Ачык дәрес "Г.Кутуйның "Сагыну" нәсеренә анализ"
план-конспект урока (7 класс) на тему

Хәмәтҗанова Гөлинә Илдар кызы

7 нче сыйныфта үтеләсе Гадел Кутуйның "Сагын" нәсеренә дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sagynu_nesere_1.doc52 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Гадел Кутуйның “Сагыну” нәсерен анализлау.

Максат:

Белем бирү максаты (укытучы өчен): укучыларга «Сагыну» нәсеренең  эчтәлеген                төшендерү,  әдип    иҗатының    үзенчәлеген, сәнгатъчә сурәтләү    осталыгын     күреп    танырга өйрәтү; яңа төшенчәләр белән таныштыру.

(укучы өчен): универсаль укыту гамәлләренең беренче төрен тормышка  ашыру: укытучы куйган максаттан чыгып, үз эшчәнлекләрен планлаштыру һәм аларны тормышка ашыру юлларын, чараларын эзләү, табу, сынап карау, нәтиҗә ясау.

Үстерү максаты (укытучы өчен):  укучыларны фикер йөртергә, үз фикерләрен булдырырга, әдәби әсәргә җитди карарга, тирәннән уйланырга күнектерү;
 (укучы өчен) :укучыларның чагыштыру, анализ ясый белү; әдәби телдә дөрес һәм образлы итеп сөйләү телен үстерү, укучыларның сүзлек байлыгын арттыру.

Тәрбия максаты: укучыларда туган якка мәхәббәт, горурлык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау:  проектор, ноутбук, колонкалар, электрон презентация, диск; битләр, маркерлар, каләмнәр, карточкалар; дәреслек.

Дәрес тибы:  катнаш дәрес.

Метод, алымнар: эзләнү ысулы.

Дәрес барышы

I.Оештыру өлеше. (2 мин.)

1.Исәнләшү.

- Якты чырай , якты кәеф

Күрәм мин йөзегездә.

Исәнмесез , хәерле көн,

Телим мин барыгызга!!!

2. Уңай психологик халәт булдыру.

-Кәефләрегегез ничек?

-

 -Дәрес башында кәефегез ничек булса, азагында да шулай булырга тиеш!

- Бүген дәрестә Г. Кутуйның  Бөек  Ватан сугышы елларында тудырган әсәрләренең йөзек кашы - " Сагыну" нәсере белән танышабыз, әдип иҗатының үзенчәлеген, сәнгатьчә сурәтләү осталыгын күреп танырга өйрәнәбез.

- Укучылар, сагыну хисе нинди хис ул? ә сезнең сагыну хисен кичергәнегез бармы?

- (тактага укучыларның җаваплары теркәп барыла)

- Укучылар менә сезнең җавапларны тыңладык. Без аларны билгеләп куйдык. Ә хәзер әйдәгез әле Гадел Кутуйның “Сагыну” нәсере анализлыйк. Автор үзенең сагыну хисен ничек бирә икән, ә дәрес ахырында без сезнең белән чагыштырып карарбыз һәм язучы фикере белән сезнең фикер туры килә микән. Күзәтербез.

II.  Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру. (12 мин.)

1.Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек. ( 3 мин.)

- Бөек Ватан сугышы елларында Г.Кутуйның шигъри сәләте көчәеп китә. Г.Кутуй “Сагыну” нәсерендә дошманны куып баручы солдатның эчке кичерешләрен, хисләрен аеруча осталык белән тасвирлый. Нәсер      жанры       безнең      әдәбиятта      сирәк      очрый.  

Нәсер жанры турында аңлату.

-Нәсер (гарәпчә “проза”, “чәчеп җибәрү” мәгънәсендә ) – гадәттә кечкенә күләмле, эмоциональлеге, ритмик төзелеше белән шигъри сөйләмгә якын булган, лирик-патетик характердагы проза әсәре. Сөйләме чәчмә булса да, эчтәлек ягыннан нәсер күләмле лирик әсәрне хәтерләтә. Аның нигезендә геройның киеренке, тирән хисләре ята. Мондый әсәрләрдә еш кына кабатлау, риторик эндәш, инверсия кебек тел-сурәт чаралары кулланыла. Г.Кутуй - нәсер остасы.   Ул  1944 елда,  фашистларга каршы сугышып    йөргәндә,    үзенең    "Без   -   сталинградчылар"    һәм "Сагыну " нәсерен яза."Сагыну" нәсерендә совет солдатының Туган илен сөю турындагы тирән кичерешләре һәм батыр көрәше сурәтләнә. Әсәрдә эчке дөнья кичерешләренең үсешен, үзгәрешләрен күрсәтә торган эпизодлар, аерым күренешләр бар.

 2. Уку мәсьәләсен кую. (8 мин.)

-Укучылар без бүген дәрестә “Сагыну” нәсере белән танышабыз.

-Ә хәзер әсәрдәге кайбер сүзләргә аңлатма биреп китик.

1)Сүзлек эше. (дәфтәрләргә яза бару)

Мөкатдәс- изге, бөек, хөрмәтле.

Мәһабәт- сокландыргыч, матур, күркәм,

Ширбәт- баллыҗимеш суы

Хәмер рухым- көчем.

Газиз- кадерле, изге- туган.

Илаһи-серле,тылсымлы,искиткеч

Шагыйранә-шагыйрь кебек

2) - Укучылар, хәзер нәсерне аудиоязмада тыңлап үтәрбез. Сез игътибар белән тыңлап, карап барыгыз. Әсәрнең укылышына, яңгырашына игътибар итегез.

3.Нәтиҗә ясау. (1 мин.)

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. (16 мин.)

- Ә хәзер әсәрне анализлауга күчәбез. Иң элек нәсернең героен ачыклыйк? Әсәр кем исеменнән сөйләнә?  (Лирик герой исеменнән. Әсәрнең лирик герое-сугышта чит илгә килеп җиткән сугышчы, солдат.)

- Димәк, бу лирик әсәр. Лирик әсәр булгач, геройның хис-кичерешләре бирелә. Лирик геройның хисе нинди икән соң? (Лирик геройның хисе- сагыну хисе.)

-Сагыну нинди хис ул,укучылар? (ул иң татлы,иң ләззәтле һәм иң газаплы,авыр хис.)

- Нәсердә сагыну хисенең сәбәбе нинди? (Туган илен сагыну)

-Нинди җирне туган ил, туган җир дип атыйбыз соң? (Туган җир ул-безнең туган йортыбыз,авылыбыз, туган шәһәребез, республикабыз)

-Әйе, чыннан да кеше бигрәк тә олыгайган саен авылын, туган җирен, әти-әнисен, туганнарын сагына. Туган җир гомер-гомергә кешеләр өчен илһам чыганагы, яшәргә көч һәм дәрт бирүче, күңел маягы булган. Шуңа күрә әдипләр үзләренең иң яхшы шигырьләрен, хикәя-повестьләрен, композиторлар иң яхшы көйләрен туган якка багышлаганнар. Без туган җиребезне, туган ягыбызны һәрвакыт яратырга, хөрмәт итәргә тиешбез!!!

- Ә туган илен, туган авылын, йортын хөрмәт итмәгән, яратмаган кеше шундый көчле сагыну хисен кичерә аламы?

- Укучылар, кире нәсергә әйләнеп кайтабыз. Лирик геройның сагыну хисенең сәбәбе- туган илен сагыну дидек, ләкин әдип, туган ил төшенчәсен ваклап, шушы хисне тудырган сәбәпләрне аерып-аерып бирә. Ә хәзер укучылар, әсәрне өлешләргә бүләбез һәм һәр өлештәге сагыну хисенең  сәбәпләрен ачыклыйбыз (Бу эшне укучылар мөстәкыйль рәвештә башкаралар).

- “Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!” дигән гыйбарә нәсерне биш өлешкә бүлеп куя. 

1нче өлештә лирик герой чит илдәге матур гөлләрне телгә ала, үз иленең энҗе чәчәкләрен, хәтта әрем исләрен сагынуын әйтә.Чит илдәге чәчәкләрне туган җир әреме белән чагыштыра.

2 нче өлештә лирик герой үз туган иленең борынгы Иделен, тын Донын, якты Арагвасын, шигъри Дим буйларын сагынуын белдерә, елга һәм чишмә суларын сагынуын сөйли.

-Әйе, укучылар монда чиксез арттыру алымы бар: сулар сусавымны баса алмый, үз чишмәбезнең бер йотым суын ширбәт итеп эчәр идем, ди лирик герой.

3 нче өлеш матурлык турында... Нинди генә матур җирләр булса да, лирик герой аларны үз илендәге гүзәллек белән чагыштыра алмый. Ул матурлыкны, табигать гүзәллеген сагына. “Синдәгедәй илаһи матурлык, синдәгедәй шагыйранә мәһабәтлек бер җирдә юк, туган ил!” дип раслап куя.

4 нче өлештә үз халкын, туган ил кешеләрен сагыну тасвирлана. Автор чит ил кешеләрен, аларның кунакчыллыгын мактый, шушы чагыштыру аша сагыну хисен тагын да көчлерәк итеп бирә.

5 нче өлештә туган илне, ата-баба корган нигезне сагыну ярылып ята. Бу өлештә сагыну хисе иң биек ноктасына җитә, ул шулкадәр көчле, күңелдә сыеп кала алмый-җыр булып тышка атылып чыга. “Сине сагынган саен, миндә көч-дәрт арта, рухым канатлана.Чит илдә йөреп мин ачык аңладым: ...кеше өчен үз иленнән дә изгерәк, үз иленнән дә кадерлерәк, үз иленнән дә гүзәлрәк ил дөньяда юк ул”.

Тактага авторның сагыну хисен чагылдырган сүзләр билгеләнә.

-Укучылар һәрбер өлештә нәрсә турында сүз бара? (Туган ил)

-Димәк нәсернең темасы нинди? (туган илне сагыну турында)

-Укучылар, Г.Кутуй бу әсәре белән безгә нәрсә әйтергә теләгән?(әсәрнең идеясе әйтелә. Чит илләр нинди генә булмасын-туган ил кадерле, якын. Солдат туган илен сагына, шуңа күрә ул сугышта, аңа сугыш кирәкми, тынычлык кирәк.)

-Ни өчен тынычлык кирәк? (Гаиләң,әти-әниең,балаларың белән яшәргә, матур-матур йортлар, шәһәрләр, авыллар төзергә)

-Әсәрнең проблемасы? (проблемалар буларак, сугышчының туган илен сагынып яшәвен, туган илнең иң газиз, изге җир икәнлеген, солдатны илгә кайтуга ышаныч яшәтүен билгелибез)

- Укучылар, Туган илдән дә кадерле, изге нәрсә юк ул. Мин сезгә  үткән дәрестә  өй эшенә туган ил, туган җир турында мәкальләр дә язып килергә кушкан идем. Хәзер берничә укучы мәкальләрен укып китәр. "Һәркемнең үз Ватаны алтын", "Туган җирең -алтын бишек" дип халкыбыз дөрес әйткән. Әсәр якты хисләр белән язылган. Г.Кутуй солдат кичерешләрен шул кадәр оста биргән.Ул - солдатның йөрәк хисе. Әсәрнең лирик герое белән автор шәхесе хисләре туры килә, чөнки ул да сугышның беренче көннәреннән соңгы көненә кадәр катнашкан. Бу солдат язмышы, Г.Кутуйның үз язмышы. Ләкин Туган иленә кайтырга Г.Кутуйга насыйп булмый. Ә безнең күпме якташларыбыз чит илләрдә калды.

-        Сагынуның никадәр көчле булуын белдерү өчен нинди җөмләләр кулланылган? (Әсәрдә кабатлау алымы кулланылган. “Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!” дигән өндәү җөмләләр кулланылган. Алар көчле тойгы белән әйтелә.)

-Ни өчен берничә тапкыр кабатлана? (Бу лирик геройның сагыну хисен ачып бирә."Сагындым, бик сагындым сине, Туган ил !"җөмләсендә эндәшү
"Туган ил" сүзенә төшә. Ул- лирик геройның хисләрен аерып
тирәнтен күрсәтә торган сүз.)

-Укучылар әсәрдә сагыну хисенең көчле булуын күрсәтүче тагын бер чара бар. Бу- татар халык җыры. Г.Кутуй җырлар ярдәмендә солдат образының кичерешләрен, сагынуның тирәнлеген, Туган илнең иң газиз нәрсә икәнлеген ачып бирүгә ирешә.Димәк, халык җырлары геройның психологик дөньсын ачу чарасы булып торалар. Сагынуга түзә алмаган солдатның йөрәк хисе — җырда, җыр аша сагыну хисе көчәеп, безгә килеп керә.(җыр тыңлау). 

IV. Йомгаклау (2 мин.)

Һәр укучы 30 секунд эчендә бүген дәрестә үзенә нинди яңалык ачканын, дәрес кайсы ягы белән ошаган яисә ошамаганын сөйли.

Укытучы: Фикерләрегез өчен рәхмәт.         

V. Өйгә эш (1 мин.)

-Хәзер көндәлекләрне алып,өй эшен язып куябыз.

Өйгә эш: (сайлап алу мөмкинчелеге бирелә)

1.Әсәрдәге нәсернең баштагы өлешен "Мин Карпат тауларына мендем" дигән җөмләгә кадәр өзекне сәнгатьле итеп яттан сөйләргә әзерләнеп килергә. 2. Туган илне сагыну турында башка әсәр ятларга.

(Билгеләр куела)

- Дәресебез тәмам, сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Гасырлар кайтавазы". Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан, ачык фикерләр дәресе.

Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан,  ачык фикерләр дәресе....

Динамометрны градуирлау. 7 класста физикадан ачык дәрес

Динамометрны градуирлау темасына ачык дәрес эшкәртмәсе...

Ачык мероприятие:“Гаҗәеп төркемнәр” интеллектуаль уен-ярыш

География фәне буенча сәләтле балаларны барлап, аларның интеллектуаль үсешләрен ачыклау....

Ачык дэрес: "Авыл хуҗалыгы- материаль байлыклар белән тәэмин итүче тармак".

1. Дөньяда авыл хуҗалыгының структурасы турында күзаллау...

Ачык дәрес "Планеталар буйлап сәяхәт"

Бу дәрес 5 класста "Галәм" темасын үтеп бетергәч, гомумиләштерүче дәрес буларак үткәрелде. Дәреснең максаты укучыларның "Галәм" темасы буенча белемнәрен барлау, тикшерү, бәяләү, табигать фәннәренә кыз...

Ачык дәрес "Белемнәр парады"-"Күзәнәк төзелеше" темасын гомумиләштерү

Мин үзем теге яки бу теманы үтеп бетергәч уздырыла торган йомгаклау дәресләренә зур игьтибар бирәм. Бу очракта укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан чыгып балаларга ш...

Саннарга морфологик анализ ясау. 6 нчы сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес планы

Татар мәктәпләрендә 6 нчы сыйныфта "Саннарга морфологик анализ" темасы үтелә.Дәреснең максаты:Мөстәкыйль сүз төркеме буларак саннарга морфологик анализ ясый белү күнекмәләре булдыру;б) санның граммати...