Исторический КВН "Листая прошлого страницы..."
методическая разработка по истории по теме

Мусина Дилбар Тимергаяновна

Тарихи квн,тарих битләренә сәяхат

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tarihi_kvntarih_bitlren_syahat.docx24.83 КБ

Предварительный просмотр:

Интеллектуаль бәйге:   Тарих битләренә сәяхәт.

Максат: Укучыларда тарих фәненә карата кызыксыну уяту; иҗади

                һәм мөстәкыйль фикерләү сәләтләрен үстерү; бер-береңә

                карата хөрмәт тәрбияләү.

Җиһаз: презентация.

                                              Бәйгенең барышы:

А.б. Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар! Бугенге интеллектуаль  бәйгене без “Тарих битләренә сәяхәт” дип атадык. Бәйгенең хуҗалары - 7,8,9 класс укучылары. Сүзне аларга биргәнче бәйгене гадел хөкем итү өчен безгә мөхтәрәм жюри составын сайлап үтәргә кирәк.Сезнең тарафтан хөкемнең  гадел, дөрес булуын теләп калабыз. Ә хәзер командаларга сүз бирәбез. Алар үзләре белән таныштырып китәрләр.

1 команда:  “Зирәкләр”

Без зирәкләр тормышта

Зирәкләр һәм кирәкләр

Эх дигәнче уйлыйбыз

Шуңа инде без менә

Коллективта кирәкләр.

2 команда: “Тапкырлар”

Тапкырлар без тапкырлар

Бу бәйгегә без әзер

Бирегез сез сораулар

Җавап табабыз  хәзер.

А.б. Рәхмәт командаларга. Бәйгебезнең 1 турын башлыйбыз. Сезнең каршыгызда табло. Сез шуннан күңелегезгә ошаган теманы сайлап аласыз. Башладык! (1 слайд)

                                                1 тур

Дата

Бөек Ватан сугышы

Терминнар

Мәкальләр

Татарстан

5

5

5

5

5

10

10

10

10

10

15

15

15

15

15

20

20

20

20

20

25

25

25

25

25

                                      Даталар.  

 5 балл: Үзара һөҗүм итешмәү турында Совет-Германия килешүенә кул кую (1939 ел, 23 август)

10 балл: Сталинград сугышы (1942, июль – 1943, февраль)

15 балл: Совет-фин сугышы (1939, ноябрь- 1940, март)

20 балл:  СССР төзелү (1922 ел, 30 декабрь)

25 балл:  Россиянең I Бөтендөнья  сугышына керүе (1914, 19 июль)

                              Бөек Ватан сугышы. 

5 балл: Бөек Ватан сугышы ничә көн дәвам итә? (1418 көн)

10 балл: Ладога күлен каплаган боз өстеннән салынган юл ничек атала? (тормыш юлы)

15 балл: Партизан хәрәкәтенең үзәк штабы җитәкчесе ( П.К.Пономаренко)

20 балл: Германиянең һөҗүм итү вакытын алдан хәбәр иткән совет разведчигы (Р.Зорге)

25 балл: Немецларның ныгытмалар системасы (Кч.Вал) нинди елга ярында төзелә? (Днепр)

                                                Терминнар.

5 балл: Бер кешенең ролен күпертеп күрсәтү, үзе исән вакытта ук  аны тарихи үсешкә хәлиткеч йогынты ясаучы кеше дип тану.( шәхес культы)

10 балл: Куып җибәрү, сөргенгә сөрү (депортация)

15 балл: СССРны башка илләрдән аеру өчен кулланылган чаралар системасы. (тимер пәрдә)

20 балл: Җиңелгән дәүләтнең җиңгән дәүләткә килгән зыянны каплавы.(репарация)

25 балл: Хәрби әсирләрнең, качакларның эмигрантларның үз ватаннарына кайтарылуы. (Репатриация)

                                        Мәкальләр.

5 балл: Бердә түгел –( илдә көч)

10 балл: Иленнән аерылганның – (канаты каерылган)

15 балл: Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык)

20 балл: Тарихсыз халык –( тамырсыз агач)

25 балл: Илдә булсаң – үлмәссең, (илсез көн күрмәссең)

                                      Татарстан.

 5 балл: Татарстанның күрше республикалары (Башкортстан, Мари-Эл, Чуаш, Удмурд республикалары)

10 балл: Татарстанның суверенлыгы турында декларация кайчан кабул ителде? (1990 ел, 30 август)

15 балл: Татарстанда хатын-кызлар өчен  чыга торган журнал (Сөембикә)

20 балл: Казанда иң беренче ачылган югары уку йорты (Казан дәүләт университеты)

25 балл: Бәхетле очрак (25 балл)

                          2 тур. Сугышлар.(2 слайд)

Хәтерләүдән курыкма син

Үткәннәрне онытма син

Бел син ерак бабаларның

Ничек итеп көн иткәнен

Ни иккәнен, ни чәчкәнен

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен

Хәтерләүдән курыкма син

Үткәннәрне онытма син

Исеңдә тот аларның син

Сугышларда кан түккәнен

Туган җирнең иреге өчен

Зиннарда интеккәнен.

1. ...Рыцарьлар үз гаскәрләрен чөйсыман итеп (елъязмачы әйтүенчә, “дуңгыз” кебек итеп) тезәләр. Үзәктә яхшы коралланган һәм авыр сугыш киемнәре кигән җәяүле гаскәр урнаша, флангаларга авыр җайдаклар куела. Новгород князе дошманның сугыш алымнарын бик яхшы белә һәм һәр сугыш алдыннан үз флангларын атлылар белән ныгыта, ә “дуңгыз” башына каршы азрак “әзерлекле” ополчение сугышчыларын куя...     (Боз өсте сугышы)

2. ...Немецлар һөҗүме шәһәрне саклаучыларның көчле каршылыгына очрый. Бу шәһәрне алу омтылышы уңышсыз тәмамлана. Генерал-майор Панфиловның дивизиясе зур батырлыклар күрсәтә. Кызыл Армия контрһөҗүмгә күчә һәм ул немец гаскәрләренең фронтын өзә, аларны чигенергә мәҗбүр итә... (Мәскәү сугышы)

3. ...Илнең көнбатыш чикләренә чигенүче дошманны рус армиясе һәм партизан отрядлары эзәрлекләп бара. Иртә килгән салкын кыш французларның башына тагын бер афәт булып төшә. “Бөек армия” – идарә ителүдән мәхрүм калган таркау, ач һәм өшегән кешеләр төркеменә әйләнә. Император үзе, гаскәрләрен ташлап, иртәрәк кайтып китә. Үзен каршылаган аксөякләрнең “Армия кайда соң?” – дигән соравына ул: “Армия юк инде”, - дип җавап бирергә мәҗбүр була...  (1812ел. Ватан сугышы)

4. ...Сугышлар һәр урам һәм һәр йорт өчен бара. Вокзал бинасы гына да 13 тапкыр кулдан-кулга күчә. Шәһәр тулысынча җимерелә һәм кирпеч ватыкларыннан, вак ташлардан, тимер-томыр өемнәреннән торган хәрабәләргә әверелә. Ноябрь уртасында Германия гаскәрләренең һөҗүмгә күчү сәләте тәмам бетә. Килеп туган хәлне совет командованиесе оста файдалана, дошман гаскәрләрен тар-мар итү планын эшли башлыйлар. Ул “Уран” дип атала. (Сталинград  сугышы)

3 тур. Капитаннар ярышы. Сорауларга әйе, юк дип җавап бирергә. (3 слайд)

1. Казан- Татарстанның башкаласы. (әйе)

2. Кыш артыннан җәй килә.(юк)

3. Татарстанның беренче президенты Р.Миннеханов (юк)

4.Идел елгасы Каспий диңгезенә коя(әйе)

5. Без 20 гасырда яшибез.(юк)

6. Тәүлекнең якты өлеше көн (әйе)

7. Ислам динен тотучы кеше мөселман (әйе)

8. Кыстыбыйны иттән пешерәләр (юк)

9. Бер тәүлектә 24 сәгать (әйе)

10. Универсиада август аенда була (юк)

11. Октябрь көз ае (әйе)

12. Актаныш Татарстанның көнбатышында урнашкан (юк)

13. “Йолдызлык” ул спорт ярышы (юк)

14.К ама елгасы Агыйделгә коя (юк)

15. Безнең мәктәптә 75 укучы (юк)

1. Тарих ул табигать турында фән. (юк)

2. Сочида җәйге олимпиада уеннары була. (юк)

3. Бер атнада җиде көн. (әйе)

4. Идел елгасы Каспий диңгезенә коя(әйе)

5. 1 кг да 100 грамм .(юк)

6. Бер генә кеше идарә итүче дәүләт монархия.  (әйе)

7. Г.Тукай Бөек Ватан сугышында катнашкан.(юк)

8. Колхоз ул күмәк хуҗалык дигән сүз.  (әйе)

9. Татарстанда татарлар гына яши.(юк)

10. Алуның нәтиҗәсе аерма (әйе)

11. Казан шәһәрендә Кабан күле бар.  (әйе)

12. Кама елгасының татарча исеме Чулман. (әйе)

13. Безнең районда рус, чуаш, удмурт авыллары бар. (юк)

14. Балалар оешмасы “Агыйдел” исемен йөртә.(әйе)

15. Май җәй ае (юк)

                                    4 тур: “Кем бу” (4 слайд)

Хәтердән уела күп нәрсә

Онытыла иң гүзәл яз, кышлар

Онытылмый үзенең иңендә

Ил данын күтәргән язмышлар

Вакытлар үтүгә сүрелеп

Сүнәләр иң якты балкышлар

Сүнмиләр, яктылык сибәләр

Көрәштә кабынган язмышлар.

Укучылар тарихи шәхесләрнең исемнәрен әйтәләр.

                            5 тур: “Дөньяның җиде могҗизасы” (5 слайд)

Дөньяның җиде могҗизасы дип аталган корылмаларның исемнәрен  әйтергә.

Йомгаклау. Укучылар без дөньяның җиде могҗизасын карап үттек. Дөньяда  могҗизалар шуның белән генә бетәдер дип уйлыйсызмы? Юк, әлбәттә. Дөньяда  могҗизалар бик күп. Киләчәктә Сезгә дөньядагы шул матур  могҗизаларны күрергә язсын, үзегез сайлаган юлда, үзегез сайлаган һөнәрегездә  могҗизалар тудыручылар булырга язсын сезгә.

       Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез. Укучылар уенда катнашуыгыз  өчен  зур рәхмәт. Һәрвакыт шулай актив, кызыксынучан булыгыз! Барыгызга да зур уңышлар телибез. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

                                              Актаныш муниципаль районы

Тат. Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе

ТАРИХИ КВН:

“Тарих битләренә сәяхәт”

7-9 класс

Тарих укытучысы

Мусина Д.Т.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Театрализованное представление "Листая прошлого страницы" (Античность)

Театрализованное представление для учеников разных классов....

рабочая программа краеведческого кружка "По страницам прошлого"

данная рабочая программа предназначена для организации работы с краеведческим материалом...

КВН по истории России: "Листая прошлого страницы..."

КВН по истории России. Проводится в 9, 10, 11 классах....

А.С. Пушкин «Капитанская дочка». Сюжет исторической повести. Исторические события и герои на страницах повести.

Урок литературы интегрированный с историей . Урок-исследование поможет учителю познакомить учащихся  с историей создания повести  "Капитанская дочка"; сформирует мение  работать с архив...

ЛИТЕРАТУРНО-ИСТОРИЧЕСКАЯ ГОСТИНАЯ «ПО СТРАНИЦАМ ГЕРОИЧЕСКОЙ ИСТОРИИ КРЫМСКОГО ПОЛУОСТРОВА И ГОРОДА - ГЕРОЯ СЕВАСТОПОЛЯ»

Методическая разработка «Литературно-историческая гостиная «По страницам героической истории Крымского полуострова и города-героя Севастополя», посвящена  вхождению Крыма и Севастополя в состав Р...