Дәрес планы Г.Тукай "Кәҗә белән сарык"
план-конспект урока на тему

Ахметзянова Эндже Гусмановна

1) Г.Тукай әсәрләрен искә төшерү һәм танып белү;

2)укучыларны “Кәҗә белән Сарык” әкиятенең  эчтәлеге белән таныштыру;

3) әкиятне укып анализлау, мәгънәви кисәкләргә бүлү;

4)тормышта авырлыкларны җиңә белергә, куркып калмаска өйрәтү, кыюлык,батырлык кебек сыйфатлар тәрбияләү;

 5) Г.Тукай иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uku.docx35.78 КБ

Предварительный просмотр:

                                  Кәче төп гомуми белем мәктәбе

                Әдәби уку дәресенә технологик карта

2нче сыйныф        

             Тема: Г.Тукайның  “Кәҗә белән Сарык” әкияте

             

 

Дәрес эшкәртмәсенең  авторы: Әхмәтҗанова Э.Г.

                                     

Тема:Г.Тукайның  “Кәҗә белән Сарык” әкияте

Максат:        

1) Г.Тукай әсәрләрен искә төшерү һәм танып белү;

2)укучыларны “Кәҗә белән Сарык” әкиятенең  эчтәлеге белән таныштыру;

3) әкиятне укып анализлау, мәгънәви кисәкләргә бүлү;

4)тормышта авырлыкларны җиңә белергә, куркып калмаска өйрәтү, кыюлык,батырлык кебек сыйфатлар тәрбияләү;

 5) Г.Тукай иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

 Планлаштырылган нәтиҗә:

1)әкиятне  сәнгатьле итеп укый белүләренә ирешү;

2) әкиятнең эчтәлеген аңлауларына ирешү;

3) шагыйрьгә ихтирам хисе тәрбияләү.

Төп төшенчәләр :шагыйрь, шигырь, рифма.

Эшне оештыру төрләре: фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә.

 Материал: дәреслек (10-19 нчы битләр), дәреслек-хрестоматия, мөстәкыйль эш дәфтәре.

Җиһазлау: Г.Тукай әсәрләренә мультфильмнар, шагыйрьнең китаплары, портреты.

 

Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ_ шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ-регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ -танып –белү универсаль уку гамәлләре.

КУУГ – коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Оештыру Эшкә кызыксыну тудыру.

Актуальләштерү

Укытучы өчен максат : психологик уңай халәт тудыру

Балаларда яхшы кәеф,эшлисе килү халәте тудыру.

Исәнмесез –диеп башлыйк әле

Танышу бит шулай башлана.

Бер елмаю дәва мең авыруга

Дуслык елмаюдан башлана.

 -Хәерле көн,дусларым . Кәефләрегез ничек?

Кәефләрегез шәп булуын теләп уку дәресебезне башлыйбыз.

Кәефләребезне елмаю белән күтәрик әле,дусларым.

 Партадаш дусларыгызның кулларын тотышып, бер-берегезгә күңел җылыгызны бүлешегез. Иптәшләрегезгә яхшылык, уңышлар теләгез.

-Рәхмәт, дусларым.

Укучылар, экранга игътибар итик әле. Мин сезгә таныш мультфильмнар күрсәтәм, ә сез әсәрнең исемен һәм авторын әйтеп карарсыз.

-Молодцы, балалар. Бу әсәрләрнең авторы кем?        

-Димәк, без бүген дәрестә кем иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез?

-Бу иллюстрация кайсы әкияткә ясалган?

-Менә без сезнең белән дәресебезнең темасын билгеләдек.

Шагыйрьнең “Кәҗә белән Сарык” әкиятен укырбыз.

 Кояшлы көн кебек. Туган телне, татар телен өйрәнергә дип килдек.

Исәнмесез, уңышлартелибез.

“Шүрәле””Су анасы”

“Бала белән күбәләк”

-Г.Тукай.

“Кәҗә белән Сарык әкияте”нә

КУУГ : классташлар һәм укытучы җелән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү.

ШУУГ:үз-

максат кую.

 Яңа материалны үзләштерүгә ихтияҗ тудыру.

Укытучы өчен максат:элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру.

Укучылар өчен максат:йөгерек һәм сәнгатьле итеп уку, бәйләнешле итеп сөйләү.

-Укучылар, кәҗә белән сарык нинди хайваннар?

-Дөрес, ә сезнең абзарларыгызда бармы соң алар? Кешеләр аларны ни өчен асрыйлар.

-Молодцы, укучылар.

Хәзер әйдәгез, әсәрне укып карыйк.

Әкиятне сәнгатьле итеп укытучы укый.

Әкиятне чылбыр рәвешендә уку.

Әсәрне сораулар ярдәмендә анализлау.

-Әкияттәге кайсы герой сиңа күбрәк ошады? Ни өчен?

-Геройларның кайсысын акыллырак дип саныйсың?

-Кәҗә үзе генә булса, бүреләрне җиңәр идеме? Ә сарык үзен ничек тотар иде үзен?

-Әкият нинди сүзләр белән башланган  

һәм тәмамланган?

-Әкиятнең ахыры сезгә ошадымы?

-Йорт хайваннары.

Җаваплар тыңлана.

 

Физкультминутка

Су буенда бакалар         

Бата-калка (3) яталар.

Кояш чыккач барсы да

 Сикерешеп басалар.

Кулларын билгә куеп

 Уңга да борылалар,

Сулга да борылалар.

 Кулларын як-якка сузып

Чәбәкләшеп алалар

Музыка ярдәмендә хәрәкәтләр ясыйлар.

Уку мәсьәләсен кую

Укытучы өчен максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү.

Укучылар өчен максат:килеп туган уку мәсәләсен анализлау, дәреснең темасын, максатын билгели белү.

-Ә хәзер әкиятнең мультфильмын карап китәбез.

-Әсәр ничә бүлектән тора?

 

-“Капчыкта ничә бүре башы булган?”

Бүреләр учак янын нигә ташлап качкан?

Кәҗә белән Сарык икесе генә өч-дүрт бүрене ничек җиңгән?

Кәҗә белән сарыкның көчләре юк, димәк башны эшләтергә кирәк.Яшисе килә.Шуңа күрә хәйлә коралар.

-Тормышта хәйләкәр булу да кирәкме? Сез нинди хәйләкәр әкият геройларын беләсез?

Укучылар һәр бүлекнең эчтәлеген сөйләп карыйлар

Укучыларның җаваплары тыңлана.

Сүзлектән “хәйлә” сүзенең мәгънәсен табып уку.

ТБУУ:танып –белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую.

РУУГ:белгәннәрне искә төшерү, аларны арттыру буенча эшләр эшләү.

КУУГ:бергәләп фикер алышуда катнашу

Танып –белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы өчен максат:  Әкиятне дөрес итеп укырга ярдәм итү.

Укучылар өчен максат: әкиятне дөрес интонация белән уку

Әкиятне рольләргә бүлеп уку.

-Әкияттә Кәҗә нинди сыйфатларга ия? Ә сарык нинди?

Укучыларның сәнгатьле укуы.

Җаваплар тыңлана.

Физкультминутка

          Без әле бераз ардык

Ял итәргә уйладык,

Башны иябез алга,

Ә аннары – артка

Уңга – сулга борабыз

Аннары карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып

Күңелле ял итәбез!

Музыка ярдәмендә хәрәкәтләр ясыйлар.

Күзләргә гимнастика

Күзләрне бераз ял иттереп алыйк әле.

Яңа белемнәрне ныгыту

Әкият буенча тест эшләү.

1.Әкиятнең авторы кем?

а) Г.Тукай

б)М.Җәлил

в)Ш.Галиев

2.Кәҗә белән Сарык кая чыгып китәләр?

а)кырга

б)урманга

в)болынга

3.Бүре башы ничәү булган?

а)2

б)12

в)1

4.Учак янында бүреләр саны?

а)биш-алты

б)ике-өч

в)өч-дүрт        

 Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллана белүне тикшерү.

-Автор нәрсә әйтергә теләгән?

Автор теләге:

Тормыш юлында кешеләргә авырлыклар, киртәләр күп очрый. Бу авырлыклар каршында  куркып калмаска өйрәтә.

Куркуны җиңәр өчен акыл көче кирәк. Сарык белән Кәҗә дә акылларын җигеп башта куркуларын, аннан бүреләрне җиңгәннәр.

Уку эшчәнлеген йомгаклау

Бүген өйрәнгән белемнәребезне ныгытыйк.

-Бүген без нәрсәләр турында сөйләштек?

Нәрсә белеп калдыгыз?  

Әгәр дәрес сезгә ошаган булса, елмайган смайликны сайлагыз.

Рәхмәт,дусларым Сез бик тырыш балалар икәнсез.

 Һәрвакыт шулай актив булыгыз.

Билгеләр кую.

Г.Тукайның “Кәҗә белән Сарык әкияте”н укыдык.

Беркайчан да куркып калмаска кирәклеген белдек.

Өй эше бирү

Әкиятнең эчтәлеген сәнгатьле итеп сөйләргә.

Әкиятнең иң ошаган сюжетына  рәсем ясарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План План проведения педагогических измерений показателей здоровья школьников.

Цель: воспитания у школьников потребности заниматься физической культурой и спортом, вести здоровый образ жизни, а также повышение заинтересованности в сохранении и укреплении здоровья. Зад...

Г. Тукайның "Кәҗә белән сарык" әкиятен анализлау

Анализ произведения Г.Тукая "Коза и баран"...

План-конспект урока "Планы на будущее"

План конспект урока по английскому языку. Класс:5Тема:Планы на будущееУчитель: Фролова Татьяна ВикторовнаУчебник: «Enjoy English » 5-6 классы. (Биболетова М.З., Трубанева Н.Н.).Цели:Уч...

Кәҗә белән Сарык әкияте

Г.Тукай шигырьләре, әкиятләре буенча кичә....

План воспитательной работы в 9 классе на 2012-13г. (План мероприятий, Классные часы, Самоуправление в классе, План работы с родителями и др.)

Наш 9-й класс![[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"3420969","attributes":{"alt":"","class":"media-image","height":"320","style":"width: 480px; height: 320px; border-width: 2px; border-st...