Внеклассная работа по химии
материал по химии по теме

Викторина "Химияне беләсеңме?"

Яшелчә һәм сәламәтлек

Үз уеның

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon lomonosov.doc53 КБ
Файл khimik_marofon.docx21.16 КБ
Файл uen.docxkh_khimiyane_belsenme.docx26.2 КБ
Microsoft Office document icon yashelch_hm_slamtlek2.doc54.5 КБ
Microsoft Office document icon uz_uenyn.doc81.5 КБ

Предварительный просмотр:

Биектау муниципаль районы

Ямаширмә гомуми урта белем бирү мәктәбе

“Ломоносов- бөек галим”

(М.В.Лоносовның тууына 300 ел тулуга багышланган кичә эшкәртмәсе)

Химия укытучысы : Хәмидуллина М.Ш.

                                                                              2011 ел

М. В. Ломоносовның тууына 300  ел тулуга багышланган кичә.

1. Доклад.

Михаил Васильевич Ломоносов 1711 нче елның 19 нчы ноябрендә Архангельск өлкәсенең Холмогоры шәһәреннән ерак булмаган Денисовка авылында туа. Әтисе – Василий Дорофеевич авыл хуҗалыгы, диңгез промыселы белән шөгельләнә. Әнисе – Елена Ивановна иртә үлә. Яшүсмер Ломоносов еш кына әтисе белән кечкенә суднода диңгезгә чыга торган була.  Михаил иртә укырга өйрәнә, 10 яшендә чиркәү китапларын җиңел укый. Билгеле, үзлегеннән уку җиңел булмый һәм китаплар да аз була. Ломоносов кулына эләккән “ Арифметика, сиречь наука числительная” (Л. Магницкий), “Словесная грамматика” (М. Смотрицкий) китаплары киләчәге өчен зур ярдәм итәләр.

Белемле Мәскәү яисә Петербургта гына һәм латин телен өйрәнгәннән соң гына алырга мөмкинлеген аңлагач, әтисенә әйтмичә балык обозына утырып туган җирләреннән читкә китә. Мәскәүдә ул халык телендә Спасс мәктәбе дип аталган Славяно-грек-латин академиясенә укучы итеп алына. уку җиңел бирелә, беренче елны ук 3 классны тәмамлый, латин, борынгы грек телендә иркен сөйләшә һәм күпчелек вакытын библиотекада үткәрә. Ярым ач шартларда Ломоносов 5 ел укый һәм киләчәктә поп булырга тиеш була. 1735 елда Академиянең соңгы классына күчкәч язмыш аны бу перспективадан коткара: 20 талантлы укучыны фәнни-хезмәткәрләр итеп әзерләү өчен Петербургка җибәрергә дигән язу килә. Иң талантлы укучы буларак Михайло 20 укучы исемлегенә керә һәм 1737 елда Петербург фәннәр Академиясенә укырга кабул ителә. бу чорда фәннәр Академиясе Себергә фәнни экспедиция оештыра, ә  экспедиция башында торырлык специалист Россиядә булмый. Германиядә яшәүче галим-химик, металлург Ф. Геккель үзенә талантлы берничә укучы җибәрүләрен һәм аларны кирәкле специалистлар итеп әзерләргә теләк белдерә. 3 укучы 1736 елны Марбург шәһәренә атаклы физик һәм философ Х. Вольфка киләләр һәм университетта укуларын дәвам итәләр. 2 ел эчендә алар математика, физика фәннәрен ныклы үзләштереп Фрейберг шәһәренә Геккель янына киләләр. Ломоносов үзенең укудагы уңышлары белән аерылып тора, ләкин Геккель белән конфликтка кереп 1741 нче елны яңадан Петербургка кайта һәм эшкә чума: химик анализлар ясый, диссертацияләр яза, латин телендә язылган китапларны тәрҗемә итә, китаплар яза. 1744 -1745 еллар химия һәм физика өлкәләрендә уңышлар китерә. Ломоносовның теоретик диссертацияләре зур кызыксыну уята, ләкин практикада тикшереп карау өчен аңарга яхшы җиһазландырылган лабораторияләр кирәк була. Аның сораулары бу мәсьәлә буенча җавапсыз калдырыла.Аеруча шул чордагы фәннәр Академиясе җитәкчесе И.Д.Шумахер каршы чыга, аның галим булып үсүенә нык комачаулый. Шулай булуга карамастан, Ломоносовның хезмәтләре төрле ил галимнәре тарафыннан зур бәяләнә һәм химия профессоры, яисә академик итеп сайлана. Эшләр өчен юллар ачыла һәм 1748 нче елның 3 августында химия лабораториясе сафка баса.

Үз Ватаны, Россиягә, фәнгә мәхәббәте, хакыйкатькә табынуы Ломоносовны илнең даны һәм горурлыгы итте. Ул 54 ел гына яшәсә дә, энциклопедик белемле, армый – талмый эшләүче, бөтен җаны – тәне белән олы максатларга хезмәт итүче табигать фәннәре буенча беренче рус галиме буларак дөньяга таралды.

Үзенең фәнни хезмәтләре белән ул кешелек тудырган белемнәрнең күп тармакларын баетты. Аның идеяләре заманны шактый алга узып китте. Ул физик химиянең нигезләрен, материя һәм хәрәкәтнең саклану принципларын эшләде, атом – молекула тәгълиматын үстерде. Атмосферадагы электрны, авырлык көчен тикшерүләргә зур әһәмият бирде. Төсләр турындагы өйрәтүләре дә заманы өчен мөһим.

Галим, табигать күренешләренә материалистик якын килеп, руханилар белән кискен бәхәскә керә. Ул илебез геологиясенә, тау эшләренә һәм металлургиягә җитди өлеш кертә. Фәнне практика белән бәйләп, Ломоносов үзенең гомере буена Россиядә җитештерүче көчләрне үстерүгә, дәүләт күләмендә зур әһәмияткә ия булган фәнни, техник, культура чараларының инициаторы булды. Әммә феодаль – крепостнойлык строе шартларында аның күп кенә “дәүләт фикерләре” гамәлгә ашырылмый калды.

Ломоносов әдәби иҗат өлкәсендә дә чын- чыннан үзгәреш алып килүче булды. Ул 18 гасырның күренекле рус шагыйре, хәзерге рус әдәби телен нигезләүче, фундаменталь филологик хезмәтләренң авторы, рәссам, тарихчы, үз халкының олы мәгърифәтчесе, фәнне үстерү өчен көрәшче булды.

1755 елда М.В.Ломоносов инициативасы белән Мәскәү университеты оештырыла. Бу вуз 1940 елдан бирле аның исемен йөртә.

                           М.В.Ломоносов исемен мәңгеләштерү:  

1. 1940 елның 7 маенда (185 еллыгы) Мәскәү университетына М.В.Ломоносов исеме бирелә.

2. 1956 елда СССр Фәннәр академиясе 2 Алтын медаль булдырды. Алар – СССР Фәннәр академиясенең табигый һәм иҗтимагый фәннәр өлкәсендәге күренекле хезмәтләре өчен иң югары бүләге. Берсе – совет галимнәренә, икенчесе чит ил галимнәренә бирелә.

3. Архангельск шәһәренең: районы, проспекты, драмтеатры, библиотекасы, педагогия институты Ломоносов исемен йөртәләр.

4. Ленинградтан 40 км читтә – Ломоносово шәһәре урнашкан.

5. Ленинградтагы фарфор заводы, кечкенә планета, Айдагы кратер минерал (ломоносовит), су асты тау сырты, Атлантик океандагы агым, фәнни – тикшеренү судносы, 4 палубалы пассажир судносы, Курил утрауларындагы вулкан Ломоносов исемен йөртә.

2. Монтаж “Бөек акыл иясе”

1 укучы: Ломоносовның иҗаты искиткеч күпкырлы: ул талантлы химик та, физик та, астроном да, геолог та, географ та, тел галиме дә, тарихчы да, рәссам да, инженер да иде.

2 укучы: Михаил Васильевич илебездә беренче химик лаборатория оештыра. Ул атмосфераның электр корылмаларын һәм тартылу көчен өйрәнә, оптик приборлар ясый. Җирнең төзелешен сүрәтләп, бик күп файдалы казылмалар һәм минералларның ничек барлыкка килүен аңлата.

3 укучы: Ломоносов халык мәгарифе турында күп кайгырта һәм Мәскәү университетын ачуда гаять зур роль уйный. 1758 елдан башлап, бу университетка һәм Фәннәр академиясе каршындагы гимназиягә җитәкчелек итә. Биредә дә үзен илебез фәнен үстерү өчен армый – талмый көрәшүче чын патриот итеп таныта, университет һәм гимназиянең эшләү тәртибен, укыту методларын, укыту кагыйдәләрен эшли.

4 укучы: Ломоносов рус әдәби телен үстерүгә керткән хезмәте дә зур. Шагыйрь буларак одалар, поэмалар, поэтик хатлар, трагедияләр, сатирик памфлетлар иҗат итә.

5 укучы: Ломоносов Россиядә мозаика сәнгатен яңадан торгыза. Шәкертләре белән бергә, берничә мозаик картина иҗат итә. Моның өчен 1763 елда Художество академиясенә член итеп сайлыйлар.

6 укучы: Россиянең һәм рус фәненең ялкынлы патриоты буларак, ул Көнбатышның зур галимнәренә тирән ихтирам белән карый, аларның ачышларын өйрәнә.

7 укучы: Михаил Васильевичның игътибарыннан гаилә проблемалары да читтә калмый. Аның карашынча, балачак – кеше тәрбияләү мәсьәләләрен хәл итү өчен иң уңайлы чак.

8 укучы: Илебезнең ялкынлы патриоты, бөек акыл иясе М.В.Ломоносовның үлемсез исеме һәм данлы эшләре безне бүген дә яңадан – яңа ачышларга рухландыра. Ломоносовның әнә шундый күп – кырлы эшчәнлеге фән һәм мәгариф, культура үсеше тарихында тирән эз калдыра.

Ике команда арасында ярыш (8 класс).

1) “Яшь химик”, “Ломоносовчы” командалары.

1. Викторина сорауларына җавап бирәләр команда членнары.

2. а) Формула төзергә (карточкалар бирелә)

Ca, Na, Fe, K, Al, SO4, NO3, 2, S, OH, 0, 3.

Na, Ca, P, Cr, Hg, Al, 0, 2, 3, 5.

Төзергә: Ca(NO3)2, NaNO3, FeS, KOH, H2O, Al2(SO4)3.

Na2O, CaO, P2O5, Cr2O3, HgO, Al2O3.

б) эстафета

краточкалар алып реакция тигезләмәләре язарга.

Na + Cl2=                                                P + O2=

K + H2SO4=                                                CuCl2 + Zn=

Na + H2O=                                                Al + Cl2=

Fe2O3 + HCl=                                        S + O2=

N2 + O2=                                                HgO=

C + O2=

в) Сорауларга җавап бирергә.

1. Нинди реакция экзотермик дип атала?

2. Нәрсә ул яну?

3. Нәрсә ул җылылык эффекты?

4. Янгынны ничек сүндерәләр?

5. Периодларда металл һәм неметалл үзлекләре ничек үзгәрә?

6. Матдәләрнең массалары саклану законын әйтергә.

г) Адым саен кислота һәм оксид әйтергә.

д) Ватман кагәзенә рәсем ясарга. “Химия көнкүрештә, авыл хуҗалыгында” дигән темага.

е) “Химия дәресендә” – хикәя язарга.

.

 

  Йомгаклау. Ярышка нәтиҗәләр ясау.



Предварительный просмотр:

Ямаширмә гомуми урта белем бирү мәктәбе

        Химик марофон

( командалар арасында ярыш)

                                               Химия укытучысы: Хәмидуллина М.Ш.

                                                                2013 ел

Химик марофон

Марофонда ике команда уйный.

  1. Командалар бер-берсен сәламлиләр;
  2. Алып баручы уенның тәртибе белән таныштыра.
  3. Җавап биргән укучы жетон ала.

        Шифрны ачу

  1. Турнирда катнашучыларга  ике телеграмма килгән.2 минут эчендә өстәмә реактивларсыз укырга,нәрсә белән язылганын ачыкларга.(1.Уйла, эшлә, тап.2.Безнең уенда инерт газ булырга ярамый.) ( Телеграммалар H2SO4(куе)белән язылган, җылытырга кирәк.)

Салават күпере

        Төсе буенча эремәләрне аеру.( Cu2+-зәңгәр,Ni2+-яшел,Co2+-ал,Fe3+караңгы –сары, MnO4шәмәхә һ.б.)        

Рәсемле викторина

Рәсемнәрдәге матдәләрне химик телгә күчерергә

Марганцовка

Чәй содасы

Нашатырь

Гидроперит

Аш тозы

Онытылмыш  экспериментатор

        Һәр командадан 1 укучы чакырыла.3 минут эчендә эксперементаль мәсьәлә чишәргә.

“Укытучы  2 укучыга

 -цинк хлориды, натрий ортофосфаты,  калий сульфаты

- калий нитраты, натрий  сулфиты, алюминий хлориды  эремәләре әзерләргә куша.

Укучылар эремәләрнең исемнәрен язарга оныталар.Кайсы пробиркада нинди эремә икәнен ничек аерырга?”

(Гидролиз. Индикаторлар ярдәмендә)

                            Могҗизалар кыры(җанатарлар өчен)

  1. Катнашмаларны аеру ысуллары.
  2. Каты матдәнең сыеклык һәм газны йоту үзлеге.
  3. Нарат урманында очраучы газ.
  4. Химик күренеш( реакция)

        Химик йөреш

Командадан 3 әр укучы катнаша.Адым саен яңа химик элемент әйтергә.( Гомуми сан буенча билгеләнә)

                                          Шпаргалка

Тигезләмәләрнең сул ягын язып бетерегә.

..........=t 3S+2H2O

…….=  t 2S+H2O

…….=t   NH3+CO2+H2O

…….= t 2MgO+ S

……= LiOH+ H2

Өченче артык

Рәттән артык матдәләрне алырга.

1.H2S,H2CO3,H2SO4, H2SO3,H2SiO3, HCLO

2.KOH,  NaOH,  Mg(OH)2, Ba(OH)2 ,Zn(OH)2

3.K2O, CaO, Ag2O, CO2

4.Cu(OH)2, Zn(OH)2,KOH

Йомгаклау. Нәтиҗәләр ясау



Предварительный просмотр:

Биектау муниципаль районы

Ямаширмә гомуми урта белем бирү мәктәбе

   “  Химияне беләсеңме? “

( 9-11 сыйныфлар  өчен үткәрелгән  уен эшкәртмәсе)

Химия укытучысы : Хәмидуллина М.Ш.

2014 ел

Уен

Химияне беләсеңме?

( 9-11 класслар өчен.IV турда.Беренче турда теләүчеләр катнаша.Җиңүчеләр алдагы турга күчә.Карточкаларның икенче ягында баллар саны күрсәтелә.Сорау элементны белгәнче укыла.)

I тур  Элементны бел

Үзлекләр

  1. Бу элемент  үзенә исемне “ яктылык йөртүче” дигән сүздән алган.XII гасырда гарәп алхимигы тарафыннан ачыла.1669 елда  Хенинг Бранд ак яктылык чәчүче матдә таба.1771 елда Кал Шееле бу матдәне сөякләрдән табу ысулын эшли. Элемент Д.И.Менделеевның V  төркем, 3 нче периодында урнашкан.( Фосфор)
  2. Бу элемент үзенең исемен “су тудыручы” дигән сүзтезмәдән алган.1776 елда Генри Кавендиш тарафыннан өйрәнелгән һәм “янучы  газ “ дип аталган. Космоста иң киң таралган элемент.Өч изотопы бар: протий, дейтерий, тритий. Д.И.Менделеевныд периодик системасында беренче элемент.( Водород)
  3. Гади матдәсе коңгырт-кызыл төстә, тәмсез исле сыеклык. Лериодик системада  4нче период VII  төркемдә урнашкан.(Бром)
  4. Бу элемент исемен “яктылык чәчүче” дигән сүздән алган.Барлык кушылмалары яктылык чәчә.Элемент 1898 елда Мария- Склпдовская Кюри һәм Пьер Кюри тарафыннан ачыла.Көмешсыман ак металл, үзлекләре белән барийга охшаган.7 период II  төркемдә урнашкан радиоактив элемент.(Радий)

Ачышлар географиясе

1.Бу элемент швед галиме Л. Нильсон тарафыннан  гадолинит дигән минерал составында ачыла.Минерал беренче тапкыр Скандинавиядә  табыла.Нильсонның ватандашы-Пьер Клеве бу элементның  Менделеев әйткән экабор икәнен билгели.III төркем, 4 нче период элементы.(Скандий)

2.Бу элемент Мария Складовская Кюриның туган иле- Польша хөрмәтенә атала.VI  перод 6 төркем радиоактив элементы.( Полоний)

3.Бу элемент исемен Кипр утравы белән бәйләгән.Кургаш белән эретмәсе –бронза.Башка төрле эретмәсе-җиз(латунь) Табигатьтә ирекле хәлдә һәм кушылма хәлендә очрый.I төркем 4 период элементы.( Бакыр)

4.Элемент Россия хөрмәтенә атала. Рус галиме К.К.Клаус тарафыннан ачыла. VII төркем 5нче период элементы.(Рутений)

Борынгы мифлар геройлары.

1.Бу элемент Гей (Җир) һәм Уран(һава) улының хөрмәтенә -атала. 4нче период  IV төркем элементы.(Титан)

2.Буэлемент Тантал кызы Ниоба хөрмәтенә атала.4 период IV төркем элементы. (Ниобий)

3.Бу элементка исем кешеләргә ут биргән мифик герой хөрмәтенә бирелә.Лантоноидлар семьялыгындагы радиоактив элемет.(Прометий)

4.Бу элемент Зевсның бер улы хөрмәтенә атала.Үзенең җинаятьләре өчен ул ачлык, сусызлыкка дучар ителә.6 период V төркем элементы.(Тантал)

        

Галимнәр хөрмәтенә.

1.Бу элементны α- кисәкчекләр һ кулланып табалар.Периодик законны ачкан бөек рус галиме хөрмәтенә атала. Актиноидлар семьялыгындагы элемент.(Менделеевий)

2.Бу элемент Пьер Кюри һәм Мария Складовская Кюри хөрмәтенә атала. Актиноидлар семьялыгындагы элемент.(Кюрий)

3.Бу элемент швед галиме , динамитны уйлап табучы ,33 млн швед кронын халыкара премияләр фондына калдырган кеше хөрмәтенә атала. Актиноидлар семьялыгындагы элемент.(Нобелий)

4.Бу элемент физик, квант теориясенә нигез салучы галим хөрмәтенә атала. Актиноидлар семьялыгындагы элемент(Эйнштений)

II тур Матдәне бел

Кислоталар

1.Көчле бер нигезле кислота. Җылытканда һәм яктылык тәэсирендә су, кислород, азот(IV) оксиды хасил  итә.( Нитрат кислотасы)

2.Көчле бер нигезле ,зәһәр исле очучан кислота. Хлороводородның  судагы эремәсе ( хлорид кислотасы)

3.Көчле ике нигезле кислота, майсыман, гигроскопик, су белән кушылганда бик күп җылылык аерыла ( сульфат кислотасы)

4.Өч нигезле кислота, әче һәм урта тозлар хасил итә. Кайбер тозлары ашлама итеп кулланыла( ортофосфат кислотасы)

Тозлар

1.Бу тозны кальций хлориды һәм натрий карбонаты зремәсен тәэсир иттереп табып була. Известь табу өчен чимал.( кальций карбонаты)

2.Бу тоз  диңгез һәм океаннарда бар.Азык продукты, консервлаучы матдә.Көнкүрештә аш тозы дип йөртелә.( натрий хлориды)

3. Нитрат кислотасын газсыман аммик белән нейтральләштереп табалар.Аммиачная селитра дип йөртелә.( аммоний нитраты)

4.Куе шәмәхә төсәге кристалл.Суда яхшы эри. Көчле оксидлаштыручы. Куертылган сульфат кислотасы белән катнаштырганда шартлый.Антисептик ( Калий перманганаты)

Нигезләр

 1.Бу нигез каустик сода дип йөртелә.Натрий хлориды эремәсен        гидролизлап табып була.( натрмй гидроксиды)

2.Сүндерелгән известь дип йөртелә.Судагы эремәсе- известьле су, суспензиясе – известь сөте дип йөртелә.( кальөий гидроксиды)

3. Зәңгәр- яшел матдә, җылытканда таркала.Бакыр тозлары һәм селте эремәсе тәэсир итешкәндә барлыкка килә. (бакыр (II) гидроксиды.

4.Бу нигез сульфат һәм карбонат ионнарына реактив булып тора ( барий гидроксиды)

Оксидлар

1.Оксидның техник исеме-сүндерелмәгән известь.Ак порошок, су белән кушылганда бик күп җылылык аерыла.( кальций оксиды)

2.Бу оксидны ягулык итеп, кайтаручы итеп кулланып була.Ис газы.( углерод(II) оксиды.

3. Бу оксидның парлары көрән төстә., буылдыргыч исле.Авыр металларның нитратлары термик таркалганда барлыкка килә. Аммиактан нитрат кислотасы тапканда арадаш матдә(азот(IV)  оксиды.)

4.Табигатьтә кварц минералы.Суда, кислоталарда эреми.(HF дан башка) Клей ,кварц пыяла җитештергәндә кулланыла.Монокристаллары- кыйммәтле ташлар. ( кремний оксиды)

III тур . Финалистлар өчен

( 2 уенчы катнаша. Азрак сорауга җавап биргәне җиңә)

 1.Рус галиме.

 2.Петербург университеты академигы.

 3.Беренче химик лабороториягә нигез салучы.

 4.Атом-молекуляр тәгълимат авторы.

 5.Төсле пыяла җитештерү технологиясен һәм рецептларын эшли.

         ( М.В.Ломоносов)        

  1. Галоген.
  2. Ирекле хәлдә вулканик газларда гына очрый.
  3. Н.ш. ларда –газ.
  4. Сары-яшел төстәге газ.
  5. Агулы.(Хлор)

  1. Италия физигы һәм химигы.
  2. Молекуляр масса  билгеләү методын ача.
  3. Кислородның, водородның атомнары массасын исәпли.
  4. Газлар күләме белән бәйле закон ача.
  5. Аның исеме белән 1 моль газдагы молекулалар саны атала. ((Авагадро Амедео)

  1. Катлаулы матдә.
  2. Тоз.
  3. Әче тоз.
  4. Чәй содасы.
  5. Медицинада кулланыла.( натрий гидрокарбонаты)

        

1.Элемент исеме астрономия белән бәйле.

2.Радиоактив.

3.Актиноидлар семьялыгына керә.

4.Аз гына уран рудаларында бар.

5.Кояш системасындагы бер планета белән атала.(Нептуний)

IV тур Суперфинал

(1 минутта финалист бөтен сорауларга җавап бирергә тиеш.)

1.АКШ тагы штат һәм химик элемент.(Калифорний)

2.Электролитик диссоциация теориясе авторы.( Сванте Аррениус)

3.Тирәлектә төсләрен  үзгәртүче матдәләр( индикатор)

4.VIII төркем  төп төркемчә элементларының гомуми исеме( инерт газлар, затлы газлар)

5.Тышкы тирәлек тәэсирендә металларныд таркалуы.(коррозия)

6.Нитрат кислотасы тозлары.

7.Уңай корылган ион( катион)

8.Кристаллик иодны җылытканда күзәтелгән күренеш(Корылай куу)

9.Электроннарны бирү процессы( оксидлашу)

10.Атом-молекуляр тәгълиматкә нигез салучы( М.В.Ломоносов)



Предварительный просмотр:

Биектау муниципаль  районы

Ямаширмә гомуми урта белем бирү мәктәбе

“Яшелчәләр һәм сәламәтлек”

( Сыйныф сәгатендә үткәрү өчен телдән журнал  эшкәртмәсе)

                                                                   Сыйныф җитәкчесе: Хәмидуллина М.Ш.

                                                                                  2014 ел

Сыйныф сәгатенең максаты: укучыларны яшелчәләр, аларның килеп чыгышлары, организмга тәэсирләре белән таныштыру.

Алып баручы. Бүген без сезнең белән өйләребездә кулланыла торган яшелчәләр, аларның сәламәтлек өчен әһәмияте турында сөйләшербез.

Әйдәгез, барыбыз бергә “Яшелчәләр һәм сәламәтлек” дип аталган телдән журнал битләрен карап үтик.

Бәрәңге

Бәрәңге – бар кеше дәяраткан ризык. Авыл хуҗалыгында бу яшелчә үстерү беренче урында тора. Туган җире Чилида бәрәңге безнең эрага кадәр үстерелгән.

Ләкин Европага бу яшелчә бик авырлык белән генә үтеп керә. Башта бу үсемлекне матур чәчәкле үсемлек буларак кабул итәләр. Гади халык бәрәңге үстерүгә каршы килә. Хөкүмәт көч яки хәйлә кулланып, крестьяннарны бәрәңге үстерергә мәҗбүр итә.

1700 елда Петр I Голландиядән бер капчык бәрәңге җибәреп, Шереметьевка аны таратырга куша, ләкин төрле сәбәпләр аркасында бәрәңгене үрчетә алмыйлар.

Икенче тапкыр бәрәңге турында Россиядә 60 елдан соң гына Екатерина II патшалык иткән заманда гына искә төшерәләр.

1765 елда Сенат бәрәңге тарату һәм үстерү буенча указ чыгара.

Бары тик 1870 елда гына бәрәңге бөтен Россия буенча үстерелә башлый. Бәрәңге кешеләрне сугыш, уңыш булмаган елларны ачлыктан коткарып кала.

Бәрәңгенең организм өчен нинди әһәмияте бар соң? Биохимикка сүз бирик әле.

Биохимик.  Бәрәңгенең төп энергетик материалы – углеводлар (крахмал). Бәрәңге аксымы составындагы аминокислоталар кеше организмы тарафыннан җиңел үзләштерелә. Аның составында калий, магний, кальций, тимер тозлары күп, алар үз чиратында организмда матдәләр алмашы процессы вакытында барлыкка килгән артык кислоталарны нейтральләштерәләр.

Бәрәге составында калий тозлары организмнан шлакларны чыгаруга ярдәм итә. Шулай ук бәрәңге составында С, В группасы витаминнары, ферментлар, органик кислоталар күп.

Врач. Бәрәңге сидек кудыруга ярдәм итә. Аны йөрәк һәм бөер авыртулары булган кешеләрнең диетасына кертәләр. Чи бәрәңге согы ашказанында кислота күп булганда файдаланыла, тиредә ялкынсыну булганда кулланыла.

Повар. Бәрәңгедән бик күп төрле ризык әзерләп була. Ләкин барлык кыйммәтле сыйфатлары саклансын өчен аны ничек әзерләргә кирәклеген барлык кеше дә белми. Бәрәңгене юка гына әрчергә кирәк, чөнки бик күп файдалы матдәләр кабыкта урнашкан. Иң файдалы бәрәңге – духовкада кабыклы килеш пешерелгәне. Күп кеше пешкән бәрәңге ярата. Бәрәңгене әрчеп тоз салынган кайнап торган суга салырга кирәк, бу очракта витаминнар азрак югала.

Кәбестә

Алып баручы. Ә хәзер кәбестә турында сөйләшеп алыйк.

Кәбестәне таш гасырда ук үстерә башлаганнар. Ул борынгы Греция һәм борынгы Римда кулланыш тапкан.

Россиядә кәбестә соңрак үстерелә башлый, ләкин словяннар беренче булып кәбестә тозлый башлыйлар, алардан немецлар һәм башка халыклар өйрәнәләр. 

Биохимик.   Кәбестәнең төрле төрләре бар. Бездә иң кулланыла торганы ак башлы кәбестә. Кәбестәдә С витамины 7 – 8 ай буе саклана. Бу бигрәк тә кышкы – язгы чорда бик әһәмиятле. Шулай ук кәбестә составында В, В2, В6, РР витаминнары, калий , тимер, кальций, фосфор тозлары күп.

Врач. 50 елларда, галимнәр кәбестә согының ашказаны җәрәхәтен дәвалау үзлеге булуын ачыклаганнар.

Кишер

Алып  баручы. Кишернең туган җире дип Урта диңгез буйлары исәпләнә. Бу культура безнең эрага кадәр 2000 – 1000 елларда үстерелгән.

Биохимик.   Хәзерге вакытта кишернең организмга тәэсире яхшы өйрәнелгән. Кишер составында кеше организмы күзәнәкләрендә  А витаминына әверелүче каротин дигән матдә бар. Яшелчәләр арасында кишер каротинга иң бае.

Врач. Каротин, һәм аннан ясалучы А витамины организмны ныгыта, инфекцион авыруларга каршы торучанлыкны арттыра, ә кайбер мәгълүматлар буенча рак авыруына каршы торучанлыкны ныгыта; шулай ук каротинга бай булу сәбәпле кишер күзләргә уңай тәэсир итә. Шуңа күрү кишер бик файдалы.

Кишер белән кеше калий тозлары да кабул итә. Ә калий тозлары үт, сидек кудыруга ярдәм итәләр. Шуңа күрә кишерне бүлеп чыгару, йөрәк – кан системалары авырткан кешеләргә тәкъдим итәләр.

Биохимик. Кишердә барлык витаминнар да бар диярлек. Болар РР, В, В2, В6 , С, К, Д, Е; шулай ук анда кобальт, бакыр, тимер, йод кебек микроэлементлар да бар. Бу микроэлементлар булганлыктан кишер азканлылык вакытында файдалы.

Кишер белән кеше җиңел үзләштерә торган углеведлар, аксым, пектин һәм клетчатка кабул итә.

Пектин белән клетчатка эшчәнлегенә йогынты ясыйлар: организмда булган зарарлы, агулы матдәләрне йоталар. Кишер шулай ук микробларга каршы үзлекләргә ия.

Повар. Кишер тәмле дә, шулай ук организм белән җиңел үзләштерелә торган яшелчә дә. Шуңа күрә ул балалар һәм диетик туклануда кулланыш табыла.

Кишердән ясалган салатлар бик файдалы. Салатны кулланыр алдыннан гына ясарга кирәк, чөнки каротин һава кислороды тәэсирендә файдалы үзлекләрен югалта. Кишер салатын сөт өсте яки үсемлек мае белән ясарга кирәк, бу очракта ул организм белән җиңел үзләштерелә.

Чөгендер

Алып баручы. Безнең эрага кадәр 2000 елларда чөгендер Борынгы Персиядә билгеле була. Россиягә чөгендер Византиядән X гасырда керә.

 Биохимик. Чөгендер бик файдалы яшелчә. Аның составында шикәр, клетчатка, органик кислоталар, калий һәм магний тозлары, С, А, В1, В2, РР витаминнары күп, бигрәк тә чөгендернең яфрагында һәм сабагында.

Шулай ук кан ясалу процессын регуляцияләүче  кобальт, цинк, тимер микроэлементлары да бар.

Врач. Пешкән чөгендерне эчне йомшарту өчен кулланалар. Шулай ук чөгендер  даими куллану балаларның нерв системасын тынычландыру өчен ярдәм итә.

Кыяр

Алып баручы.  Кыярның туган җире – Һиндстан. Бу яшелчәне инде 6000 ел элек куллана башлаганнар.

Врач.  Кыяр согы – косметикада тирене чистарту өчен кулланыла. Элек – электән кыяр аппетитны күтәрә өчен, шулай ук ашкайнату процессын нормальләштерү өчен кулланылган.

Биохимик. Кыяр составында 96,8% су бар, аның составында клетчатка, калий тозлары күп. Ләкин витаминнар бу яшелчәдә аз.

Помидор

Алып баручы.  Колумб материк ярларына аяк баскач, аңа куакчыкларда үскән алмага охшаган кызыл төстәге яшелчә күрсәтәләр. Җирле халык аны томат дип атый. Ләкин Европада аны помидор дип атый башлыйлар.

Помидорны яшелчә культурасы буларак бик соң үстерә башлыйлар. Әле 100 ел элек кенә помидорны Германиядә бүлмә гөле дип үстерәләр. Франция, Англия, Россиядә дә аны оранжереяда гына үстерәләр, чөнки помидорны агулы үсемлек дип саныйлар.

Врач.  Помидор составында органик кислоталар, шул исәптән кузгалак кислотасы да бар. Шуңа күрә помидорны өлкән яшьтәге кешеләргә кулланырга ярамый.

Биохимик. Помидорда фосфор, тимер, каротин, С, В1, В2, Р витаминнары бар. С витамины апельсин һәм лимон да булган микъдарда.

Помидор куллану үпкә ялкынсынуына каршы, эчәклек инфецияләренә каршы иммунитетны арттыра.

Суган һәм сарымсак

Алып баручы.  Элек – электән суган һәм сарымсак дәвалау үзлекләре беләк дан казанганнар.Квказда тау кешеләре муеннарында сарымсактан ясалган муенсалар йөрткәннәр.. Борынгы грекларда суган белән сарымсак ярлылыр яшелчәсе булып саналган., ә байлар бу яшелчәләрнең зәһәр исе булганлыктан аларны кулланмаска тырышканнар.

Суган яки сарымсак исе килмәсен өчен, аларны ашагач петрушка яфракларын чәйнәргә мөмкин.

Врач.  Суган һәм сарымсак фитонцидларга бай, ә алар зарарлы микроорганизмнарны үтерә. Суган һәм сарымсак составында эфир майлары күп булганлыктан бавыр, бөер,ашказаны авыртулары булган кешеләргә күп ашарга ярамый.

Биохимик. Сарымсакта В, С витаминнары, тимер, бакыр, магний тозлары, клетчатка, полисахаридлар бар. Сарымсак артерияләрне киңәйтә, кан составын яхшырта, склерозга каршы яхшы чара булып тора. Бу яшелчә шулай ук рак күзәнәкләре үсешен тоткарлый.

Сарымсак һүм суганда булган фитонцидлар кеше өчен зарарлы булган авыру тудыручы бактерия һәм гөмбәләр үсешен тоткарлый, шунлыктан төрле инфекцияләр, мәсәлән грипп белән авырганда киң кулланыла.

Врач.  Салкын тиеп авырганда без беренче чиратта суган белән сарымсакка мөрәҗәгать итәбез.Суган һәм сарымсак ингаляцияләре томау төшкәндә ярдәм итә. Чи суган согы чәч тамырларын ныгыта. Шулай ук аны косметикада да биткә маска ясау өчен кулланалар.

 

Алып баручы. Бүген без сезнең белән үзебездә үстерелә торган яшелчәләр, аларның әһәмияте белән танышып киттек.

Азык – кеше организмының тереклек эшчәнлеге чыганагы, аның сәламәтлек чыганагы. Азыкта углеводлар, майлар, аксымнар гына түгел,  втаминнар, микроэлементлар, минераль тозлар, тәм биргеч, хуш исле матдәләр һәм су да булырга тиеш.

Яңа җыеп алынган килеш кулланыла торган яшелчә витаминнарга аеруча бай була. Сүлпән утта пешергәндә витаминнар күбрәк саклана.Әчегән кәбестәдә, тозлаган кыярда һәм помидорда витаминнарның һәм минераль тозларның әллә ни күп югалуы күзәтелми.

Яшелчә продуктлары – туклыклы матдәләр, минераль тозлар, витаминнар чыганагы гына түгел, ашкайнатуның мөһим регуляторы да булып торалар.

 



Предварительный просмотр:

Биектау муниципаль районы

Ямаширмә гомуми урта белем бирү мәктәбе

              ” Үз уеның “

( 9-11 сыйныфлар өчен уен-ярыш)

Химия укытучысы : Хәмидуллина М.Ш.

2013 ел

9 -10 -11 класслар өчен

“Үз уеның”

Ике стенд куела. Кызыл төс һәм зәңгәр төс белән язылган.

Кызыл раунд

Химик элемент

Галоген

Металл

Оксидлар

Галимнәр

Реакцияләр

1

1

1

1

1

1

2

2

2

2

2

2

3

3

3

3

3

3

4

4

4

4

4

4

5

5

5

5

5

5

I. “Химик элементлар” секторы

1.Бу химик элемент 1751 елда швед галиме Кронштед тарафыннан никель колчеданыннан табыла (Ni)

2. Бу химик элемент стронциолиттан   оксид сыйфатында алына (Sr)

3. Бу химик элементны Менделеев “экобор” дип атый(Ga)

4. Бу металл һәм бакырдан безнең эрага кадәр үк бронза ясала (кургаш)

5. Бу металлның бакыр белән эретмәсе- латунь борынгы  заманнан ук билгеле(Zn)

II. Галогеннар секторы

1. Гадәти шартларда саргылт – яшел газ (CI2)

2. Гадәти шартларда куе – шәмәхә төстәге кристаллик матдә(I 2)

3. Гадәти шартларда ачык – яшел төстәге газ(F2)

4. Гадәти шартларда куе кызыл төстәге сыеклык (Br2)

5. Гадәти шартларда табигатьтә очрамый торган галоген. (астат)

III. Металлар секторы

1. 1854 елда бу металлның 1кг. 1200 сум, ягъни көмештән 270 тапкыр кыйммәтрәк булса, 1899 елда 1 сум.

Авиатөзелештә киң кулланыла (AI)

2. Табигатьтә ирекле хәлдә, чәчелмәләр рәвешендә очрый.Латинча “иртәнге йолдыз” мәгънәсендә. Сары төстә, чүкелүчән затлы металл (Au)

3. Селтеле металл, таралышы буенча алтынчы урында.Төш энергетикасында җылы йөртүче буларак кулланыла.(Na)

4. Элек бу металлны күк ташы дип йөрткәннәр.(Fe)

5. Атом массасы 39, тәртип номеры 19, тышкы энергетик дәрәҗәдә 1 электрон, аны “так”“металлы дип йөрткәннәр.(K)

IV. Оксидлар секторы

1. Очучан сыеклык, һавада төтенли. Төтен – ул бу оксидның су парлары  белән реакциягә кергән  сульфат кислотасының  тамчылары. (SO3)

2. Каты, авыр  эретелүчән. Гранит составында була, эретелгән пыяла кисәкчекләрен хәтерләтә.Токымнар таркалганда ак ком барлыкка килә.(SiO2)

3. Авыр эретелүчән, су белән кушылганда бик күп җылылык аерылып чыга, хәтта су кайный. Бу оксидның кисәкләре суны йотып, бүртәләр, порошок хәленә килеп таркалалар.(CaO)

4.  Зәһәр исле, төссез газ.Күп кенә органик буяуларны төссезләндерә.Бу газ микроорганизмнарны үтерә. Ефәк, йон тукымаларны агарту өчен кулланыла. Сульфат кислотасы җитештергәндә кулланыла (SO2)

5.. Кара төстәге каты кушылма. Пыяла җитештергәндә зәдгәрсу – яшел төс бирү өчен кулланыла (CuO)

V. Галимнәр секторы

1. Бу бөек галим XII гасырда Тобольск өлкәсендә туа.Хәзерге химиянең төп законына нигез салучы. (Менделеев)

2. Италия галиме.1811 елда газлар турында, соңыннан аның исеме белән йөртелүче закон ачыла.(Авагадро)

3. Петербург академиясенең беренче академигы, Россиядә беренче химик лабораторияне оештыручы, матдәләрнең масса саклану законын ачучы. Аның турында ул химик та, физик та, литератор да, рәссамчы да диләр.(Ломоносов)

4. Электролитик диссоциациягә нигез салучы галим. ( Швед галиме Аррениус)

5. Инглиз физик һәм химигы. Каталитик реакцияләрне ачучы. Электр тогын ачучы. Электролиз законнарына нигез салучы. (Фарадей)

VI. Реакцияләр секторы

1. Ике яки берничә гади яки катлаулы матдәләрдән башка катлаулы матдә ясалу реакциясе. (кушылу)

2. Реакция тизлеген арттыручы матдә.(катализатор)

3. Бер катлаулы матдәдән бер яки берничә гади яки катлаулы матдә барлыкка килүче реакция.( таркалу)

4. Реакция тизлеген киметүче матдә.(ингибитор)

5. Гади һәм катлаулы матдәләр арасында барып, гади матдә атомнары, катлаулы матдә атомнарын алмаштыру реакциясе.(алмаштыру)

Зәңгәр раунд

1.Ачышлар

2.Газлар

3.Кислоталар

4.Тозлар

5.Неметалл

6.Гомуми химия секторы

2

2

2

2

2

2

4

4

4

4

4

4

6

6

6

6

6

6

8

8

8

8

8

8

10

10

10

10

10

10

I. Ачышлар секторы

1. Бу химик  элементның барлыгын беренче тапкыр Лавуазьга кадәр VIII  гасыр Кытай галиме МаО – ХаО әйткән, ул шушы элементтан торучы газның һава составында булуын, янучан һәм сулауга кирәк газ икәнен әйткән.Нинди химик  элемент турында сүз бара? (О)

2. Бу химик элементны беренче тапкыр тимерне сульфат кислотасына төшергәндә немец галиме XVI гасырда Парацельс  ача (Н)

3. Бу инглиз галиме 1911 елда химик кисәкчекләрне таркатып, элемент атомнарында уңай корылган төш булуын исбатлаган. (Резерфорд)

4. Бу химик элементны беренче тапкыр инглиз галиме Резерфорд 1772 елда ача. Химик үзлекләрен Шееле,Кавендиш,Пристли, Лавуазье ача. (N)

5. 1669 елда Гамбург алхимигы Бранд металларны алтынга әйләндерү өчен, философия ташын эзләгәндә бер химик элементның аллотропик төрен таба. Ул бу матдәне философия ташы дип уйлый, чөнки ул караңгыда яктылык чәчеп тора.(Ак фосфор)

II. Газлар секторы

1. Төссез, сасыган йомырка исе килүче, һавадан авыр, суда аз эрүчән газ, судагы эремәсе яктыда күкерт аерылып чыгуга тоныклана, агулы; һава белән катнашмасы шартлаучан. (Н2S)

2. Төссез, һавадан авыр; нык суытканда карсыман каты массага әйләнә. Азык – төлек промышленностенда шикәр, пиво, газлы сулар җитештергәндә, химия промышленностенда сода җитештерү өчен кулланыла. (CO2

3.Иссез, төссез, тәме булмаган, углерод тулысынча оксидлашып бетмәгәндә барлыкка килгән газ; нык агулы. Ягулык һәм кайтаручы сыйфатында кулланыла; водород белән катнашмасы – метил спирты җитештерү өчен чимал. (CO)

 4. Кислород һәм водородның  1:2 ;күләм чагыштырмасында газ; яндырганда көчле шартлау була (шартлаучан газ)

5. Көрән төстәге, агулы газ (NO2)

III. Кислоталар секторы

1. Төссез, суда яхшы эрүчән, исле сыеклык. Куертылган хәлдә оксиды булганлыктан кызгылт – сары төстә; минераль ашламалар, дарулар, буягычлар, пластмассалар, реактив двигательләрдә оксидлаштыручы буларак кулланыла. (HNO3)

2. Төссез, майсыман, үзенә суны йотканда күп җылылык аерып чыгаручы сыеклык.Газлар киптергәндә кулланыла. углеводларны күмерләндерә. Кислоталар, селтеләр, тозлар, минераль ашламалар җитештергәндә кулланыла. (H2SO4)

3. Көчсез, суда коллоид эремә ясап аз эри. Тозлары табигатьтә киң таралган. (H2SiO3)

4. HNO3 һәм HCI ның 1:3 катнашмасы көчле оксидлаштыручы.Au, Pt эретә.

( патша аракысы)

5. Төссез, миндаль исе килүчән, җиңел парга әйләнә. Чия, слива төшләрендә була. Көчсез кислота. Тозлары һәм үзе агулы матдә. Паразит бөҗәкләр, кимерүчеләр, корткычларга каршы көрәштә кулланыла. ( синильная кислота-HCN)

IV. Тозлар секторы

1. Бу тоз сода, NaOH,CI2 җитештергәндә, көнкүрештә консервлау өчен кулланыла.(NaCI)

2. Бу тоз пыяла һәм сабын җитештергәндә; авыл хуҗалыгында калийлы ашлама итеп кулланыла (K2CO3)

3. Бу тоз зәңгәр кристаллар хасил итә; корткычларга каршы; үсемлек авыруларына  каршы кулланыла.(CuSO4)

4.  Төзелеш материалы;кальций тозы.(CaCO3)

5. Барий  тозы. Пыяла җитештергәндә, эмаль җитештергәндә кулланыла.(BaF2)

V. Неметаллар секторы

1. Тукыма агарту, дару һәм сары дары җитештергәндә кулланыла.(S)

2. Кислородтан кала җир кабыгында таралуы буенча икенче элемент; ирекле хәлдә очрамый.( Si)

3. Һавада 75,6% өлешне алып тора; күп кенә органик матдәләр, шул исәптән аксым составына да керә. Ирекле хәлдә дә очрый. (N2)

4.Кавендиш ачкан неметалл. Грекчадан тәрҗемәсе “эшләмәүче”, ялкау” (Ar)

5. Бу газ реклама индустриясендә киң кулланыла.(кызыл төс). Грекчадан “яңа” дигәнне аңлата. (He)

VII. Гомуми химия секторы

1. Гантельсыман форма хасил итүче электроннар (р- эл.)

2. Атомнар электрон биргәдә яки алганда барлыкка килгән корылган кисәкчекләр. (ион)

3.Төштә протоннар саны бертөсле, атом массалары төрле булган атомнарның төре. (изотоп)

4. Электротискәрелеге нык аерылып тормаган элемент атомнары арасында ясалган бәйләнеш. (Поляр ковалент)

5. Кушылмада элемент атомнарының башка элемент атомнарыннан электроннарны тарту үзлеге. (электротискәрелек)

Аз балл җыючылар уеннан чыга. Калганнарга уенның төп соравы:

Бу бөек рус галиме 1711 елда туа. Бик иртә укырга һәм язарга өйрәнә. 1730 елда Мәскәүдә славян – грек – латин Академиясенә укырга керә. 1735 елда Петербург университетына укырга җибәрәләр. Яхшы студент буларак, ярты елдан Германиягә укырга китә. 1741 елда укып бетереп Петербургка кайта. Бу галим химияне төп профессиясе дип саный. Химик элемент төшенчәсен беренчеләрдән булып кертә. Атом – молекуляр тәгълиматка нигез салучыларның берсе.

Нинди галим турында сүз бара? (М.В.Ломоносов)

 Йомгаклау. Нәтиҗәләр ясау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

внеклассная работа по химии.

При проведении декады химии можно использовать  игровые презентации....

внеклассная работа по химии.

При проведении декады химии можно использовать  игровые презентации....

Внеклассная работа по химии "Химический КВН"

Организация внеклассной работы по химии  способствует формированию интереса к химии, развивает творческие способности учащихся и создает условия для самовыражения. Химический КВН целес...

Для внеклассной работы по химии

Данное мероприятие проводится на Неделе химии....

Внеклассная работа по химии как средство повышения интереса учащихся к предмету

Внеклассные занятия по химии, наряду с уроками,- одна из главных форм организации учебно-воспитательного процесса в школе. Не секрет, что ученики на уроках устают от “сухого” преподавания весьма объем...

Внеклассная работа по химии

Основными задачами внеклассной работы по химии являются формирование и развитие интереса, склонности к изучению химии, выявление способностей и дарований к этому предмету, расширение кругозора, ...

Экологическое воспитание на уроках и во внеклассной работе по химии средствами исследовательской деятельности.

Содержание экологического воспитания усваивается учащимися в их различной деятельности. Одним из главных методов экологического  воспитания  школьников является приобщение их к исследователь...