"Сашаның дуслары" тексты, 3нче сыйныф ,ачык дәрес план-конспекты
план-конспект урока на тему

Сагирова Ляйсан Ахнаповна

"Сашаның дуслары" тексты, 3нче сыйныф ,ачык дәрес план-конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sashanyn_duslaryachyk_dres2015-2016.docx264.11 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы муниципаль бюджетлы “Кама Аланы беренче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Тема: Сашаның дуслары

(6 нчы сыйныф, рус төркеме)

C:\Users\г\Desktop\20160218_094223 (1).jpg

                                                                Татар теле һәм  әдәбияты укытучысы

                                                                Сәгыйрова Ләйсән Әхнәф кызының

                                                                татар теле атналыгында күрсәткән

                                                                ачык дәресенең план-конспекты.

2015/2016 нчы уку елы

Тема: “Сашаның дусларың” хикәясе.

 Максат: 1)”Дуслык” темасы буенча белемнәрне камилләштерү.

               2) Фикерләү сәләтен үстерү.

               3)Дуслар арасында дөрес мөнәсәбәт тәрбияләү.

 

Дәреснең тибы: Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

 

Җиһазлау: дәреслек, мәкальләр,сүзлек, карточкалар,(уен өчен),

                 магнитофон.

                 

                    Дәрес барышы.

 

1.    Оештыру моменты.

 -Укучылар белән әңгәмә.

- Исәнләшү;

- дежур укучы белән әңгәмә.

         

          Үткәннәрне кабатлау.

 

             Мәкаль уку,тәрҗемә итү.

Дустың булмаса – эзлә, тапсаң – югалтма.

 

-Укучылар,димәк безнең темабыз нинди,без нинди тема өстендә эшлибез?

-Дуслык темасы өстендә.

-Дөрес, балалар. Дус нинди булырга тиеш?

- Дус тәрбияле, ышанычлы, гадел, ярдәмчел булырга тиеш.

 

            Үткәннәр аркылы яңа темага күчү.

-        

 Укучылар, хәзер карагыз әле тактага. Монда исемнәр язылган. әйдәгез укып карыйк әле, бу исемнәр сезгә танышмы?

-         Наилә, Лена, Алсу.

-         Бу исемнәр сезгә танышмы?

-         Әйе.

-         Фәһимә, Нәсимә, Наил, Әхмәт.

-         Әйе.

-         Бу исемнәр кайсы хикәядән?

-         “Фәһимәнең дуслары”.

-         Әйдәгез искә төшереп китик әле, кем сөйләп карый бу хикәяне?

-         (Бер укучы сөйли)

-         Рәхмәт.

-       Раилә,Фирая, Гүзәл, Илдар.

  Саша, Валера, Азат.

-         Бу геройлар сезгә танышмы?

-         Юк.

-         Дөрес, балалар, бу исемнәр сезгә таныш түгел. Чөнки без алар белән бүген танышачакбыз. Без бүген сезнең белән “ Сашаның дуслары” исемле хикәя белән танышабыз. Мин хәзер сезгә бу хикәяне укып чыгам, сез тыныч кына тыңлагыз. Матур итеп утырыгыз, кулларыгызны парта өстенә куегыз. Тыңлыйбыз.

А) Укытучы укый;

Б) сүзлек өстендә эш;

Йөрәге - сердце

Кан басымы күтәрелде - поднялся кровеное давление

Даруханә – аптека

Ярдәм сорады – просил помощи

В)Хор белән уку;

Г) чылбыр белән уку.

2. Текст цстендә эш.

-Текстны тәрҗемә итү.

3. Сорауларга җавап бирергә.

- Сашаның якын дуслары кемнәр?

-Дуслар бергә нәрсәләр эшлиләр?

- Сашаның әбисе нишләде?

- Саша кая китте?

4.Балалар бер-берсенә сорау бирәләр, җавап алалар (парларда эш)

 Физкультминутка. (Күзләрне ял иттерү максатыннан) Музыка яңгырый. 9тактада күзләр өчен зарядка ясалган)

 

3.Ныгыту.

 1) “Дуслар янында кунакта” уены.

-Укучылар, мин сезгә хәзер карточкалар таратам. Анда сүзләр язылган. Сез аларга сораулар куегыз һәм нинди сүз төркеменә караганлыгын әйтегез.

 (һәр укучы укып чыга)

кош

дус

ялкау

йөгерә

канаты белән

күңелле

Һәркем

акча

кеше

яши

дуслар

чакырды

дуслык белән

әнисе

ярдәм

җыйган

көчле

яңа

мин

сорады

Ә хәзер Данил, Влада, Даша, Марат, Динар, Рината, Кристина басыгыз. Карточкадагы беренче сүзләрегезне укып чыгыгыз.

 

Кош канаты белән, кеше дуслыгы белән көчле.

-Нәрсә килеп чыкты?

-Мәкаль.

-Әйдәгез, тәрҗемә итеп карыйк әле!

-Птица крыльями, человек силён дружбой.

-Яхшы балалар, рәхмәт.

 -Тагын нинди мәкальләр  беләсез

1.Мәкальләр өстендә эш.

Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсачы.

Дуслыкта көч.

Дус акчадан кыйммәтрәк.

Дус белән юл кыскарак.

Кем дустын алдый,шул дустын алдый.

2) Дәфтәрләрдә эшләү.

-Дәфтәрләрегезне ачыгыз, матур итеп число язабыз. Әйдәгез, башта мәкальләрне язып куябыз, аннары план язарбыз.

- Составить план текста.

  План:

(мин русча әйтәм, сез татарча языгыз.)

а) Близкие друзья.

Б)Однажды бабушка заболела

.В)Саша не захотел выйти.

-Бер укучы тактада яза,калганнар тикшерә.

-Дәреслектәге 4 нче күнегү эшләнә.

 

3.Текстның эчтәлеге буенча тест.

 1) Валера Сашага акча бирде.

Азат Сашага акча бирде.

2) Сашаның дусты авырды.

Сашаның әбисе авырды.

3) Азатның йөрәге авыртты, кан басымы күтәрелде.

Әбинең кан басымы күтәрелде, йөрәге авыртты.

4)Сашаның якын дуслары күп.

Сашаның якын дуслары икәү генә.

5) Валера, Азат уйнарга чыктылар.

Азат уйнарга чыкмады.

6) Азат –яхшы, игътибарлы дус.

Валера –яхшы, игътибарлы дус.

8.Сез ничек уйлыйсыз,Саша,Азат һәм Валера чын дуслармы?

- Азат – чын дус,чөнки ....

-Валера чын дус түгел,чөнки ...

9.Мәкальләр өстендә эш.

Саран ишеген кунак какмас.

Саран кеше акчадан туймас.

Юмарт кулга мал күбрәк керә.

Яхшыдан үрнәк ал,яманнан гыйбрәт ал.

Яхшылык итсәң, үзеңә кайтыр.

V.Дәресне йомгаклау.

1.Хикәядә сүз кем турында бара ? (Хикәядә сүз Саша һәм аның дуслары турында бара).

2)Сезгә Валера ошадымы?(Миңа Валера ошамады).

3) Ни өчен?(Чөнки улсаран, дустына ярдәм итми).

4)Без бүгенге дәрестә өйрәнгән сыйфатларның кайсылары Азатка туры килә?

(көтелгән җавап:Азат тәртипле, тәрбияле,ярдәмчел,игътибарлы,юмарт.).

5) Ә сез Сашага нинди киңәшләр бирер идегез?(Укучылар сез хәзер төркемнәрдә киңәшеп эшләрсез)

1. Акчаң булса, дустыңа бир.

2.Дустыңа авыр вакытта ярдәм ит.

3. Дустыңны акчага алыштырма.

6)Сез ничек уйлыйсыз,Валера уңай герой булса, аңа нинди сыйфатлар хас булыр иде?( тәртипле, тәрбияле, ярдәмчел, юмарт,игътибарлы)


V.Өй эше бирү.

Укытучы.Укучылар, көндәлекләрне ачып, өй эшен язып куйыйк әле.

1нче төркем–134 бит,1 нче күнегү эчтәлеген сөйләргә

2нче төркем-135нчебит, 5 нче күнегү,диалогларны хикәянең эчтәлеге буенча урнаштырырга.

3нче төркем–138 нче бит,5 нче күнегү,сорауларга җавап бирергә

VI. Билге кую.(Билгеләр аңлатып куела).

VII.Йомгаклау.

Укытучы. Димәк, без кешеләргә хас нинди сыйфатлар белән таныштык? Сез үзегездә нинди сыйфатларны булдырыр идегез?

Укучы. (көтелгән җавап) Без кешеләрдәге уңай һәм тискәре сыйфатлар белән таныштык. Мин үземдә уңай сыйфатларны булдырыр идем.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5нче сыйныфның рус төркемендә татар теленнән ачык дәрес план-конспекты"Куркак юлдаш"тексты өстендә эш.

Бердәм дәүләт тестына әзерлекне башлангыч һәм урта сыйныфлардан ук алып барырга кирәк.Мин 5нче сыйныфның рус төркемнәрендә Р.З.Хәйдәрова дәреслеге белән эшлим.Бердәм дәүләт тестына әзерләнү элементлар...

8нче сыйныфның татар төркемендә татар теленнән ачык дәрес план-конспекты "Аергыч һәм аның белдерелүе".

    Рус мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфларында укучы татар балаларына татар теленнән белем бирүнең төп максаты – Федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә рус мәкт...

Ачык дәрес план конспекты "Кышкы уеннар"

"Кышкы уеннар" темасына дәрес план-конспекты. ...

Ачык дәрес план конспекты "Кыш темасын йомгаклау"

Рус төркемендә "Кыш темасын йомгаклау" буенча үткәрелгән ачык дәрес план-конспекты...

ачык дәрес план-конспекты "Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау"

Сыйфат темасын үткәннән соң үткәрелгән, "Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау" дәрес план-конспекты...

"Яшелчәләр, җиләк-җимешләр" темасына ачык дәрес план-конспекты

"Яшелчәләр, җиләк-җимешләр" темасына ачык дәрес план-конспекты...

"Ашханәдә"3 нчесыйныфта үткәрелгән ачык дәрес план-конспекты

quot;Ашханәдә"3 нчесыйныфта үткәрелгән ачык дәрес план-конспекты...