыйфатлар белән атаганлыгын сез уйлап утырыгыз. Мин сезнең фикерләрегезне дәрес ахырында тыңлармын. Иң беренче эш итеп безгә сүзлек эше эшләп алырга кирәк. Әйдәгез игътибар белән тактага карыйбыз һәм әлеге сүзләрнең тәрҗемәләрен табабыз.

Милләт – национальность

Нигез салу – основать

Сәяхәт – путешествие

Манара - минарет

Мәдәният – культура

Сәнгать - искусство

        III Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

        - Казан - Идел буе регионында иң зур мәдәният-сәнгать үзәкләренең берсе. Ул-Татарстанның башкаласы. Шәһәрдә җитмеш җиде милләттән булган 1 миллионнан артык кеше яши. Ул Россиянең өченче башкаласы статусын йөртә. Казанда күп төрле завод-фабрикалар, театрлар, уку йортары һәм спорт комплекслары урын алган. 2013 ел Казан шәһәрендә Универсиада уеннары узачак. “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк” дигән бик матур мәкаль бар татар телендә. Әйдәгез без Казанның салыну тарихы белән танышып китик.

        Казанның ерак гасырлардан килгән олуг тарихы бар. Казан каласына якынча 1005 елда нигез салынган. Әлеге шәһәр Идел буе Болгар дәүләтенең төньяк чикләрен саклау максаты белән төзелә башлаган. Соңрак 12-13 гасырлар чигендә, монгол-татарларның явы вакытында, Болгар дәүләтенең иң зур шәһәрләре - Болгар, Сувар, Биләр шәһәрләре -  җимерелүләргә дучар ителгәч, монгол яуларыннан читтә калган Казан шәһәре исән калган кешеләргә сыену урыны булган һәм әкренләп яңа дәүләт – Казан ханлыгының башкаласына әйләнгән. Казан шәһәре Көнбатышның һәм Шәрыкның зур дәүләтләре, шәһәрләре белән тыгыз элемтәләр алып барган ул заманда Казан. Үзенең таш пулатлары, мәчет манаралары, шәһәр ныгытмалары, имән капкалары ерактан ук күренеп торган. Казан халкы үзенең башкаласының салынуы турында бик күп кызыклы риваятьләр сөйләп калдырган. Хәзер әлеге риваятьләр белән танышып китик. Әйдәгез елъязмачылар, тарихчылар төркеме безгә борынгы Казанга сәяхәт итәргә ярдәм итегез әле! Беренчедән, риваятьнең нәрсә икәнлеген искә төшерик әле.

        (Риваять – борынгы заманнардагы тарихи вакыйгаларны сурәтләгән, тарихи фактларга нигезләнгән халык авыз иҗаты әсәрләре.)

        (Укучыларның риваятьләре – “Суга төшкән казан”, “Алтын чабак”, “Туйбикә казаны”, “Кайный торган Казан”, “Шәһәрнең этләргә калуы        “).

        -Казанның данлы тарихы белән таныштык, ә хәзер бүгенгесе белән танышып китик. Безгә моны эшләргә экскурсоводлар төркеме ярдәм итәчәк. Әйдәгез, кайсыгыз Казан Кремле (Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Казан дәүләт университеты) белән таныштырып китә. ( Укучыларның әлеге тарихи һәйкәлләр белән таныштырулары)

        -Бик яхшы укучылар, ә хәзер мин сезгә Казанның танылган тарихи объектларына  багышланган фильм күрсәтеп алырмын. ( Экранда Казан турында фильмнан өзек күрсәтелә.)

        - Чыннан да Казанның үткәне данлы һәм шанлы, хәзергесе матур, киләчәге тагын да матуррак булыр дип ышанасы килә. Казанның хәзергесен сурәтләгән фотоколлажлар белән танышыйк. (Презентациядә Казан күренешләре)

IV Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту        

        - Ә хәзер дәреслекләрегезнең 205 нче битен ачабыз һәм Казан турындагы текстны укыйбыз, сорауларга җавап бирергә әзерләнәбез. (Дәреслек буенча эш . Текстны уку, сорауларга җавап бирү.)

        Ә хәзер Казан темасына багышланган кроссворд эшләп алырбыз. Әгәр дә дөрес итеп сорауларга җаваплар тапсак, вертикаль буенча Казан ханлыгың иң данлыклы ханбикәсе исеме килеп чыгар.

1) Татар халкының иң күңелле милли бәйрәме. (Сабантуй)

2) Казанның бер районы.(Авиатөзелеш)

3) Казан шәһәренең мэры. (Метшин)

4) Татарстан территориясендәге борынгы шәһәр. (Болгар)

5) 2013 елда Казан үтәчәк ярыш. (Универсиада)

6) Казанга “пар атка” утырып килгән шагыйрь. (Г.Тукай)

7) Казан шәһәренең иң матур мәчетләренең берсе.(Кол Шәриф)

- Горизонталь буенча нинди исем килеп чыкты инде. (Сөембикә)

        - Сөембикә турында нәрсәләр беләсез, безгә сөйләгез әле. (Бервакыт Мәскәү патшасы гүзәл Сөембикәнең рәсемен күрә дә , аңа гашыйк була. Ул үзенең илчеләрен яучы итеп Казанга җибәрә, ләкин Сөембикә аңа кияүгә чыгарга риза булмый. Мәскәү патшасы Казанны 7 ел камап торганнан соң , Казан шәһәрен яулап ала. Горур Сөембикә дошманының җиңүен күргәч, ире күмелгән мәчет манарасына менә дә аска ташлана. Менә шуннан соң хан мәчетен «Сөембикә манарасы» дип йөртә башлыйлар.)

        - Әйе, халык үзенең сөекле ханбикәсен онытмаган, аны яратып аның турында риваять чыгарган. Сөембикә Ногай ханлыгының бәге Йосыф бәгенең кызы булган, ире Сафагәрәй вафат булгач, ул кечкенә улы Үтәмешгәрәй исеменнән  ханлык белән идарә итә башлый. Тик Явыз Иван һөҗүме башлангач морзалар аны Мәскәүгә “саталар”, аның язмышы бик аянычлы тәмамлана.

        - Ә хәзер сезгә укучылар киләсе бирем шул: 6-7 репликадан торган Казан турында диалог төзергә. (Укучыларның диалоглары.)

        -Бик яхшы. Ә хәзер күпмедер дәрәҗәдә дәресне йомгаклау өчен мин сүзне шагыйрьләргә бирәм. Алар безгә Казан турында шигырьләр әзерләп килергә тиеш иделәр. Рәхим итегез! Калганнар тыңлап утыралар, сорауларга җавап бирергә әзерләнәләр. ( Укучыларның шигырьләре)

        -Бик яхшы, ә хәзер тиз генә ручка белән дәфтәрләребезне алабыз,  тактадагы сорауларга җавап бирәбез, соңрак җавапларны бәяләрбез. (Укучыларның җаваплары, үзбәя) 

1. Кремль   атамасы татарча нинди сүздән килеп чыккан?  (кирмән)

2. Сөембикә  манарасы  ничә катлы? (җиде)

3. Казан дәүләт университеты кайчан ачыла? (1804 елда)

4. Аның беренче ректоры итеп кем сайлана? (Н.И.Лобачевский)

 5.  Казан Кремлендә 1996 елның ахырында  мәчет төзелеше башлана. Ул кем исемен йөртә? (Кол Шәриф)

 6. Казанда күпме  халык яши? (1 млн.артык)

 7. Казан ничә районга бүленгән? (җиде)

 8. Казанның җәяүлеләргә генә йөрү рөхсәт ителгән урамы. (Бауман урамы)

        -Кемнең бер ялгышы да юк, бик яхшы, ә кемнең ялгышлары бар, димәк аңа өендә әлеге теманы яхшылабрак кабатларга, әзерләнергә кирәк булачак.

V Йомгаклау

        Ә хәзер дәресебезне йомгаклап, дәрес буена бирелгән сорауга әйләнеп кайтыйк әле: Ни өчен Г.Тукай Казанны ”И Казан дәртле Казан! Нурлы Казан! Моңлы Казан!” дип атый. Сезнең фикерләрегез нинди? (Укучыларның фикерләре, җаваплары.)

VI Өй эше бирү, укучыларның җавапларын бәяләү.

        -Менә безнең дәресебез ахырына якынлашты. Көндәлекләрегезне ачабыз, өйгә эшне язабыз: “Казанга сәяхәт” темасына хикәя язарга. Дөрес җавапларыгыз, матур фикерләрегез өчен бик зур рәхмәт! Барыгызга да “5”. Саубулыгыз!

Муниципаль бюджет белем бирү учереждениясе

Кукмара муниципаль районы С.Әхтәмов исемендәге Манзарас гомуми урта белем бирү мәктәбе

Казан – Татарстанның башкаласы

6 сыйныф (рус төркеме) өчен татар әдәбитяыннан ачык дәрес эшкәртмәсе

Башкарды:

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Шарипова Эльвира Ибраһим кызы.

2011ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Казан- Татарстанның башкаласы" 6нчы сыйныфта татар теле дәресе

6нчы сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән рус балаларына татар теле дәресе...

"Казан -Татарстанның башкаласы" дәрес эшкәртмәсенә презентация

6нчы сыйныфта рус төркемендә татар теле дәресенә презентация...

Казан -Татарстанның башкаласы. 6 нчы сыйныф өчен (рус төркеме).

Игътибарыгызга башкалабыз Казан турында 6 нчы сыйныф өчен бәйләнешле сөйләм теле үстерү дәресенең үрнәген тәкъдим итәм. Дәрестә Татарстан республикасы, аның башкаласы Казан турында булган белемн...

Казан - Татарстанның башкаласы.

Бу дәрес 6нчы сыйныфта рус телле мәктәптә укучы рус телле балалрга үткәрелде. Сәяхәт дәрес аша укучылар Кремль,Сөембикә манарасы,татар театрлары, университет белән таныштылар....

"Казан- Татарстанның башкаласы" конспект и презентация к уроку (6 класс русская группа)

"Казан- Татарстанның башкаласы" конспект и презентация к уроку по татарскому языку (6 класс русская группа)....

Казан –Татарстанның башкаласы.

Сингапур методикасы белән дәрес планы....