Әкиятләр иленә сәяхәт
план-конспект занятия (5 класс) на тему

Путешествие в мир сказок - литературно-музыкальный вечер

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Путешествие в мир сказок25.62 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Әкиятләр иленә сәяхәт

Максат: 1. Г. Тукай һәм Абдулла Алишның әкиятләре белән танышу, аларның иҗатына кызыксыну уяту.

2. Лексик күнекмәләрне формалаштыру, сәнгатьле уку, А. Алишның “Чукмар белән Тукмар” әкиятен сәхнәләштерү.

3. Габдулла Тукай әкиятләре аша тапкырлык, кыюлык, кешенең әйберенә тимәү кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Абдулла Алиш әкиятләре аша гаделлеккә, кече күңелле булырга өйрәтү, дуслык, туганлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау, күргәзмәлек материал:

“Әкиятләр иленә сәяхәт” исемле презентация, интерактив тактада эшләү өчен материаллар, Г. Тукай, А.Алиш әкиятләре китапларыннан күргәзмә.

Сихри капчык, балта, корыч балта, тарак, итек, әби киеме, Чукмар белән Тукмар киеме, 2 савыт, тары.

Кичә барышы

1 нче слайд

Алып баручы.Исәнмесез, укучылар, укытучылар. Габдулла  Тукай һәм Абдулла Алиш әкиятләре иленә сәяхәтебезне башлыйбыз, уңышлар сезгә.

Хәзер дуслар көч сынашыйк,

Кыюлар алга чыксын.

(2 команда да чыга.)

2 нче слайд

Һәр укучы КВН да

Зирәклеген, тапкырлыгын,

Булганлыгын күрсәтсен.

- Әйдәгез танышып алыйк. Сүзне командаларга бирик.

1.  Командалар белән танышабыз.

3 нче слайд

 Сүз “Шүрәле” командасына бирелә.

- “Шүрәле” командасыннан  “Сертотмас үрдәк” командасына  (капитан) ялкынлы кайнар сәлам!

(Бер-бер артлы әйтәләр)

Кирәк икән- ятлыйбыз, Руслан

Кирәк икән- сөйлибез  Юра

Тукай абый әкиятләрен   Кирилл

Бик яратып укыйбыз.    Ильяс

Сүз “Сертотмас үрдәк” командасына бирелә.

- “Сертотмас үрдәк” командасыннан  “Шүрәле” командасына

ялкынлы кайнар сәлам!

(Бер-бер артлы әйтәләр)

Алиш бабай әкиятләрен   Тимур

Өйрәнәбез дәрестә.        Данил

Тырышлык һәм зирәклек,   Федосеев

Юлдаш булсын һәр эштә.    Аэлита

Бергә

Безнең девиз: (2 капитан)

Укырга, тырышырга! Эзләнергә, табарга!

4 нче слайд

Без сезнең белән ике бөек татар  әкиятченең матур әкиятләрен укыдык. 4 нче сыйныф укучылары безне Габдулла Тукайның әкиятләре белән якын таныштырырлар. 5 нче сыйныф укучылары белән  Абдулла Алишның сихерле әкиятләренә сәяхәт итәрбез.

  1. нче слайд

2. Капитаннар ярышы

Элина. Габдулла  Тукай балалар өчен 3 әкият яза. Болар: “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән Сарык әкияте”.

Руслан. Габдулла Тукайның “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән Сарык” әкиятләре белән таныштык, мультфильмнарын карадык.

6 нчы слайд

Булат. Абдулла Алиш 25 ләп әкият яза. “Нечкәбил”,”Сертотмас үрдәк” , “Кем көчле?”, “Куян кызы”, ”Каз белән аккош”, ”Бик яхшы сабак алды ябалак”, “Песиләр һәм күселәр” һәм башка әкиятләре.

7 нчеслайд

Тимур. Шулай ук Абдулла Алишның “Куян кызы”, “Сертотмас үрдәк”, “Чукмар белән Тукмар” әкиятләрен укыдык, мультфильмнарын да  карадык.

3. Интерактив тактада  язу.

а) Габдулла Тукай әкиятләрен язу :“Шүрәле” (“Шурале”), “Су анасы”(“Водяная”), “Кәҗә белән Сарык әкияте” (“Сказка о Козе и Баране”)

ә) Абдулла Алиш әкиятләрен язу “Куян кызы”(Дочь зайца), “Чукмар белән Тукмар” (“Два петуха”), “Сертотмас үрдәк” (“Болтливая утка”).

8 нче слайд

4. Серле капчыктагы әйберләрнең кемнеке, нинди әкияттән  икәнен әйт.

Балта  -  Былтырныкы  “Шүрәле” әкиятеннән.  

Тарак –  Су анасыныкы  “Су анасы” әкиятеннән

Итек. –   Куян кызыныкы  “Куян кызы” әкиятеннән.

корыч балта – Аучыныкы  “Сертотмас үрдәк” әкиятеннән.

9 нчы слайд

Алып баручы

Топор – Былтыра из сказки “Шурале”.

Расчёска -  Водяной из сказки “Водяная”.

Валенки – Дочери Зайца из сказки “Дочь зайца”

Стальной топор – охотника из сказки “Болтливая утка”.

10 нчы слайд

5. Сорауларга җавап бирәбез.

а) Егетнең исеме ничек? (Былтыр)

ә)  Сертотмас үрдәк нинди хайваннар белән очраша? ( Керпе, Куян, Аю, Бүре, Төлке)

6. Рәсемнәрне эчтәлеге буенча бер-бер артлы урнаштыр. (Интерактив тактада)

а) “Шүрәле”

ә) “Сертотмас үрдәк”

Алып баручы. “Шаяннар һәм тапкырлар” уеыныбыз тәмам. Сүз  жюрига бирелә.

Кичәбезнең икенче өлешен башлыйбйз.

Булат

Минем дусларым,

Әкият сөючеләрем,

Ягез әле, килегез,

Тирәмә тезелегез,

Әкият сөйлим сезгә,

Ә сез отып алыгыз,

Күңелегезгә салыгыз;

Әкият төше – алтындыр,

Аңлаганга – акылдыр....

6 нчы сыйныф укучылары  Абдулла Алишның “Чукмар белән Тукмар ”

әкиятенә нигезләнеп төзелгән сценарие буенча әкият тыңлыйбыз.

11 нче слайд

Зал бизәлгән. Сәхнәдә авыл күренеше. Әкрен генә музыка уйнап тора. Залга әби чыга.

Автор. Кулында савыт белән ярма. Читтәрәк Чукмар белән Тукмар уйнап йөриләр.

Әби.

Ике әтәчем бар

Берсе-ак, берсе-кара.

Сугышып та куялар соң:

Күзләренә күренмидер ак-кара.

Автор. Әби әтәчләргә ярма сибә, як-ягына карап кычкыра.

Әби.

Чукмар,Тукмар

Уеннан туктап торыгыз,

Ашар вакытыгыз җитте

Савытта, әнә-тарыгыз.

Автор. Уеннан туктап, Чукмар белән Тукмар киләләр, әбиләренә сырпалана башлыйлар.

Чукмар.

Яшим мин авылда.

Әбием янында.

Тамак тук, өс бөтен,

Юк бер кайгым да.

Тукмар.

Ни теләсәм, шуны ашыйм.

Табыныбыз мул.

Әбиебез исән булсын

Бөтен кайгым шул.

Автор. Әби әтәчләренең берсен канатыннан, икенчесен койрыгыннан сыйпый.

Әби.

Ак канатым,кара койрыгым

Ашыгыз тәмле булсын.

Карагыз аны, сугышмагыз,

Күңелем тыныч булсын.

Автор. Әби залдан чыгып китә. Әтәчләр этешә-төрткәләшә җим чүплиләр, сугышып китәләр.

12 нче слайд

Чукмар.

Ник өлешемә керәсең?

Ашаганда комачаулыйсың.

Син миңа дус түгел,

Сине чукып ташлау

Миңа берни түгел.

Тукмар.

Җимне миңа азрак бирдең,

Ашаганда койрыгың белән тидең.

Син миңа дус түгел,

Сине күгәргәнче тукмау

Миңа берни түгел.

Автор. Әтәчләр сугышып хәлдән таеп егылалар.Тавышка әби керә.Әтәчләр әбигә бер-берсеннән зарлана башлыйлар.

Чукмар.

Әби, әби, кара әле,

Бөтен җирем күгәрде.

Тукмарың тукмады, кансыз,

Хәтта көрәк күтәрде.

Тукмар.

Әби, әби, кара әле,

Башкайларым канады.

Чукмарың чукыды, кансыз.

Хәтта хәлем калмады.

Әби.

Җитәр сезгә,күп түздем.

Сездән өметемне өздем.

Аерам икегезне,

Юк итәм берегезне.

Автор. Әби Тукмарны алып чыгып китә.Чукмар үзе генә, моңая.

 Чукмар.

Көн артыннан көн үтә.

Тормышның кызыгы бетә.

Ашый да, эчә дә алмыйм,

Тукмарны һич оныталмыйм.

Автор. Залга әби керә, Чукмарның моңайганын тыңлап тора. Чукмар әбине күреп эндәшә.

Чукмар.

Әбием, җаным, тыңларсыңмы?

Сиңа бер сүз катсам.

Бер дә сугышмас идем

Тукмарны алып кайтсаң.

Әби.

Ярар,тыңлыйм сүзеңне,

Яратамын шул үзегезне.

Тик тагын сугышсагыз

Шулпа итәм берегезне.

14 нче слайд

Автор. Әби залга Тукмарны алып керә. Әтәчләр кочаклашып күрешәләр.

Чукмар,Тукмар. (бергәләп)

Озак күрешмәдек бит,

Кочаклашып исәнләшик.

Киләчәктә бер дә сугышмаска

Әйдә, сүз бирешик.

 Әкрен генә музыка уйный.

Автор. Читтәрәк Чукмар белән Тукмар уйнап йөриләр.Залга әби керә.Кулында савыт белән ярма.

Әби.

Чукмар,Тукмар

Уеннан туктап торыгыз,

Ашар вакытыгыз җитте

Савытта, әнә-тарыгыз.

Алып баручы. Чукмар белән Тукмар бергә ашыйлар.

15 нче слайд

Бергә: Кикрикүк!

Чукмар: Сезгә киңәш итәбез: дус яшәгез!

Тукмар : Безнең кебек!

Бергә: Кикрикүк!

Артистлар чыгалар.

Алып баручы. Бик зур рәхмәт сезгә Абдулла Алишның “Чукмар белән Тукмар” әкиятен сөйләгәнегез өчен. (Чыгып китәләр.)

Әкиятләр иленә сәяхәтебезне тәмамлыйбыз. Габдулла Тукай һәм Абдулла Алишның әкиятләрен китапханәдән алыгыз, укыгыз. Киләсе очрашуларга кадәр. Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Күл буена килсәгез" Г. Тукай әкиятләре буенча төзелгән күренеш

Г. Гильманованың сценарий эшмәкәрмәсен үзгәртеп сәхнәләштерү...

Әкиятләр кичәсе!

Абдулла Алиш белгәнегезчә балалар өчен бик күп әкиятләр язган. Әтисе аның укымышлы булган. Газета- журналлар яздырып алган, татар һәм көнчыгыш әдәбиятен белгән, ә Г.Тукай иҗатын яттан белг...

Әкиятләр кичәсе!

Абдулла Алиш белгәнегезчә балалар өчен бик күп әкиятләр язган. Әтисе аның укымышлы булган. Газета- журналлар яздырып алган, татар һәм көнчыгыш әдәбиятен белгән, ә Г.Тукай иҗатын яттан белг...

Путешествие в страну сказок (Әкиятләр иленә сәяхәт) литературно- музыкальная композиция для учащихся начальных классов русскоязычных групп.

Сценарий для учащихся начальных классов русскоязычных групп.Герои из знакомых сказок: "Репка" русская народная сказка, "Шурале", "Водяная" сказки Г. Тукая, "Лиса и журавль" татарская народная сказка....

Әкиятләр иленә сәяхәт

Әкият турында әкият.Балалар, әкиятләр бик борынгы заманнардан, безнең әби- бабаларыбыз бишектә яткан чорлардан ук килгәннәр. Әкиятләр яши торган ил еракта да якында да түгел, ә менә нәкъ балачак илене...

Әкиятләр иленә сәяхәт Презентация

"Әкиятләр иленә сәяхәт" Шаяннар һәм тапкырлар клубы чарасына кушымта. Укучылар  Г. Тукай һәм А. Алишның әкиятләре белән якыннан танышалар. Әкиятләрен ничек үзләштерүләре турында бирелгән сораулар...

Татар халык әкиятләре һәм аларның төрләре. Әкиятләрнең төзелеше.

Максат: 1. Татар халык авыз иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне искә төшерү, әкиятләргә халык акылы, тапкырлы­гы, зирәклеге, батырлыгы салынуын аңлату, шул турыда уйларга өйрәтү;2. Әкиятләрне ...