Рекламаланган теш пасталарының сыйфатын тикшерәбез
презентация к уроку по химии (8, 9, 10, 11 класс) на тему

 

            Соңгы вакытта  телеведениедә теш пасталарын рекламалау бик популярлашты.  Безнең максат иң яхшы теш пастасын билгеләү.  Рекламаланучы теш пасталары чыннан да  тешләрне авыз куышлыгында барлыкка килгән кислоталар тәэсирендән саклый аламы.   Реклама дөреслеккә туры киләме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл reklamalangan_tesh_pastalarynyn_syyfatyn_tiksherbez.docx29.54 КБ

Предварительный просмотр:

Апас районы ТР

Рекламаланган теш

пасталарының

сыйфатын тикшерәбез

C:\Users\Учитель\Desktop\зубная\i (3).jpg        

                                                                      Чирмешән урта мәктәбенең 10 кл

                                                                      укычысы  Ибрагимова А.Н.

                                                                      җитәкче: Ахмадуллина Т.Г.

2015 ел

Проектның максаты:

            Соңгы вакытта  телеведениедә теш пасталарын рекламалау бик популярлашты.  Безнең максат иң яхшы теш пастасын билгеләү.

Проектның бурычлары:

  1. Рекламаланучы теш пасталары чыннан да  тешләрне авыз куышлыгында барлыкка килгән кислоталар тәэсирендән саклый аламы.
  2. Реклама дөреслеккә туры киләме.

Иҗади эш:

Проект өчен барлыгы 6 йомырка алдык. 4 йомырканы төрле пасталар белән буядык,  бишенче йомырканы теш пастасы белән эшкәртмичә тәҗрибә үткәрдек, ә алтынчысын - контроль йомырка, чагыштыру өчен калдырдык. 

Тәҗрибәдә кулланыла торган теш пасталары:

«Новый жемчуг», «Blend-a-med», «Colgate», «Семейный»

Эш барышы: йомыркаларны теш пасталары белән яхшылап кисточка белән буядык һәм өстәл өстендә 10  минутка калдырдык. Шуннан соң кран астында, агып  торган суда  йомыркаларны щетка белән яхшылып юдык.

20% хлорид кислотасы эремәсе салынган 5 стакан алдык.

  • 1 стаканга пасталар белән эшкәртелмәгән йомырка
  • 2 стаканга  «Новый жемчуг» белән  эшкәртелгән йомырка                                      
  • 3 стаканга    «Blend-a-med» белән  эшкәртелгән йомырка
  • 4 стаканга            «Colgate» белән        эшкәртелгән йомырка        
  • 5  стаканга    «Семейный» белән  эшкәртелгән йомыркалар салдык.  

        Якынча 2-3 минуттан соң кислота эремәсенә төшерелгән йомырка кабыкларында газ куыклары барлыкка килә. 40 минуттан соң йомыркаларны кислота эремәсеннән алдык, яхшылап сөрттек, киптердек.

Йомырка кабыгында барлыкка килгән тапларны һәм рельефны,  йомырканың пигментын контроль йомырка белән чагыштырып җентекләп тикшердек.

  1. Хлорид кислотасы эремәсендә булган контроль йомырканың пигменты бөтенләй диярлек бетте, үтә күренмәле таплар, тирән  рельеф барлыкка килде.
  2.  "Новый жемчуг»  белән эшкәртелгән йомырканың  пигменты төссезләнде, рельефлы рәсем һәм үтә күренмәле зур таплар барлыкка килде.
  3.  "Colgate со фтором и кальцием"»  белән эшкәртелгән  йомыркада, җиңелчә   рельеф барлакка килде, үтә күренмәле таплар юк диярлек,

 пигменты    үзгәрмәде.

  1. Контроль  йомырка белән чагыштырганда "Blend-a-med pro mineral action"  белән эшкәртелгән  йомырканың бик аз үзгәрүе ачыкланды. Пигмент шул килеш калды, йомырка кабыгында  рельеф беленер -беленмәс кенә. Таплар бөтенләй юк.
  2. «Семейная» теш пастасы  белән эшкәртелгән  йомырка кабыгында  үзгәреш күренмәде.

Нәтиҗә:

          Тешләрне кислоталардан яхшы саклачу дип  «Семейная» пастасы табылды.

          Проектка алынган башка популяр пасталар үзләрен акламады.

          Без тешләрне саклау өчен мәгълүмат чараларында рекламасы бер дә күренмәгән  «Семейная» пастасын тәкдим итәбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“БЕЛЕМ СЫЙФАТЫН ҮСТЕРҮДӘ ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЭШЛӘРНЕҢ АКТИВ ФОРМАЛАРЫН КУЛЛАНУ”

Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Моның сәбәпләре барыбызга да мәгълүм: бу фәннәрне тирәнтен өйрәнү – милләт буларак сакланып калу һәм мәд...

Математика укытуның сыйфатын күтәрү

Укытучыларның август киңәшмәсенең пленар утырышында ясаган чыгыш.Максат:1.Укучыларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә һәм бердәм дәүләт имтиханына әзерләү тәҗрибәсе белән уртаклашу....

Милли мәгарифтә уку сыйфатын күтәрүдә төп бурычлар

Бүгенге көндә  компетентлы ( способный, белемле, сәләтле, уңышка ирешә торган) шәхес формалаштыру өчен, укытучы  үзе дә шул таләпләргә  ия булырга тиеш.  Компете...

Укыту процессының эффектлылыгын күтәрү һәм сыйфатын үстерү.

Педагогик эшчәнлек барлык компонентларны кулланганда гына яхшы сыйфатлы итеп башкарыла һәм укыту процессының эффектлылыгы үсә.  Әгәр дә берәр компонент җитәрлек дәрәҗәдә кулланылмаса, укытучы эшч...

БЕЛЕМ БИРҮ СЫЙФАТЫН КҮТӘРҮДӘ ЗАМАНЧА ТЕХНОЛОГИЯЛӘРНЕҢ ӘҺӘМИЯТЕ

В статье рассматриваются вопросы повышения качества и результативности обучения татарскому языку в общеобразовательных школах, педагогические требования к деятельности  учителя в условиях реализа...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр кулланып,укытуга системалы- эшчәнлекле якын килүнең эффектлылыгы аша укучыларның белем сыйфатын күтәрү

Методик семинарның темасы: ”Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр кулланып,укытуга системалы- эшчәнлекле якын килүнең эффектлылыгы аша укучыларның белем сыйфатын күтәрү&r...