Курск дугасындагы сугыш һәм аның әһәмияте.
план-конспект урока по истории (9, 11 класс) на тему

Гайнуллина Гюзель Харуновна

 Дәрес эшкәртмәсе 9  нчы , 11 нче сыйныфларда үткәрелү өчен тәкъдим ителә. Дәрестә укучыларга Бөек Ватан сугышы барышында тамырдан борылыш , Курск сугышы бәрелешеннән сон тамырдан борылышнын тәмамлануы , 1943 елның җәендә фашистларның максатларын анлату бурычы куелды .

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kursk_yanyndagy_sugysh.docx38.74 КБ

Предварительный просмотр:

Апас муниципаль районы М.Х.Гайнуллин исемендәге

Кызыл Тау урта гомуми белем бирү мәктәбе  

Курск янындагы сугыш һәм аның әһәмияте

( Бөек  Җиңунең   70  еллыгын  каршылап)

Дәрес эшкәртмәсен М.Х.Гайнуллин ис.

 Кызыл Тау урта гомуми белем бирү мәктәбенең

 тарих укытучысы Гайнуллина Г.Х.төзеде

2015 ел

Тема: Курск дугасындагы сугыш һәм аның әһәмияте.

Максат: : укучыларга Курск сугышы барышы турында белешмә бирү

Бурычлар:

  • Бөек Ватан сугышы барышында тамырдан борылыш, Курск янындагы бәрелештән соң тамырдан борылышның тәмамлануы; 1943 елның җәендә фашистларның максатлары; “Курск дугасы” терминына аңлатма бирү
  • Картадан тарихи вакыйгалар барган урыннарны табу, аларга бәя бирү.
  • Ватанны саклаучыларга хөрмәт тәрбияләү.

Төп төшенчәләр: «коалиция», 1943 елның июле –  Курск дугасындагы сугыш; 12 июля 1943 елның 12нче июле –  Прохоровка авылы янындагы танк бәрелеше;  совет территориясен азат итү.

Җиһазлау:  карта «Великая Отечественная война 1941-1945 гг.», «Курская дуга» видеофильмы,   терминнар һәм биремнәр язылган карточкалар ,презентация

Дәреснең этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Слайд номеры

Укучы эшчәнлеге

I .

Кереш.

 экранда Левитанның БВ сугышы башлануын хәбәр итүе яңгырый.

Укытучы: Фашист Германиясенә каршы өченче ел Бөек Ватан сугышы бара. Барлык рус халкы үз Ватанын сакларга күтәрелде. Тылда һәм фронтта да җиңүне якынайту өчен армый-талмый эшлиләр.Хәрби заводларда хатын-кызлар, балалар, картлар хезмәт куялар. Ленинград блокадасының ачлыгын һәм михнәтләрен анда яшәүчеләр батырларча кичерде. Яуланган территорияләрдә оккупантлар үткәргән сәясәт партизаннар хәрәкәтенең массакүләм төс алуына этәрде. Алар тимер юлларны шартлаталар, немец гаскәрләренең элемтә чараларына зыян китерәләр, басып алынган җирләрне хуҗалыкчыл максатларда файдалану планнарын өзәләр, совет разведкасына зур ярдәм күрсәтәләр. Без Мәскәүне сакладык, без Сталинградны да бирмәдек!  Рус солдатлары Ватанарының һәр адымы өчен үлем белән очраштылар, көрәштеләр , ләкин дошман да көчле иде.Курск шәһәре янында ул тагын яңа көчләрен хәзерләде

Укытучы картадан Курск шәһәрен күрсәтә.

№  1

Укытучыны тыңлыйлар

2.

Дәреснең темасын әйтү

№ 2

Дәреснең темасын дәфтәргә язалар

3.

Укытучы сүзе:  1943 елның ахырына безнең гаскәрләр немецларны Курск ягына таба кысырыклый башлыйлар.Фронт линиясендә немецлар позициясенә тирән үтеп кергән Курск дугасы барлыкка килә.  Немецлар Курскка ике яктан Орел һәм Харьков юнәлешеннән удар ясарга, Кызыл Армия фронтын өзүгә һәм яңадан Мәскәү юнәлешендә һәҗүм ясарга уйлыйлар.

 Немецларның һөҗүм  операциясе «Цитадель» дип атала.

Укытучы экранда  Курск шәһәрен һәм немецларның һөҗүм планын стрелкалар белән күрсәтә.,

терминны тактага беркетә .

№ 3

Укытучыны тыңлыйлар

4.

Укытучы сүзе:  : Немецларның  «Цитадель» операциясен  2 талантлы  генерала фельдмаршал фон Клюге һәм генерал Эрих фон Манштейн җитәкли.
Совет фронтын   маршаллар Г. Жуков и А. Василевский җитәкли.
Немецлар  Курскка яңа дивизия һәм  теxникалар җибәрәләр.  Курск янында беренче мәртәбә  фашистларның яңа көчле  «тигр» и «пантера» танклары барлыкка килә.  Гитлер җиңүгә өметләнә, шуның белән ул Сталинград янында җиңелү өчен үч алырга уйлый. Аның теләге тормышка ашмый. Ни өчен? Бу турыда  сөйли...

№ 4

 

 

№ 5

 

5

6.

 

 

 

 

 

Укытучы  К. Симоновның «Жди меня» шигыре язмасын  куя .

№6

 

 

 

 

№ 7

Укучы доклады: Немецларның һөҗүм планы «Цитадель» операциясенең кайчан, ничек башлануы турында  н совет командованиесенә  билгеле була.

 1943 елның 5 июле...

 1нче куплет тыңланыла калганын хәзерләнгән укучы сөйли.

7.

Укытучы сүзе:  : Совет разведчикларының яхшы эшчәнлеге нәтиҗәсендә, немецларның «Цитадель»  операциясе мәгълүм була. Немецлар көтмәгәндә һөҗүм итү факторыннан файдаланырга җыеналар. Һөҗүмне 5 июльдә иртәнге 3 тә куәтле артиллерия әзерлеге белән башлау күздә тотыла. Үзәк фронт командующие К.К.Рокоссовский алданрак һөҗүм ясарга карар кыла . Немецлар һөҗүменә берничә берничә минут кала 19 меңләп совет тубыннан тулы сугышчан әзерлек хәленә китерелгән немец гаскәрләренә җимергеч удар ясала.  Нәтиҗәдә дошман зур югалту кичерә һәм берничә сәгатьтән соң гына һөҗүмгә күчә ала, анда да сугышка үзенең барлык резервларын кертергә мәҗбүр була. Немецлар нибары 30-35 килом.-га гына алга үтәләр.

  12 июльдә совет гаскәрләре контрһөҗүмгә күчә. Шул ук көнне Прохоровка авылы районында дөнья тарихында иң зур танк сугышы була,  

 

Укытучы Прохоровка авылын күрсәтә,

 

№ 8

Укучы доклады :

Икенче бөтендөнья сугышының иң зур һәм дәһшәтле танклар сугышы була. Сугыш кырында 1200 танк бәрелешә.  Курск бәрелешендә немецлар 500 мең солдат һәм офицерын, 1,5 мең танкын, 3,7 мең самолетын югалта....

8.

 Укытучы сүзе: Безгә  әлеге вакыйгалар ны документаль хроникалардан карап беләбез. Әйдәгез, чынлыкта ничек булды...

Видеохроника карау.

 Прохоровка авылы янындагы сугыш совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамланды.  Немец гаскәрләре бик зур югалтуларга дучар булып чигенергә мәҗбүр була. 49 көн һәм төн бик көчле сугыш бара. Бу көннәрдә безнең илебезнең язмышы хәл ителә.

   Курск янындагы сугышта җиңүгә безнең якташларыбыз да үз өлешләрен керттеләр. Бүгенге көндә исән-сау гомер итүче күрше авылда,  Югары Балтай авылында гомер итүче Хатыйпов Шәүкәт абый гомер кичерә. Мин үзем дә шул авылдан. (Аның сөйләгәннәрен җиткерәм)

  Әлеге сугыш аның нәтиҗәләре турында китаптан укыйбыз (170 бит)

 

Укылган буенча әңгәмә: Кайсы шәһәрләр азат ителә?

№9

 

 

 

 

№10

Видеохроника карау

 

 

 

 

Укучылар картадан  Харьков, Белгород, Орел, Смоленск, Киев шәһәрләрен күрсәтә  Хатыйпов Шәүкәт абыйның фотосын, газета материалларын күрсәтү

9.

Физкультминутка

 

 

10.

Укытучы сүзе: Нәтиҗә ясыйк.

–  Курск янындагы сугыш кайчан була?
–  Танк бәрелеше кайда уза ?
– Проxоровка авылы янындагы бәрелештә кайсы як  җиңә?
– Курск дугасындагы сугыш совет гаскәрләре өчен кай ягы белән әһәмиятле?

№11

Сорауларга җавап:

–  1943 елның җәендә
–  Проxоровка авылы янында
–  Совет танкистлары .
– Кызыл Армия фашистларны җиңүгә булган өметләрен чәлпәрәмә китерде.

11.

БВСның беренче көннәреннән үк  

Англия һәм АКШ  фашист Германиясенең

Советлар Союзына бәреп  керүенә үз бәяләрен бирделәр. Ике як та СССР га ярдәм итү турындагы килешүгә кул куйдылар. Шулай итеп Гитлерга каршы коалиция оеша. (Антигитлеровская коалиция.) СССР ның сугыштагы уңышлары Гитлерга каршы коалициягә кергән дәүләтләрнең тагын да ныграк берләшүенә китерә.

Укытучы тактага  терминны куя.

 Курск  янындагы җиңүдән соң  1943 елның ноябрь ахыры- декабрь башында өч державаның лидерлары И.В. Сталин, Ф.Д.Рувельт һәм  У. Черчилль Тәһранда очрашалар . Тәһран - Иранның башкаласы. Картадан кайда урнашканын карыйбыз,

 Моның турында безгә сөйли...

– Конференция нинди карарга килә? (Европада икенче фронт ачу )

№12

 

 

 

№13

№14

Укучы доклады:

 Курск дугасындагы җиңүдән соң Тәһранда СССР, АКШ, Англиянең лидерлары очраша.....

12.

Сүзлек эше

 «Цитадель», лето 1943, Прохоровка, Антигитлеровская коалиция сүзләренә билгеләмә, аңлатма бирәләр

№ 15

Дәфтәргә язалар .

13.

Мәкаль һәм әйтемнәр өстендә эш:

– Туган ана бер, туган Ватан бер

– Сугышта солдат киртәләрне белми
Һәркемнең үз Ватаны алтын, йөрәк төбе ялкын.
– Үзем өчен туганмын, илем өчен үләрмен.
– Дуслык никадәр көчле булса, Ватан шулкадәр нык булыр
–Человек без Родины, что соловей без песни

 

Бирелгән сүзләрдән мәкалләр төзиләр мәгънәләрен аңлаталар.

14.

Нәтиҗә ясау. Билгеләр кую. Өй эше.

№16

Һәр кеше үз фикерен җиткерә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Портфолио учителя математики МОУ "Селиховская средняя общеобразовательная школа" Курского района Курской области

Некоторые личные профессиональные данные. Материалы по учебной, учебно-воспитательной, воспитательной работе с обучающимися, повышению квалификации, моим достжениям и достижениям моих учеников....

Познавательная игра «Государственные символы города Курска и Курской области»

Познавательная игра, расширяя знания воспитанников по истории создания и о значении  государственной символики г. Курска и Курской области от дореволюционного периода до современных дней, ...

Видео урок. Курская битва. Посвящается 70-летию Курской битвы.

Все дальше от нас уходит в прошлое Великая Отечественная война. Все меньше людей, которые могут рассказать о ней как очевидцы. Но остается память о войне воплощенная в стихах, песнях, документальных ф...

Наши земляки – воины Курской битвы. Презентация о воинах Курской битвы, проживающих и проживавших в Тюменской области, в ХМАО и в ЯНАО.

Наши земляки – воины Курской битвы. Презентация о воинах Курской битвы, проживающих и проживавших в Тюменской области, в ХМАО и в ЯНАО....

Классный час "Певец земли Курской" (о курском соловье)

классный час о курском соловье "Певец земли Курской"  (содержит сведения о соловье, творческие работы учащихся по данной теме)...