Проектная работа по истории родного края
проект по истории (6 класс)

Проектная работа по истории родного края

Скачать:


Предварительный просмотр:

Олы Елга урта гомумбелем бирү мәктәбенең  I категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Шәрәфиева Венера Илгизәр кызының эш тәҗрибәсеннән.C:\Documents and Settings\Admin\Рабочий стол\c\photosyn.jpgC:\Documents and Settings\Admin\Рабочий стол\c\unnamed.jpg

ПРОЕКТ ЭШЕ

 
Балык Бистәм- туган ягым,

Күңелем сиңа дәшә.”

2019

Проект эшенең исеме:  Балык Бистәм- туган ягым,

                                          Күңелем сиңа дәшә.

Проектның авторы:  тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Шарафеева В.И.

Фән, класс: тарих, 5-11 класслар

Эчтәлек:

 

I.                   Кереш өлеш

II.                Төп  өлеш

1.     Проект эшчәнлегенең нигезләнүе.

2.     Проект эшчәнлегенең төрләре,төп критерийлары.

3.     Проект эшчәнлеген тормышка ашыру юнәлешендә башкарыласы эшләр.

4.     Проект эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше.

III.             Йомгаклау.

IV.            Кулланылган әдәбият һәм чыганаклар.

V.               Программа эчтәлеге.

                                                                 

     Туган ил. Туган як. Туган авыл. Туган җир. Бу изге сүзләр һәркемгә таныш һәм кадерле. Районыбыз һәм  Олы Елга авылы тарихын өйрәнү, бүгенгесен барлау, авылның истәлекле урыннарына, чишмәләргә экскурсиягә бару, мәктәп тарихын өйрәнү, данлыклы һөнәрчеләре, сәнгать сөючеләре белән очрашу оештыру.

Ватанпәрвәрлек дигәндә, без балаларны милли үзаңга һәм гражданлык хисенә ия булган шәхесләр, Ватанның лаеклы уллары, кызлары итеп тәрбияләүне күз алдында тотабыз. Ватанпәрвәрлек – үз илеңә, туган җиреңә, халкыңа, табигатькә, милли традицияләргә, мәдәнияткә мәхәббәт ул.

Проектта  туган як, туган авыл тарихын өйрәнүгә зур игътибар бирелә.Туган якны өйрәнү эше укучыларны эзләнү, танып- белү эшенә этәрә.

Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең тарихын белергә, шуның аша халыкка якынаерга тиеш. Шәҗәрәне өйрәнү нәсел-ыру традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, әдәп-әхлагын, шөгыль-кәсепләрен белү һәм дәвам иттерү өчен дә кирәк. Шулай булганда гына яшь кеше милләт җанлы, үз халкының улы булып җитлегә ала, анда милли аң ышанычлы формалаша.

     Туган ягыбыздан китеп, кайларда гына гомер сөрсәк тә, нинди генә дан-дәрәҗәгә ирешсәк тә, без барыбер шул авыл баласы булып калабыз. Эзләребез калган авыл туфрагы безне барыбер шунда тартып кайтара.  «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк! » - ди халык. Бу проектта  туган як, туган авыл тарихын өйрәнү, җирле төбәк материалларын туплау нигезендә төзелде.  

 

Проект эшчәнлегенең максатлары:

     -тарихи төбәкне өйрәнү, аның тарихи үткәне турында материаллар туплау.

     -укучыларда район, авыл тарихы турында күзаллау булдыру;

     -укучыларды туган төбәгенә, аның хөрмәткә лаек шәхесләренә ихтирам, мәхәббәт  

      тәрбияләү;

     -районыбыз тарихына бәйле шәхесләрне өйрәнү һәм эзләнү күнекмәләрен   

      формалаштыру. 

     -рухи-әхлакый сафлыкка ия булган иҗади шәхес тәрбияләү.

      -иҗадилык, эзләнүчәнлек, проект төзү технологияләрен белү, проектны яклый белү.

 

 Бурычлар:

     -    укучыларның танып-белү күнекмәләрен, кызыксынуларын үстерү;

      -    балаларда үз халкына,тарихына, гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә карата  

             кызыксыну уяту, үз милләте тарихына, яшәешенә битараф булмаска

өйрәтү;

      -    балаларда үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү;

     -    балаларда иҗат итү омтылышы уяту;

     -    экскурсияләр үткәрү.

      -    авыл тарихын , авылыбызның күренекле шәхесләрен ачыклау;

      -    авылым эчендәге һәм тирә - яктагы тау, чокыр , болын, елга һ.б. географик  

           объектларның атамаларын өйрәнү;

     -   күркәм йолалар,борынгы гореф-гадәтләрне яңарту максатыннан халык – авыз   

         иҗаты туплау.

   Проект эшчәнлегенең нигезләнүе:

  Һәр кеше яшәеш чорына нинди дә булса нәтиҗә ясарга тиеш. Киләчәк буын өчен, авыл тарихын өйрәнүгә материал туплау бик мөһим.  Архивларда күп кенә материаллар юкка чыккан, безгә тарихны сөйләп калдыручы өлкән яшьтәге кешеләрнең саны көннән көн кими. Алар буыннан – буынга сөйләнеп килгән хатирә, вакыйгаларны үзләре белән алып китә. Милли гореф - гадәтләребез онытылып бара Шушылардан чыгып  проект эше, эзләнү эше алып барырга булдык.

 

Проект эшчәнлеге нигезендә түбәндәгеләр тормышка ашырылырга тиеш:

- һәр өлкәдә тупланган материал билгеле, тиешле системага салынырга;

-һәр төр материалның кайдан, кайчан алынганлылыгын, ягъни чыганакларны күрсәтү;

- һәр төр башкарылган эшкә нәтиҗә ясап барырга;

- проект эшен якларга.

    

Проект эшчәнлегенең  төрләре:

- гамәли эзләнү, әңгәмәләр, очрашулар, кичәләр, эзләнүләр, күргәзмәләр, кара – каршы сөйләшүләр, экскурсияләр, архивларда булу, буклет ясау, уен дәрес, дәрес презентация, телдән журнал, өлкән буын кешеләреннән мәгълүмат туплау.

 

Проект эшчәнлегенең төп критерийлары булып:

     конкрет һәм дөрес материал туплау, җыелмасын булдыру һәм проект эшен яклау

     тора.

 

Проект эшчәнлегенреализацияләү өчен мөһим шартлар:

-авыл халкы, әти - әни, укытучы һәм укучыларның бердәм һәм максатчан   

  юнәлдерелешле эшчәнлеге;

- фәнни  чыганаклар булу;

- өлкән буын кешеләре белән аралашу тора.

 

Проект эшчәнлеген тормышка ашыру юнәлешендә башкарыласы эшләр:

ӘҢГӘМӘЛӘР:

- Үткәннәргә сәяхәт

- Күренекле якташларыбыз

- Авыл тарихы

- Туган ягым- туган төбәгем 

ОЧРАШУЛАР:

-Мәктәбем-җылы бишегем!

- Хөрмәтебез олы сезгә.

-Алар даны мәңгелек!

СОРАШУЛАР ҺӘМ СӨЙЛӘШҮЛӘР ҮТКӘРҮ:

-Язма мәгълүмат туплау.

КҮРГӘЗМӘЛӘР:

- Балык Бистәм – минем туган ягым

-Балык Бистәсе сувенирлары

СӘЯХӘТЛӘР:

- Бассейнга

-Челтер – челтер ага Олы Елга чишмәләре

-Җирле музейга бару

-Туган ягым – яшел бишек – табигатькә сәяхәт

-“Умырзая” балалар бакчасы

-Мәчет – изге урын

- Китапханә

АУДИО, ВИДЕО ЯЗМАЛАР БУЛДЫРУ:

-Зыялы затлар

-Күренекле якташларыбыз

-Челтер – челтер чишмә

-Мәктәбем – горурлыгым

 

Проект эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше:

- туган илгә, җиргә һәм нигезгә хөрмәт, мәхәббәт, Ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү;

- укыту –тәрбия эше: белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын яхшырту, дәресләрдә туган  

  җир, туган төбәк турында өстәмә материал алу;

- буш вакытларны җәмгыятькә файдалы хезмәт белән шөгыльләнеп үткәрү.

 

Проект эшчәнлегендә кулланылган әдәбият:

 -проект  эшен  башкарганда, архивларда сакланып калган материалларны өйрәнү.

 - Олы Елга урта мәктәбе һәм авыл музейларына барып, андагы үзебезнең җирлеккә    

   кагылышлы материаллар белән танышу.

-музей җитәкчеләреннән өстәмә материаллар алу.

 

    

Проект эшчәнлегенә йомгак:

     Тарихи төбәкне өйрәнү һәм аның тарихын язу-энә белән кое казуга тиң. Авылның үткәне турында язма чыганаклар юк диярлек, чөнки аларны язып баручы булмаган. Бердәнбер чыганак - өлкән яшьтәгеләрнең истәлекләре, буыннан –буынга сөйләнеп килгән хатирә, вакыйга, бәет, мөнәҗәт, риваятьләр. Матди чыганаклар юкка чыгып беткән диярлек.  Барлык туплаган материалларны туплап без кыскача туган як тарихын өйрәнүгә ирешәчәкбез.  Бәлки бу тарих тулысынча да булмас, әмма кайбер архивларда сакланган материаллар,  өлкәннәр сөйләме, энциклопедия материаллары безгә план нигезендә үзебезне борчыган сорауларга җавап табарга ярдәм итәчәк. Тарихи төбәкне өйрәнгәнгәндә авыл атамаларына  да игътибар итмичә мөмкин түгел.  Олы Елга авылына караган атамалар  арасында бик күптәннән исемләнеп, үзгәрешләр кичермичә, буыннан-буынга күчеп, ерак гасырлар аша безнең көннәргә килеп җиткәннәре дә, әле генә атала башлаганнары да бар. Күбесе – борынгы атамалар. Алар безгә борынгы бабаларыбызның тормыш – көнкүреше, һөнәрләре гореф – гадәтләре, тарихы, теле, төбәкнең табигате, географик үзенчәлекләре, авыл халкының этник  составы , кәсебе , булып узган вакыйгалар һәм башкалар турында мөһим мәгълүматлар бирә.

  Минем уйлавымча,  туган авыл табигатенең һәр географик объекты кешеләрнең яшьлек эзләрен ,  кадерле хатирәләрен саклау белән бергә , һәрбер җирле атама- үзенең килеп чыгышы, барлыкка килү мәгънәсе белән чал тарих хәбәрчесе ул.

   Киләчәктә без  бу проект эшен  дәвам итәргә уйлыйбыз,  тагын да тулыландыра алырмын диеп ышанып калабыз.

 

 

Кулланылган әдәбият: 

  

                   1   М.Т. Трофимова   "Живые голоса".

                   2.  М.Т. Трофимова   “Рыбная Слобода. История родного края”

                   3.   Ф. Гарипова. “Авыллар һәм калалар тарихы”.

                   4.    Музейда сакланган материаллар.

                   5.   Авылда һәм авылдан читтә яшәүче өлкән буын кешеләре сөйләмнәре.

                    6. “ Авыл офыклары “ газеталары

Интернет ресурслар:

                     1.https://tt.wikipedia.org

                     2. http://tatarile.org

                     3. http://rsloboda-rt.ru

                     4. https://yandex.ru картинки

                      5. youtube.com “ Без тарихта эзлебез” Балык Бистәсе районы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

урок по истории родного края 10 класс. "По страницам истории родного края"

В уроке использован материал истории 18 века, время правления Петра Великого, его "Каспийский поход" и влияние, оказанное на развитие Астраханской области....

Использование проектно-исследовательской деятельности в изучении истории родного края

В статье  подводятся итоги создания исследовательских проектов  по изучению истории Дивеевского района...

Проектная работа по истории родного края "Пётр I и Липецк".

Уважаемые пользователи!Вашему вниманию представляется проектная работа ученицы 9 класса Никитиной Натальи. Тема работы - "Пётр I и Липецк". Учащаяся проделала огромную работу разыскав не только в сетя...

Рабочая программа курса внеурочной проектной деятельности по истории История родного края

Рабочая программа проектной деятельности по истории 6 класса посвящена изучению истории Москвы....