Омонимнар
план-конспект занятия по теме

Мирзаянова Лүзия Хабибяновна

"Туган тел"түгәрәге уткәргәндә файдалану өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon omonim.doc36.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Омонимнар

Максат: Омонимнарның төрләре турында мәгълүмат бирү.

                Омонимнарны сүрәтләү чарасы буларак файдалануын аңлату.

                Белемгә омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: сүзлек, кагыйдә дәфтәрләре, фломастер, альбом битләре; Аңлатмалы

                     сүзлекләр, альбомнар, китаплар күргәзмәсе, интерактив такта,

                     чыгышлар.

Түгәрәк планы

  1. Омонимнарның әдәбиятта, бигрәк тә поэзиядә сүрәтләү чарасы буларак файдалануы
  2. Сүзләрнең мәгънәләрен ачыклау, җөмләләр төзү
  3. Омонимнарны мисаллардан табу
  4. Омоним төрләре буенча укучылар чыгышы
  5. Шигырьләрдән омонимнар табу һәм аларның төрләрен билгеләү
  6. Тизәйткечләр уку
  7. Укучыларның үзләреннән  омонимнар кертеп тизәйткечләр төзергә өйрәтү

Барышы

  1. Ә.Ерикәйнең шигырь юллары – интерактив тактада

Дөньяда киңлек җитәрлек,

                                             Җир йөзе бай һәм бөек

                                             Туган телне өйрәнәбез

                                              Без шулай күңел биреп

  1. Исәнмесез, укучылар, бүгенге түгәрәк эшендә сезнең белән омонимнар һәм аның төрләре белән танышып үтәрбез. Барыгызны да түгәрәк эшендә актив катнашырга чакырам.

            Беренче эш итеп, омонимнар турында белгәннәрне искә төшерик. Китап күргәзмәсенә игътибар итегез, омонимнар турында бу китапларны сез мәктәп китапханәсеннән таба аласыз.

Омонимнар кулланышы

(интерактив тактада күренеп бара)

Укытучы сүзе: Татар телендә сүзләрнең күбесе күп мәгънәле. Төп мәгънә сүзнең аерым торганында ук аңлашылса, өстәмә һәм күчерелмә мәгънәләр контекстта яки сүз тезмәсендә генә ачыклана.

              Ләкин бер үк әйтелешле кайбер сүзләрнең мәгънәләре бер-берсеннән шундый ерак була, алар арасында һичнинди уртаклык табылмый һәм аларны омонимнар дип йөртәләр.

              Омонимның һәр төре – сүз сәнгате өчен зур табыш. Ул көтелмәгән һәм үткен рифма булып яңгырый; сүз уйнату һәм каламбур чарасын үти.

Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән каламбур сүзенең аңлатмасын укыйлар(29 бит), интерактив тактада аңлатмасы бирелә.

Каламбур – бер үк сүзнең төрле мәгънәләрен яки аваздаш сүзләрне очраштыру юлы белән комик эффект тудыра торган тел – сәнгать чарасы. Мәгънәләре арасында кызыклы бәйләнеш килеп чыкса, омоним рифма яки каламбур тагын да отышлырак була.

Интерактив тактадагы мисаллардан каламбурларны тап

Белү мөшкил – кирәк кемне сөяргә,

                                      Үзең аусаң да, аудармый сөяргә.

(Г.Тукай. “кемне сөяргә?”)

“Бер кыз бала урамнан барганда аңа ап-ак сакаллы карт очраган да: “И балакаем, әтиең-әниең тигезләрме?” – дигән. Юк, әни кыска, әти озын, - дип җавап биргән аңа кызчык.

(Г.Юсупов. “Балалар авызыннан”)

Электрон такта да бирелгән бертөрле әйтелешле сүзләрнең мәгънәләрен ачыкларга кушу, шул сүзләр белән җөмләләр төзергә. Төркемнәрдә эшләү.

Тел – тел, без – без, көтү – көтү, чал – чал, төш – төш – төш – төш, йөз – йөз, җиң – җиң, сал – сал – сал, ак – ак – ак – ак, көл – көл, тай – тай.

Иҗади эш.  Омонимнарны рәсемнәрдә күрсәтү.

Фломастерлар белән альбом битләренә рәсемнәрне ясау.

  1. Электрон тактада бирелгән мисаллардан омонимнар табу һәм кулланылышын аңлатыгыз

а) Сафи абзый бөтенләй баш иде, (мескенләнде)

    Сафи муен, Фатыйма апай баш иде (хуҗа)

                                                      (Г.Тукай)

б) Ауга китә атасы,

    Ник Алмазын алмый ул;

    Бик килсә дә атасы

    Мылтык йөртә алмый шул

(З.Нури)

4. Омонимнарның төрләре хакында укучыларның чыгышларын тыңлап белербез. (4 укучы чыгыш ясый)

1. Саф омонимнар

2. Омоформалар

3. Омографлар

4. Омофон.

(Укучылар чыгышындагы билгеләмәләр интерактив тактада чыга, укучылар аны дәфтәрләренә күчереп язалар)

  1. Электрон тактада эш.  Шигырьләрдән омонимнарны табыгыз һәм аларның төрләрен билгеләү

а) Яратмыйм андый остабикәләрне,

    Сези алдарга оста бикәләрне

                                                                 (Г.Тукай)

б) Эч поша, яна йөрәк, хәсрәт эчендә, уйда мин,

    Ичмасам иптәш тә юк бит, тик икәү без уй да мин.

                                                                   (Г.Тукай)

в) Ул баш иде улы рәсеменә.

    Улы Фәрит шундый яшь иде,

    Ни өчендер,

    Белмим,

    Ап-ак чәчле

    Ана күзләрендә яшь иде.

                                                                    (И.Юзиев)

6. Электрон тактада бирелгән тизәйткечләрне  ятлау

а) Ботка пеште, ботка төште, бот пеште

б) Күпме йөрсәк тә җәен, каптыралмадык җәен. Җәен эләкмәсә җәен, язын табарбыз җаен.

в) Дару белән эч шешә, шешә бавын теш чишә, шешә чишсәң, теш шешә.

г) Хәзнр инде утыр, яз. Күрәсеңме, килә яз? Менә шул турыда яз!

7.Укучылар, без бүгенге түгәрәк эшчәнлеген төгәллибез. Бүген сез нинди яңа мәгълүматлар алдыгыз.

8. Әйдәгез икенче түгәрәк утырышына омонимнарны кертеп, үзебез тизәйткечләр төзеп алып килик.

Түгәрәккә килүегез өчен барыгызга да рәхмәт

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Омонимнар

"Омонимнар" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе тәкъдим ителә. Дәрес  эшкәртмәсендә дәрес планы һәм дәрес барышы урнаштырылган....

Татар телендә омонимнар, антонимнарны өйрәнү тарихы, мәктәп программасынды бирелеше

       Бүгенге  көн мәгариф  системасының  өстенлекле  юнәлеше  булып укучының шәхес буларак үз үсешен тәэмин итә алырлык  уку эшчән...

"Әйтелешләре бертөрле, мәгънәләре башка сүзләр (омонимнар)"темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

"Әйтелешләре бертөрле, мәгънәләре башка сүзләр(омонимнар)"темасы буенча дәрес эшкәртмәсе (кабатлау  дәресе)...

Татар теленнән презентация "Омонимнар"

Омонимнарның төрләре һәм мисаллар бирелә...

Антонимнар, синонимнар, омонимнар

Татар теленнән олимпиадага әзерлек өчен антонимнар, синонимнар, омонимнар исемлеге....