"Әдәби әкиятләр" 5 татар сыйныфы өчен дәрес планы
план-конспект занятия (5 класс)

Вараксина Марина Анатолиевна

Әдәби әкиятләрне өйрәнү өчен материал

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл "Әдәби әкиятләр" 5 тат.сыйныфы43.24 КБ

Предварительный просмотр:

Вараксина Марина Анатолиевна .

Тема: Әдәби әкиятләр

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет- халык авыз иҗатының бай мирасын өйрәнү;

Предмет- язучы әкиятләрен халык әкиятләре белән чагыштырып өйрәтү, халык авыз иҗаты белән сәнгать төре булган матур әдәбиятны тоташтырып, әдәби әсәрләрне өйрәнүгә күчеш икәнен аңлату, охшаш һәм аермалы якларын күрсәтү.

Шәхескә кагылышлы- балаларда үз фикерләрен аңлата, әйтә белү күнекмәләре булдыру.

Материал: Ф.Ә. Ганиева, Л.Г. Сабирова Әдәбият дәреслеге 5 сыйныф,69 бит, интернет челтәреннән алынган мәгълүматлар, “Кәҗә белән Сарык” әкиятләре.

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран, презентация, аудио, видеоязма

Дәрес барышы

  1. Мотивлаштыру- ориентлаштыру.(1 минут)1 сл.
  1. Дәресне оештыру.

-Исәнмесез, укучылар.

-Кәефләрегез ничек?

-Дәресебез әйбәт һәм күңелле узсын өчен бер- беребезгә елмаябыз, хәерле көн телибез!

-Хәерле көн миңа!

 -Хәерле көн сиңа!

- Хәерле көн сезгә!

- Хәерле көн безгә!

2 сл.- Укучылар, мин дәрескә тылсымлы тартма алып килдем. Дәрестә актив, тырыш укучылар әлеге тартманың серен дәрес ахырында белер.

2.Өй эшен тикшерү. (3-5 минут)

-Укучылар, сезнең өстәлләрегездә А3 форматындагы кәгазь бар. (№1) Шул кәгазьгә без өйрәнгән халык авыз иҗатының жанрларын зәңгәр маркер белән  языгыз. Эшләрне 1 өстәл, 2 өстәл парлап эшлибез.

-  Эшләребезне алыштырабыз. 1нче, 2 нче өстәлдән берәр укучы җавапларын укый.

- Тикшерәбез(3 сл). Дөресме? Тошеп калган жанрлар булса, кызыл маркер белән өстәп язабыз.

 - Кайсы төркемнең бер хатасы да булмады? Бик яхшы.

- Укучылар, без сезнең белән әкият жанрын өйрәнүне дәвам итәрбез. Ә нәрсә соң ул әкият?

(4 сл) Әкият- халык иҗатының борынгы жанрларыннан берсе. Үзара сөйләшкәндә, без”әкият” сүзен чын тормышта була алмый торган хәлләр мәгънәсендә кулланабыз.

3.Актуальләштерү.( 5 минут) (5 сл)

- Укучылар, бер уен уйнап алыйк әле.  Уенны  парлап  икешәрләп эшлибез.  Конвертларда сез укыган әкиятләр  исемлеге бирелгән. Аларны сез нинди 2 төркемгә бүлер идегез?  (әкиятләр исемлеге бирелә) Таблицаны тутырыгыз. 

(Карточка тутыру (карточка буш килеш бирелә, балалар халык әкиятләрен аерым, Г.Тукай һәм А.Алиш әкиятләрен аерым тутыралар)

- Беренче төркемдә нинди әкиятләр яздыгыз? Икенче төркемдә нинди әкиятләр?  Ни өчен шулай бүлдегез?

(беренче төркемдә авторы билгесез әкиятләр, икенчесендә авторлары бар)

- Дөреслекне тикшерәбез. (№2) (6 сл)

Ак бүре”

Чукмар белән Тукмар

Гөлчәчәк”

Шүрәле

Өч кыз”

Су анасы

“Үги кыз”

Куян кызы

 

Кәҗә белән Сарык

Эшләрегезне бәяләгез:

9-“5”ле билгесе

          8-“4” ле билгесе

7-“3” ле билгесе

  • Авторлары билгесез, телдән – телгә күчеп, халык арасында киң таралыш тапкан әкиятләр нинди әкиятләр була? ( халык әкиятләре) Маркер белән язып куябыз.(7 сл)

Татар халык әкиятләре

Ак бүре”

Чукмар белән Тукмар

Гөлчәчәк”

Шүрәле

Өч кыз”

Су анасы

“Үги кыз”

Куян кызы

 

Кәҗә белән Сарык

4. Уку мәсьәләсен кую. (2 минут)

- Ә  икенче төркемдәге  әкиятләр нинди әкиятләр? Аларның авторлары билгелеме?

(Әйе, аларның авторлары билгеле – Г.Тукай һәм А.Алиш)

-Бу төркемдәге әкиятләрне ничек атар идек?  Сез рус әдәбиятыннан әлеге теманы өйрәнгәнсез икән. Рус әдәбиятында авторлары билгеле әкиятләр ничек атала?

(әдәби әкиятләр(литературные сказки))

-Димәк, без бүген нинди тема өйрәнәчәкбез?

                           (Әдәби әкиятләр)

- Татар халык әкиятләре, җыр бәетләре тәэсирендә тәрбияләнгән язучылар, шагыйрьләр  халык авыз иҗатының төрле жанрларын үз әсәрләрендә иҗади файдаланалар. Шулар арасында язучылар иҗат иткән әкиятләр үзенчәлекле булып аерылып торалар. Мондый әкиятләрне әдәби әкият дип атыйлар.

- Димәк, икенче төркемдәге әкиятләрне без ничек билгелибез?

(әдәби әкиятләр)(- Язып куябыз).(8 сл)

Татар халык әкиятләре

Әдәби әкиятләр

Ак бүре”

Чукмар белән Тукмар

Гөлчәчәк”

Шүрәле

Өч кыз”

Су анасы

“Үги кыз”

Куян кызы

 

Кәҗә белән Сарык

  1. Уку мәсьәләсен чишү. (  5+5   минут)

- Укучылар, сез “Кәҗә белән Сарык” әкиятен ике төркемгә дә  язгансыз. Ни өчен?

(“Кәҗә белән Сарык” әкияте халык авыз иҗатында да , Г.Тукай иҗатында да бар)

Физминут. (1 минут) (9сл.)

Кәҗәнең мөгезләре

Як- якка карап тора

Ә сарык тоягы белән

Карны

Тыпырдап таптап тора

(10-11 сл.)

-Хәзер без элеге ике әкиятне чагыштырып барырбыз. Башта халык иҗат иткән әкиятнең бер өлешен тыңлыйбыз. Аннан  соң Г.Тукай әкиятен карыйбыз. Китапларыгыздан да карап бара аласыз. Сез охшаш һәм аермалы якларын  ачыклагыз. Соңыннан таблицага язачакбыз

(Аудио тыңлау, видео карау)

Кәҗә белән сарык

Элекке заманда булган икән, ди, бер карт белән карчык. Аларның булган бер атлары, бер үгезләре. Вак малдан бер Кәҗә белән бер Сарыклары булган, ди. Карт бик әрсез, бертуктаусыз эшкә йөри торган бер кеше булган, ди. Ул көне-төне Үгезне эшкә җигә икән, бер дә ял юк Үгезгә. Үгез, эшкә йөрүдән гаҗиз булып, авырая башлаган. Тота да Үгезне суя карт. Үгезне суйгач, Ат та уйлый башлый: “Миңа да чират җитәр, ахры”, — дип. Элекке заманда крестьянның тормышы авыр бит инде. Бу картны да ярлылык басканнан-баса бара. Акча кирәк була да, Атны да сата бу. Инде моның кала хәзер бер Кәҗәсе белән бер Сарыгы гына. Карт белән карчык үзара киңәш итәләр: — Үгезне суйдык, Атны саттык, терлек асрап торып булмас, ахры, Кәҗә белән Сарыкны суярга кирәк, — диделәр.

Кәҗә белән Сарык бу сүзләрне ишетәләр дә үзара сөйләшәләр: — Безгә дә чират җитәр, ахры, Үгезне суйды, Атны сатты, әйдә без качыйк булмаса, — диләр. Иртә белән, хуҗалары йокыдан торганчы, чыгып сызалар болар. Кәҗә, мөгезенә эләктереп, бер капчык та алып чыгып киткән, ди.

Баралар-баралар болар, бара торгач, көн кичкә таба әйләнеп, караңгы да төшә башлый. Бик калын бер урман була. Урман буенда куак төбеннән бер бүре башы табалар да: “Кирәк булыр әле!” — дип, бүре башын капчыкка салып алып китәләр болар. Урман буйлап бара торгач, болар бер ут яктысы күрәләр. Китәләр болар шул ут яктысына таба. Ут янына барсалар, анда ун Бүре утыра. Бу Бүреләр күп итеп ботка пешергәннәр дә, шуңа май салып, aшап утыралар икән, ди.

Борын заман бер Ир белән Хатын торган,
Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган;
Асраганнар бер Кәҗә берлә бер Сарык,—
Болар булган берсеннән дә берсе арык.

Әйтә бер көн Ире: «Кара монда, Хатын! —
Үзең яхшы беләсең бит печән хакын,—
Китсен бездән чыгып 
Кәҗә белән Сарык,
Ашап ята бушка гына алар азык».

Хатын күнде, диде: «Ирем, ярар, ярар,
Бу икене кумаклыкка булсын карар;
Кәҗә белән Сарык хәзер китсен бездән,
Аларны соң асрап торып ни файда бар?»

Нишли инде мискин Кәҗә белән Сарык?
Булмый хуҗа кушканына каршы барып.
Икесенә бер зур гына капчык тегеп,
Китте болар кырга таба сәфәр чыгып.

Китте болар. Бара, һаман бара, бара,—
Күренмидер күзләренә ак һәм кара.
Бара болар. Күпме баргач, алла белә,
Юл өстендә үлгән Бүре башын таба.

Курка башны кузгатырга Кәҗә-куркак,
Күптән инде куркаклыкка Сарык уртак,—
Баш янында болар икәү тора куркып,
Әйтешәләр бер-берсенә: «Син тот, мин тот!»

Кәҗә әйтә: «Сарык абзый, син көчлерәк».
Сарык әйтә: «Син, сакалбай, гайрәтлерәк».
Бүре башын кулга тотып кузгатырга
Юлдашларның берсенең дә җитми йөрәк.

Озак торгач шунда Кәҗә белән Сарык,
Бүре башын тоталмыйча, куллар барып,
Башны икәү тотып ике колагыннан,
Юнәлделәр, капчыклары эченә салып.

Бара болар. Тукталмастан һаман бара.
Күрә болар: ерак түгел бер ут яна.
Утны күргәч, иптәшенә әйтә Сарык:
«Әйдә, Кәҗә, куныйк бүген шунда барып.

Ут янына бүреләр дә килалмаслар,
Безнең анда кунганлыкны белалмаслар.
Сарыкның бу киңәшенә Кәҗә күнде:
«Әйдә, иптәш, ярар, барсак барыйк инде».

Кәҗә, Сарык ут янына якын барса,
Мискиннәрнең күз алдында менә нәрсә:
Өч-дүрт Бүре утырганнар каршы утка,
Тыршып-тыршып пешермәктә алар бутка.

(Икесендә дә  нинди образлар бар?  Х.а.и әсәрендә хайваннар үзләре чыгып китә, әдәби әкияттә ир белән хатын чыгарып җибәрә, язылу стиле нинди? Капчыкны ничек алып чыгалар)

-Укучылар, әкиятнең һәм аудионын дәвамын сез  соңрак карап, тыңлап бетерерсез. Хәзер парлап төркемнәрдә эшлибез. Моның өчен мин сезгә китапчык әзерләдем. Китапта “Кәҗә белән Сарык” әкиятенең 2 варианты. Аларның сез тикшерәсе  өлешләре төрле төсләр белән язылган. Сез аларны чагыштырып, охшаш һәм аермалы якларын билгеләргә тиеш буласыз. Беренче өстәл кызыл төстәге өзек белән, икенче өстәл зәңгәр, төстәге өзекләр белән эшли. Охшаш һәм аермалы якларын билгеләгез. Таблица №3     А4 форматындагы кәгазьгә язасыз. (12сл)

Х.а.иҗаты әкиятләренең аермалы яклары

Х.а.иҗаты, әдәби әкиятләрнең охшаш яклары

Әдәби әкиятләрнең аермалы яклары

Ярдәмче сораулар.

  1. Бүреләр Кәҗә белән Сарыкны кайсы вакытта ашарга уйлыйлар?
  2. Бүре башын ике әкияттә дә бер үк герой аламы?
  3. Кайсы әкияттә геройлар яратып тәсвирланган?
  4. Кабатлаулар бармы?

  1. Бүреләр ике әкияттә дә бер- бер артлы качалармы?
  2. Автор халык фикерен ачамы?
  3. Геройларның язмышлары ничек тәмамлана?
  4. Әкиятләр нинди формада язылганнар?

(13-15 сл)

Кәҗә белән Сарыкны күргәч, Бүреләрнең күзләре кыза. Бер Бүре торып әйтә: — Безгә ризык та үз аягы белән килде, бу Кәҗә белән Сарыкны боткадан соң тотып ашарбыз, — ди.

Кәҗә, Сарык, күргәч ушбу тамашаны,
Калды куркып, һәрберсенең ярты җаны.
«Исәнмесез, дустлар, Бүре әфәнделәр!» —
Диләр болар, күрсәтмичә курку хәле.

Куаналар өч-дүрт Бүре, моны күргәч,
Алларына Сарык белән Кәҗә килгәч:
«Ашыйбыз, дип, бу икәвен тотабыз да,
Менә ничек ит таптык, дип, буткабызга!»

Кәҗә эшнең кай тирәдә йөргәнен шунда ук аңлап ала да, әче тавыш белән кычкырып та җибәрә: — Ики-ки, мики-ки, капчыктагы бүре башы бит уники! — дип. Шуннан соң Кәҗә капчыктагы бүре башын чыгарып саный башлый: — Бер бүре башы, ике бүре башы, өч бүре башы, — дип, шул бер бүре башын әйләндерә дә саный, әйләндерә дә саный.

Кәҗә әйтә: «Кайгырмагыз, бездә ит күп;
Ул ит берлән һәркайсыбыз булырбыз тук!
Ни карыйсың? Тиз бул әле, тиз бул, Сарык!
Капчыктагы Бүре башын китер алып!»

Сарык шунда капчыктагы башны ала,—
Барча Бүре куркуыннан шашып кала;
Өч-дүрт Бүре хәйран калып торган чакта,
Кәҗә һаман гайрәт чәчә, ачулана.

Кәҗә әйтә: «Микикики! микикики!
Капчыктагы Бүре башы бит уники!
Ах, уңмаган, җүләр Сарык, надан Сарык,
Моннан зуррак Бүре башын китер табып!»

Бүреләр бик каты куркуга төшәләр. Шуннан соң араларындагы бер зурраклары, әкрен генә торып, читкә сыза. Аны көтәләр-көтәләр дә, ул кайтмагач, икенчесе, өченчесе… Шулай акрын гына таялар болар. Шулай итеп, Бүреләр бер-бер артлы барысы да китеп югала, ди.

Сарык та тиз аңлап ала бу алдашны,
Капчыктан ул алып килә шул ук башны.
Өч-дүрт Бүре чынлап инде куркыттылар,
Бер-берсенә күзләрене йөртештеләр.

Түгел хәзер Бүреләргә ашау кайгы,
Тиз-тиз генә бу урынны ташлау кайгы.
Ничек качыйк? Ничек табыйк качу юлын? —
Һәрбер Бүре шуңар салган бөтен уен.

Торып әйтә шул арада Өлкән Бүре,—
Картайган һәм күп эшләрне үткән Бүре:
«Туктагыз, ди, мин тиз генә су китерим,
Суы бик аз, безнең бутка пешәр коры».

Шулай итеп, Өлкән Бүре суга китә.
Кайтмый ләкин, озак кына заман үтә.
Кайтмый Бүре — эзе дә юк, исе дә юк,
Мәҗлес халкы арып бетә көтә-көтә.

Бүреләрне тагы каты курку басты,
Чөнки хәзер башлыклары китеп качты.
Тагын берсе суга таба китте торып:
«Туктагыз, мин эзләп кайтыйм»,— дигән булып.

Мәгълүм инде, бу Бүре дә кача шулай,
Хәйлә берлән качарга юл ача шулай.
Кайтмый бу да, әллә ничә сәгать үтә,
Мәҗлес халкы көтә һаман, көтә, көтә.

Өч-дүрт Бүре берсе соңра кача берсе,
Өченчесе, аннан соңра дүртенчесе.
Болар качкач, Кәҗә белән безнең Сарык
Китә инде рәхәтләнеп, ирек алып.

Кәҗә белән Сарык, туйганчы ботка ашап, ут янында ятып йоклыйлар, ди. Иртә белән торып: “Болай качып йөреп булмас, безне генә асрарлар әле”, — дип уйлап, хуҗалары янына кайталар. Әле һаман шулай бергә яшиләр икән, ди, болар.

Утыралар аяк бөкләп каршы утка,
Болар инде тәмләп кенә ашый бутка.
Ашап туеп, рәхәт кенә, тыныч кына
Кәҗә, Сарык бу төннәрен шунда куна.

Иртә берлән иртүк торып, таң аткач ук,—
Кулларында Бүре башы салган капчык,—
Тагын болар урман буйлап сәфәр итте.
Нәрсә языйм?.. Хикәям дә шунда бетте. (Автор халык фикерен тагын да ача төшә, үстереп җибәрә)

(16 сл)Охшаш, аермалы якларын әйтәләр)

  1. Рефлексия. (2 минут) (17 -18сл)

Эшебезне йомгаклап, белгәннәребезне туплап, таблица тутырабыз.

Үзенчәлекләр

Халык әкияте

Әдәби әкият

Уйлап чыгарылган әсәр.

+

Ахырдан Яхшылык һәм Матурлык җиңә.

+

+

Образлар бер үк.

+

+

Вакыйгалар, эчтәлек бер үк.

+

+

Авторы билгеле

+

Авторы билгесез.

+

Телдән иҗат ителә.

+

Язмача иҗат ителә.

+

Геройларның тышкы кыяфәте, холкы  тулы сурәтләнә.

+

Сөйләүче кайсы геройны яратканы сизелеп тора.

+

Табигать  күренешләрен сурәтләү көчлерәк.

+

Кабатлаулар.

+

+

Каршыда утыручы парыбыз белән эшебезне алыштырып тикшерәбез. Бәялибез.

(19сл)1.Билге кую. Таблицадагы эшне бәяләү нормалары

 11-12-“5”ле билгесе

9-10-“4”ле билгесе

7-8-“3”ле билгесе

2.Өй эше бирү.(20сл.)

- Укучылар, әлеге әкиятне тыңлагыз әле. Аның дәвамын өйдә язып карагыз.

Адиләнең әтисе урманнан матур  чыршы алып кайтты. Ә чыршы гади түгел, тылсымлы иде. Ләкин Адиләнең аны бизәргә уенчыклары юк шул...

  1. (21 сл)Тылсымлы сандыкның серен ачар вакыт җитте.

-Кем дәресне аңладым, яхшы эшләдем, дип уйлый, сандыктан алтын кар бөртекләрен ала.

- кем дәресне аңладым, бик үк яхшы эшләмәдем, дип уйлый, сандыктан зәңгәр кар бөртекләре ала.

- кем дәресне бераз аңладым, ләкин эшләмәдем, дип уйлый, сандыктан көмеш кар бөртекләре ала.

Дәресебез тәмам, сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 10нчы сыйныфы өчен тематик план

Дәреслек: Татар теле: рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 10нчы сыйныфы өчен дәреслек ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. – Казан: Мәгариф, 2009.Соңгы ...

"Сашаның дуслары" тексты, 3нче сыйныф ,ачык дәрес план-конспекты

quot;Сашаның дуслары" тексты, 3нче сыйныф ,ачык дәрес план-конспекты...

10 сыйныф өчен тәрбия планы

10 сыйныф өчен тәрбия планы....

Сыйныф җитәкчесенең тәрбия планы (9А сыйныфы)

Сыйныф җитәкчесенең тәрбия планы (9А сыйныфы)...

9 нчы сыйныф өчен тәрбия планы

Календарь- тематик план.Һәр ай дәвамында укучылар белән эш алымнары тәкъдим ителә....

Туган телдән 5 нче сыйныф өчен календарь-тематик план

Туган телдән 5 нче сыйныф өчен календарь-тематик план...

Татар әдәбиятыннан 5 нче сыйныф өчен календарь-тематик план

Татар әдәбиятыннан 5 нче сыйныф өчен календарь-тематик план...