рецензия
методическая разработка по теме

Зәкиева Әлфия Нурзадовна

Г.Тукай диск

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon recenziya.doc24 КБ

Предварительный просмотр:

Рецензия

        Әдәбиятыбыз тарихында бай мирас калдырган Габдулла Тукайның эшчәнлеге гаҗәеп дәрәҗәдә күпкырлы, әһәмиятле. Ул – тарихта зур хезмәтләр калдырган шәхес. Татр милләте өчен Тукайның никадәр кадерле булуын әйтеп бирерлек сүзләр юктыр, мөгаен. Аның иҗатында халкыбызның рухы чагыла, ә милләт рухы беркайчан да үлми.         

        Тукайсыз халык бер көн дә яшәмәгән кебек, мәктәптә дә аның иҗатын , шигырьләрен кулланмаган вакыт юк. Г. Тукайның иҗатын һәм тормышын чагылдырган дисклар җыелмасы 4 өлештән тора:

  1. Тукай. Фильм. (Татар, рус һәм инглиз телләрендә)
  2. Тормышы һәм иҗаты. Сибгат Хәким буенча (татар һәм рус телләрендә)
  3. Сайланма әсәрләр. Телеспектакль (татар телендә)
  4. Шигырьләр. Аудиокитап (татар телендә)

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләрне куллануның нәтиҗәле булуы бәхәссез. Алар дәреснең эчтәлеген баета, аны уздыру темпын тизләтә, туган телне өйрәнүгә кызыксыну уята. Дискларның эшләнеш дәрәҗәсе уку-укыту процессында гаять зур. Аларны укучы бик теләп, яратып карый. Минем фикеремчә, бу дисктагы материаллар укучыга үтемле. Шигырьләре , Тукай тормышы һәм иҗаты белән Илдус Әхмәтҗанов таныштара. Бу укучыларга сәнгатьле сөйләм телен , Тукайның иҗатын, тормышын өйрәнү өчен искиткеч материал. Дискларны лекция – дәрес, әңгәмә - дәрес вакытында һәм класстан тыш чараларда файдаланырга мөмкин. Аларны кулланып үткәргән дәрес бик отышлы чыга. Бу дәрес һәм чараларда балалар үзләренә күп мәгълүмат туплыйлар. Шулай ук бу дискларны билгеле бер класс өчен генә түгел, ә 1-11 класска кадәр кулланып була. Укытучының кадерле вакытын китапханәләрдә саф итмәү өчен алар зур табыш.Монда барысы да эзлекле рәвештә бирелгән.

         Укучыларыбызны чын татар, милли рухлы шәхес итеп тәрбияләргә тырышабыз икән, киләчәктә дә бөек шәхесләребез үрнәгендә тәрбиялик. Шулай булганда гына изге теләкләребезгә ирешә алырбыз. Алга таба да мондый ярдәмлекләр күбрәк чыксын иде дигән теләктә калам.

Пыжмара урта мәктәбенең 1 каегорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәкиева Ә.Н.

15.03.2010


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рецензия на учебник В.И. Уколовой История Древнего мира. 5 класс

Рецензия на учебник В.И.Уколовой «История. Древний мир. 5 класс», издательство «Просвещение», 2010. Новый учебник В.И.Уколовой «История. Древний мир. 5 класс», подготовленный издательством «Просвещени...

Рецензия на повесть Е.Носова "Яблочный Спас"

Материал содержит примерную рейензию на повесть Е.Носова "Яблочный Спас"...

Рецензия на дифференцированные тестовые задания.

Трудовое обучение: швейное дело-5класс....

Отзыв и рецензия на книгу (спектакль)

Отличие рецензии от отзыва. Образец резензии на спектакль в Малом театре по пьесе А.С.Грибоедова "Горе от ума".Работа ученицы 10 класса, отправленная на сайт Малого театра....

Статья в помощь учащимся:"Как писать рецензию?"

В данной работе представлены рекомендации для учащихся старших классов по написанию рецензии на какое-либо литературное произведение....

Структура сочинения-рецензии.

Сочинение-рецензия.Требования к сочинению, структура сочинения, клише....