Олимпиадные задания.
олимпиадные задания (5 класс) по теме

Мостафина Илһамия Мингали кызы

Олимпиадные задания в форме тестирования и вопросов.

Скачать:


Предварительный просмотр:

 Урта(тулы) гомуми белем мәктәбенең 5 нче сыйныф  укучылары өчен татар теленнән олимпиада биремнәре.

 (Мәктәп туры)

1.Җөмлә кисәкләре һәм сүз төркемнәре ягыннан тикшерергә.

а) Язын шомырт чәчәкләргә түгел,

Безнең ап-ак моңга төренгән.(5 балл)

ә)Моны ул үзе белми, башкалар да сөйләмиләр.(5 балл)

2.Сүзләрнең аваз һәм хәреф составларын күрсәтегез.

Төтен, яңгырау, аваз, кәгазь, язмыш, аю.(Һәр дөрес эшләнелгән сүзгә 1әр балл)

3.Сезнең өчен иң бәхетле көн кайчан булды?  “Бәхетле көнем” дигән темага хикәя языгыз. (5 балл)

4.Тәкъдим ителгән сүзләрне килешләр белән төрләндерегез.

Күлмәге, үги ана яфрагы, мин.(Һәр дөрес төрләндерелгән сүзгә 3 әр балл)

5. Бирелгән сүзләрне зат-сан белән төрләндерегез.

Китап, әни, хат. (Һәр дөрес төрләндерелгән сүзгә 3 әр балл)

                                                Гомуми балл – 39 балл



Предварительный просмотр:

Урта(тулы) гомуми белем мәктәбенең 8 нче сыйныф  укучылары өчен татар теленнән олимпиада биремнәре.

(Мәктәп туры)

  • Тестлы биремнәрне үтәү өчен 2 сәгать вакыт бирелә. Биремнәр өч өлешкә бүленгән. Беренче өлеш –А өлеше, икенче өлеш – В өлеше, өченче өлеш – С өлеше.
  • Беренче өлештәге биремнәрнең һәрберсенә җаваплар бирелгән, алар арасыннан дөрес җавапны яки җавапларны билгеләргә кирәк. Һәр дөрес җавапка 1 әр балл бирелә.
  • Икенче өлештәге биремнәрне үтәү сорала. Һәр дөрес биремгә 2 шәр балл бирелә.
  • Өченче өлештә иҗади эш башкарыла. Бу эш 5 балл белән бәяләнә.

А 1. Кайсы сүзтезмә күчерелмә мәгънәдә бирелгән?

1) кара чәч;  2) кара төс; 3) кара кайгы; 4)кара сыер.

А 2. Алынма сүзләрне күрсәтегез.

1) салам;  2) аш; 3) сый; 4) нәсел.

А 3. Фразеологизмның дөрес тәрҗемә ителмәгән очрагын табыгыз.

1) борын күтәрү – задирать нос;

2) борынга киртләп кую – водим кого – то за нос;

3) күз карасы кебек саклау – беречь как зеницу ока;

4)  колак итен ашау – все уши прожужжать.

А 4. Ясалма сыйфатны билгеләгез.

1) вак-төяк эш;  2) тәртипле сыйныф; 3) яшел алан; 4) зәңгәр күлмәк.

А 5. Кушма исемнәрне табыгыз.

1) җырчы;  2) авылдаш; 3) кулъяулык; 4) ара – тирә.

А 6. Сыйфат белән сыйфатланмыштан торган сүзтезмәне билгеләгез.

1) тырыш укучы;  2) Зөһрә йолдыз; 3) мүк җиләге; 4) киек каз юлы.

А 7. Юклык алмашлыгын билгеләгез.

1) нәрсәдер;  2) барлык; 3) һичкем; 4) шулай.

А 8. Фигыльләрнең  уртаклык юнәлешен күрсәтегез.

1) сайратты  ;  2) казышты; 3) казылды; 4) кагынды.

А 9. Күләм – чама рәвешен билгеләгез.

1) көмештәй;  2) артта; 3) шактый; 4) бушка.

А 10. Ияртүче теркәгечләрне күрсәтегез.

1) ләкин;  2) янә; 3) гүяки; 4) яисә.

А 11. Укыгыз. Биремне үтәгез.

       

    ... Менә бер төнне ап-ак кар ява башлады. Урам утлары яктысында елтырап, җемелдәп куыш уйнады. Алар , күбәләк карлар, шундый эре булып төштеләр: инде кыш килгән. Кыш бабай ишек ачып кергән кебек тоелды. Ләкин елмаеп көн туды, көзге җил белән саран кояш нурлары бу беренче карны юкка чыгарды. Кара көзнең кары ятмас, диләр шул. Ләкин көзнең инде үткәнен, тиздән кыш  киләчәген искә төшерде. Беренче кар яуды, димәк, кыш килергә төгәл бер ай калды.

В 1. Сыйфатларны билгеләгез.

В 2.  Тексттагы әйтемне табыгыз.

В 3.  Беренче җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез.

В 4.  Исемнәрнең килешен  билгеләгез.

В 5.  Тартым кушымчалы сүзне табып, килеш белән төрләндерегез.

С . Укылган текстның эчтәлегенә карата үз мөнәсәбәтегезне белдереп, кечкенә күләмле хикәя языгыз.

Гомуми балл – 25 балл.



Предварительный просмотр:

      Урта(тулы) гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныф  укучылары өчен татар теленнән олимпиада биремнәре.

(Мәктәп туры)

  • Тестлы биремнәрне үтәү өчен 2 сәгать  тә 30 минут вакыт бирелә. Биремнәр өч өлешкә бүленгән. Беренче өлеш –А өлеше, икенче өлеш – В өлеше, өченче өлеш – С өлеше.
  • Беренче өлештәге биремнәрнең һәрберсенә җаваплар бирелгән, алар арасыннан дөрес җавапны яки җавапларны билгеләргә кирәк. Һәр дөрес җавапка 1 әр балл бирелә.
  • Икенче өлештәге биремнәрне үтәү сорала. Һәр дөрес биремгә 2 шәр балл бирелә.
  • Өченче өлештә иҗади эш башкарыла. Бу эш 5 балл белән бәяләнә.

                                                                           

  А1. Кайсы төркемдәге сүзләрдә авазлар саны хәрефләр саныннан күбрәк?

  • Аккош, савыт, күлмәк
  • Егет, юка, яшелчә
  • Сәгать, мәкаль, шагыйрь
  • Бала, әти, бабай

А2. График принципка нигезләнеп язылган сүзләр кайсы төркемдә бирелгән?

  • Трактор, телевизор, сәлам
  • Аксакал, өчпочмак, аккош
  • Унбер, унбиш, төнбоек
  • Халкы, холкы, милке

А3. Борын ассимиляциясе күзәтелгән сүзләрне күрсәтергә.

  • Кулны, безнең, кызның
  • Баралар, киләләр, урманда
  • Урамнар, түшәмнән, көлгәннәр
  • Үләнне, урамны, комны

А4. Җанын кая куярга белми фразеологизмының  мәгънәсенә туры килгән сүзне табарга.

  • Кайгыра
  • Мактана
  • Шатлана
  • Иркәли

А5. Байтак сүзенә синоним сүзләрне күрсәтергә.

  • Юкка, тиккә, тикмәгә, тиктомалга
  • Кинәт, кисәктән, капылт
  • Шактый, хәтсез, ярыйсы гына
  • Бөтенләй, тулысынча, тәмам

А6. Архаизмны күрсәтергә.

  • Кенәз
  • Морза
  • Акционер
  • Дарелфенүн

А7. Сүзгә кушымча ялгану тәртибенең кайсы дәрес?

  • Тамыр-модальлек-ясагыч-бәйләгеч
  • Тамыр-ясагыч-модальлек-бәйләгеч
  • Тамыр-ясагыч-бәйләгеч-модальлек
  • Тамыр-модальлек-бәйләгеч-ясагыч

А8. Тамыр-ясагыч кушымча-бәйләгеч кушымча кайсы сүзгә карый?

  • Дәреслектә
  • Дәресләрдә
  • Дәресемне
  • Дәреслекләрдән

А9. Модальлек кушымчалары кайсы төркемдә бирелә?

  • Авылдаш, күзлек, бакчачы
  • Кулны, күзгә, баштан
  • Таллык, күлгә, ташчы
  • Кызчык, аграк, беренче

А10. Тартым белән төрләнгән исемнәр кайсы төркемдә бирелгән?

  • Бүлмәгә, кызларның, идәннән
  • Апалар, аяклар, киемнәр
  • Әнисе, кулын, авылларында
  • Балаларга, утыннарны, куаклардан

А11. Җөмләдә бирелгән фигыльнең төркемчәсен билгеләргә.

Тәвәккәллек белән батырлык бер чишмәдән чыгар.

1.сыйфат фигыль

2. хикәя фигыль

3. шарт фигыль

4. боерык фигыль

А12. Белән, төсле, кебек сүзләре

  • Бәйлекләр
  • Теркәгечләр
  • Кисәкчәләр
  • Ымлыклар

А13. Бу, теге, шул

  • Зат алмашлыклары
  • Тартым алмашлыклары
  • Сорау алмашлыклары
  • Күрсәтү алмашлыклары

А14. Кушма җөмлә составындагы иярчен җөмләнең мәгънәсе ягыннан төрен билгеләргә.

Кулымнан ни килсә, барын да эшләрмен.

  • Иярчен ия җөмлә
  • Иярчен хәбәр җөмлә
  • Иярчен тәмамлык җөмлә
  • Иярчен аергыч җөмлә

А15. Ия белән хәбәр арасында нинди мөнәсәбәт була?

  • Хәбәрлекле мөнәсәбәт
  • Ачыклаулы мөнәсәбәт
  • Аныклаулы мөнәсәбәт
  • Бернинди мөнәсәбәт булмый

А16. Бәхет дигәнең, һай, матур икән!

  • Хикәя җөмлә
  • Сорау җөмлә
  • Боерык җөмлә
  • Тойгылы җөмлә

А17. Ни чәчсәң, шуны урырсың!

  • Билгеле үтәүчеле җөмлә
  • Билгесез үтәүчеле җөмлә
  • Гомуми үтәүчеле җөмлә
  • Үтәүчесез җөмлә

А18.Аерып алынган кисәкнең төрен билгеләргә

Дөрес, баштарак мин курыккан идем.

  • Эндәш сүз
  • Кереш сүз
  • Ымлык
  • Кисәкчә

А19. Бәйләүче чараны билгеләргә

Тышы кызыл алманың да эче кортлы була.

  • Фигыль формасы
  • Килеш кушымчасы
  • Мөнәсәбәтле сүз
  • Янәшә тору

А20. Парлы сүзләрне күрсәтергә.

  • Ата-ана, бала-чага, савыт-саба
  • Җир җиләге, тимер юл, кыр казы
  • Искиткеч, көньяк, төньяк
  • Күлмәк,ташлык, башлык

А21. Дөрес язылган вариантны күрсәтергә.

  • Шагъыр, шыгер, кагыдә
  • Шагъырь, шыгерь, кагъидә
  • Шагырь , шигерь, кагыдә
  • Шагыйрь, шигырь, кагыйдә

А22. Кайсы очракта күпнокта урынына о хәрефе куела?

  • Г...наһ
  • Г...мер
  • К...мер
  • К...дәр

А23. Нинди тыныш билгесе куелмый калган?

Илһам ул күңелдә бара торган көрәшнең дәвамы...

  • Өтер
  • Сызык
  • Ике нокта
  • Берниндн тыныш билгесе дә куелмый

А24. Нинди тыныш билгеләре куелмаган?

Казанга якын барсаң карасы йогар

Яманга якын барсаң бәласе йогар

  • Өтер, нокталы өтер, өтер
  • Өтер, сызык, өтер
  • Сызык, өтер, сызык
  • Нокталы өтер, өтер, сызык

А25.Җөмләнең тиңдәш кисәкләреннән алда килгән гомумиләштерүче сүздән соң нинди тыныш билгесе куела?

  • Сызык
  • Өтер
  • Ике нокта
  • Нокталы өтер

А26. Нәрсә ул туры сөйләм?

  • Үзгәртелмичә кулланылган чит сөйләм
  • Үзгәртелеп кулланылган  чит сөйләм
  • Мәгънәсе сакланган чит сөйләм
  • Якынча әйтелгән сөйләм

А27.  Кайсы сүздә әдәби норма булып саналмаган кушымча кулланылган?

  • Күрдең
  • Күрер
  • Күрмәс
  • Күрмәем

А28. Балавыз  сыннар күргәзмәсе Чаллыда оештырылачак  җөмләсе кайсы стильгә карый?

  • Фәнни стиль
  • Рәсми эш кәгазьләре стиленә
  • Публицистик
  • Матур әдәбият стиленә

Текстны укыгыз һәм А29-32; В 1-8 биремнәрен эшләгез.

1). Иҗат юлын мин шигырьдән башладым. 2).Куллар әле каләм тотарлык хәлдә түгел иде, больницаның алты кешелек палатасы көндезге ыгы-зыгыдан тынгач, төннең серле караңгылыгы мине хыял дөньясына алып кереп китә: уй-хыяллар өр-яңадан сәп-сәламәт кеше итә, әллә нинди озын юлларга алып чыга, чибәр кызлар белән очраштыра. 3).Шунда син, вакыт һәм пространство чикләрен узып, дөнья белән икәүдән-икәү генә каласың. 4). Күңелгә бик тә мәгънәле, бик тә акыллы булып тоелган шигъри юллар килә. 5).Иреннәр , пышылдап, ул юлларны кабатлый. 6).Төннәр буе кабатлый, яңарта, үстерә торгач, иртәнгә алар ниндидер бер шигъри кысага кереп утыралар. 7). Кемгә дә булса аны әйтеп торып, дәфтәргә теркәтәсе генә кала.

( Ф.Яруллиннан)

А29. Текстның төп  мәгънәсе кайсы җөмләдә тулырак бирелгән?

1)1      2)2      3)4      4)7

А30. Текстта сүз нәрсә турында бара?

  • Ял итү
  • Дәвалану
  • Шигъри юллар туу
  • Ялгыз калу

А31. Парлы сүзләр кайсы җөмләдә бирелгән?

1)2     2)4     3)5   4)6

А32. Тиңдәш кисәкләре булмаган җөмләне күрсәтегез.

1)1    2)2    3)3    4)4

В1. 6нчы җөмләдән тел арты һәм кече тел ассимиляциясе күзәтелгән сүзне табып язарга.

В2. 1нчы җөмләдән аваз саны белән хәреф саны туры килмәгән сүзне язып алырга.

В3. 5нче җөмләдән хәл фигыльне язып алырга.

В4. 3нче җөмләдән тартым белән төрләнгән исемне язып алырга.

В5. 3-7 нче җөмләләрдән җыючы теркәгече булган җөмләне табып, санын күрсәтергә.

В6. 3-7 нче җөмләләрдән билгесезлек алмашлыгы булган җөмләне табып, санын кхрсәтергә.

В7. Тексттан кушма җөмләне табып, санын язарга.

В8. 1-3 нче җөмләләрдән ясалма сүзләр кергән җөмләне табып, санын язарга.

С.

Ф. Яруллин өзеген укып, уйланыгыз. Бу язучы турында ниләр беләсең. Кыска күләмле инша яз.

Гомуми балл – 53 балл



Предварительный просмотр:

    Урта(тулы) гомуми белем мәктәбенең 10 нчы сыйныф  укучылары өчен татар теленнән олимпиада биремнәре.

(Мәктәп туры)

  • Тестлы биремнәрне үтәү өчен 2 сәгать тә 30 минут вакыт бирелә. Биремнәр өч өлешкә бүленгән. Беренче өлеш –А өлеше, икенче өлеш – В өлеше, өченче өлеш – С өлеше.
  • Беренче өлештәге биремнәрнең һәрберсенә җаваплар бирелгән, алар арасыннан дөрес җавапны яки җавапларны билгеләргә кирәк. Һәр дөрес җавапка 1 әр балл бирелә.
  • Икенче өлештәге биремнәрне үтәү сорала. Һәр дөрес биремгә 2 шәр балл бирелә.
  • Өченче өлештә иҗади эш башкарыла. Бу эш 5 балл белән бәяләнә.

 (*) белән билгеләнгән юлларны тутыру мәҗбүри!

1 нче өлеш

Әлеге өлештәге биремнәрне (А1 - А32) үтәгәндә, 1 нче номерлы җавап бланкында эшләнә торган биремнән аста урнашкан, дөрес дип табылган җавап шакмагына "Х" билгесе куегыз.

А1 Тартык авазлар охшашлануы кайсы төркемдә күзәтелә? *

 1) көннәр, борынгы, сүзчән, унбер  

 2) балалар, тукта, җәйге, урманда  

 3) солы, көзге, гомер, соры  

 4) төн, утын, кара, сал  

А2 "Кыска, иренләшмәгән калын сузык аваз" билгеләмәсе кайсы сузык авазга туры килә? *

 1) [а]  

 2) [ы]  

 3) [э]  

 4) [у] 

А3 XVII-XVIII гасырларда татар язуы нинди язу төренә (графикага) нигезләнә? *

 1) кирилл (рус)  

 2) рун  

 3) латин  

 4) гарәп  

А4 Түбәндә бирелгән мисаллар арасыннан "кәкре каенга терәтү" фразеологизмына синоним сайлап алыгыз: *

 1) теле телгә йокмый  

 2) килмәгән җире юк  

 3) төпсез чанага утырту  

 4) тел белән тегермән тарту  

А5 Билгеләмәне дөрес итеп тәмамлагыз: Сүзлекләрне җыю, тәртипкә салу һәм сүзлекләр төзү ... *

 1) лексикология дип атала  

 2) лексикография дип атала  

 3) пиктограмма дип атала  

 4) морфемика дип атала  

А6 "Мактанчык", "һавалы", "әрсез" сүзләре "тыйнак" сүзенә карата нинди мәгънә мөнәсәбәтендә торалар? *

 1) парлы сүз ясыйлар  

 2) бу сүзләр "тыйнак" сүзенә антоним  

 3) бу сүзләр "тыйнак" сүзенә омоним  

 4) бу сүзләр "тыйнак" сүзенә синоним  

А7 ТР, РФ, КамАЗ, АКШ, БДБ сүзләре сүз ясалышының кайсы ысулы буенча ясалганнар? *

 1) сүз ясагыч кушымчалар өстәү юлы белән  

 2) сүзләрне кушу юлы белән  

 3) сүзләрне кыскарту юлы белән  

 4) сүзгә яңа мәгънә өстәү юлы белән 

 

А8 "Акрын" рәвеше ясалыш ягыннан нинди төргә карый? *

 1) ясалма рәвеш  

 2) кушма рәвеш  

 3) тамыр рәвеш  

 4) парлы рәвеш  

А9 Әти+ем+нең сүзендә кушымчаларның төрен күрсәтегез. *

 1) ике кушымча да мөнәсәбәтне (модальлекне) белдерә, бәйләгеч төргә карыйлар  

 2) ике кушымча да сүз ясагыч төргә карыйлар  

 3) бу сүздә ясагыч һәм бәйләгеч кушымча бар  

 4) сүзнең тамыры - "әтием", димәк, бу сүздә бер генә бәйләгеч кушымча - нең кушымчасы гына бар

  

А10 Җөмләдә аерып бирелгән фигыльләрнең төркемчәсен билгеләгез: Көн туса да, кич җитсә дә, аның уенда Гөлйөзем генә иде. (А.Шамов) *

Көн туса да, кич җитсә дә, аның уенда Гөлйөзем генә иде. (А.Шамов)

 1) хикәя фигыль  

 2) сыйфат фигыль  

 3) боерык фигыль  

 4) шарт фигыль  

А11 Түбәндә бирелгән сүзтезмәләр арасыннан иярүче сүз рәвеш сүз төркеменә караган очракны күрсәтегез. *

 1) яхшы укый  

 2) яхшы сүз  

 3) яхшы кеше  

 4) яхшы көн  

А12 "Шарт-шорт", "йалт-йолт", "җем-җем" сүзләре кайсы сүз тркеменә карый? *

 1) аваз ияртемнәре  

 2) хәбәрлек сүзләр  

 3) кисәкчәләр  

 4) бәйлекләр  

А13 Фигыль сүз төркеме нәрсә белән төрләнә? *

 1) килеш, тартым, сан  

 2) заман, зат-сан, юнәлеш, барлык-юклык  

 3) килеш, сан, дәрәҗә  

 4) килеш, тартым, юнәлеш  

А14 Тиңдәш кисәкләр арасында ... *

 1) тезүлә бәйләнеш була  

 2) ияртүле бәйләнеш була  

 3) хәбәрлекле мөнәсәбәт була  

 4) бәйләнеш булмый  

А15 Җөмләдәге сүзләр арасындагы бәйләнешнең төрен күрсәтегез: Ал, кызыл, ак, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр. (Г.Тукай) *

 1) сүзләр бер-берсенә бәйләнмәгән  

 2) сүзләр арасында тезүле бәйләнеш  

 3) сүзләр арасында ияртүле бәйләнеш  

 4) бәйләнеш төрен ачыклау мөмкин түгел  

А16 Койма буйларында яшел чирәм, әмма юллар тузанлы. (Г.Әпсәләмов) җөмләсе - ... *

 1) иярченле кушма җөмлә  

 2) теркәгечле тезмә кушма җөмлә  

 3) тезем  

 4) бер составлы исем (атау) җөмлә  

А17 Җир өстен болытлы төн каплый. (Г.Ибюраһимов) җөмләсендә "җир өстен" сүзе - ... *

 1) хәл  

 2) аныклагыч  

 3) аергыч  

 4) тәмамлык  

А18 Җөмләнең төрен билгеләгез: Авыр, юеш көзге көн кичегеп бара, куе кара болытлар эченнән, гөрләтеп, эре тамчылы салкын яңгыр коя башлый. (Г.Ибраһимов) *

 1) ике составлы, тулы, җәенке, раслау җөмлә  

 2) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә  

 3) катнаш кушма җөмлә  

 4) иярченле кушма җөмлә  

А19 Җөмләдә хәлне табыгыз: Дөнья караңгылык эчендә югала. (Г.Ибраһимов) *

 1) дөнья  

 2) караңгылык эчендә  

 3) эчендә  

 4) югала  

А20 Сүзләрнең дөрес язылышы күрсәтелгән вариантны билгеләгез. *

 1) йымырка, йырак, йытылып  

 2) йоморка, йорак, йотолоп  

 3) йомырка, ерак, йотылып  

 4) емырка, ерак, етылып  

А21 "Кулъязма" сүзендә ъ билгесе ни өчен язылган? *

 1) аеру билгесе буларак язылган  

 2) ике сүзне бергә кушу өчен язылган  

 3) [л] авазының калынлыгын күрсәтү өчен язылган  

 4) орфографик сүзлектә шулай язылганга күрә 

 

А22 Текст эчендә җөмләләр кайсы очракта кызыл юлдан язылалар? *

 1) автор үзе әйтергә теләгән теләсә кайсы очракта кызыл юлдан язарга мөмкин  

 2) текст буенча нәтиҗәләр генә кызыл юлдан языла  

 3) һәр аерым тема, күренеш, мәсьәләгә караган өзек һәм диалоглардагы репликалар кызыл юлдан языла  

 һәрбер баш хәрефкә башланган һәм тәмамланган фикерне белдергән җөмлә кызыл юлдан языла 

 

А23 Билгеләмәне дөрес итеп тәмамлагыз: Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, аның алдыннан ... *

 1) сызык куела  

 2) ике нокта куела  

 3) өтер куела  

 4) тыныш билгесе куелмый

  

А24 Кайсы очракта тыныш билгеләре дөрес куелган? *

 1) Кави үтеп киткәч кенә, Гаязны искәреп, артына борылды.  

 2) Кави үтеп киткәч кенә Гаязны искәреп, артына борылды.  

 3) Кави, үтеп киткәч кенә, Гаязны искәреп, артына борылды.  

 Кави, үтеп киткәч кенә Гаязны искәреп, артына борылды. 

 

А25 Җөмләдә нокталар урынына нинди тыныш билгесе куелырга тиеш? Күпләр сөенечтән көләләр <...> ә кайберәүләр елыйлар иде. (Р.Мостафин) *

 1) ике нокта куела  

 2) бернинди тыныш билгесе дә куелмый  

 3) өтер куела  

 4) сызык куела 

 

А26 Язуда бер үк хәреф белән бирелә торган [w] һәм [в] тартык авазлары әйтелеш ягыннан бер-берсеннән аерылалармы? *

 1) әйе, аерылалар  

 2) юк, аерылмыйлар  

 3) кайбер сүзләрдә генә аерылалар  

 4) татар телендә [w] авазы юк  

А27 Татар әдәби теле өчен сүзләрнең кайсы язылышы норма булып санала? *

 1) җийләк, йегет, елдоз  

 2) йиләк, җегет, җолдыз  

 3) җиләк, егет, йолдыз  

 4) йеләк, йегеть, йолдоз 

 

А28 Бирелгән өзек нинди стильдә язылган? Ирекле сүзтезмә күчерелмә мәгънәгә ия булганда гына, фразеологик сүзтезмәгә әйләнә. (Дәреслек) *

 1) матур әдәбият телендә  

 2) публицистика стилендә  

 3) рәсми стильдә  

 4) фәнни стильдә  

Текстны укыгыз һәм А29-А32, В1-В8, С1 биремнәрен үтәгез.

1) Ике канатлы җиңел самолёт бераз гына җирдән элдереп барды да, улый-үкерә һавага менеп тә китте. 2) Зур шәһәрнең бихисап йортлары, шау-шулы урам-мәйданнары, аларны тутырып йөргән кешеләре, армый-талмый киләп салып йөрүче тыгын трамвай-троллейбуслары, автобуслары артта калды. 3) Алда - иркенлек, зәңгәр күк йөзе, күпереп торган мамыктай аксыл болытлар, һәм ... туган як. 4) ... Ул бәләкәй чакта ук утыртылган кыр ышыклау полосасындагы, шактый биек булып үскән өрәңге агачларындагы кошлар солдат абыйларын сәламлиләр иде шикелле. 5) Туган якның тымызык кына искән җылы җиле дә тәнне генә түгел, җанны да иркәли сыман... 6) Кояшы да яктырак, болытлары да аграк, күге дә зәңгәррәк ... 7) Ә инде еракта шактый зур булып утырган туган авылын күргәч, Габделнурның күңеле бөтенләй нечкәрде, күзләре дымланды. 8) "Туган җирем! 9) Мин сине гомерем буе сагынып яшәдем!"

А29 Текстның нинди стильдә язылуын билгеләгез. *

 1) фәнни-популяр стиль  

 2) матур әдәбият стиле  

 3) рәсми стиль  

 4) публицистик стиль 

 

А30 Текстның төп мәгънәсе кайсы җөмләдә тулырак бирелгән?  *

 1) 1  

 2) 3  

 3) 4  

 4) 6  

А31 Диалекталь сүз кайсы җөмләдә кулланыла? *

 1) 3  

 2) 4  

 3) 6  

 4) 9  

А32 Фразеологик әйтелмә кайсы җөмләдә кулланылган? *

 1) 2  

 2) 4  

 3) 7  

 4) 8  

2 нче өлеш

Әлеге өлештәге биремнәрне үтәгәндә, үз җавапларыгызны 1 нче номерлы җавап бланкында В1 - В8 саннарының уң ягына беренче шакмактан башлап языгыз. Һәр хәреф яки цифр аерым шакмакка язылырга тиеш. Сүзләр яки цифрлар, санап үтелгәндә, аерым шакмакка куелган өтерләр белән аерыла. Җавапларны язганда, буш шакмаклар калдырырга ярамый.

В1 - В4 биремнәренә җавапларны сүзләр белән языгыз.

В1. 6 нчы җөмләдән ирен гармониясе булган сүзне күчереп языгаз. *

В2. 9 нчы җөмләдән гарәп теленнән кергән сүзне күчереп алыгыз. *

В3. 1 нче җөмләдән парлы сүзне күчереп алыгыз. *

В4. 3 нче җөмләдән кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатны күчереп алыгыз. *

В5 - В8 биремнәренә җавапларны сан белән күрсәтегез.

В5. Антропоним кулланылган җөмләнең санын күрсәтегез. *

В6. Зат алмашлыклары кулланылган җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә күрсәтегез. *

В7. Тойгылы җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә күрсәтегез. *

В8. 4-9 нчы пунктлардан иярчен вакыт җөмлә кулланылган җөмләнең санын күрсәтегез. *

С өлеше

Башта биремнең номерын күрсәтегез (С1), аннан соң инша языгыз.

С1

Текстка таянып,  әдәби-иҗади инша языгыз.
Текст нәрсә турында? Автор нинди хисләрне тасвирлый?
Сез авторның фикеренә ничек карыйсыз?
Туган як турында язылган нинди әсәрләрне хәтерлисез?
Сезнең өчен туган як нәрсә ул?
Үзегез нәрсәләр өстәр идегез?
Текстка хас булган тел-сурәтләү чараларының кайберләрен язмагызда куллан

Гомуми балл – 53 балл



Предварительный просмотр:

 Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныф укучылары өчен мәктәп туры өчен олипиада биремнәре.

   Гомуми балл: (30 балл)

Үткәрү вакыты: 1 сәгать


  1. Нәрсә ул әкият? Әкиятләр ничә төргә бүленәләр? Һәр төргә 1әр әкият исе ме яз.


(5 балл)


  1. “Таз ” шигырен кем язган?  Шигырь нәрсә турында?  Төп геройга бәя бир.


(5 балл)


  1. Нинди милли бәйрәмнәребезне беләсез? Г.Ибраһимовның “Алмачуар” әсәрендә нинди милли бәйрәм турында сүз бара? 


(5 балл)

4. А.Алиш турында нәрсәләр беләсез? Аның нинди әкиятләрен укыганыгыз бар? (5 балл)

5. Г.Тукайның “Туган тел” шигырен яттан языгыз. 

(5 балл)

6. Ф.Әмирханның “Нәҗип” хикәясендә малайның кичерешләре турында языгыз. 

(5 балл)



Предварительный просмотр:

  Татар гомуми белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфларында  укучы

8  нче сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан олимпиада биремнәре.

 (Мәктәп туры өчен)

1. XX гасыр башы әдәбиятында мәхәббәт темасын кемнәр һәм ничек яктырткан?

Бер әсәр турында яз. (10 балл).

2. Дастан жанры. Нинди дастаннарны беләсең? Берсе турында яз. (10 балл)

3. Бирелгән өзекләрнең авторы  турысына +(плюс) куеп, әсәрнең исемен языгыз. (3 әр балл).

1). “ Тизрәк бул (Халыкка таба карап.) Гафифә дисәң  Гафифә, бер җиргә бара башладың исә, кеше күрә дип коты оча...”

     а). Муса Җәлил

     б). Шәриф Камал

     в). Мирхәйдәр Фәйзи

     г). Галиәсгар Камал

 

      2). “Газизә байтак вакыт, ишек яңагына сөялгән көе, китеп баручылар артыннан карап торды. Кояш та иңгән йә иңмәгән! Ул якны инде болыт каплаган иде... Диңгез өстендә сирәк – саяк ........ күренгәли; алар, ак канатларын селтәп – селтәп  бер югары , бер түбән очып, тонык һәм эч пошыргыч тавыш белән елаганга да, көлгәнгә дә охшашлы гыйкылдап – гыйкылдап кычкырыналар...”

     а).  Габдулла Тукай

     б). Шәриф Камал

     в). Фатих Кәрими

     г).  Гомәр Бәширов

4. Иҗади бирем .

     Җил, каен яфраклары арасына керде дә, җырлап җибәрде.

                           (Бирем: текстны дәвам ит.) (10 балл).

                                    Гомуми балл: 36 балл



Предварительный просмотр:

Татар мәктәпләренең  9 сыйныф укучылары  өчен татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары

.

1. “Лирик герой” төшенчәсен мисалга нигезләнеп аңлатыгыз.

        (5 баллга кадәр)

 2. Кол Галинең Йосыфына (“Кыйссаи Йосыф”) һәм С.Сараиның Сөһәйленә (“Сөһәйл вә Гөлдерсен”) чагыштырма характеристика бирегез.

        (15 баллга кадәр)

3. “Түрдәме, йә ишек катындамы, –

     урыным минем

     вөҗданы булганнар янында”,- дип яза Р.Фәйзуллин “Урын” шигырендә. Автор фикерен аңлатыгыз.

(10 баллга кадәр)

4. Тестлар:

  1. Түбәндәге төшенчәләрнең кайсысы композицияне аңлата:
  • әсәрдә куелган проблемаларның хәл ителеше
  • әсәрнең тәмамланган өлеше
  • әсәрнең аерым компонентларын, өлешләрен бер тәртиптә төзү, оештыру
  • әдәби әсәрдәге каршылык, көрәш

  1. Алтын Урда чоры әсәре:
  • “Хөсрәү вә Ширин”
  • “Котадгу белек”
  • “Кыйссаи Йосыф”
  • “Нуры содур”

  1. Тормышчан вакыйга-күренешләр кешенең хис-кичерешләре белән тыгыз бәйлелектә бирелгән лиро-эпик әсәр:
  • повесть
  • баллада
  • поэма
  • газәл

  1. Казан ханлыгы чорында язылган әсәр:
  • “Кыйссаи Йосыф”
  • “Әбүгалисина кыйссасы”
  • “Төхфәи мәрдан”
  • “Гөлестан бит-төрки”

  1. Мәгърифәтчелек реализмының мәйданга чыгуын күрсәткән әсәр:
  • “Ул әле өйләнмәгән иде”
  • “Кырык вәзир”
  • “Хисаметдин менла”
  • “Бәхетсез егет”

  1. “Әбүгалисина кыйссасы”ның авторы:
  • Габделҗәббар Кандалый
  • Каюм Насыйри
  • Гаяз Исхакый
  • Заһир Бигиев

  1. 1917 елгы революциядән соң чит илгә (эмиграциягә) киткән әдип:
  • Шамил Усманов
  • Хәсән Туфан
  • Гаяз Исхакый
  • Ризаэтдин Фәхретдин

  1. Кемнең яисә нәрсәнең дә булса сыйфатларын арттырып сурәтләгән, шул ук вакытта теләк-максат мәгънәсен белдергән лирик әсәр:
  • мәрсия
  • мәдхия
  • касыйдә
  • газәл

9.”Идегәй” дастаны герое түгел:

- Идегәй

- Туктамыш хан

- Хөсрәү

- Норадын

10. Авторларны һәм әсәрләрне туры китереп языгыз:

- Сайяди                        “Хөсрәү вә Ширин”    

      -  С.Сараи                      “Бабахан дастаны”

-  Котб                              “Нәһҗел-фәрадис”

- М.Болгари                      “Гөлестан бит-төрки”

(Дөрес җавап 2 (ике) балл белән бәяләнә. Барлыгы 20 баллга кадәр)

Гомуми балл: 50 балл.



Предварительный просмотр:

Татар мәктәпләренең 10 нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан олимпиада биремнәре

(мәктәп  туры)

  1. «Алтын дәвер» дип, әдәбият галимнәре кайсы чорны атыйлар?

а) 1900-1917;

б) 1905-1917;

в) 1906-1917.(5 балл)

2. ХХ йөз башы поэзиясенең үзенчәлекләрен санап чыгарга. (5 балл)

3. Г.Исхакыйның “Ул әле өйләгнмәгән иде ” әсәрендә автор нинди проблемалар күтәрә? (5 балл)

4. ХХ йөз башында әдәбият үсешенә йогынты ясаган факторларны санап чыгыгыз. (5 балл)

5. Ф.Әмирханның иң беренче әсәре:

а) “Хәят”;

б) “Гарәфә кич төшемдә”;

в) “Фәтхулла хәзрәт”. (2 балл)

6. Һади Такташның 1 шигыренә анализ яса. (10  балл)

7. Бер якташ язучыбыз турында яз (тормыш юлын һәм әсәрләрендә күтәргән проблемаларын яз һәм мисаллар белән дәлиллә). (10 балл)

Гомуми балл: 42 балл.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Олимпиадные задания в школе. Методическая разработка.

Использовать в работе на математическом кружке....

Олимпиадные задания для учащихся 5-6-х классов

Задания типичные для районного и городского туров Всероссийской олимпиады. Даны ключи. Распечатайте и используйте этот материал для школьного тура, чтобы лучше подготовить своих учеников к олимпиадам ...

Олимпиадные задания, задания для Недели русского языка

Интересные,увлекательные задания для любителей русского слова...

Олимпиадные задания, тесты и практические задания

Тестовые, практические задания к олимпиадам по технологии с ответами...

Олимпиадные задания по химии для учащихся 8 класса (школьный этап). Задания и ответы.

Олимпиадные задания по химии для учащихся 8 класса (школьный этап). Задания и ответы....

Олимпиадные задания по химии для учащихся 9 класса (школьный этап). Задания и ответы.

Олимпиадные задания по химии для учащихся 9 класса (школьный этап). Задания и ответы....