Программа элективного курса "Ислам и культура"
элективный курс по истории (9 класс) по теме

Программа элективного курса "Ислам и культура"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon programma_elektivnogo__kursa_islam_i_kultura.doc188.5 КБ

Предварительный просмотр:

                              Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы  

        Апас урта гомуми белем бирү һәм аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе

                         темасы буенча электив курс

           

                                                                                       Автор: Татарстан                  

                                                                                       Республикасы

                                                                                       Апас муниципаль районы  

                                                                                       Апас урта гомуми белем бирү һәм  

                                                                                       аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү          

                                                                                       мәктәбенең беренче категорияле тарих  

                                                                                       һәм җәмгыять белеме укытучысы  

                                                                                       Гомәров  Равил Фатых улы.

                                                   Апас - 2009 ел

                                             Аңлатмалы язу

              Бүгенге көндә Рәсәй мәктәпләрендә яңа фән “Диннәр тарихы” укытыла башлады. Ләкин Рәсәйнең күп кенә мәктәпләрендә бары тик бер генә дингә христианга гына өстенлек бирелә. Күп милләтле дәүләт өчен бу бик куркыныч. Халыкта толерантлык, бер-береңне хөрмәт итү дигән караш үсәргә тиеш.

              Бер динне икенчесенә каршы куймаска, дөнья диннәрендәге уңай тенденцияләрне күрсәтеп, алардагы материалларны чагыштырып, анализлап аңлатырга кирәк. Бер динне генә мактап, икенчесенең әһәмиятен күрмәскә тырышып анлатырга ярамый.

             Рәсәй һәм Республикабыз дәүләт мәгарифе системасында төрле дин тотучы кешеләр арасында каршылык, бөек державачыл шовинистик рух булырга тиеш тугел. Безнең илдә мәктәп диннән аерылган, шуңа да артык эчкә кермичә, аерым рамкалардан чыкмаска кирәк. Пәйгамбәребез әйткәнчә, “Көчле кеше - ул кешене аяктан егучы тугел, ә үз-үзен контрольдә тотучы кеше.”

             Татарстан Республикасы – милләтләрнең һәм алар тота торган диннәрнең үзара тыныч яшәү, Европа һәм Азиянең мәдәни тәэсирен синтезлаучы мөселман һәм христиан мәдәниятенең бер-берсенә уңай йогынты ясау, милләтләрнең бер-берсенең динен ихтирам итү, милли туземлелек учагы. Татарстанда бөтен халык, милләт, дин вәкилләре Сабан туй, Корбан-бәйрәм яки Масленница, Рождествоны бергәләп бәйрәм итәләр. Аерым кысаларда гына яшәп булмый, башкаларның да рухи байлыкларын белергә, өйрәнергә кирәк. Шуңа да, укытучы мөгалимнәргә милли мәктәптәме яки катнаш мәктәп булсынмы, беренче эш итеп диннең дөньяны танып белүдә, мәдәниятне саклауда тоткан урынын күрсәтергә кирәк.

          Татарстанда исламның тарихи тамырлары һәм традицияләре ныклап урнашкан, аның ваххабизм һәм исламның башка зарарлы хәрәкәте белән бернинди уртаклыгы юк.

             Бүгенге информацион-технология заманында күңел тынычлыгы, бер- береңә булган мөнәсәбәтләр икенче урынга күчә. Кешене, шулай ук балаларны да, төгәл әйберләр генә кызыксындыра. Бүгенге мәктәп тормышка әзерләүче төп социаль институтларның берсе булып тора. Шуңа да бүгенге укучылар тормышта үз урыннарын тапсын өчен, аларга күп кырлы мәгълуматларны белу зарур.                                                                                            

           Мин үз алдыма балаларда критик фикерләү, дәлилләү һәм үз фикереңне аңлата белүне төп максат итеп куйдым һәм “Ислам һәм культура” дигән электив курс программасы аркылы аны тормышка ашырырга булдым.

           Курсның үзенчәлеге: балаларның игътибарын Ислам диненең төп –   диннәрнең берсе генә түгел, ә күп халыкларның яшәү рәвеше, шулай ук татар халкының да гасырлардан-гасырларга җыелган милли факторлар белән баетылган, аңа гына хас үзенчәлекләре булган дин икәнлегенә юнәлдерү.

            Бу электив курс 11 бүлектән һәм 18 сәгатьтән тора, тик аның үзенчәлеге шунда - аңа яңадан-яңа бүлекләр өстәргә була. Курс гомуми белем бирү мәктәпләре өчен бик уңай, кызыксынучан балалар өчен бик күп яңалыклар алып килергә мөмкин.

           Электив курсны коры, укытучы сүзе белән генә түгел, ә дин әһелләре, мәдәният хезмәткәрләре, өлкән яшьтәге әби-бабайларны да чакырттырып үткәрергә була.

          Россия дәүләтенең тарихи үсешендә, ислам дине һәм мөселман халыкларының ролен характерлау.  

          Курсны үзләштерү нәтиҗәсе булып укучының ислам дине турында төп терминнарны белүе, мөселман традицияләрен аңлавы, һәм аларны Россия җирлегендә дөрес итеп куллануы тора.

          Укучы Россия дәүләтендә ислам тарихы, шулай ук ислам дине чыганакларын һәм әдәбиятын, критик анализлауның беренчел алымнарын алырга тиеш.

Бу электив курсны үзләштергәннән соң укучылар төрле проектлар, эзләнүләр аркылы үткән тормышны бүгенге белән бәйләп, бер-бөтен иттереп чынбарлыкны танып белергә тиеш.

                                 

                                            Курсның максаты

  1. Бары тик Ислам дине аркасында гына татар халкының шәхес буларак, милләт буларак, үзенең телен, динен, гореф-гадәтләрен саклап калуын аңлату.
  2. Ислам дине белән мәдәниятнең бер-берсен тулыландырып торуларын аңлату.
  3. Татар халкының мәгърифәтле, динле, бөек халык икәнлеген аңлату.
  4. Укучылар электән ук барлыкка килгән социаль нормалар системасын һәм үз кыйммәтләре турында алган белемнәрен практикада куллана белергә тиеш.
  5. Укучыларның информацион технологияләр кулланып, тарихи чыганаклар белән эшләү күнекмәләрен үстерү.
  6. Укучыларны башка милләткә, аларның диннәренә, мәдәниятенә кызыксынуларын арттыру.
  7. Укучыларда күп-кырлы шәхес тәрбияләү.

          Шушы максатларны тормышка ашыру өчен әлеге курсны дисскуссияләр, кечкенә тестлар, анкеталар, төрле эзләнүләр белән сыйныфта яки кечкенә группа, яисә аерым укучы белән дә эшләргә кирәк.

          Укытучының кул астында компьютер, дәреслек, төрле плакатлар, рәсемнәр һәм башка күрсәтмә әсбаплар булырга тиеш.

              Курсның бүленеше

1. Кереш. Нәрсә соң ул дин? - 1сәг.

- Диннең асылы, динне билгеләү төрлелеге, диннең барлыкка килү сәбәпләре, борынгы формалары, төп функцияләре, фән һәм диннең үзара бәйләнеше, хәзерге җәмгыятьтә диннең әһәмияте, дин һәм дөнья мөнәсәбәте.

2. Ислам, аның барлыкка килү тарихы һәм безнең җирлеккә яраклашуы. - 3 сәг.

- Исламның ватаны (Гарәпстан турында видео-материал).

- Исламның Идел буе Болгарстанда таралуы (Ибн Фадлан чыганаклары).

 - Исламда төп агым, ни өчен без сөнни мөселманнары.

3. Ислам һәм рәсем сәнгате. - 1 сәг.

- Шамаилләр, калиграфик язу. Бакый Урманчы иҗаты.

4. Ислам һәм фән. - 2 сәг.

- Астрономия, география, медицина, математика, химия, тарих     фәннәре. Көнчыгышнын ислам галимнаре.

- Россия Ислам университеты, мәктәбе, мәдрәсәләр.

5. Ислам һәм архитектура. - 1 сәг.

- Ислам илләрендә архитектура төзелеше, җирле мәчетләр, Кол Шәриф мәчете.

6. Ислам һәм татар культурасы, халык мәдәнияте. - 2 сәг.

- Туй, никах, исем кушу, соңгы юлга озату йолалары.

- Нәүрүз, сабан туй халык йолалары.

 - Корбан, ураза кебек дини бәйрәмнәр.

7. Ислам һәм поэзия. - 2 сәг.

 - Кол Гали “Йосыф Зөләйха” кыйссасы.

 - Шихабетдин Мәрҗәни, Габдрахман Утыз Имәни, Каюм Насыйри, Тукай иҗатлары, татар мәдәниятендә суфичылык агымы.

8. Ислам һәм рус әдипләре. - 1 сәг

 - Пушкин, Толстой иҗатларында ислам дине.

9. Ислам һәм спорт. - 1 сәг.

 - Ислам динендә спортка караш.

10. Ислам һәм матурлык - 1 сәг.

 - Мөселман модасы. Шәригатьчә киенү.

 11. Мөселман киносы. - 1 сәг.

 -  Алтын мөнбәр.

 - Татар киносы: Рамил Төхвәтуллин “Зөләйха”, Гаяз Исхакый әсәре буенча видео-материал.

12.Контроль дәрес – 1 сәг.

13. Темалар буенча рефератлар яклау – 1 сәг.

                                        Тематик планлаштыру

Тема

Сә

гать саны

Төп төшенчәләр

Күрсәтмә әсбаплар

Укыту форма

сы

1.

Кереш. Нәрсә соң ул дин? – 1 сәг.

Укучыларда диннең барлыкка килү тарихын, аның нинди функцияләр башкаруын аңлату.

1

Дин, мәҗүсилек, дин функцияләре

Рәсемнәр,

Тарих китабы

 (5 сыйныф)

Лекция

2.

Ислам, аның барлыкка килү тарихы һәм безнең җирлеккә яраклашуы. - 3 сәг.

Исламның ватаны

1

Мөхәммәд,

(570-632еллар)

Пәйгамбәр,

Бәдави (гади гарәп кешесе)

Гарәпстан турында видео-материал

Лекция

3.

Исламның Идел буе Болгарстанда таралуы

1

Ибн Фадлан,

Алмуш хан,

922 ел – Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүе

Ибн Фадлан чыганаклары

Лекция

4.

Исламда төп агым, ни өчен без сөнни мөселманна

ры.

1

Сөнни

Шигый агымнары

Ваххабизм

“Религия мира и добра” китабы

Семи

нар

5.

Ислам һәм рәсем сәнгате. - 1 сәг.

Шамаилләр, калиграфик язу. Бакый Урманчы иҗаты.

1

Шәмаилләр

каллиграфия

куфи-гарәп язуы

Шамаилләр

Бакый Урманчы портреты

Лекция

6.

 Ислам һәм фән. - 2 сәг.

Астрономия, география, медицина, математика, химия, тарих фәннәре.

1

Әл-Бирүни

Обсерватория

Әбугалисина

Мөгаллим

Рәсемнәр,

Тарих китабы

(6 сыйныф),

Презен

тация

7.

Россия Ислам университе

ты, мәктәбе, мәдрәсәләр.

1

Мөфтият, мәктәбе,

Мәдрәсә,

Россия ислам университеты 1998 нче ел

Татарстан тарихы китабы,

рәсемнәр

Шәкертләр белән очрашу

8.

Ислам һәм архитекту

ра - 1 сәг.

Ислам илләрендә архитектура төзелеше, җирле мәчетләр, Кол Шәриф мәчете.

1

Манара

Михраб, мәчет

Минбәр мавзолей

Шәригать

Рәсемнәр,

тарих китабы, фотосүрәтләр,

презентация “Туган ягым мәчетләре”

Кол Шәриф мәчете

нә сәяхәт

9.

Ислам һәм татар культурасы, халык мәдәнияте. - 2 сәг.

Туй, никах, исем кушу, соңгы юлга озату йолалары.

1

Никах, кыз ярәшү

йоласы, җеназа

Компьютер презентациясе “Халык йолалары”,

фотолар

Музейга сәяхәт

Нәүрүз, сабан туй, халык йолалары.

Нәүрүз (кояш календары буенча яңа ел)

Фольклор

Рәсемнәр

10.

Корбан, ураза кебек дини бәйрәмнәр

1

Дини бәйрәмнәр,

Гает, рамазан ае

Дин әһеле белән очрашу

11.

Ислам һәм поэзия. - 2 сәг.

Шихабетдин Мәрҗәни, Габдрахман Утыз Имәни, Каюм Насыйри, Тукай иҗатлары,                                        

татар мәдәниятендә суфичылык агымы.

1

Суфичылык

портретлар

Лекция

12.

Кол Гали “Йосыф - Зөләйха” .

1

Кол Гали,

кыйсса, поэмада мөселман традицияләре

Кол Гали китабы,

рәсемнәр һәм портретлар

Лекция

13.

Ислам һәм Рус әдипләре. - 1 сәг

Пушкин, Толстой Лермонтов иҗатларында ислам дине.

1

А.С.Пушкин,

Л.Н.Толстой портретлары,

А.С.Пушкинның Коръән Кәримгә багышланган шигыре “Хаджи- Мурат”, “Мцыри” поэмалары

Семи

нар

14.

Ислам һәм спорт. - 1 сәг.

Ислам динендә спортка караш.

1

Ислам динендә уңай һәм тискәре булган спорт уеннары

Рәсемнәр

Диспут

15.

Ислам һәм матурлык - 1 сәг.

Мөселман модасы. Шәригатьчә киенү.

       

1

Хиҗаб

Түбәтәй

Мөселман модасы

Картиналар

Түбәтәй

Калфак Компьютер презентациясе

Диспут

16.

Мөселман киносы. - 1 сәг.

Алтын мөнбәр

Татар киносы: Рамил Төхвәтуллин “Зөләйха”, Гаяз Исхакый әсәре буенча видео-материал.

1

Алтын мөнбәр

Зөләйханың язылу тарихы

Гаяз Исхакый

биографиясе

Мөселман киносыннан видеоматериал

“Зөләйха” драмасы видеоматериал

кино карау

17.

Контроль дәрес

1

тест

18.

Темалар буенча рефератлар яклау

1

рефератлар яклау

                                   Файдаланылган әдәбият.

  1. Агибалова Е.В., Донской Г.М. Урта гасырлар тарихы. Татар урта

гомуми белем мәктәбе 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек. - Казан: Мәгариф, 2002 нче ел.

  1. Кунцов В.И. Кеше һәм җәмгыять. В.И. Кунцов редакциясендә. – Казан

“Мәгариф” нәшрияты, 1996 нчы ел.

3.  Ниязи А.Ш., Ланда Р.Г. Ислам в истории России. – М., 1991

4. Сахарова А.Н. История религий: Учебное пособие для учащихся 10-11 классов общеобразовательных учреждений. – М: ООО  «ТИД»  «Русское слово –  РС», 2007. - 400с.

5. Синицина К.Р. История Татарстана и татарского народа: Ч. 2 (вторая   половина 16 - 18 вв.): Учебное пособие для средних общеобразовательных   школ, гимназий и лицеев. - Казань: Магариф, 1995. - 175с.

6. Фәхретдинов Р.Г. Татар халкы һәм Татарстан тарихы: Татар урта гомуми  белем мәктәбе, гимназия һәм лицейлар өчен д-лек / Русчадан Г.Н. Шәрәфетдинов, Р.Г. Фәхретдинов тәрҗ. - Тулыл. 2 нче басма, - Казан:         мәгариф, 2001. - 287б.

7. Халитов Н.Х. Архитектура мечетей Казани. – Казань, 1991.

8. Харисова Л.А. Религия мира и добра: школьникам об исламе: Учебное

пособие для факультативных занятий. - Казань: Магариф, 1999. - 127с.

9.Харисова Л.А. Религия и ее педагогический потенциал: Метод. рекомендации / под ред. Б.Ф. Султанбекова. -  Казань: РИЦ “Школа”, 1998. - 28с.

10. “Юлдаш” газеталарының “Дин вә йола” кушымталары.

11. http://www.islam.ru/cu/ture/ Культура и искусство.

12. http://www.imam.ru/ Ислам.

13. http://www.islamedu.ru/ Образовательный портал. История и культура ислама.

                                Контроль дәрескә тест.

        1 - В

  1. Ислам дине кайда барлыкка килгән?

А) Россия

Б) Гарәпстан

В) Кытай

Г) Һиндстан

  1. Ислам диненең таралу вакыты.

А) 629 – 630

Б) 630 – 632

В) 632 – 642

Г) 922 – 988

  1. Коръән китабында ничә пайгамбәрнең исеме язылган?

А) 120

Б) 100

В) 50

Г) 25

  1. Идел Болгары ничәнче елда Ислам динен кабул итә?

А) 622

Б) 722

В) 822

Г) 922

      5.   Биредәге сүзләрдән дини бәйрәмнәрне сайлап алыгыз: 1- Сабантуй, 2- Ураза, 3-    

Нәүрүз, 4- Корбан, 5- Никах, 6- Кадер киче.

А)  1 2 3

Б)  1 5 6

В)  2 4 6

Г)  1 46

      6.   Ислам динендәге төп агымга кайсы керми?

А) Сөнни

Б) Шәиди

В) Суфи

Г) Друзы

      7.   Тәңгәләштерергә:

            Мәчетләр                                             Шәһәрләр

 1.Мөхәммәдия        а)Өфе

 2.Хөсәения        б)Казан

 3.Галия         в)Оренбург

  1. 19 нчы гасыр уртасы 20 нче гасыр башында ислам динендәге реформаның исеме      

    ничек аталган?

    А) Суфи

    Б) Мәҗуси

    В) Кадими

           Г) Җәдиди

     9.   Исламда кайсы спорт төренә тискәре караш яши?

           А) Ат чабышы

           Б) Чабу

           В) Футбол

           Г) Бокс

     10.  Тәңгәләштерергә:

            Исемнәре                                                      Нәрсә белән      

                                                                                    шөгылләнгәннәр?    

            1.Мәхәммәд әл-Идриси                                         а)медицина

            2.Ибн Рулид (Аверроэс)                                        б)поэзия

  3.Омар Хайям                                                         в)философия

  4.Абу Али ибн Сина (Әбугалисина)                     г)география

     11. Мәүлет ае ул:

          А) Мөхәммәт туган ай

          Б) Ураза тоту ае

          В) Хаҗга бару ае

          Г) Мөселманча яңа ел ае

     12. Татарстан мөфтие кем?

          А) Тәлгат Таҗетдин

          Б) Равил Гайнетдин

          В) Госман Исхакый

          Г) Равил Юныс

     13. Татарстандагы иң төп мәчет:

         А) Кол Шәриф мәчете

         Б) Кабан арты мәчете

         В) Сөембикә манарасы.

         Г) Нурулла мәчете

     14. Мөһәҗирләр сүзе нәрсәне аңлата?

        А) Халык атамасын

        Б) Мәҗбүри күчеп китүчеләрне

        В) Мәчет төзелешен

        Г) Хаҗга баручыларны

     15. Россиядә мөселман оешмалары ничә үзәккә тупланган?

        А) 1

        Б) 2

        В) 3

        Г) 4

Тестларга жаваплар:1(б), 2(а), 3(г), 4(г), 5(в), 6(г), 7(1-б; 2-а; 3-в), 8(г), 9(г), 10(1-г; 2-г; 3-б; 4-а ), 11(а), 12 (в), 13(а), 14(б), 15(в).

                                             Анкета

1. Мәчеттә булганыгыз бармы?

2. Ураза тотасызмы?

3. Танышларыгыз, дусларыгыз дин тотамы?

4. Намаз укыйсызмы?

5. Аллага ышанасызмы?

6. Мәчеттә эшләр идегезме?

7. Яулыклы кызларга сезнең карашыгыз?

8. Дини бәйрәмнәр ошыймы?

9. Дини бәйрәмнәрдә катнашасыңмы?

10. Ислам дине турында каян беләсез?

11. Түбәтәй кияр идегезме?

12. Башка дин тотучылар арасында дусларыгыз бармы?

13. Яшьләр дингә киләме?

14. Динсез яшәп буламы?

15. Сәдака бирер идегезме?

16. Ислам диненең киләчәге бармы?

17. Дин милләтне саклыймы?

18. Мәктәпне бетергәч мәдрәсәдә укыр идегезме?

19. Дин тарихын мәктәптә укытырга кирәкме?

20.Дин тарихын кем укытырга тиеш: укытучымы, әллә мулламы?

                                        Реферат өчен темалар:

  1. Мөселман туй йолалары.                          
  2. Исламда изгеләр төшенчәсе.
  3. Ислам динендә хатын кызның роле.
  4. Ислам һәм рәсем сәнгате.
  5. Ислам һәм музыка.
  6. Дин һәм дәүләт.
  7. Атаклы мәдрәсәләр, аларның татар халкындагы урыны.
  8. Татарстанда ислам белән бәйле урыннар.
  9. Безнең көнгәчә сакланган мәҗүси бәйрәмнәр.
  10. Шамаилләр һәм мөселман символикасы
  11. Коръән – изге китап.
  12. Мөселман өчен хәрәм нәрсәләр.
  13. Мөселманнар Бөек Ватан сугышында.
  14. Ислам һәм хәзерге Россия.
  15. Исемең матур кемнәр куйган.

Дәрес темасы: Идел Болгарының Ислам динен кабул итүе.

Максатлар:

  1. Балаларны Болгар халкының яшәү рәвеше белән таныштыру.
  2. Укучыларны  ислам дине белән таныштыру, аның дөнья күләм киң таралган дин икәненә төшендерү.
  3. Балаларны бүгенге көндә сөйләм телендә һәм язма әдәбиятында киң яңгыраш тапкан Ислам терминнары белән таныштыру.
  4. Балаларга безнең бабаларыбызның ни өчен башка динне түгел, ә менә нәкъ ислам динен кабул итүен аңлату.
  5. Укучыларда мөселман культурасы , ислам дине аркылы милли аң, шәһес тәрбияләү.

Кулланма әсбәплар:  “Татарстан һәм Татар халкы тарихы”, “История религии”, “Религия мира и добра” китаплары, кроссворд, урта гасырлар картасы.

                                            Дәрес планы.

1. Оештыру моменты.

А) исәнләшү

Б) әсбапларны барлау

2. Алган белемнәрне актуальләштерү.

 А) Сорауларга җаваплар бирергә:

- Ислам динен халыкка таратучы (Мөхәммәд)

- Мәчетнең өске өлеше (манара)

- Хәлиф илчеләрен кабул иткән шәһәр (Болгар)

  Б) Башваткыч:

- Намазга дәшү (Азан)

- Рамазан аенда ашамый өчми тору (Ураза)

- Мәдрәсәдә укучы (Шәкерт)

- Дини оешмаларның милке (Вакуф)

- Пәйгамбәрнең тормышын һәм эшен яктыртучы (Хәдис)

- Язу өчен таяк (Каләм)

5

6

2

3

1*

*

*

4*

*

*


                       

3. Яңа материалны аңлату.

А) Укытучы сүзе.

          Ватан тарихы һәм Татарстан тарихы буенча  Төрки кабиләләрен берләштергән бик көчле Хәзәр иле барлыкка килгәнен беләбез. Болгарлар Идел буйларына күчеп килгәч,  хәзәрләргә буйсынып торганнар. Ләкин хәзәрләр болгарлар өстеннән көчләрен югалталар. Ә Идел Болгарстаны бу вакытта башка илләр һәм халыклар белән сәүдә- икътисадый багланышлар алып бара башлый. Нәкъ шул чакта ислам дине Болгар җирләренә үтеп керә. Иң беренчеләрдән булып яңа дин белән өстен катлам таныша.

          Ни өчен соң бу яңа гына барлыкка килгән дин шулай бик тиз рәвештә бар җиһанга тарала, күп илләрнең дәүләт диненә әверелә? Чөнки халык аның кешелекле булуына, яхшылык кына эшләргә кирәклегенә, бер- береңә теләктәшлек күрсәтә белергә, сабыр булырга, нинди тел, милләт, нинди төстә һәм байлыгыңа карамастан ходай каршында барсының да тигез икәнлеген аңлауга корылганлыгы аркасында тартыла. Халык үзендә көч һәм өмет уянуын күрә.

Б) Карта белән эшләү.

  1. Идел буе болгар дәүләтен картадан күрсәтергә.
  2. Кайсы халыклар белән күршеләр булып яшәүләрен күрсәтергә.
  3. Болгар җирләре аркылы үтүче сәүдә юлларын күрсәтергә.

В) Укытучы сүзе.

        Тарихтан билгеле булганча, Болгар патшасы Алмас гарәп хәлифенә хат юллый. Хатта Болгар халкына яңа динне кертергә кирәклеге ачык чагыла. Аның өчен дин белгечләре җибәрелүе сорала.

        Шулай итеп, Хәлифәлектән 921 елда зур илчелек моңа кадәр таныш булмаган төньяк җирләргә кузгала. Илчелек башында Сусанн-әр Росси, сәркатибе булып Әхмәд Ибн Фадлан тора. Нәкь менә Ибн Фадлан язмалары аша без Болгарларның, аларның күршеләренең тормыш, яшәешләрен ачык күрәбез.

       12 нче  май 922 нче елда илчелек Идел болгарына килеп җитә. Алмуш илчелекне үзе акбүз аттан тешеп сәламли. Гарәп хәлифе язган хатны бөтен халык аягүрә басып тыңлый. Алмуш патшага кунаклар бүләкләр һәм бик шәп юртак бүләк итәләр.

         Болгарларның Ислам динен кабул итүе, беренчедән, аның мөстәкыйллеген таныта. Икенчедән, илне берләштерүен, төрле кабиләләрне бергә туплавын, өченчедән, көнчыгыш илләр белән сәүдә, мәдәни һәм сәяси багланышларның тудыруын күрсәтә.

          Шулай итеп, Болгар тарихында бетереп яңа тормыш башлана.

1989 нчы елда Идел, Урал буйларында яшәүче мөселманнар Багдаттан илчелек килүенең 1100 еллыгын бик зурдан кубып бәйрәм иттеләр.

    Ислам  буенча  биш төп багана бар. Мөселманнар  аны төгәл үтәргә тиешләр. Хәзер шул биш багананы дәфтәргә язып куябыз.

  1. Мәхаде - Аллах бер генә, Мөххәммәт исә бердәнбер пәйгамбәр.
  2. Ураза - ай буе ач тору (кояш чыкканчы һәм кояш баегач кына ашарга мөмкин).
  3. Зәкәт - үз байлыгыңның бер өлешен ярлыларга өләшү.
  4. Хаҗ - үз гомерендә бер тапкыр булса да изге җиргә барып кайту.
  5. Намаз уку.

4. Дәресне ныгыту.

  1. Ислам дине кайчан кабул ителә? (922)
  2. Мөселманнарның изге китабы ничек атала? (Коръән)
  3. Болгар ханы Ислам динен нинди максат белән кабул итә? ( Болгар кабиләләрен берләштерү, көчле дәүләт тезү, көнчыгыш илләр белән сәяси, икътисадый, мәдәни багланышларны көчәйтү өчен.

5. Өй эше.

-  Идел Болгарстаны турында материаллар табып килү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа (элективный курс) по культуре и истории Санкт-Петербурга.9 класс.

Этот материал разработан мной для элективного курса по истории города....

Программа элективного курса "Язык через культуру, культура через язык"

Актуальность курса продиктована временем в связи с созданием на территории Бурятии особой туристско-рекреационной зоны. Ожидается поток иностранных туристов и поэтому учащиеся, выпускники школы умели ...

Авторская программа элективного курса "Культура речи - культура поведения"

Программа курса «Культура речи – культура поведения» разработана на основе Федерального Государственного Стандарта Образования (ФГОС) по специальности начального профессионального образования (секрета...

Авторская программа элективного курса "Орфография. Культура речи" для учащихся 7 класса

Авторская программа элективного курса "Орфография. Культура речи" для учащихся 7 класса...

Программа элективного курса по культуре речи 9 класс

Программа элективного курса по культуре речи 9 класс....

Методическая разработка программа элективного курса "Диалог культур" для учащихся 10 классов

Рабочая программа элективного учебного предмета «Диалог культур. Основы профессионального перевода» включает разнообразные страноведческие и кросс- культурные сведения, изучаемые в рамках ...

Программа элективного курса «Мировая культура в художественных образах»

 Курс «Мировая  культуры в художественных образах» систематизирует знания о культуре и искусстве, полученные на уроках изобразительного искусства, музыки, литературы и ист...