Казан - Татарстанның башкаласы.
методическая разработка (6 класс) на тему

Хасянова Гадения Газизяновна.

Бу дәрес 6нчы сыйныфта рус телле мәктәптә укучы рус телле балалрга үткәрелде. Сәяхәт дәрес аша укучылар Кремль,Сөембикә манарасы,татар театрлары, университет белән таныштылар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kazan_tatarstan_bashkalasy2.doc41.5 КБ

Предварительный просмотр:

КАЗАН – ТАТАРСТАННЫҢ БАШКАЛАСЫ

(рус телле балалар өчен, VI сыйныф)

Хәсәнова Гадения Газизҗановна,

Кече Лызи гомуми урта белем бирү мәктәбенең

икенче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

 Казан шәhәре турында күбрәк мәгълүмат бирү; авазларны дөрес әйтеп, текстны аңлап уку; килеш hәм тартым кушымчаларын дөрес куллану; татар теленә, милләтенә мәхәббәт тәрбияләү.

Тип: яңа материалны аңлату.

Җиhазлау:

 Хәйдәрова Р.З., Нәҗипова З.Р. “Татар теле, 6нчы сыйныф”, Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2007ел, кроссворд, Казанның истәлекле урыннарына багышланган фоторәсемнәр, СD диск “Казань 1005-2005”, Россиянең, Татарстанның дәүләт флагы, гербы, картасы.

Дәрес барышы.

  1. Актаульләштерү:

1.Исәнләшү:

  1. Исәнмесез, балалар! Хәерле иртә!
  2. -Кәефләрегез ничек?
  3. Бүген кем дежур?
  4. hава торышы нинди?
  5. Укучылар, үткән дәрестә без нәрсә турында сөйләштек?

2. Тест эшләү:

- Татарстан флагында ничә төс бар?

- Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән?

-. Татарстанның беренче Президенты кем?

-.Татарстан гимнын кем язган?

- Татарстанда дәүләт телләре  нинди?

- Татарстан нинди республика?

3. Ял итү. Кроссворд чишү:

1) Вятка елгасының борынгы исеме.( Нократ)

2) Нинди шәhәр балык исемен йөртә? (Алабуга)

3) Дакар – Париж марафонында җиңеп чыккан машина.( КамАЗ)

4) Чаллы шәhәре кайсы елга буена урнашкан? (Кама)

5) Татарстан гимнының авторы. (Яхин).

  1. Яңа төшенчәләр hәм эш алымнары формалаштыру:
  1. Әңгәмә:
  1. Казан нинди шәhәр?
  2. Синең анда булганың бармы? Нәрсәләр күрдең?
  3. Ә хәзер, укучылар, сезнең белән Казан шәhәре буйлап сәяхәткә чыгыйк. (Укучыларга таныш булган тарихи hәм истәлекле урыннарны фоторәсемнәрдән күрсәтү, ә алар нәрсә беләләр шуны әйтергә тиеш).
  1. Сәяхәт итү:

                     1 нче тукталыш. Кремль.

2нче тукталыш.  Сөембикә манарасы.

3 нче тукталыш. Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры.

4 нче тукталыш. М.Җәлил исемендәге опера hәм балет театры.

5 нче тукталыш.Университет.

3. СD диск ярдәмендә укучыларга таныш булмаган тарихи hәм истәлекле урыннар турында мәгълүмат бирү.

4. “Казан – Татарстанның башкаласы” тексты өстендә эш:

             

а) яңа сүзләр белән танышу, аларны дөрес әйтү, фонетик күнегүләр;

             б) укытучы укып күрсәтә;

             в) укучылар чылбырлы укып тәрҗемә итәләр;

             г) текстка сораулар кую.

5. 2нче күнегү (җөмләләрдә билгеләнгән сүзләргә сорау куегыз, исемнәрнең килешләрен әйтегез):

    1) Казан – студентлар hәм галимнәр шәhәре.2) Казан – борынгы шәhәрләрнең берсе. 3) Безгә курчак театрыннан кунаклар килде. 4) Кичен без Галиәсгар Камал театрына бардык. 5) Югары уку йортларында студентлар белем алалар.

6. Дөрес тәрҗемәне табарга:

   Казань – один из древних городов.

  1. Казан – яңа шәhәрләрнең берсе.
  2. Казан – борынгы шәhәрләрнең берсе.
  3. Казан борынгы шәhәрләргә керә.

Площадь города Казани больше 290 квадратных километров.

  1. Казанның мәйданы 290 квадрат километрдан ким.
  2. Казанның мәйданы – 290 квадрат километр.
  3. Казанның мәйданы 290 квадрат километрдан артык.

В Казани есть татарские театры, кукольный театр, цирк, зоопарк и большие библиотеки.

1) Казанда театр, китапханәләр, зоопарк бар.

2) Казанда театр, цирк, зур китапханәләр эшли.

3) Казанда татар театрлары, курчак театры, цирк, зоопарк hәм зур китапханәләр бар.

7. ... урынына тиешле сүзләрне куеп, исемнәрне табып килешләрен, тартымнарын билгеләргә:

        1) Казан –борынгы шәhәр. 2) Казанның  гомуми мәйданы- 290 квадрат километр. 3) Казанда Г. Камал театры бар. 4) Анда машина җитештерү промышленносте үскән. 5) Казан завод – фабрикалары күп. 6) Казанга су юлы белән дә, тимер юлы белән дә, самолет белән дә барып була.

8. Ял итү.  

Магнитафоннан диңгез тавышы тыңлап, су юлы белән Казан тирәли сәяхәткә чыгу. Сәяхәт иткәндә бинокльдән карап, Казан шәhәренең тарихи hәм истәлекле урыннарын кем күбрәк әйтер?

9. Төркемнәрдә эшләү.

Бирелгән хәрефләрдән команда исемнәре төзү:

I команда – Сөембикә манарасы.

II команда – Кол Шәриф мәчете.

Бирем. Кайсы команда Казан шәhәре hәм Татарстан Республикасы  турында күбрәк сораулар бирә. Соңыннан җиңүче команда билгеләнә.

10. Диалогик сөйләмне үстерү.

 Сезнең күршегезгә Америкадан Дик исемле малай кайткан. Урамга уйнарга чыккач, ул сездән Казан шәhәре турында сорый. Аның Казан шәhәре турында бик күп беләсе килә икән. Шул турыда диалог төзергә.

III. Яңа күнекмәләр формалаштыру.

1. Дәфтәргә язмача русчадан татарчага тәрҗемә итү:

В Казани около 20 высших учебных заведений, много училищ и школ. В городе работают 7 театров, филармония, цирк, Дворец спорта, Ледовый дворец, Национальный музей, Национальная библиотека. Казань называют портом пяти морей.

2. Әңгәмә:

- Безнең туган илебез нәрсә? (Татарстан).

- Ә туган җирегез? (Балтач районы).

- Сез кайда яшисез?

- Укучылар, 2008 нче ел Татарстанда нинди ел булды? (Гаилә елы).

3. Сөйләм күнекмәләрен формалаштыру (укучыларга өйләреннән  үзләренең гаиләләре белән төшкән фотосурәт алып килергә кушылган иде. Алар сыйныфны үзләренең гаиләләре белән таныштыралар hәм гаиләдәге иң истәлекле көн турында сөйлиләр):

4. Гомумиләштерү әңгәмәсе:

- Укучылар, без бүген дәрестә нишләдегез?

- Нинди яңалык белдегез?

- Сез дәрестән канәгатьме?

Йомгаклау.

1. Өйгә эш бирү:

“Казан – Татарстанның башкаласы” яки “Татарстан – минем туган җирем” темаларына  миниатюр сочинеие язарга.

2. Үзбәя (укучылар үзләренә билге куялар). Билгеләр кую.

3. Укучылар белән саубуллашу:

- Сез дәрестә бик яхшы эшләдегез. Мин сездән канәгать.

- Сау булыгыз! Дәрес тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Казан- Татарстанның башкаласы" 6нчы сыйныфта татар теле дәресе

6нчы сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән рус балаларына татар теле дәресе...

"Казан -Татарстанның башкаласы" дәрес эшкәртмәсенә презентация

6нчы сыйныфта рус төркемендә татар теле дәресенә презентация...

Казан - Татарстанның башкаласы

"Казан - Татарстанның башкаласы" темасына 6 сыйныфның рус төркемнәрендә ачык дәрес эшкәртмәсе тәкъдим ителгән....

Казан -Татарстанның башкаласы. 6 нчы сыйныф өчен (рус төркеме).

Игътибарыгызга башкалабыз Казан турында 6 нчы сыйныф өчен бәйләнешле сөйләм теле үстерү дәресенең үрнәген тәкъдим итәм. Дәрестә Татарстан республикасы, аның башкаласы Казан турында булган белемн...

"Казан- Татарстанның башкаласы" конспект и презентация к уроку (6 класс русская группа)

"Казан- Татарстанның башкаласы" конспект и презентация к уроку по татарскому языку (6 класс русская группа)....

Казан –Татарстанның башкаласы.

Сингапур методикасы белән дәрес планы....