Укучылар иҗаты
статья (5 класс) на тему

Васильева Гульназ Фазиловна

Укучыларга дөньядагы матурлыкны күрә белергә өйрәтү, үз фикерләрен төгәл, дәлилле итеп җиткерә белү- төп максатым

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon berlshik_le_bez.doc34 КБ

Предварительный просмотр:

    Берләшик әле без, берләшик,

     Бер халык булып-булып без…

                                               Бер җан, бер тән булыр,

   Берләшик әле без, берләшик.

                                                                           (Р. Юнысов «Берләшик»).

 Җир йөзендә милләтләр бик күп. Шулар арасында татар милләте дә бар. Тарихи елъязма татар халкы тарихында бик күп канкойгыч вакыйгаларны, яуларны, исәпсез- хисапсыз бәрелешләрне, халкымның бәйсезлеге өчен корбан булган шәһитләрне язып калдырган.

Әйе, татар дигән милләткә язмыш киртәләрне адым саен куя килгән. Тарату, тузгыту- татарны җир йөзеннән чыгару- шул иде максаты «бөек илемнең». Туган халкымның узган тарихы аһ-зарга, фаҗигале һәм гарасатлы вакыйгаларга бай.  Татарларны Явыз Иван заманыннан ук корытырга, бетерергә тырышканнар. Күпме генә кыргыйларча бетерергә, юк итәргә теләсәләр дә, татар халкы үз кыйбласын югалтмаган. Татарлыгын, милләтен, телен, динен, гореф-гадәтләрен саклап кала алган.

Хәзерге көндә Татарстан дәүләте татарларның берләшүенә зур көч куя. Әйе, татарларның Бөтендөнья конгрессын үткәрү- моңа ачык мисал. Халкымны танытырдай шәхесләр элек тә булган һәм бүгенгесе көндә дә «халкым минем» диеп яшәүче милләтәшләрем, ил башлыклары бар. Халык: «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар»,-дип юкка гына әйтмәгән. Аерылмыйча, кагылмыйча, бүленмичә яшисе иде. Татар халкым, милләтем моңа мохтаҗ, бик мохтаҗ. Без берләшергә, бер-беребезне якларга тиеш. Йөрәкләр бер булып типкәндә генә кайтавазы ерак илләргә,  елларга, киләчәк буыннарга ишетеләчәк.

Алда Рәсәй хөкүмәтенең  илдәге халык санын исәпкә алуы көтелә. Халык санын яки җан-исәп алу. Әлеге сүзтезмә 2002 нче елда бер яңгыраган иде. Халык саны алу- әһәмиятле илкүләм вакыйга. Максаты-халык саны, аның территорияләр буенча таралышы турында төгәл белешмә алу.  «Россиягә һәркем кадерле» дигән стендны инде күптәннән карап йөрим. Димәк, мин, минем гаилә: әти- әни әбием, сеңлем-һәммәбез илебез өчен кадерле. Минем туганнарым, күршеләрем, авылдашларым, укытучыларым- барысы да Россия дәүләтенең халкы. Олымы, кечеме, сабый баламы-һәммәсе җанисәп вакытында саналачак. 2010 нчы елның 14 нче октябреннән 25 нче октябренә кадәр халык саны алу битләрендә 2002 нче елда булмаган яңа сораулар өстәлгән. Хәзер һәр кешенең торак шартлары турында бәйнә-бәйнә сораячаклар. Һәрбер мәгълүмат киләчәгебез өчен кирәк булачак. Бөтенроссия сан алуыннан соң, Россиядә төгәл күпме кеше яшәвен генә түгел, ә аларның ничәсе хатын-кыз, ир-ат, балалар, өлкәннәр икәнен дә беләчәкбез. Шулай ук халыкның нинди өлкәләрдә эшләве, кайсы һөнәр ияләренә эш кирәклеге дә ачыкланыр. Бигрәк тә халыкның ничек яшәве, мәшәкатьләре ачыкланыр, аларны хәл итү өчен якын киләчәккә программалр төзелер. Кайсы милләтнең ничә вәкиле бар икәнен дә төгәл белербез.

Әтием белән машинада барганда гел «Илебез өчен һәркем мөһим» дигән язуны күрәм. Сан алу һәрбер кешенең язмышын аңларга тырышу, шуннан чыгып берәр эш эшләү чарасы дип аңлыйм. Минем өчен бөтен җаваплылыкны тоеп әти-әнием җавап бирәчәк. Һәркем үз милләтен төгәл язсын иде. Төгәлсезлекләр инде халкым тарихында күп булды. Халык исәбен алуга беребез дә битараф булмасак яхшы булыр. Безнең киләчәгебез, милләтебез хәл ителә бит. Һәркем төптән уйлап хәл итсен.

Без- татарлар. Сан алучы килгәч, шулай дип яздырачакбыз. Мин бу милләттән булуым белэн горурланам. Укып чыкккач, чит җирләргә, илләргә китәргә язса да, кая гына барсам да, татар милләтеннән булуым белән горурланып сөйләячәкмен.  Үзебездән киләчәк буыннарга телебезне, динебезне ядкәр итеп калдырырбыз.

Балтач районы

Субаш урта мәктәбе

Васильева Гөлинә

«Яшь хәбәрче» түгәрәге


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

7 сыйныф укучылары өчен "Фигыль " темасына контроль эш.

Контроль эш үз эченә тест һәм фигыльгә морфологик анализны ала....

10 нчы рус телле укучылар өчен коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәрес планы үрнәге.Тема: Киенә белү – үзе бер һөнәр .

Тема: Киенә белү – үзе бер һөнәрДәрес максатлары: Белем бирү максаты:  - зәвыклы киенә белү проблемасы  буенча  диалогик һәм монологиксѳйләмгә чыгу; -дөрес киенә белү каг...

Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча китап укучылар конференциясе.

Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре белән танышу. Ана хакы,кешеләрнең ата-ана алдындагы бурычлары турында фикер алышу. Олыларга , туган туфракка, халкыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт хисләре тәрбиял...

Татар төркемендәге 2 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән "К хәрефе" темасына дәрес эшкәртмәсе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен уздырылган шәһәркүләм семинарда күрсәтелгән дәрес планы.(2 класс,татар төркеме.)...

Чыршы утлары яктысында (8-11 класс укучылары өчен Яңа ел кичәсе)

Чыршы утлары яктысында(8-11 классукучылары өчен Яңа ел кичәсе)...

10 нчы сыйныф рус төркемендә укучылар өчен татар әдәбиятыннан тестлар

10 нчы сыйныф рус төркемендә укучыларның белемнәрен тикшерү өчен төзелгән тестлар....