Урок .Татарского языка
план-конспект урока (7 класс)

Урок предназначен для учащихся 7 класса.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konkurs_drese_bornash.docx663.82 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре

7-нче сыйныф (татар төркеме)

Максат: 

1) Гади җөмлә турындагы белемнәрне камилләштерү; әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен, хикәя җөмләне өйрәнү;

2) Укучыларда фикерләү, нәтиҗәләр чыгару, бер-береңә ярдәм итү кебек сыйфатлар тәрбияләү;

3) Туган телгә, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес төре: кереш дәрес

Предметара бәйләнеш: татар теле һәм әдәбият

Эш төрләре (алымнар): сорау-җавап, проблемалы сорау, карточкалар белән эшләү, модель чыгару, күнегүләр эшләү һ.б.

Кулланылган методика: Г. Рәхимов “Үстерелешле укыту” методикасы

Җиһазлау: дәреслек, карточкалар, мультимедиа проектры, презентация.

Дәрес планы:

Дәрес элементлары

Вакыт

1

Оештыру моменты

2 мин

2

Актуальләштерү

4 мин

3

Төп өлеш (теманы өйрәнү, модель чыгару)

20 мин

4

Ныгыту (карточкалар белән эш, күнегү башкару)

14 мин

5

Өй  эше (кагыйдә, туган авыл турында кечкенә күләмле хикәя язарга.)

2 мин

6

Йомгаклау

3 мин

Дәрес барышы:

I. Оештыру моменты:

- исәнләшү;

- укучылар белән аралашу.

II. Актуальләштерү:

- Укучылар, бүген без сәяхәткә чыгарбыз. Сәяхәтчеләрнең үз кирәк яраклары була. Безнең кирәк нәрсә ул - белем. Белемнәргә таянып күңелле сәяхәткә дуслар. Сезгә өй эше итеп үткәннәрне кабатлап килергә кушылган иде. Әйдәгез, өй эшен тикшереп “Иң зирәк сәяхәтчене”ны билгелик.

Сорау

Җавап

1

Ул сөйләм төзелешен өйрәнә

Синтаксис

2

Ул нәрсәне дә булса хәбәр итә

Җөмлә

3

Инверсия нәрсә ул?

Сүзләрнең кире тәртибе

4

Җөмләнең баш кисәкләре нәрсәләр

Ия, хәбәр

5

Җөмләдә баш килештә килеп бер җөмлә кисәгенә дә буйсынмыйча килгән баш кисәк

Ия

6

Ул ия турында нәрсә дә булса хәбәр итә, аның белән бәйләнеп килә торган баш кисәк

Хәбәр

7

 Җөмләнең иярчен кисәкләре ничә? Ниндиләр?

4: Тәмамлык, аергыч, хәл, аныклагыч

8

Җөмләнең баш кисәкләреннән генә торган гади җөмлә нинди була

Җыйнак

9

Баш кисәкләрдән тыш, иярчен кисәкләр дә булса, җөмлә нинди була

Җәенке

10

Татар телендә хәбәр җөмләнең кайсы җирендә килә

Ахырында

/Һәр дөрес җавап өчен үзбәягә 1 балл куела./

III. Төп өлеш (яңа темага багышланган презентация экранда күрсәтелеп барыла:

- Укучылар, сәяхәтчеләрнең картасы була. Менә безнең дә картабыз бар.

3 слайд.

http://infokart.ru/wp-content/uploads/2011/05/karta_tatarstana.jpg

  • Безнең алдыбыздагы картаны таныдыгызмы?
  • Эйе, Татарстан картасы.
  • Быел Республикабыз 120 еллык туган көнен билгеләп үтәчәк.

 http://almetievsk-ru.ru/resize/shd/images/uploads/tatmedia/news/2018/11/21/128769723f345e0a0fd6088350b67642.jpg

  • Ә Татарстанның башкаласы – Казан. Тукай әйтмешли:

И Казан, дәртле Казан, Моңлы Казан, Нурлы Казан.

- Ә хәзер экрандагы җөмләләргә карагыз әле. Бу җөмләләр турында ниләр әйтә аласыз?

Җөмләләр:

1) Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри?   “Су анасы”

2) Әйтәләр: “Кычкырма син, тиз яхшылык белән тыел! И җүләр, кысканга былтыр, кычкыралармы быел?”   “Шүрәле”

3)  И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!   “Туган тел”

4 ) Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән.  “Туган тел”

Ул нинди җөмлә? Нәрсәләр әйтә аласыз ул җөмлә турында?

 (Укучылар әлеге җөмләләрнең төрләрен, нинди тыныш билгеләре кулланылганын, интонациясен һ.б. әйтәләр)

Бүген без Сезнең белән әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен карап китәрбез (экранда дәреснең темасы, максаты күрсәтелә).

- Дөрес, укучылар. Ә хәзер дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны һәм темабызны язып куегыз.

Унҗиденче гыйнвар.

Сыйныф эше.

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре. Хикәя җөмлә.

Үзегез җавап биргәннәрдән чыгып, дәреслекнең 57 нче битендәге кагыйдәдән чыгып,  әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләренең моделен чыгарыгыз, ак биткә  языгыз.

 (укучылар һәрберсе теманың кагыйдәсен чыгарып язып куя. Бер-ике укучыдан модель укытыла).

- Кагыйдәләрне тикшереп тә чыгыйк (экранда кагыйдә күрсәтелә). 

Әйтә максаты буенча җөмлә төрләре.

Хикәя            сорау               боерык             тойгылы

Җөмлә           җөмлә             җөмлә               җөмлә

Хәбәр итә,         сорау,         үтенә,        хис тойгы белдерә

хикәяли                 белергә теләү        боера,

        эшкә куша

Үзбәя

Слайд.

https://i04.fotocdn.net/s114/4f4ec19ae792bef3/public_pin_m/2566874430.jpg

Казан -  Республикабыз башкаласы. Бу шәһәрдә булганыгыз бармы?

Иң ошаган урыны турында бер хикәя җөмлә уйлагыз әле.

Җөмләгезне дәфтәргә язып куегыз.

- Ә хәзер сәяхәтебезне дәвам итәбез.

Картаны карыйбыз.

http://tatfrontu.ru/gallery2/d/87866-2/image1.jpg

IV. Ныгыту:

Апас районы картасы.

1) Карточкалар белән эш (укучыларга карточкалар таратыла, дөрес интонация белән укырга, җөмләнең төрен әйтергә кушыла).

Карточка № 1

Мин Апас районында  яшәвем белән горурланам!  Апас районында бик матур биналар күп.

Карточка № 2

Җилләргә чыгып ялвардым,

Сызланач ялгыз канат.

-Сүндермә сөю учагын,

Ярат!

                    Хәбир Ибраһимов.

Карточка № 3

Карадам юлларыңа

Күз сирпеп юлларыңа.

Гармун алып җыр җырладым,

Адашкан улларыңа.

Борнаш юлы борма-борма,

Адаштырма, аерма!

                      Хәбир Ибраһимов.                                     

                                                                               Карточка № 4

Зөя буе тал-тирәк,

Апасым дип тибә яшь йөрәк.

Яшә, Апас, гомер-гомергә!

Шәриф Мостафин.

Үзбәя.

2) Күнегүләр эшләү. 1 Хикәя җөмлә күчереп язарга.

Күнегүне күмәк тикшерү.

2. Сәяхәтебез дәвам итә.

Борнашны таптыгызмы?

https://maps.vlasenko.net/map/?lon=48.75&lat=55.24&w=920&h=400&map=smtm200

Җыр. “Сәяхәтче җыры.”

Туган авылын яратмаган кеше юктыр.

V. Өй эше: иҗади эш. Туган авылга багышлап хикәя язарга. Кем шигырь ярата, шигырь чыгарыгыз, кагыйдәне кабатларга

VI. Йомгаклау:

- Укучылар, бүген без Сезнең белән дәрестә нинди яңа белемнәр алдык?

- Әйтү максаты ягыннан ничә җөмлә төре бар? Ниндиләр?

(укучыларга билгеләр куела)

- Дәрестә актив катнашуыгыз өчен рәхмәт! Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок татарского языка

Обобщающий урок татарского языка для русскоязычной группы по теме "Татарстан"...

Применение инновационных технологий для развития коммуникативных способностей у русскоязычных учащихся на уроках татарского языка и литературы

В последние годы все чаще поднимается вопрос о применении новых технологий в средней школе. Это не  только технические средства, но и методы преподавания, новый подход к процессу обучения...

Использование новых информационных технологий на уроках татарского языка

Я считаю, что презентация - это самый оптимальный вариант изложения учебного материала на каждом этапе урока. В процессе обучения я регулярно применяюмультимедийный проектор. Использование доски позво...

«Употребление модальных глаголов в речи с использованием лексики по теме “Одежда» Интегрированный урок (татарский язык, английский язык)

Интегрированный урок (татарский, английский язык) для русскоязычных учащихся "Употребление модальных глаголов в речи с использованием в лексики по теме "Одежда", 7 класс.Цели урока:- обобщить все ранн...

Конспект урока татарского языка на тему " Ө хәрефе" во 2 классе (татарская группа).

2 В сыйныфында “Ө хәрефе” дигән темага дәрес. Укыту процессында укучыларны тәрбияләү юллары, аларга белемнәрне бирү, ул белемнәрне тикшерү һәм ныгыту юллары, укучыларның акыл көчләрен һәм сәләтләрен ү...

Презентация урока татарского языка на тему "Ө хәрефе" (татарская группа), 2 класс

Тема: Ө хәрефе. Максат:1. [ө] авазының әйтелешенә һәм язылышына өйрәтү.2. Ө хәрефләре кергән сүзләрне уку һәм язу күнекмәләрен камилләштерү.3. Активлык хисен тәрбияләү. Җиһазлау: компьютер, ...