Визитка
материал по теме

Халилова Сириня Айниятулловна

Визитка

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vizitka.docx17.13 КБ

Предварительный просмотр:

  Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем.

 Мин, Халилова Сиринә Айниятулла кызы, уңдырышлы туфрагы, тирә-ягын чолгап алган урманнары, чәчәкле болыннары белән даны еракларга таралган Чүпрәле районы Татар Бизнәсе авылында дөньяга килгәнмен. Бала чагым гүзәл табигатьле авылым кочагында узды. Туган мәктәбемне тәмамлагач, юлларым мине Казан педагогия көллиятенә китерде. Өч ел торып һәм дүрт ел читтән торып үз эшләренең осталары булган мөгаллимнәрдән белем алдым.

   Тәүге хезмәт юлымны 2003 нче елда туган мәктәбемдә башлап җибәрдем. Мине җылы итеп каршы алган, тырыш хезмәт серләренә өйрәткән тәҗрибәле  укытучыларыма карата күңелемдә бары тик рәхмәт хисләре генә саклана.

   Бүгенге көндә мин Матак урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытам, рус мәктәбендә белем алучы татар балаларында туган телебезгә карата мәхәббәт хисләре  тәрбияләргә, үземә йөкләнгән бурычны намус белән башкарырга тырышам.

   Кыска гына хезмәт тәҗрибәмдә инде бай иҗат лабораториясе туплауга ирештем. Дәресләремнең нәтиҗәлелеген арттыруда мәгълүмати технологияләр аерым урын алып тора. Аларны системалы куллану тел һәм әдәбият укыту методларын камилләштерүгә нык этәргеч бирә. Балаларның белем дәрәҗәсе төрлечә: шуңа да һәркайсына тиешле белем бирү өчен укытуны дифференцияләштерәм. Ел дәвамында сәләтле балалар белән аерым эш алып барыла. Һәр елны район, республика олимпиадаларының сораулыкларын туплап куям. Уку елы башында ук шушы биремнәрне балаларга тәкъдим итәм. Бергәләп эзләнәбез, сорауларга җавап табабыз. Әлбәттә, дәвамлы эшнең нәтиҗәсе дә күренә: соңгы елларда укучыларым район олимпиадаларында җинү яулап киләләр, республика олимпиадасында да катнашуга ирештеләр, төрле конкурсларда да алдынгылыкны бирмиләр. Ике укучым татар теле һәм әдәбияты белгечлеген сайлады.

   Тел һәм әдәбият дәресләрендә иҗади фикерләүне үстерү – көндәшлеккә каршы торырлык милли рухлы иҗади шәхес тәрбияләүне күз алдында тотарга тиеш. Иҗат итү балаларны матурлыкны аңларга, ихтирамлы булырга өйрәтә. Туган ягыбыз, аның күренекле шәхесләренә соклану тойгысы уяту да бала күңелендә бары яхшы уйлар гына калдыра.

   “Үткәнен онытканның киләчәге юк”, - ди безнең халык. Әнә шушы хакыйкатьне аңлатырга тырышам. Һәрдаим халкыбызның үткәнен белергә, аңа битарафлык күрсәтмәскә чакырам. Дәресләрдә, дәрестән тыш чараларда телебезгә, халкыбызның үткәненә, милли йолаларыбызга тирән мәхәббәт тәрбияләү өстендә нәтиҗәле эш алып барыла. Татар халкының шанлы тарихы, гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре, йолалары белән таныштыруны үземнең иң беренче бурычым дип саныйм.

   Хезмәтемдә уңышларга ирешү өчен, төрле метод һәм алымнардан, яңа төр укыту технологияләреннән файдаланырга омтылам. Традицион булмаган дәресләр үткәрү балада мөстәкыйльлек тәрбияләргә ярдәм итә. Дәрес-ярыш, диспут- дәрес, дәрес- театр һәм башка төр дәресләр балаларның иҗади фикерләү сәләтен үстерә, танып-белү эшчәнлеген арттыра, шәхес итеп формалаштыруны камилләштерә.

   Сыйныф бүлмәсендә эстетик зәвык белән урнаштырылган почмаклар дәресләрдә эффектлы кулланылалар. Лабораториядә фәнни- тикшеренү эшләре, методик ярдәмлекләр, тарату материаллары, таблицалар, язучыларга багышланган папкалар, дисклар, норматив документлар сыйныфлар буенча бүленеп, тиешле тәртиптә урнаштырылган.

   Әлбәттә, ирешелгәннәр чик түгел. Яраткан хезмәтемдә тагын да зуррак уңышларга ирешү өчен, үз белемемене камилләштерү өстендә эшемне дәвам итәм. Әгәр дә укучым  фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә, эзләнергә, белемне үзлектән табарга өйрәнә икән; туган ягы, халкы, теле, гореф-гадәтләре белән горурлана икән, димәк, мин, туган тел укытучысы, үз бурычымны үтим дигән сүз.

   Дәверләр алмашып торса да, һәр дәвернең үз милләтпәрвәрләре булыр дип ышанам һәм татар милләте киләчәктә алга киткән, ирекле, бай мәдәниятле халык булыр дип өметләнәм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Моя визитка

Краткое описание моей педагогической деятельности...

Визитки учеников и детской организации

Представлены визитки учеников и детской организации на райнный конкурс "Лидер"...

Кадетское братство. Визитка.

Визтка детского школьного объединения "Кадетское братство"...

Сценарий визитки на конкурс УЧЕНИК ГОДА

Сценарий и минусовки для визитки ученика на конкурс УЧЕНИК ГОДА...

визитка школы

краткая информация о школе...

Сценарий визитки на конкурсе "Учитель года"

Разработка сценария визитки учителя для конкурса "Учитель года 2010"....

Визитка "Самый спортивный класс"

Выступлени к команды в стихах. Финальная песня о спорте. Можно сопроводить презентацией о спортивных достижениях класса....