Омонимнар
план-конспект урока (5 класс) по теме

"Омонимнар" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе тәкъдим ителә. Дәрес  эшкәртмәсендә дәрес планы һәм дәрес барышы урнаштырылган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon omonimnar_achyk_dres_gaynetdinova.doc70 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес эшкәртмәсе. Татар теле. 5 сыйныф.

Дәреснең темасы: омонимнар.

Дәреснең максаты:

  1. омонимнар турында гомуми төшенчә бирү
  2. сөйләмдә омонимнарны файдаланырга өйрәтү
  3. укучыларны табигатьне тоя, аңлый белергә өйрәтү

Җиһазлау: омонимнар дигән рәсемнле таблица, карточкалар, тиен уенчык һәм тиен акча, дәреслек.

Файдаланылган әдәбият:

  1. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы / Ф.С.Вәлиева, Г.Ф.Саттаров. -Казан: Раннур, 2000.-

456 б.

     2)Юсупов Р.А. Татар теле: Татар урта гомуми белем мәкт. 5 нче с-ыф өчен дәреслек / Р.А.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Т.М.Гайфуллина. -Төзәт, һәм тулыл.3 нче басма. -Казан: Мәгариф, 2000. -167 б: рәс.б/н.

     3)Галимов И.Р. Мавыктыргыч лексикология: Татар урта гомуми белем мәктәпләр, педагогия колледжлары  һәм училищелары  ө/н уку ярдәмлеге /И.Р.Галимов. -Казан: Мәгариф, 2001.-135 б.

  1. Сафиуллина Ф.С. Татар теленең лексикасы: IV-VIII класслар өчен күнегүләр һәм кызыклы материаллар җыентыгы / Ф.С.Сафиуллина. -Казан: Тат.кит.нәшр., 1975. -125б.

Принциплар:

  1. дидактик принциплар: фәннилек, күрсәтмәлелек, теория б/н практиканың бәйләнеше,
  2. лингвистик принциплар: эзлеклелек, функциональлек,
  3. методик: коммунактив, психологик

Укыту ысуллары: аңлату-күрсәтү, өлешчә эзләнү;

Укыту алымнары: тикшерү диктанты яздыру, таблица б/н эшләү, карточкалар б/н эшләү, уен элементларын кертеп җибәрү.

Дәреснең төре: катнаш дәрес.

Дәрес планы.

I.  Башлам өлеше ( 1 мин.)

II. Актуальләштерү этабы

  1. Тикшерү диктанты яздыру ( 5 мин. )
  2. Табигать кочагында ял итү турында әңгәмә. ( 5 мин.)

               III. Яңа материалы аңлату

  1. Шигырь нигезендә яңа материалны аңлату. ( 5 мин.)
  2. Рәсемнәр белән эш. ( 7 мин.)
  3. Дәреслектәге параграфны уку. ( 2 мин.)
  4. Табышмыкларга җаваплар табу. ( 2 мин.)

                IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

                    1.Дәреслек белән эш.

                       а) 175 нче күнегү телдән. ( 3 мин.)

                       б) 176 нчы күнегү язма.( 4 мин. )

 2. Тизәйткечләр уку ( 4 мин. )

  1. Карточкалар белән эш ( 5 мин.)

                V. Өйгә эш ( 2 мин.)

                VI. Йомгак ( 3 мин.)

                                                Дәрес барышы.

  1. Исәнмесез, укучылар! Дәресне башлыйбыз. Игътибар иттегезме, бүген көн нинди матур, кояшлы. Көзге кояш булса да, ул ничек ягымлы елмая. Әйдәгез, без дә, бер-беребезгә хәерле көн теләп, матур итеп елмаешып алыйк әле. Утырыгыз. Дәрестә барлык укучылар да катнашамы?

  (Дәрестә барлык укучылар да бар.)

-Без үткән дәрестә нинди тема өйрәнгән идек?

  (Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре.)

-Яхшы, әйдәгез бүгенге числоны, сыйныф эше һәм тикшерү диктанты дип язып куябыз. Мин сезгә текстны укыйм. Сез язып барасыз һәм күчерелмә мәгънәдәге сүзләрнең астына бер сызык сызасыз.

Балык тоту.

Әтисе белән бергәләп Таҗи балык тотарга барды.

       Көн әле бик иртә. Кояш та юк, ә шулай да якты. Мондый вакытта балыкның яхшы чиртүе һәркемгә билгеле. Таҗи ялтырап торган ап-ак чабакларны, көмеш тәңкәле кызылканатларны, әрсез алабугаларны чиләккә җыя бара. Менә инде аларның балык сала торган чиләкләре дә тулып килә. Балык бик шәп эләгә. Шуңа күрә вакытның үтүе дә сизелми. Әнә кояш та күтәрелеп килә. Балык та эләкми башлады. Кинәт әллә кайдан җил чыкты. Утлы камчысы белән яшен сызып үтте, күк күкрәде. Чиләкләп яңгыр яварга тотынды.

-Яхшы, молодцы, укучылар! Сез дә табигать кочагында ял итәргә ярата торгансыздыр? Бәлки сезнең арада чын балыкчылар да бардыр? Марат, балык тотарга барганың бармы?

    (Әйе, мин балык тотарга яратам.)

-Чулпан, ә син табигатьтә нәрсә эшләргә яратасың?

   -(Походка барырга, чәчәк, гөмбә-җиләк җыярга, су коенырга, кошлар сайравын тыңларга?)

-Чыннан да, табигать белән хозурланып җаныңа, тәнеңә ял алуга ни җитә. Кояш, саф һава һәм су-безнең якын дусларыбыз.

-Шулай итеп, без, укучылар, сүзләрнең туры мәгънәдә генә килмичә, күчерелмә мәгънәләрдә дә килә алуларын өйрәндек. Ә хәзер яңа темага керәбез. Безнең бүгенге дәреснең темасы-омонимнар. Хәзер мин сезгә бер шигыръ укыйм. Ә сез игътибар белән тыңлап утырыгыз, шигырьдә нинди ике төрле тиен турында сүз бара икән.

                               Тәлгать тоткан бер тиен,

                               Мин Тәлгатьне үртимен:

                               -Менә сиңа ун тиен,

                               Бир син миңа бер тиен.

                               Тәлгать әйтә:

                                    -Шаяртма,

                           Койрыгын тотма, тартма,

                                     Кирәкми бер тиен дә,

                                     Бирермен мин тиенне,

                                     Бирермен бүләк итеп                                            

                                     Җанлы почмакка илтеп

                                     Түләмичә бер тиен,                                          

                                     Карарсыз сез бер тиен.       ( Ш.Галиев )  

         Шигырьне тыңладыгызмы, нинди ике тиен турында сүз бара.

         ( Тиен- җәнлек һәм тиен-акча турында.)

       -Әйе, дөрес, укучылар! Менә карагыз әле, уенчык тиен һәм тиен акча. Икесе дә бер үк исем белән аталганнар. Әлеге сүзләр арасында нинди уртаклык бар?

          ( Әлеге сүзләрнең әйтелеше һәм язылышы бер үк.)

-Ә әлеге сүзләрнең нәрсәләре уртак түгел?

     ( Мәгънәләре, беренчесе-җәнлек, икенчесе-акча.)

-Дөрес. Алар бөтенләй икесе ике төрле әйберләр, аларның мәгънәләре арасында бернинди уртаклык та юк. Ә икесе дә әйтелешләре һәм язылышлары бер үк булган сүзләр белән аталганнар. Нәкъ шундый сүзләр омонимнар дип аталалар да. Димәк әйтелешләре һәм язылышлары бер үк, әмма мәгънәләре белән бөтенләй башка булган сүзләр, авздаш сүзләр (омонимнар) дип йөртеләләр. Омоним-грек сүзе, бертөрле әйтелешле исемнәр дигән төшенчәне аңлата.Татар телендә омонимнар саны берничә йөзгә җитә. Татар телендә омонимнар бигрәк тә исем, фигыль һәм сыйфат сүз төркемнәрендә очрыйлар. Бәлки сез дә омонимнарга мисаллар китерә ала торгансыздыр. Әйдәгез әле, әйтеп карагыз!

    ( . . . . . . .)

-Молодцы! Ә омонимнарның нинди төрләре була икән. Шуны бергәләп өйрәник әле. Хәзер барыбыз да тактадагы таблицага күз салыйк. Беренче рәсемдә нәрсәләр сурәтләнгән? Әйдә әле, Ләйсән, җөмләләр төзеп әйт әле?

     (Бу малай төзегән сал. Син су сал!)

-Әйдәгез, сал сүзләрен карыйк. Алар өлешчә омонимнар булып торалар. Чөнки сал сүзләрен икенче бер формага куйсак, алар омоним булудан туктыйлар. Мәсәлән, Бер малай салда йөзә һәм кыз су сала дигәндә, алар инде омоним булмыйлар.

-Әйдәгез, хәзер икенче рәсемгә карыйк. Анда нәрсәләр сурәтләнгән? Әйдәгез җөмләләр төзеп карыйк әле. Беренче җөмләдә таба сүзе исем, икенчесендә бәйлек булсын. Әйдә әле,Гөлфинә,җөмләләр төзе әле!

     (Ләйсән таба тоткан. Марат мәктәпкә таба бара.)

-Дөрес. Әлеге җөмләләрдә кайсы сүзләр омоним булып киләләр.

     ( Таба сүзләре)

-Дөрес. Алар да өлешчә омонимнарга мисал булып торалар. Һәм шуңа ышану өчен таба сүзе белән башка җөмләләр төзеп карыйк. Мәсәлән,әби табада коймак пешерә дигәндә, таба сүзе омоним булудан туктый.

-Өченче рәсемдә нәрсәләр сурәтләнгән. Әйдә әле, Энҗе, җөмләләр төзеп әйтеп кара әле!

     ( Түгәрәк көзге өстәлдә тора. Көзге яфрак коела.)

-Дөрес.Бу сүзләрнең нәрсәләре уртак?

     ( Әйтелешләре һәм язылышлары.)

-Ә нәрсәләре уртак түгел?

     ( Мәгънәләре.)

-Дөрес. Болар да өлешчә омонимнарга мисал булып торалар. Чөнки аларның формасын үзгәртсәң, алар омоним булудан туктыйлар. Мәсәлән: Әнием көзгедән карый, дигәндә көзгедән-көзге сүзе омоним булып килә алмый.

-Әйдәгез, дүртенче рәсемгә игътибар итик. Анда нәрсәләр сурәтләнгән. Әйдә әле, Ләйсән, җөмләләр төзеп кара әле. Басма сүзе беренчесендә боерык фигыль, икенчнсендә исем булып килсен.

     (Син каршыма басма! Елга аша басма салынган.)

-Дөрес.Ә хәзер укучылар игътибар итик. Бу сүзләрнең нәрсәләре уртак?

     ( Язылышлары )

-Ә нәрсәләре уртак түгел.

     (Әйтелешләре.)

-Дөрес, басма сүзе фигыль булып килгәнлдә, басым беренче иҗеккә төшә, ә исем булып килгәндә икенче иҗеккә төшә. Ягъни бу сүзләр бертөсле язылсалар да,әйтелешләре төрле була. Омонимнарның ике төре шундый. Мәсәлән: бал-бал, торма-торма, тир-тир.

-Ә хәзер бишенче рәсемгә карыйк. Әйдә әле, Гүзәлия, җөмләләр төзеп кара әле!

     ( Бу йорт искергән. Кызның борынына хуш ис кергән.)

-Молодец. Ә әлеге сүзләрнең нәрсәләре уртак?

     (Әйтелешләре.)

-Ә нәрсәләре уртак түгел?

     (Язылышлары.)

-Дөрес искергән һәм ис кергән сүзләренең язылышлары төрле, әмма әйтелешләре бертөрле. Омонимнарның мондый төрләре дә татар телендә бик күп: зур аю-зураю,  туп ал-тубал,  пар ат- парад,  кар ак – карак.

-Яхшы, укучылар. Без бүген омонимнарның нинди төрләрен белдек инде?

     -(Өлешчә омонимнар. Әйтелешләре төрле, язылышлары бер омонимнар. Әйтелешләре бер, әмма язылышлары төрле сүзләр.)

-Яхшы. Ә хәзер дәреслекнең 103 нче һәм 104 нче битендәге параграфларны укып чыгыйк. Әйдә әле,  Алсу, укы әле!

     (Әйтелешләре һәм язылышлары бер үк, әмма мәгънәләре белән бөтенләй башка булган сүзләр,  аваздаш сүзләр (омоним) дип йөртеләләр.

       Омоним- грек сүзе,  бертөрле әйтелешле исемнәр дигән төшенчәпе аңлата.

       Татар телендә аваздаш сүзләрнең саны берничә йөзгә җитә. Аларның ике төшенчәгә генә түгел, бәлки, өч, дүрт һәм хәтта аннан да күбрәк төшенчәгә атама булып йөрүе татар телендә еш очрый: язу( әсәр язу, май язу, йон язу); басма(баскыч басмасы, басма табак, бер басма җеп).Татар телендә омонимнар бигрәк тә исем,  фигыль һәм сыйфат сүз төркемнәрендә очрыйлар.

Әйтелешләре һәм язылыш үзенчәлекләре буенча омонимнар төрле була.

Өлешчә омоним: яра( утын яра, җәрәхәт ); өй (йорт, өеп куй ).

Әйтелешләре төрле,  язылышлары бер сүзләр: тайга- тайга, белешмә- белешлмә.

Әйтелешләре бер, әмма язылышлары төрле сүзләр: карат-кар ат,  картаю-карт аю.

Алар әдәбиятта, бигрәк тә шигърияттә, сурәтләп чарасы буларак файдалана:

        Яхшы сүзгә эреп китәм, балавыз мин,

        Мактап сөйлим изге эшне, бал авыз мин.

                                                      ( Г.Тукай)

-Яхшы. Ә хәзер укучылар азрак ял итеп алыйк. “Кем тизрәк “ уенын уйныбыз. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез миңа аның җавапларын. Тик игътибарлы булыгыз.  Табышмакларның барлык җаваплары омоним сүзләр.

                      Минем белән ул адаш

                      Мин- яз ае, ә ул аш.     ( май )

Ат муенында була, эшләп арыгач була, каникулга, отпускыга чыккач була. (ял)

Шул сүз белән кеше битен һәм бер санны атыйлар, суда хәрәкәт итәргә дә шул сүзне әйтеп кушалар. (йөз)

Бәйрәм мәҗлесен дә, татлы азыкны да шул сүз белән атыйлар. (бал)

-Бик яхшы, укучылар. Табышмакларга җавпларны бик тиз таптыгыз. Ә хәзер дәреслектәге 175 нче күнегүне ачабыз. Хәзер шигырьләрне укыйбыз, омонимнарны табабыз һәм мәгънәләрен, кайсы сүз төркеменә кергәннәрен аңлатабыз. Әйдә, әле, Илзирә, беренче шигырьне укы әле.

1.Авыртмасын дисәң эч,

   Кайнаган су гына эч.

   Бик текә бу кыя,

   Менәргә кем кыя.

    Эч- исем, эч- фигыль. Кыя- исем, кыя- фигыль.                                                            

   -Әйдә, әле, Алсу,икенче шигырьне укы.

  1. Елый-елый бу кыз арган,

     Шуңа битләре кызарган.

    Күп елаганга күрә,

   Күзе дә начар күрә.

   Кыз арган- исем+ фигыль, кызарган- фигыль.

   Күрә- бәйлек, күрә- исем.

  -Әйдә, Раил, син дәвам ит.

      3.Хат яздым дустым Сабирга

         Кара кара белән мин.

         Менә кара, хат салырга

         Үзем бара беләм мин.

         Кара- сыйфат, кара- исем, кара- боерык фигыль.

         -Әйдә, Марат,  дәвам ит.

       4.Кулымда ике букет:

          Берсе- зәңгәр, берсе- ал,

          Китердем бүләк итеп-

          Кайсы ошый, шунысын ал.

          Ал- сыйфат, ал- боерык фигыль.

-Яхшы, ә хәзер 176 нчы күнегүне язмача эшлибез. Җөмләләрне күчереп языгыз. Омонимнарның астына сызыгыз.

 ( 1. Ә юлда җилләр исә, иртәләр җитте исә.(Х.Т.)

  1. Югалган таба! Кайсыгыз таба? Әллә очканмы кояшка таба? (Җ.Т.)
  2. Сукмак та бар менә, я башлап кайсыгыз менә?
  3. Шундый дәһшәтле бер кичә- куркынычлы фаҗига баштан кичә. (М.Г.)
  4. Күк күкрәгәндә, күк атлы кеше узып китте.
  5. Акшар чиләгеннән алып

Акшарны,

Шакир кичә акшарлаган

Ак шарны.)

-Яхшы. Хәзер мин сезгә тизәйткечләр укырга бирәм. Яле, Лилия, беренчесен укы әле. Ә калганнарыгыз игътибар белән тыңлагыз. Нинди омонимнар кулланылганын укып чыккач әйтерсез.

(Күпме йөрсәк тә җәен, каптыралмадык җәен. Җәен эләкмәсә җәен, язын табарбыз җаен.)

-Әлеге тизәйткечләрдә нинди омоним сүзләр кулланылган?

(җәен- ел фасылы, җәен- балык )

-Дөрес. Икенче тизәйткечне укыйк. Яле, Чулпан, укы әле!

(Дару белән өч шешә, шешә бавын теш чишә, чишсәң, теш шешә.)

-Дөрес. Әлеге тизәйткечтә нинди омонимнар кулланылган?

(шешә- савыт, шешә- процесс)

  -Яхшы.Ә хәзер кечкенә генә мөстәкыйль эш эшләп алабыз. Мин сезгә карточкалар өләшәм. Сез шул карточкалардагы биремнәрне эшлисез. Беренче бирем- бирелгән җөмләләрне күчереп язасыз, омонимнарның астына сызасыз. Ә икенче бирем- әлеге сүзләрнең омоним төрләрен табып җөмләләр төзеп язасыз.

  1. Кырда куян эзе бар,

         Бездә кунак кызы бар;

         Кунак кызын күрәсең килсә,

         Курай ал да безгә бар.

  1. Ат, яшь, койма

          Ат- Ташны ераккарак ат!

         Юл буйлап алмачуар ат килә.

          Яшь- Ул бабайның яше билгесез.

          Битеннән ике бөртек күз яше тәгәрәп төште.                                                  

          Койма- Бакча читеннән койма тотылган.

          Ипи валчыгын идәнгә койма!

-Яхшы. Мөстәкыль эшләрегезнең билгесен икенче дәрестә әйтермен. Ә хәзер бүгенге дәрестә үткәннәрне кабатлап үтик. Шулай итеп, укучылар, бүгенге дәрестә без нинди тема үттек?

  (Омонимнар)

-Дөрес. Омонимнарның нинди төрләрен өйрәндек?

(Өлешчә омонимнар. Әйтелешләре тәрле, язылышлары бер омонимнар. Әйтелешләре бер, язылышлары төрле омонимнар)

-Яңа тема буенча сораулар юкмы? Сораулар булмаса, көндәлекләрне ачабыз һәм өйгә эшне язабыз. Дәреслектән 103 нче һәм 105 нче биттәге кагыйдәләрне укырга һәм омонимнар белән бишәр җөмлә язып килергә.

 Дәрестә дөрес җавап биргән өчен ... белән ... “5” билгесе куям. Ә ... гә тырышырга, дәрестә игътибарлырак  булырга кирәк, аңа “4” куям. Сорауларыгыз бармы? Дәрес шуның белән тәмам. Саубулыгыз!      


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Омонимнар

"Туган тел"түгәрәге уткәргәндә файдалану өчен...

Татар телендә омонимнар, антонимнарны өйрәнү тарихы, мәктәп программасынды бирелеше

       Бүгенге  көн мәгариф  системасының  өстенлекле  юнәлеше  булып укучының шәхес буларак үз үсешен тәэмин итә алырлык  уку эшчән...

"Әйтелешләре бертөрле, мәгънәләре башка сүзләр (омонимнар)"темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

"Әйтелешләре бертөрле, мәгънәләре башка сүзләр(омонимнар)"темасы буенча дәрес эшкәртмәсе (кабатлау  дәресе)...

Татар теленнән презентация "Омонимнар"

Омонимнарның төрләре һәм мисаллар бирелә...

Антонимнар, синонимнар, омонимнар

Татар теленнән олимпиадага әзерлек өчен антонимнар, синонимнар, омонимнар исемлеге....