Казан –Татарстанның башкаласы.
план-конспект урока (6 класс) на тему

Сингапур методикасы белән дәрес планы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл singapur_6_klass_2.docx23.4 КБ

Предварительный просмотр:

Казан –Татарстанның

башкаласы.

(6 нчы сыйныфның рус төркемендә

укучы балалар өчен татар әдәбияты

 дәресенең эшкәртмәсе)

Укытучы: Мухаметзянова А.Я. 

Дәрес планы.

  1. Кереш өлеш.

Дәресне оештыру.

Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

  1. Белемнәрне актуальләштерү.

Өй эше тикшерү.

Фонетик-лексик зарядка.

Сүзлек эше.

  1. Төп өлеш.

Аудирование күнегүләре.

Ситуатив күнегүләр.

  1. Ныгыту.

Диалогик сөйләмне үстерү.

Тәрҗемә итү күнегүләре.

Казан шәhәре белән танышу.

  1. Өй эше бирү.
  2. Йомгаклау.

Нәтиҗә ясау.

Билге кую.

Тема: Казан –Татарстанның башкаласы.

Дәрес тибы: Лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү (ЛГКК).

Максат: 1)Татарстан республикасы, аның башкаласы Казан турында булган белемнәрне         тирәнәйтү, текст белән танышу;

2) Сөйләм культурасын үстерү, баету;

3) Туган ил белән горурлану хисе тәрбияләү.

Җиhазлау: Р.З. Хәйдәрова, З.Р.Нәҗипова  “Татар теле” 6 нчы  сыйныф өчен дәреслек, компьютер, проектор, CD –проигрыватель, тема буенча презентация материалы.

Дәрес барышы:

1. Оештыру өлеше.

-Укытучы белән укучылар арасында уңай халәт тудырыла.

-Дежур укучы белән әңгәмә.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

  1. Өй эшен тикшерү.

        2 нче слайд.

   Тэйк оф – тач даун.(Укытучы  сорау бирә, риза булган укучы баса,риза булмаса басмый).

-Татарстанда төрле милләтләр яши.

-Татарстанның башкаласы- Мәскәү.

-Татарстанның  президенты- Шәймиев.

-Хәзер Татарстанның президенты Минниханов.

-25 август –Республика көне.

-30 август – Республика көне.

        -Татарстанның үз  флагы бар.

        -Татарстан флагында өч төс бар.

    2. Фонетик – лексик  зарядка:

Послушайте и скажите, что изменено во втором предложении каждой пары.

1)  Казан – зур шәһәрләрнең берсе.

     Казан – борынгы шәһәрләрнең берсе.

2)  Мин Әлмәттән Казанга барам.

     Мин Әлмәттән Бөгелмәгә барам.

3)  Казан –студентлар шәһәре.

     Казан – студентлар, галимнәр шәһәре.

   3. Сүзлек эше: 3 нче слайд

азык- төлек,  тимер юлы, югары уку йорты,  урта махсус уку йорты, шәhәрләрнең берсе, татар театры, курчак театры, машина җитештерү.

4.Эй ар гайд4 нче слайд

(укучылар сорауларга башта җавап бирәләр һәм текст укыганнан соң)

башта

    Казан турында күп беләм

ахырда

  Казан шәһәренең мәйданын беләм.

Казан уку йортлары турында      беләм.

 Казан сәнгать үзәге.

 Казан промышленность шәһәре.

 Казанга бару юллары.

III. Дәреснең төп өлеше.

5.Аудирование күнегүләре:  - текстны укытучы белән уку ( дәреслектән  1 нче күнегү 101 нче бит)

                                                    -чылбыр буенча уку.

6.Ситуатив күнегү. 5 нче слайд.

Финк-райт-раунд робин

(укучы уйлый,аннан соң кәгазьгә яза һәм группада сөйләшү уздырыла)

                                   Как ты скажешь о том, что :

Казань - один из древнейших городов.

Казань - город  ученых и студентов.

В Казане развито машиностроение и пищевая промышленность.

В Казане есть русский драматический театр имени Качалова.

IV. Ныгыту.

7.   6  нче слайд.  Диалогларга кирәкле репликаларны өстәп язарга.

--- ... ?

---Казанда татар театрлары, курчак театры, Качалов исемендәге рус театры бар.

---Казанда нинди уку йортлары бар?

--- ....  .

--- ... ?

--- Казанга су юлы белән дә, тимер юлы белән дә, самолет белән дә барып була.

8. Конэрс: 7 нче слайд.

-Укучылар, әгәр сез Казанда булсагыз,кая барыр идегез?Театрга,циркка,кинога яки зоопарккамы?(8-11 нче слайдлар)

(укучылар жавапларын язалар,сайлаган почмакка басалар,аннан соң бер-берсенә 30 секундта,үзләренең җавапларын укыйлар).

9. Микс –Фриз-Груп: 12 нче слайд.

(Укучылар музыка башлангач класс буенча йөриләр.Музыка туктауга?Укытучы кушкан эшне эшлиләр).

-Кызлар 100,малайлар 50, 350 ясагыз.

Сез ничәнче сыйныфта,шул кадәр басыгыз.

Ике ел элек сез ничәнче сыйныфта укый идегез?

3+1 ничә була?

Малайлар 150, кызлар 100 ,400 ясагыз.

Сыйныфта ничә малай?

Бүген  бездә ничә кунак бар?

10 .Тәрҗемә итү күнегүләре.

А) Дәреслек 102 нче бит, 3 нче күнегү.

 Дөрес тәрҗемәне табып уку.

11.Клок баддис (релли робин):13 нче слайд.

(бирелгән сәгатьтә  очрашу һәм  җавапларны тәртип буенча уку)

Бирелгән җөмләләрне рус теленә тәрҗемә ит:

Казан- зур промышленность шәhәре.

Казанда миллионнан артык кеше яши.

Казан- борынгы шәhәр.

Казанда Г.Камал ис. татар дәүләт драма hәм академия театры бар.

   12.Релли тэйбл.(җилкә партнеры белән сөйләшү):

14 нчы слайд.

 Җөмләләрне дәвам ит.

Казан –студентлар ...

Казанда цирк, зоопарк...

Казанда урта махсус...

Казанга су юлы белән дә...

Казанда машина җитештерү промышленносте...

13.102 бит 2 нче күнегү.

 15 нче слайд.

Җөмләләрдә билгеләнгән сүзләргә сорау куй.

Казан- студентлар шәhәре.

Казан- борынгы шәhәрләрнең берсе.

Безгә курчак театрыннан  артистлар килде.

14. Казан шәhәре белән танышу.  16 – 25 нче слайдлар.

15. 26 нче слайд.

Сорауларга җавап бир. (чыгу билеты)

Казан нинди шәhәр?  

Сезнең анда булганыгыз бармы?

Казанда нинди тарихи hәм истәлекле урыннар бар?

Казанда нинди театрлар бар?

Сезнең Кол Шәриф мәчетен күргәнегез бармы?

V.Өй эше бирү.

Казан шәhәре турында сөйләргә өйрәнергә.

VI. Йомгаклау. Билге кую.

-Сезгә бүгенге дәрес ошадымы?

-Сез Казан турында нәрсәләр белдегез?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Казан- Татарстанның башкаласы" 6нчы сыйныфта татар теле дәресе

6нчы сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән рус балаларына татар теле дәресе...

"Казан -Татарстанның башкаласы" дәрес эшкәртмәсенә презентация

6нчы сыйныфта рус төркемендә татар теле дәресенә презентация...

Казан - Татарстанның башкаласы

"Казан - Татарстанның башкаласы" темасына 6 сыйныфның рус төркемнәрендә ачык дәрес эшкәртмәсе тәкъдим ителгән....

Казан -Татарстанның башкаласы. 6 нчы сыйныф өчен (рус төркеме).

Игътибарыгызга башкалабыз Казан турында 6 нчы сыйныф өчен бәйләнешле сөйләм теле үстерү дәресенең үрнәген тәкъдим итәм. Дәрестә Татарстан республикасы, аның башкаласы Казан турында булган белемн...

Казан - Татарстанның башкаласы.

Бу дәрес 6нчы сыйныфта рус телле мәктәптә укучы рус телле балалрга үткәрелде. Сәяхәт дәрес аша укучылар Кремль,Сөембикә манарасы,татар театрлары, университет белән таныштылар....

"Казан- Татарстанның башкаласы" конспект и презентация к уроку (6 класс русская группа)

"Казан- Татарстанның башкаласы" конспект и презентация к уроку по татарскому языку (6 класс русская группа)....