Синең кайларда булганың бар?
план-конспект урока (8 класс) по теме

Халимова Гульфия Мансуровна

8 нче сыйныфның рус төркеме өчен дәрес конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konspekt.doc57.5 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре

Идел буе районы

19 нчы гимназия

8 “Б” сыйныфының рус төркемендә “ Татарча да яхшы бел” укыту- методик комплексы буенча “Синең кайларда булганың бар?”  темасына үткәрелгән татар теле дәресенең план - конспекты

Үткәрде:

югары кв. кат. укытучы

Хәлимова Г. М.

Ноябрь, 2013 нче ел

Тема: Синең кайларда булганың бар?

Максат: : 1. Яна структура белән танышу, аны сөйләмдә кулланырга өйрәнү,    

                       текст өстендә эшләү, хат язарга өйрәнү.

                  2. Укучыларның татар телендә бәйләнешле сөйләм телен үстерү,  

                       монологик һәм диалогик сөйләмгә чыгу.      

                  3. Хат язу кагыйдәләре белән танышу, матур язма сөйләм өстендә  

                       эшләү.

                             Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше

а) исәнләшү

  • Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн! Утырыгыз. Кәефләрегез ничек?
  • Дәресебезне башлыйбыз.

ә) фонетик зарядка

[ Җ ] авазының дөрес әйтелеше өстендә эш оештыру, хор белән кабатлау

( слайдта рәсем)

 Җырлый-җырлый Наҗия

Урманда җиләк җыя.

Сызганган ул җиңнәрен,

Җыя кура җиләген.

б) сорау- җавап

  • Бүген сыйныфта кем дежур?
  • Дәрестә кемнәр юк?
  • Бүген ничәнче число, атнаның нинди көне?
  • Атнаның ничәнче көне?
  • Кичә нинди көн иде?
  • ..., партадашыңнан сора әле:

- сейчас какое время года;

…, син … дан сора:

- как он провел каникулы;

…, син …дан сора:

- где он провел каникулы;

…, син …дан сора:

- а он любит путешествовать;

…, син …дан сора:

-где ему приходилось побывать?

Тактага карыйбыз, бу сорау татарча ничек була икән?

Синең кайларда булганың бар?

- Җавап биргәндә, нинди сүзләр һәм кушымчалар үзгәрә?

- МИНЕМ   ..... булганЫМ бар!

-Тәрҗемәсе ничек була?

- Мне приходилось побывать .....

  • Рәхмәт, утыр.

( өй эшен тикшермим, чөнки сүзлек диктантына әзерлек иде)

в) максатны әйтү

  • Димәк, укучылар, 2 нче бүлектә без нәрсә турында сөйләшербез икән, ничек уйлыйсыз?
  • Әлбәттә, сәяхәтләр турында.
  • Ә сез сәяхәт итәргә яратасызмы?
  • ..., синең кайларда булганың бар?
  • Ә сез беләсезме, сәяхәт итү файдалымы?
  • Хәзер без 1 видеоролик карап китәрбез, сәяхәт итү ни өчен файдалы, шул сәбәпләрне язып барыгыз.

(видеоролик)

  • Димәк, сәяхәт итүнең файдасы нәрсәдә?
  • Терәк җөмләгә карагыз һәм җавап бирегез.

Терәк җөмлә: Сәяхәт иткәндә, без ....

  • Бу, чыннан да, шулай. Сәяхәт иткәндә, без....

-Ә хәзер дәреслекләрне ачыгыз, 33 нче бит, 1 нче күнегү. ..., биремне укы.

- Бу рәсемнәр тактада да бар, карагыз һәм үрнәк буенча әйтегез:

Үрнәк: Бу Бөек Кытай стенасы, минем Кытайда булганым юк/бар.

  • Без Казан шәһәрендә яшибез, шуңа күрә Казанның истәлекле урыннарын еш күрәбез, шулай бит, укучылар?
  • Хәзер без сезнең белән хат укырбыз, анда Гүзәл исемле кыз Казан шәһәренә барырга тели. Сез тыңлагыз һәм әйтегез: Гүзәл ни өчен Казанга барырга тели?

 

  1. Актуальләштерү.

а) Сүзлек эше.

              - Экранга игътибар итегез. Яңа сүзләр белән танышабыз. Минем арттан кабатлагыз.

вакыйга – событие

тәбрик итәргә – котларга

җәй көне төшкән фотолар –  фотографии, заснятые летом

истәлеккә – на память

аптыратырга - донимать

уңайлы – удобно

куркынычсыз – безопасно

- Ә хәзер мин җөмләләр укыйм, сез тәрҗемә итегез.

1. Быел Казаныбызда зур вакыйга булды.

2. Дустымны туган көне белән тәбрик итәм.

3. Дустым җәй көне төшкән фотоларны җибәргән.

4. Бер фотоны сиңа истәлеккә бүләк итәм.

5. Кечкенә энем мине гел аптырата.

6. Самолетта сәяхәт итәргә уңайлы.

7. Поездда сәяхәт итәргә куркынычсыз.

  1. Төп өлеш.

 1) Текст өстендә эш.

- Дәреслекнең 33 нче битен ачыгыз, 2 нче күнегүне табыгыз, ..., биремне укы.

- Тыңлагыз. Сорау шундый: Гүзәл ни өчен Казанга барырга тели?

.......................

- Сорауны кабатлыйм: Гүзәл ни өчен Казанга барырга тели?

- Хатны кем язган?

- Сезнеңчә, ул кайда яши?

- Ә Булат кайда яши?

- Дөрес.

2) Сайлап уку.

- Текст буенча эшне дәвам итәбез, 4 нче күнегүне табыгыз. ..., биремне укы, чылбырлап эшлибез.

- Тактага карап дәвам итегез.

Ваша новая квартира далеко от железнодорожного вокзала?

На чем туда можно добраться?

Кто из вас сможет нас встретить?

Жду от вас письма.

3) Сорауларга җавап бирү.

- Яхшы, рәхмәт, укучылар, эшебезне дәвам итәбез, 5 нче күнегүне табыгыз. ..., биремне укы, чылбырлап эшлибез.

- Укучылар, көзге каникуллар үтеп тә китте инде, Гүзәл дәү әнисе белән Казанга килгәндер, Казанның матур урыннарын күргәндер дип уйлыйм. Сез дә шулай уйлыйсызмы?

- Бергәләшеп бик яхшы эшләдек, ә хәзер мөстәкыйль эшләп алабыз.

4) Мөстәкыйль язма эш.

- Дәфтәрләрне ачыгыз, 29 нчы бит, 3 нче күнегүне табыгыз. ..., биремне укы. Бу күнегүне мөстәкыйль эшләгез. Сезгә 4 минут вакыт бирелә.

-Партадашларыгыз белән дәфтәрләрне алмашыгыз. ТИКШЕРӘБЕЗ. Билгеләр куегыз.

5) Диалог.

- Укучылар, әйтегез әле, ә сезнең хат язганыгыз бармы? Кемнең хат язганы бар, кул күтәрегез әле.

- …, син кем белән хат язышасың?

- Син  хат язарга яратасыңмы?

- Хәзер  әзрәк ял итеп алабыз. Урыннардан торыгыз, музыкага йөреп алабыз. Ләкин бер шарт бар: музыка беткәч, һәр кеше үзенә пар таба.

…………………………

- Бирем шундый: хат язуның нинди кагыйдәләре бар, шул турыда сөйләшегез. Чиратлашып, 1әр кагыйдә әйтегез. Мәсәлән, 1 нче укучы хатның башында исәнләшергә кирәк, 2 нче укучы дәвам итә..... рәхмәт әйтергә кирәк...

- Димәк, хат язуның нинди кагыйдәләре бар? (чылбырлап әйттерү)

- Әйдәгез, ул кагыйдәләр белән танышабыз. Дәреслекнең 37 нче битен ачыгыз, 22 нче күнегүне табыгыз. …, кычкырып укы.

- Сез бу кагыйдәләр белән килешәсезме?

- Сания апаның хатын табыгыз, анда хаталар бармы?

- Хат ничек язылган?

- Ә хәзер тактага карагыз, хатны укыгыз, фикерләрегезне әйтегез.

- Хат кемгә?

- Хат кемнән?

- Света хатны хатасыз язганмы?

- Хаталарын табыгыз.

- Укучылар, сезнеңчә, хәзер кешеләр хат алышамы?

- Хәзерге вакытта хатны нәрсә алыштыра?

- Әйе, укучылар, хәзерге вакытта Интернет аша аралашу модада. Скайп, электрон хат яки социаль челтәр аша кешеләр күбрәк аралашалар.

  1. Өйгә эш бирү.

- Укучылар тиздән бит зур бәйрәм – Яңа ел бәйрәме җитә. Һәркем Кыш бабайдан бүләк көтә. Сезнең заказ тизрәк барып җитсен өчен, Кыш бабайга хатны алданрак язарга кирәк. Сезгә өй эше - Кыш бабайга хат, ә  Кыш бабайның Интернетта утырырга вакыты юк, шуңа күрә бүген дәрестә өйрәнгән кагыйдәләр сезгә ярдәм итәр дип уйлыйм. Көндәлекләрегезне ачыгыз, өй эшен языгыз.

  1. Йомгаклау.

а) Билгеләр кую.

б) -  Бүген без дәрестә нишләдек?

    -   Сәяхәт итү файдалымы?

    -   Хат язуның кагыйдәләре бармы?

  • Әлбәттә, хат язганда, барлык кагыйдәләрне исәпкә алырга кирәк.
  • Укучылар, дәрес өчен сезгә зур рәхмәт!

     -    Дәрес тәмам. Сау булыгыз.

Resource id #1724

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация к уроку по сказке М.Метерлинка "Синяя птица"

Данная презентация поможет уителю в проведении урока-путешествия по сказке М.Метерлинка "Синяя птица"....

Презентация к учебнику Селивановой Н. "Синяя птица"

Презентация с иллюстративным материалом "Музей Клюни" для учащихся, изучающих французский язык в 9 классе к теме "Я гуляю по Парижу". В презентации отражена история возникновения музея и фотографии пр...

Педагогическая мастерская по теме: «Абу Али ибн Сина (Авиценна), его жизненный путь и достижения».

Данная мастерская, включает в себя два спаренных урока и проводится в 8 классе.Цель данной мастерской: познакомить учащихся с великим учёным, врачом, умнейшим человеком, поэтом –  Абу – Али – Ибн...

Әнием, мин сине көтәрмен!

Гөлзада Әхтәмованың "Берсе ак, берсе чуар" хикәясе буенча презентация....

«В поисках Синей птицы» (педагогическая мастерская ценностных ориентаций и творческого письма по сказке Метерлинка «Синяя птица»)

Данная разработка является одним из примеров  эффективного использования технологии педагогической мастерской на уроках русского языка и литературы. Эта технология применяется мною на протяжении ...

"Халык мәхәббәте- синең исемең, Халык гомере-синең гомерең"

Әдәбияттан Г.Тукайга багышланган иҗади проект яклау дәресе...