Әкиятләр иленә сәяхәт
план-конспект урока на тему

Әкият турында әкият.
Балалар, әкиятләр бик борынгы заманнардан, безнең әби- бабаларыбыз бишектә яткан чорлардан ук килгәннәр. Әкиятләр яши торган ил еракта да якында да түгел, ә менә нәкъ балачак иленең янәшәсендә генә икән. Балачак иле нинди аллы-гөлле, чәчәк-күбәләкле, тылсымлы, кызыктыргыч һәм мавыктыргыч булса, әкиятләр иле дә искитәрлек матур җир ди. Анда бары тик әкиятләр генә яши икән. Алар һич кенә дә бер-берсенә ошамаганнар: араларында озыннары да кыскалары да тылсымлылары һәм уйландыра торганнары, борынгылары да, өр-яңалары да бар икән ди, балалар.
Әкиятләр һәрберсе йомшак түгәрәк йомгаклар булып үз кәрзинендә ята бирә. Көне буе матур кошлар сайраганны, җилдә яфрак шаулаганны, балачак иле ягыннан килгән шат авазларны тыңлап ял итәләр ди болар шулай. Ә инде чак кына эңгер-меңгер тарала башлауга җитез генә сикереп төшәләр дә үз кәрзиннәреннән, китәләр ди тәгәрәп сезнең  илегезгә - балачакка. Ашыгып-ашыгып киләләр, сез чишенеп йокларга ятканчы килеп өлгерик диләр болар.
Менә сез уенчыкларыгызны җыеп, тешләрегезне чистартып, өйдәге һәммә кешегә тыныч йокы теләп үз бүлмәгезгә керәсез. Сезне караватыгызга әтиегез я әниегез, я булмаса әби-бабаегыз озатып куя. Ә әкият-йомгак нәкъ шул вакытны көтеп кенә тора да инде. Ул әкрен генә өлкәннәрнең тел очына менеп куна да, сүтелә-сүтелә сөйләнә башлый. Аның тылсымы сезнең керфекләрегезгә сарыла бара. Шуңа күрә дә, күзләрегез авыраеп йомыла һәм сез йокыга таласыз.
Әниегез сезнең маңгаегыздан үбә, матур теләкләрен теләп чәчегездән сыйпый һәм бүлмәдән чыгып китә. Ә әкият- йомгак беренче таң нурларына кадәр сезнең мендәрегездә ятып кала. Ул сыек төтен булып тарала да, керфекләрегез аша үтеп керә. Шул рәвешле  сезгә матур әкият төшләр күрсәтүен дәвам итә ул. Тыныч йокы, балалар, татлы-матур төшләр сезгә.
 
Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kiyat_ile.docx18.09 КБ

Предварительный просмотр:

-        Укучылар, әкияттә нинди геройлар була? Безгә кунакка әкият геройлары килгән. Аларның сезнең белән танышасылары килә. Нинди  геройлар  алар, укучылар, сез аларны беләсезме икән? (төлке рәсеме)

-        Бу – Төлке.

-        Әйе, укучылар сез әкият геройларын бик яхшы беләсез икән. Төлкегә хас сыйфатларны санагыз. Төлке нинди?

-        Төлке  әкиятләрдә гел тискәре герой ролендә була. Чөнки ул хәйләкәр һәм барысын да алдый ала, ялагай.

Укучылар, әйтегез әле, әгәр дә әкияттә төрле кош-кортлар, киек-җәнлекләр, кыргый һәм йорт хайваннары катнаша икән һәм сүз алар турында барса, бу әкиятләр нинди әкиятләр дип атала?

-        Бу әкиятләр хайваннар турында була.

-        Димәк, төп геройлары җәнлекләр һәм хайваннар булган әкиятләр хайваннар турындагы әкиятләр төренә керә. Бу төр әкият  жанрының иң борынгысы дип санала. («Кәтән Иваныч” әкиятен уку-61,62 битләр)

-        Ә хәзер икенче геройны чакырыйк. (Икенче герой -убырлы карчык.)

-        Бу – Убырлы Карчык

-        Убырлы карчык нинди герой?

-        Ул – ямьсез, бөкре, төрле тылсымнар башкара ала. Бер төн эчендә гүзәл сарайлар да салып куя ала. Ләкин  әкиятләрдә аннан да көчле кешеләр килеп чыга. Алар күп вакыт җиңеп чыгалар.

-        Шушындый маҗараларны булдыра алганга убырлы карчыкны нинди әкиятләр төркеменә кертәләр?

-        Тылсымлы  әкиятләр төркеменә кертәләр.

-        Димәк, төп геройлары тылсымга ия булган әкиятләр тылсымлы әкиятләр була икән.

Тылсымлы әкиятләрдә тагын нинди геройлар була? ( Чыннан да, ни генә юк ул әкиятләрдә: кара урман эчендә яшәүче явыз убырлы карчыклар, Каф тавы артында яисә җир астындагы биләмәсендә хакимлек итүче коточкыч диюләр, авызыннан ут чәчеп, кешеләрне ашарга әзер торучы күп башлы аждаһалар дисеңме, күз ачып йомганчы теләгән җиреңә илтеп куючы сәмруг кошлар, оча торган паласлар, күпме теләсәң шулкадәр гаскәр чыгара торган мөгезләр дисеңме — барысы да бар. Әкият герое әнә шундый персонажлар белән мөнәсәбәткә керә, тылсымлы әйберләр ярдәмендә төрле могҗизалар эшли.)

(“Башмак” әкиятен уку-350-352 битләр)

-        Безнең тагын нинди төр әкиятләр бар?(тормыш-көнкүреш әкиятләре)

-        Бу әкиятләрдә нәрсә турында сүз бара?(халыкның көндәлек тормышына караган вакыйгалар)

-        Алар башка төр әкиятләрдән нәрсә белән аерылып тора? (Алар башка төрдәге әкиятләрдән реаль чынбарлыкка гаять якын).

-        Көнкүреш әкиятләре үзләренең тематикасы ягыннан шактый чуар.

-        Бу әкиятләрдә нинди геройлар очрый? ( Алар арасында зирәк                           кешеләр, бай һәм хезмәтчеләр, дин әһелләре, хәтта аңгыра җеннәр турындагы әсәрләр бар.)

(“Васыять» әкиятен уку-358 бит)

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Күл буена килсәгез" Г. Тукай әкиятләре буенча төзелгән күренеш

Г. Гильманованың сценарий эшмәкәрмәсен үзгәртеп сәхнәләштерү...

Әкиятләр кичәсе!

Абдулла Алиш белгәнегезчә балалар өчен бик күп әкиятләр язган. Әтисе аның укымышлы булган. Газета- журналлар яздырып алган, татар һәм көнчыгыш әдәбиятен белгән, ә Г.Тукай иҗатын яттан белг...

Путешествие в страну сказок (Әкиятләр иленә сәяхәт) литературно- музыкальная композиция для учащихся начальных классов русскоязычных групп.

Сценарий для учащихся начальных классов русскоязычных групп.Герои из знакомых сказок: "Репка" русская народная сказка, "Шурале", "Водяная" сказки Г. Тукая, "Лиса и журавль" татарская народная сказка....

Әкиятләр иленә сәяхәт

Путешествие в мир сказок - литературно-музыкальный вечер...

Әкиятләр иленә сәяхәт Презентация

"Әкиятләр иленә сәяхәт" Шаяннар һәм тапкырлар клубы чарасына кушымта. Укучылар  Г. Тукай һәм А. Алишның әкиятләре белән якыннан танышалар. Әкиятләрен ничек үзләштерүләре турында бирелгән сораулар...

Татар халык әкиятләре һәм аларның төрләре. Әкиятләрнең төзелеше.

Максат: 1. Татар халык авыз иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне искә төшерү, әкиятләргә халык акылы, тапкырлы­гы, зирәклеге, батырлыгы салынуын аңлату, шул турыда уйларга өйрәтү;2. Әкиятләрне ...