Сан төркемчәләре
план-конспект урока (6 класс)
6 нчы сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес конспекты
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 43.02 КБ |
Предварительный просмотр:
6 нчы б сыйныфында татар теле дәресе
Дата:14.01.20
Тема: Сан төркемчәләре
Дәрес төре: Яңа белемнәрне өйрәнү һәм беренчел ныгыту
Максат: сан төркемчәләре турында белемнәр формалаштыру, аларның мәгънә, кушымчалары ягыннан аерылуын үзләштерү; телдән һәм язма сөйләмдә саннарны табу күнекмәсен булдыру, иҗади фикерләү сәләтләрен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру; аралашу, коллективта дустанә хезмәттәшлек итү күнекмәләре формалаштыру.
Планлаштырылган нәтиҗәләр. Предмет буенча: сан төркемчәләрен аера белү, мәгънәләрен төшенү; җөмләдә саннарны дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләре.
Метапредмет: 1) регулятив: уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү; куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.
2) танып-белү: куелган мәсьәләне чишүдә алгоритмны куллана белү; үз фикереңне формалаштыра белү;
3) коммуникатив: хезмәттәшлектә башкаларның фикерен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү; үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру; уртак нәтиҗәгә килү.
Этап | Укытучының эшчәнлеге | Укучының эшчәнлеге | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||
1. Уку эшчәнлегенә мотив булдыру. Максат: укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру. | Исәнләшү. Дәресебезне күтәренке кәеф белән башлап җибәрик. Бүгенге дәрескә эпиграф итеп, Ш.Маннур шигыреннән өзек алдым. -Уйла җитез, уйла тиз, Җиде кат үлчә, бер кат кис! Дәфтәрең чиста булсын, Китабың көлеп торсын. Ачып җибәргәндә син, Үзлегеннән укылсын. К.Насыйри “ Әбүгалисина” әсәренең кыскача эчтәлеген сөйләү. | Дәрескә әзерләнәләр, бер-берсен сәламлиләр. | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||
2. Белемнәрне актуальләштерү Максат: сан сүз төркеме турында өйрәнгәннәрне искә төшерү. | - Өй эшен тикшерү. - Саннарсыз тормышта яшәп булмый. Алар гел янәшәдә. Сан темасы буенча үткәннәрне кабатлап килергә иде.
Укучыларның парларда эшләвен күзәтә. Бу эш төре буенча нәтиҗә ясый. | Укучылар группаларда эшлиләр.( Өй эше тикшерелә) | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||
3. Укыту максатын кую Максат: уку мәсьәләсен кую. | 1.Сезнең алдыгызда карточкалар бар, анда раслаулар бирелгән. Бу раслаулар белән килешсәгез беренче баганада әйе дип, килешмәсәгез юк дип җавап бирәсез. ЭЙ АР ГАЙД.
2.Карточкаларда сүзләр тәкъдим итә. Ничек эшләргә кирәклеген аңлата. -Сезнең өстәлләрдә сары төстәге карточкалар бар. Саннарны табыгыз, сорау куегыз, кушымчаларын билгеләгез һәм сезгә бирелгән таблицада урнаштырыгыз. Кабатланган сорау һәм кушымчаларны язмыйсыз. Укучыларның эшен тикшерә. -Бирелгән саннарны сез нишләттегез? Төркемчәләргә бүлдегез. Ничә төркемчә килеп чыкты? Берничә укучыдан сорау. -Дәреснең темасы нинди булыр? Бүгенге дәрестә нәрсәләр эшләргә кирәк? Слайдлар ярдәмендә Сан төркемчәләре темасын аңлату. |
Карточка Җиде урам, беренче дәрес, унлап укучы, икәү, икешәр алма, унау, меңләп студент, алты китап, тугызынчы кат, өчәр дәфтәр, йөзләрчә кеше.
-Саннарны төркемчәләргә аера белергә, аларны сөйләмдә дөрес кулланырга. | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||
4. Авырлыкны җиңү һәм проектны төзү | Хәзер әйдәгез, укучылар, максатка ирешү планын төзибез. Алгоритм төзеп карыйбыз. Әлеге алгоритм безгә саннарга анализ ясаганда кирәк булачак. | Максатка ирешү планын төзиләр һәм чараларын билгелиләр ( алгоритм, модель һ.б.)
| ||||||||||||||||||||||||||||||||||||
5.Беренче кат ныгыту Максат: уку мәсьәләсен куллану | Аңлап кабул итүне тәэмин итү. Беренчел йомгаклау (гомумиләштерү) -Укучылар, экранда күрсәтелгән җөмләләрне укыгыз әле. Нәрсәләр бирелгән? - Халык авыз иҗаты үрнәкләрендә дә саннар күп тупланган. Сезнең максатыгыз җөмләләрне уку, саннарны табу һәм алгоритм буенча тикшерү. Кечкенә генә сарай Эчендә утыз ике малай. Беренче кар көндез яуса – кыш салкын, төнлә яуса –җылы була. Ике әти, ике бала, үзләре өчәү генә. Кеше көненә унбишләп мәртәбә көлә, ә өч көнгә бер-ике мәртәбә елый. Ял минуты. МИКС ФРИЗ ГРУПП. –Музыка уйный. Сез биисез. Җыр туктауга бер урында басып каласыз. Мин сезгә сорау бирәм. Җавабыгызны кычкырып әйтмәгез, ә җавап дөрес булырлык итеп, төркемнәргә җыелыгыз.
| Алгоритмнарны телдән кабатлап,типик биремнәрне чишәләр
Утыз ике – ничә? кушымчасы юк, төгәл исәпне белдерә, микъдар саны. Беренче – ничәнче? –енче кушымчасы, тәртип саны. Җидешәр- ничәшәр? –шәр, бүлем саны. Өчәү – ничәү? –әү кушымчасы, җыю саны. Унбишләп- ничәләп? –ләп кушымчасы, чама саны. Бер-ике – ничә? чама саны. | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||
6.Эталон буенча үз-үзеңне мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге Максат: үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү | ЭЙ АР ГАЙД карточкаларын алыгыз. Өйрәнгәннән соң дигән бүлеккә җавапларыгызны языгыз. Аларны чагыштырыгыз. Фикерләрегез үзгәрдеме? | Мөстәкыйль эш. Эталон буенча үзтикшерү адымнарын чагыштыру Укучылар фикерләрен әйтәләр. | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||
7. Рефлексия эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре) | Рефлексияне оештыру -Бүгенге дәреснең төп җөмләләрен әйтегез. Ә Хәзер әйдәгез балларны санап кайсы команда җиңгәнлеген ачыклый.
Өй эше бирү. 1. Саннар кергән 5 мәкаль яки 5 табышмак язып килергә 2. Исемендә сан булган 5 әсәр исеме (авторын) язып килергә. -Көндәлек тормышта саннарны бик еш кулланабыз. Еллар,айлар, көннәр санала. Сәгать телләре дә саннарны күрсәтә. Кибеттә азык-төлек, кием алганда да, саннар ярдәмгә килә. | Үз уку эшчәнлеген бәяләүне, максат һәм нәтиҗәләрне, үзләштерү дәрәҗәсен оештыру. Саннарның 5 төркемчәсе була. Санга сорау куябыз, кушымчасын табабыз, мәгънәсен билгелибез, төркемчәсен әйтәбез. Укучылар үз эшләренә бәя бирәләр |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Бәйлекләрнең төркемчәләре
"Бәйлекләрнең төркемчәләре" темасына дәрес планы....

Азот төркемчәсе темасы буенча кабатлау
Сезнең игьтибарга 9 сыйныфта химиядән “ Азот төркемчәсе” темасы буенча гомумиләштерү дәресе эшкәртмәсен тәкьдим итәм...
Контрольная работа по химии в 9 классе на тему "Кислород төркемчәсе"
Контроль эш кислород төркемчәсе буенча укучыларның белемнәрен тикшерү өчен БДИ форматында төзелде....

"Теркәгечләрнең төркемчәләре" 7 нче сыйныф
7 нче сыйныфның татар төркеме өчен "Теркәгечләрнең төркемчәләре" темасына татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....

Бәйлек һәм аның төркемчәләре
Тема: Бәйлек һәм аның төркемчәләреТип: белем һәм күнекмәләрне камилләштерүӨйрәтү максаты: бәйлек һ...

«Эндәш сүзләр һәм аларның мәгънәви төркемчәләре» дигән темага дәрес эшкәртмәсе (7 нче сыйныф)
«Эндәш сүзләр һәм аларның мәгънәви төркемчәләре»дигән темага дәрес эшкәртмәсе. 7 нче сыйныф өчен....

