Путешествие в страну сказок (Әкиятләр иленә сәяхәт) литературно- музыкальная композиция для учащихся начальных классов русскоязычных групп.
методическая разработка на тему

Муллахметова Фарида Минесаубановна

Сценарий для учащихся начальных классов русскоязычных групп.

Герои из знакомых сказок: "Репка" русская народная сказка, "Шурале", "Водяная" сказки Г. Тукая, "Лиса и журавль" татарская народная сказка.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon puteshestvie_v_stranu_skazok.doc46.5 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение средняя общеобразовательная школа №3 имени Тази Гиззата г. Агрыз Агрызского муниципального района Республики Татарстан

Путешествие в страну сказок

(литературно- музыкальная композиция для учащихся

начальных классов русскоязычных групп)

                                                                                 

Сценарий составили:

Муллахметова Фарида  Минесаубановна,

учитель татарского языка и литературы

МБОУ СОШ №3имени Тази Гиззата,г. Агрыз

Бадрутдинова Гульназ  Талгатовна,

учитель татарского языка и литературы

МБОУ СОШ №3имени Тази Гиззата,г. Агрыз

1 нче укучы : Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

                        Бәйрәмнәр кирәк безгә.

                         Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

                        Кирәк һәммәбезгә дә.

2нче укучы :  Кирәк икән без бәйрәмне

                         Әкияттән дә ясыйбыз.

                         Әкият герое була

                         Шул кичәдә кайсыбыз?

        Эрик һәм Регина керә.

Эрик:  Исәнмесез, дуслар!

Регина : Хәерле көн, дуслар!

Эрик : Регина, безгә телеграмма килгән. Әйдә, ачып укыйбыз

Телеграмма : Әкиятләр патшабикәсе миндә. Коткарасыгыз килсә, карта буенча   эзләп табыгыз!

Убырлы карчык

Регина : Дуслар, патшабикәне  коткарырга безгә ярдәм итәрсезме?

Балалар: Әйе.

        ( Картаны өйрәнү)

Эрик : Нишләрбез микән?

Регина : Әйдә, әби белән бабай янына барабыз. Алар безгә ярдәм итәрләр .

              Авыл рәсеме.   Бабай белән әби каршы ала.

Эрик: Исәнме, әби!

Регина : Исәнме, бабай!

Әби белән  бабай : Исәнмесез, балалар!

Эрик : Әкиятләр патшабикәсен убырлы карчык урлаган һәм телеграмма  белән карта җибәргән.

Регина : Картаны карадык- карадык  бернидә аңламадык. Булышыгыз әле безгә.

Бабай :  (Картаны карый). Балалар, әйдәгез болай эшлик, сез безгә, ә без сезгә булышабыз .

       Бабай һәм балалар шалкан янына киләләр

Бабай : Шалкан бик зур булып үскән. Тартып чыгара алмыйм, булышыгыз әле.  (Бергәләп тарталар, чыкмый)

Әби : Акбай , кил әйдә , шалканны тартырга булыш.

Эт : Һау –һау, хәзер киләм .

      Бабай,  әби, кыз, малай, эт  тарталар, чыкмый.

Эт : Мыраубикә, кил монда, безгә булыш әле.

Мәче : Мияу –мияу, хәзер, хәзер киләм.

       Тарталар, чыкмый

Мәче : Тычкан дускай, кил әле, безгә ярдәм итче.

Тычкан : Мин тычкан, бик кечкенә,

               Күзләрем яхшы күрә,

               Көчем күп булганга,

               Сезгә ярдәмгә киләм.

Барысы бергә : Ур-ра! Бездә дуслык, бездә көч

           Кулга кул тотынышып түгәрәк ясыйлар  әкрен генә әйләнәләр, шалкан уртада.

Бабай : Рәхмәт, балалар, сез миңа ярдәм  иттегез . Мин дә сезгә булышырмын. Менә шушы юлдан китсәгез, барып җитәрсез.

       Урман рәсеме. Шүрәле чыга.

Шүрәле : Сез минем урманымда  нишләп  йөрисез? Минем белән  кети – кети уйнарга килдегезме?

Эрик : Юк, Шүрәле. Без патшабикәне коткарырга барабыз.

Регина : Шүрәле, безгә ярдәм ит әле.

Шүрәле : Ярый. Менә шушы ребусны чишсәгез, булышырмын.

Эрик : Дуслар, әйдәгез ребусларны чишик. (Ребуслар чишү)

         НАКЛАШ, ЙАБАБ, БӘИ, ӨЛКЕТ, ОРНАТ, ЛЕРӘШҮ

Шүрәле : Рәхмәт, балалар. Сез миңа ярдәм иттегез, мин  дә сезгә булышам. Менә шушы юлдан барсагыз патшабикәне табарсыз .

        Алан рәсеме. Төлке һәм торна чыга. Алар  ямансу.

Эрик : Төлке сиңа ни булды? Нигә син бик моңсу?

 Төлке:  Мине торна кунакка чакырды. Үзе миңа ризыкны чүлмәккә салып бирде. Минем бит томшыгым юк. Менә мин аңа үпкәләдем.

Регина: Ә сиңа ни булды торна? Нигә син бик моңсу?

Торна: Мине төлке кунакка чакырды. Үзе миңа ризыкны тәлинкәгә салып бирде. Минем бит авызым юк. Мин аңа үпкәләдем.

Эрик: Дуслар, әйдәгез төлке белән торнага ярдәм итик. Аларны дуслаштырыйк.

Регина: Без аларга “ Күрсәт әле, үскәнем” уенын уйнап күрсәтик. Алар да безгә кушылсын.

           “Күрсәт әле, үскәнем” уены.

Эрик: Төлке, сиңа торна кунакка килгәч, син аңа чүлмәк куй.

Регина: Ә сиңа, торна, төлке кунакка килгәч, син аңа тәлинкә бир.

Төлке: Ярый. Дуслар, сез безгә ярдәм иттегез. Без сезнең сүзләрне тыңларбыз.

Торна: Рәхмәт сезгә. Сез безне дуслаштырдыгыз, сез дус, тату балалар икәнсез.

Эрик: Төлке, син безгә дөрес юлны күрсәт инде. Безне бит патшабикә көтә.

Төлке:  Менә бу юлдан китсәгез, барып  җитәрсез.

            Су анасы рәсеме. Су анасы чыга.

Су анасы: Сезгә минем күлдә ни кирәк? Нигә минем балыкларымны куркытып йөрисез?

Регина: Су анасы, без әкиятләр патшабикәсен эзлибез. Безгә дөрес юлны күрсәт әле.

Су анасы: Ярдәм итәрмен, ләкин минем бер шартым бар. Сез миңа башта матур итеп  биеп күрсәтегез.

Эрик: Дуслар, әйдәгез Су анасының шартын үтик.

           

Бию.

Регина: Я, Су анасы, ошадымы безнең бию?

Су анасы: Әйе, рәхмәт, дуслар. Бик матур биюләр беләсез икән. Мин сезгә дөрес юлны күрсәтәм. ( Юлны күрсәтә)

           Убырлы карчык өе рәсеме.

Убырлы карчык: Сез минем өем янында нишләп йөрисез? Сезгә кем кирәк?

Эрик: Безгә убырлы карчык син кирәк. Без дусларыбыз белән синең телеграммаңны  укыдык.

Регина: Урман- суларны кичеп, әкиятләр патшабикәсен коткарырга дип килдек. Җибәр аны. Ул безгә бик кирәк.

Убырлы карчык: Юк, юк. Алай тиз генә җибәрмим. Минем биремемне үти алсагыз, бәлки уйлап карармын.

Эрик: Дуслар, сез безгә ярдәм итәрсезме?

Балалар: Әйе.

Регина: Я, биремеңне әйт, Убырлы карчык.

Убырлы карчык: Мин сезгә серле сандыгымнан әйберләр күрсәтәм. Сез миңа нинди әкияттән икәнен әйтегез.

 ( Тәлинкә, чүлмәк, тарак, балта, кызыл калфак, ачкыч.)

 Убырлы карчык: Дөрес, балалар. Сез барлык әкиятләрне дә беләсез. Әкиятләр патшабикәсен сезгә кайтарам.

Әкиятләр патшабикәсе: Рәхмәт, сезгә дусларым. Мине убырлы карчыктан коткардыгыз.

Ничек уйлыйсыз сез дус булмасагыз мине коткара алыр идегезме?

Балалар: Юк.

Әкиятләр патшабикәсе: Әйе, балалар. Халык “ Дуслыкта көч” дип тик кенә әйтмәгән. Дус булсагыз сезгә берни дә куркыныч түгел. Дус булыгыз.  Мине коткарганыгыз өчен мин сезгә бүләк әзерләдем. Бу дуслык турында җыр.

                Дуслык турында җыр

Әкиятләр патшабикәсе: Шуның белән безнең кичәбез тәмам. Сау булыгыз!

   

 

                                                             

Использованная литература:

  1. Зарипова Ф.Я. Школьная сцена (Могҗизалы мәктәп сәхнәсе): Пособие для воспитателей детских садов и учителей школ.- Казань: Магариф 2003г.
  2.  Песня о дружбе на слова Рафиса Корбана, музыка Зульфии Мингазовой.
  3. Татарская народная песня- игра  “Күрсәт әле, үскәнем”.
  4. Хайдарова Р.З., Багавиев И.И., Басырова Г.З. Праздники в школе (Мәктәптә бәйрәмнәр, кичәләр): Сборник внеклассных мероприятий для русскоязычных учащихся.- Казань: 1999 г.
  5. Хамитов И.М., Зарипова З.М. 20 сценариев (20 сценарий). Методическое пособие для учителей и воспитателей.- Набережные Челны: 2005 г.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Литературно-музыкальная композиция для учащихся 7-8 классов «Святые звонницы Кубани»

Церковь – сердце русского пейзажа,Но вдали виднеется едваНе архи и не тектура даже,Как мираж, блестящая глава.Литературно-музыкальную композицию можно использовать во время проведения предметных Недел...

«ВСПОМНИМ ВСЕХ ПОИМЕННО…» (литературно-музыкальная композиция для учащихся старших классов, посвященная 10-летию выводы Советских войск из Афганистана)

литературно-музыкальная композиция для учащихся старших классов, посвященная 10-летию выводы Советских войск из Афганистана...

Методическая разработка " Поэзия военных лет". Сценарий литературно-музыкальной композиции для учащихся 8-11 классов.

Сценарий литературно-музыкальной композиции  " Поэзия военных лет". Это меропрртиятие целесообразно проводить во внеурочное время в 8-11 классах....

Литературно-музыкальная композиция для учащихся 5-ого класса

Литературно-музыкальная композиция "Авам ышкаш ынак черим, аяк-хээлик ак-кок Тывам!"...